Нәкый Исәнбәт иҗаты.
презентация к уроку (5 класс) на тему

Рахиева Альфия Назгатовна

Рус урта мәктәбенең татар төркемендә укучы 5 нче сыйныф укучылары өчен эшләнгән презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Нәкый Исәнбәт.1.71 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гасырлардан килгән хәзинә.

Слайд 2

Китап – белем чишмәсе Эпиграф итеп нәрсә алынган? Ни өчен шулай әйтелгән?

Слайд 3

Ребус чишәбез. , ,укый исәнме” ,,әйбәт (Нәкый ) (Исәнбәт)

Слайд 4

Нәкый Исәнбәт иҗаты

Слайд 5

Нәкый Исәнбәт 1900 нчы елның 10 нчы гыйнвар ында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган . Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар , наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан . Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910 нчы елдан Уфада « Хөсәения » һәм « Галия » мәдрәсәләрендә укый .

Слайд 6

Балачакта әсәрләрне яратып , кат-кат укый торган булган . Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый . « Шүрәле » исемле беренче шигырен язганда , аңа ун гына яшь була . Унике яшеннән башлап , ул дәфтәренә мәкальләр , әйтемнәр , табышмаклар җыя башлый . Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм халык авыз иҗаты белән мавыга .

Слайд 7

Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара: «Татар халык мәкальләре » ( өч томда ), « Табышмаклар », « Балалар фольклоры».

Слайд 8

Нәкый Исәнбәт - тел галиме . Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастыра .

Слайд 9

Аның « Уракчы кыз », « Бормалы су», « Гармунчы егет », « Син сазыңны уйнадың » кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый .

Слайд 10

Нәкый Исәнбәт – драматург та. Ул күпсанлы драма әсәрләрендә халыкның тарихын , гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли : « Хуҗа Насретдин », « Гөлҗамал », « Мулланур Вахитов », « Муса Җәлил » әсәрләре шундыйлар .

Слайд 11

Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды , Пушкин, Шекспир һ.б . әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте . Татар әдәбияты , мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде .

Слайд 12

Татар халкының рухи тормышында , сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора. Өлкән язучыбыз Нәкый Исәнбәт 1992 нче елны Казанда вафат була .

Слайд 13

Унөченче апрел ь. Нәкый Исәнбәт иҗаты . . маҗара - приключение дәвер, гасыр – эпоха, век көрәштәш – соратник рухи мирас – духовное наследие чагылыш – отражение

Слайд 14

Сораулар : Нәкый Исәнбәт нинди әсәрләр язган? Аның нинди хезмәтләре бар?

Слайд 15

Нәкый Исәнбәт иҗаты .

Слайд 16

Мин бүген дәрестә ... өйрәндем. Кызыклы булды: ... Авыр булды: ... Мине гаҗәпләндерде: ... Мин белдем: ... Мин ... б илгесенә лаек.

Слайд 17

Өй эше (сайлап алырга): 1. Язучы Нәкый Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләргә. 2. Язучы турында өстәмә мәг ъ лүматлар әзерләргә. 3. Н.Исәнбәтнең әсәрләренең, хезмәтләренең исемнәрен дәфтәргә язып куярга.



 

Комментарии

Инсафутдинова Миляуша Тальгатовна

Бик файдалы материал. Рәхмәт!