"Подготовка к ЕРТ. Сложные моменты в словообразовании"
статья (9 класс) на тему

Садрутдинова Лейля Идмасовна

Выступление по. теме: "Подготовка к ЕРТ. Сложные моменты в словообразовании". В докладе говорится о сложных моментах при подготовке к ЕРТ по татарскому языку, в частности, о словообразовании и о некоторых неточностях и некорректных заданиях в методических пособиях. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon l.i.sadrutdinova_84m.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү. Сүз ясалышында кыенлыклар.”

Совет районы 84нче мәктәпнең  югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты   укытучысы Садретдинова Ләйлә Идмасовна.

   Үземнең чыгышымда 9 сыйныфларда үткәрелгән бердәм дәүләт тесты буенча килеп туган кыенлыкларга тукталып китәсем килә.

   Укучылар тыңлап аңлау, текст өстендә эшләү күнекмәләрен күбесенчә, бик үк җиңел булмаса да, тиз үзләштерделәр. Барысы өчен (укытучы да, укучылар өчен дә) иң авыр бирем – хат язу дип уйлаган идем. Эшләү дәверендә, киресенчә, хәтта бик үк яхшы укымаган укучы да, урта сыйныфта алган белемен кулланып, булган күнекмәләрне файдаланып, хат язарга өйрәнә ала, аны өйрәтеп була дигән фикергә килдем.

   Бик зур кыенлыклар 3нче бүлектә (18-25), ягъни, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүдә килеп туды. 18-25нче биремнәрдә укучылар тәкъдим ителгән сүзләрне кирәкле грамматик формага куярга тиешләр, ә 26-32нче биремнәрдә тамыр сүздән яңа сүз ясау һәм аны кирәкле грамматик формага кую сорала. Укучыларны иң күп кыенсындырган темалар:

  1. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
  2. Сүз ясалышы.

 Бигрәк тә сүз ясалышы  укучыларны кыенсындырды. Мин өч төп сүз төркеме мисалында бу кыенлыкларны күрсәтеп китәсем килә.

   Беренче булып исем сүз төркеменә тукталыйк. Биремнәрдә иң еш очрый торган сүз ясагыч кушымчалар: -лык/-лек; -даш/-дәш; -таш/-тәш. Бу кушымчаларны тамырга ялгаганда бик үк зур проблемалар тумый. Кыенлыклар исемгә өстәмә тартым һәм килеш кушымчаларын ялгау кирәк булган очракларда туа.

Мәсәлән: сыйныф-таш-ыбыз; матур-лыг-ы-н

  “Тамыр сүзгә бер сүз ясагыч һәм бер яки берничә төрләндергеч кушымча ялгана ала,”- дип язылган  Дөнмөхәммәтова Э.Н, Фәтхуллова К.С. кулланмасында. Ләкин шул ук кулланмада мондый бирем бар:

   Кызларның тупас  сүзләр әйтүе- ___билгесе.  Әдәп -  сез – лек булырга тиеш. Ике сүз ясагыч кушымча куела, бу да рус баласына кыен мәсьәлә.

   Сыйфат. Биремнәрдә иң еш очрый торган сүз ясагыч кушымчалар:

 -лы/-ле; -гы/-ге, -кы/-ке. Сирәгрәк - -чан/-чән. Болар белән дә зур проблемалар юк, ләкин кайчак укучылыр кушымчаларны бутап язарга мөмкин. Бу инде тиешенчә тәрҗемә итә белмәү мәсьәләсе.

Тагын бер мисал:

____ашка әнисе йомшак күмәчләр пешерде.

Бирелгән сүз – иртә – иртә-н-ге. Укучылар иртәнге сүзен истә калдырырга тиеш, дөресен әйткәндә, иртәнге аш сүзтезмәсен.

   Иң зур проблема фигыль ясалышында туды. Безнең дәреслекләрдә исем, сыйфат ясаучы кушымчалар әледән-әле кабатланып торса, фигыль ясалышы үтелми. Сүзлекләрдә фигыльнең тәрҗемәсе инфинитив, исем фигыль формаларында бирелә, мин үзем боерык фигыльнең  2 зат берлек сан  формасы белән бирергә тырышам. Ә менә БДИ биремнәрендә тамыр сүз бирелә. Бу күнегүләрдә  еш очрый торган –а/-ә; -ла/-лә сүз ясаучы  кушымчалары да безнең дәреслекләрдә юк. Мисал өчен кулланмадан алынган биремнәр:

  • Сания аларны  бик яратып___, әнисенә рәхмәт әйтте. (аш – ашады)
  • Бу ашны Сания үзе ___тели- әнисен шатландырасы килә. (әзер-әзерләргә)
  • “Башта үзең___,аннан соң башкаларны өйрәтерсең”,- дия иде аңа Айтуган бабасы.  (эш – эшлә)

Бу рус телендә сөйләшүче балалар өчен катлаулы бирем. Без хәзер башлангыч сыйныфтанмы, 5-6 сыйныфлардан  башлап, тамыр һәм ясалма фигыльне  аерым өйрәнергә тиеш булабыз. Мисал өчен түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәм:

  • Сания, син кичә нинди аш (аш)?
  • Сания дәресләрен кичә үк (әзер) иде.
  • Без бүген бик зур эш (эш).
  • Җыелыш бик соң (баш).
  • Син нәрсә белән (кызык)?
  • Бу малайны кем (тәрбия) икән?

Элек бу биремнәрдә фигыльләрне инфинитив,  исем фигыль, боерык фигыль формаларында язган булсак, хәзер БДИга әзерлектә без тамыр сүзне бирергә тиеш булып чыгабыз.

Әйтелгәннәрдән чыгып,  шундый нәтиҗәләр ясалды:

  1. Дәресләрдә башлангыч сыйныфлардан ук башлап сүз ясалышына күбрәк игътибар итү.
  2. Фигыль ясалышына аеруча әһәмият бирү. Тамыр, ясалма фигыльләрне аерым өйрәнү.
  3. Бу барлык кыенлыклар укучыларның тәрҗемә итү сәләте түбән, лексик байлыклары тиешле дәрәҗәдә булмауга килеп тоташа. Минем фикеремчә, шуңа күрә лексиканы системалаштырырга кирәк.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

упражнения для подготовке к ЕГЭ. Словообразование

Тесты составлены на основе пособия  Macmillan Exam Skills for Russia: Grammar and Vocabulary (Грамматика и лексика)....

Подготовка к ЕГЭ.Презентация.Словообразование.

Работа содержит презентацию по теме "Словообразование",  тесты. Поможет в подготовке к ЕГЭ при проведении проверки знаний учащихся. ...

Подготовка к ЕГЭ. Тренировочные задания по словообразованию

Подготовкак ЕГЭ.Тренировочные задания по словообразованию Учитель МБОУ СОШ №2 ст.ВыселкиБурмистрова Г.В. Упражнения на словообразование.Глагол.№1.He_____________________ a short passage from...

Подготовка к ОГЭ в 9 классе (словообразование)

Практические материалы и примеры для обучения к выполненитю заданий на словообразование...

Упражнения для подготовки к ОГЭ по английскому языку (словообразование).

Данный упражнения  являются отличным подспорьем при подготовке учащихся к ОГЭ по английскому языку. Это  разнообразные упражнения, направленные на тренировку и закрепление навыков в словообр...