Коръән чалымнары
статья (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татар әдәбиятында Коръән чалымнары
Мөслимова Кадрия Усмановна, Казан шәһәре Совет районы 124 нче рус-татар урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Соңгы вакытларда массакүләм матбугат чараларының кайсын гына ачсак: телевизор экранымы ул, газета-журнал битләреме, интернет челтәреме — көн саен җанны өшетә торган яңалыклар ишетәбез. Үтерү, талау, көчләү... СПИД, наркомания, алкоголизм кебек замана чирләре һ.б. Безнең балаларыбызны, оныкларыбызны, киләчәк буынны нәрсә көтә?! Күпме генә уфтансак та, динсез яшәгән 70 елдан артык вакыт илебез тарихында, милләт язмышында үз эшен эшләде. Әлеге фаҗигаләрнең башы нәкъ менә шунда барып тоташа дип саныйм мин. Динсез, атеист дәүләттә тәрбияләнергә мәҗбүр ителгән берничә буын, үзе дә сизмәстән үзе дә шушы һәлакәт корбанына әверелде. Безне инкыйраздан (юкка чыгудан) нәрсә саклап кала? Моннан котылу юлы, минемчә бер генә – ул да булса үсеп килүче яшь буынны әдәбият һәм дин нигезләрендә тәрбияләү. Бала күңеле – ак кәгазь. Тирә-юнендә, әйләнә-тирә мохитендә күргәннәре барысы да шул кәгазьгә язылып бара, баланың холык-фигыле формалаша, аның киләчәгенә нигез салына.
Моның шулай икәнен күп кенә әдипләребез үзләренең иҗатларында расладылар. Моңа мисал итеп Г.Тукай иҗатын мисалга китерә алабыз. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән заман татар әдәбияты үткән мираска – татар, көнчыгыш һәм гомумән, мөселман мирасы мәдәнияты мирасына нигезләнеп формалашты һәм үсеп китте. Безнең әдәбиятка Ислам мәдәнияты зур йогынты ясады. Беренче чиратта, әлеге мәдәниятның иң зур казанышы булган Коръәнне күздә тотабыз.
Коръән болгар-татарга мең ел буена көч-куәт биргән, аңа идея-эстетик яктан юнәлеш бирүче якты маяк булган. Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре әсәрләрен, кагыйдә буларак, Алланы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау белән башлыйлар. Моңа мисал итеп, мәсәлән, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, Хәразминең, Сәйф Сараиның, Мөхәммәдъярның мәктәп программасына кертелгән әсәрләрен алырга мөмкин. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис”, Сәйф Сараиның “Гөлстан бит-төрки”, Г.Кандалыйның “Рисаләи Иршад” дигән әсәрләрендә без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик образлар белән очрашабыз. Гасырлар буена әдипләребез теге яки бу программаны яктыртканда, образлар тудырганда Коръән мотивларыннан һәм тасвир чараларыннан файдаланганнар. Әйтик, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки кебек шагыйрьләрнең кеше идеалын, аның һәр эшен, һәр сулышын изге китап белән яраклаштырганнар. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән. Алар үзләренең әсәрләрендә бу алымнарны кулланып киң катлауга тәрбия чаралары бирә алганнар. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” ягъни «Төрки телләр сүзлеге» җыентыгы гарәп язуы белән гарәп телендә язылган. Әмма төрки сүзләр, сүзтезмәләр, мәкаль һәм әйтемнә, шигъри юллар башта оригиналда, аннан гарәпчәгә тәрҗемә итеп бирелгәннәнр.
Сүзлектәге мәкаль һәм әйтемнәрдә тормыш-көнкүреш һәм кеше эшчәнлегенең төрле тармаклары, яшәеш тәҗрибәсе гәүдәләнеш тапкан.
Мәхмүд Кашгарыйның китабындагы шигырьләр арасында тарихи һәм лирик җырлар, дастаннардан өзекләр, мәдхия-мәрсияләр, мәхәббәт һәи табигать лирикасы үрнәкләре бар.
Ә менә Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (“Оҗмахларның ачык юлы”) исемле әсәре дини-әхлакый характерда. Ул монда күп санлы хикәятләр туплаган. Автор сабырлык, тугрылык, гыйлемлелек, тыйнаклык, ата-ананы, остазны хөрмәт итү, Аллага бирелгәнлек, тәүбә кылу, хәләл көч белән яшәү һәм башка сыйфатларны, эш-гамәлләрне төрлечә зурлый, аларның капма-каршыларын (тәкәбберлек, гайбәт сату, комсызлык, икейөзлелек, үч тоту, ялган сөйләү. Мәкерлелек, зина кылу, хәмер эчү һ.б.)кискен тәнкыйтьли. Шушы сыйфатлар ук Коръәндә дә хуплана яки тискәреләре кире кагыла.
Хәзер Г.Тукай иҗатына тукталып китик. Аның “Дин вә гавам” (1912) шигыреннән түбәндәге юлларны карап үтик:
Дин хәзер иске, аварга торучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң авар.
Билгеле, агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урынынан оя тоткач башында каргалар!
Шагыйрьнең бары дин башында яхшы руханилар торса, дин чәчәк атар иде, дигән фикере чагыла. Билгеле, дин бервакытта начаралыкка өйрәтми, дөрес тәрбия һәм акыл бирә.
Тукайның иҗтимагый һәм сәяси карашлары шулай ук “Китмибез” (1907) һәм “Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре “ (1913) шигырьләрендә дә ачыклана. Аларда шагыйрь үзен туган илен яратучы итеп күрсәтә:
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен;
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион, -
дип яза автор. Биредә Төркиядә яшәүне үз туган илендә яшәүдән гаделсезрәк, авыррак итеп күрсәтә.
Г.Тукайның шәхси тормышына һәм язмышына аеруча игътибар итеп, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар шагыйрьнең яшәешен һәм тормыш финалын милли фаҗига, милләт фаҗигасы күренеше итеп бәяләгәннәр. Чөнки туган халкының үз эченнән чыккан Тукай, асылда, татарның язмышын үз башыннан кичергән. Бу аңа туган халкының хәл-хәвәле турында аек фикер йөртергә мөмкинлек биргән, үз тарихында бик авыр язмышка дучар булган, туган халкының күңелен дә яхшырак аңлаган. Һәм бу уңайдан ул “Сәрләүхәсез” (1909) шигырендә болай яза:
Кузгалтмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен.
“Милли моңнар” (1909) шигырендә Тукай “чын безнеңчә ... матур милли көй”нең “Әллә нинди зарлы, моңлы көй” булуын әйтә һәм бу хәлне дә туган халкының тарихи язмышы белән бәйләп аңлата:
Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мискен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр җелән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңеленнән.
Шәхси тормышы һәм язмышы да халыкның шушы авыр язмышына якын булуын аңлаган шагыйрь үз иҗатында да моң-зарга урын биргән. Чөнки шагыйрь:
Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел! –
дигән карашта торган.
Тукай өчен дин – яшь буынны тәрбияләү чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәгърифәт чыганагы. Шуңа күрә ул бу эш белән шөгыльләнүчеләргә үтә җитди һәм таләпчән караган.
1906 елда язылган “Сорыкортларга” шигырендә исә, шагыйрь дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен томалап, милләт җилкәсендә сорыкорт булып яшәгән кадимче ишаннарны фаш итә:
Аристократ-сорыкортлар, калын корсак,
кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр,
ну гаҗәп, ай-яй?
Халык батсын да бетсен, тик боларның
эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар:
“дай сюда, дай-дай”.
Үз язмышында шундый роль уйнавы сәбәпле, Исламның төп китабы – Коръәнгә мөнәсәбәтен Тукай “васыятем” шигырендә (1906) болай билгели:
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп акты сүзем,
Күр, нә рәсми тулган иман берлә Коръән садрыма!
Садрыма, ягъни күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь андагы аятьләрне чын татарча итеп бирергә омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар алга таба аның иҗатында зур урын алалар. Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.
Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурда бар пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: я Рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгъенләде бу кич весул:
Монтазыйрлар да, мәкяннәр, бар мәлаикләр сиңа,
Гарше әгъла килде, атлансаң аягың астына, -
дип башланган “Мигъраҗ” шигыре (1910) Коръән Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка дини китаплардагы риваятьләрне кабатлаган.
Шагыйрьнең “Кадер кич” дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы “Кадер” дип аталган 9 нчы сүрәне шагыйранә тасвирлап биргән: “Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә, Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай еылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан алып таң атканга чаклыдыр.”
Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичне бер монументаль картина итеп сурәтли:
Бу кадәр кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакъләнер, бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугтан күндерербез Тәңребезгә бер теләк,
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк,
Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух,
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен;
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше – көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һич бер каләм;
Тик диярләр:”барча мөэмингә мөселманга сәлам!”.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, бүгенге катлаулы чорда тәрбия чараларының берсе итеп без, һичшиксез, әдбиятны, ягъни әдәби әсәрләрне алырга тиешбез. Билгеле ки, әдәбиятны халыктан аерып карарга ярамый. Ә халыкны диннән аерып карау да дөрес булмас иде дигән фикердә калам.
