Ачык дәрес
план-конспект урока (8 класс) по теме

Фатыхова Руфия Муминовна

Ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_beznen_gail.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Безнең гаилә

Максат: Гаилә темасы буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү; күнегүләр ярдәмендә бирелгән лексик минимумны үзләштерү; гаиләгә ярдәм итү ихтыяҗы, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова Татар теле: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 8 нче сыйныф дәреслеге. Казан. “Мәгариф”нәшрияты. 2007 ел.

Дәрес тибы: катнаш.

Җиһазлау: дәреслек, гаилә  темасына караган рәсемнәр, мультимидиа.

Дәрес структурасы: укытучы сүзе, яңа сүзләр үзләштерү, әңгәмә, укучыларның чыгышлары.

Дәреснең планы.

1.Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү

2.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

3.Укучыларны барлау.

2.Актуальләштерү.

1.Дежур укучы сүзе.

2.Фонетик зарядка ясау.

3.Үтелгән дәрес материалын кабатлау.

Кроссворд чишү.

Яңа дәрес материалы өстендә эш.

 1.Гаилә шигырен уку.

2.Тема һәм максат белән таныштыру

3.Яңа сүзләр белән танышу, 70 бит.

4.Рәсем буенча эш.

5.Сорауларга җавап бирү.

Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Укучыларның үз гаиләләре турында сөйләве.

2.Гаиләләрне төрле төркемнәргә бүлү.

3.Сәламәтлек кагыйдәләрен уку һәм истә калдыру.

4.Сәнгатьле итеп шигырь уку.

Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Өй эше бирү.

3.Билгеләр кую.

4.Саубуллашу.

Дәреснең барышы

1.Дәресне оештыру.

-Исәнмесез, укучылар! Барыбыз да матур итеп басыйк. Дәрескә барыбыз да әзерме?Әзерләнеп бетсәгез, матур , дөрес итеп утырыйк.

2.Актуальләштерү

- Укучылар, ә хәзер сүзне дежур укучыга бирик. Кем бүген дежур? Әйдә, ...

- ... ( число, көн исеме, кем юк, һава торышы)

- Рәхмәт! Хәзер без сезнең белән фонетик зарядка ясап алырбыз.

Фонетик зарядка.(1 слайд)

  1. ди-ды-де-дә-да-до-дө-ду-дү
  2. ти-ты-те-тә-та-то-тө-ту-тү
  3. ит-ыт-эт-әт-ат-от-өт-ут-үт
  4. га-гъа, гу-гъу. гы-гъы.го-гъо. Сүзләр: газета, гадел. Гали, багана, гер, билге, быргы, гаилә.

Укытучы:Алдан үтелгән лексиканы кабатлау өчен кроссворд чишеп алыйк.(2 нче слайд)

  Э

     Ә

      Ә

  Н

     И

     Т

  Е

     Г

     А

     И

     Л

    Ә

       М

     П

    Б

     Б

     А

     Б

     А

      Й

    И

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Укытучы: Безнең кроссвордыбыз нинди темага багышланган ?

Укучылар: Гаилә темасына.

Укытучы :Дөрес.Без сезнең белән бүген гаилә турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул гаилә? Гаиләнең төрләре белән танышырбыз? Гаилә нинди булырга тиеш? Шул турында сөйләшербез.

Нәрсә ул гаилә?

Укучылар:әти,әни,әби,бабай,апа,абый,сеңлем,энем. (3 нче слайд)

Укытучы: татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Гаилә” төшенчәсе түбәндәге аңлатма бирелә. (4 слайд)

Гаилә. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

Семья. Группа живущих вместе близкие родственники.

Безгә таныш түгел сүзләрне сүзлекләргә язабыз.

Ир-муж

Хатын-жена

Якын туганнар-близкие родственники

 

“Гаилә” турында күп кенә шагыйрьләр шигырләр язганнар.Алдагы сыйныфларда без аларны сезнең белән укып, өйрәнеп киткән идек. Бик  матур шигырь өйрәнгән идек. Әйдәгез, шул шигырьне искә төшереп китик. (5 слайд)

Укучы:

Әткәй, әнкәй, мин,апай,

Әби,бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи-җиденчесе

Укытучы:Ә хәзер сезнең тактадагы рәсемгә карыйк әле.

Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Укучылар: Гаилә.

Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән?

Укучылар: Әби, бабай, әни, әти, малай, кыз.

Тагын ниләр күрәсез рәсемдә?

Песи, тавык, сыер.

Әни нишли?

Әни сыер сава.

Әти һәм бабай нишли?

Әти һәм бабай киртә тота.

Малай белән әби нишли?

Малай белән әби тавыклар ашата.

Әни нишли?

Әни сыер сава.

Кыз нишли?

Кыз сөт эчә.

 

Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган шикелле, кешеләр дә төрле-төрле була. Алар төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Әмма   һәрберсе үз гаиләсен ярата, үз гаиләсен сагына.  Мин үзем эштән көн саен үз гаиләмне сагынып кайтам, ә инде берәр җиргә ераккарак китсәм, өемне, гаиләмне, авылымны сагынам.Һәрберебез матур гаиләләрдә тәрбияләнәбез, һәрберебезгә  әти-әнисе, үз туганнары кадерле һәм якын.  Әйдәгез әле, хәзер шул турында сөйләшеп китик. (Укучыларның чыгышлары тыңланыла. Һәр укучы чыгышыннан соң, тактага чәчәк таҗы ябыштырып барыла)

    Анжелика: “Белемле,укымышлы гаилә”се турында сөйли

    Пахомов Стас.: “Хезмәт сөючән гаилә”се белән таныштыра

    Давыдова Катя:“Җыр-моңны яратучы” гаилә

    Туктаев А :”Спорт сөючән гаилә”

   Укытучы:2009нчы  ел безнең Республикабызда “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы “дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Безнең сыйныфыбыз да һәр үткәрелгән чарада бик актив катнашты.

Кеше өчен сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын без күп очракта авырый башлагач кына беләбез. Сәламәтлекне һәрвакыт сакларга, дөрес яшәү рәвеше алып барырга, тирә- юньдәгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Мин сезгә Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсен тәкъдим итәм, ә сез русчага тәрҗемә итегез. (6 слайд)

  1. Үзеңә һәм башкаларга да Яхшылык, Матурлык,Сәламәтлек телә.

Себе и окружающим пожелай счастья, красоту, здоровья.

  1. Әтиеңне һәм әниеңне, туганнарыңны ярат.

Люби мать с отцом, близких.

  1. Һәрнәрсәдә: хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма.

Во всём: в труде, в отдыхе, в питании соблюдай меру.

  1. Үзеңне,үзеңнең якын кешеләреңне алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга өндә - алар кешене харап итә.

Себя, близких и окружающих остерегай от алкоголя, курения, наркотиков.

  1. Кешеләргә елмаю бүләк ит.

Подари улыбку людям.

  1. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт.

Себе всегда говори: я могу, я желаю, я как люди должен жить.

  1. Һәрчак бер нәрсәне истә тот: ни чәчсәң, шуны урырсың.

Всегда помни: что посеешь, то пожнешь.

  1. Физкультура белән шөгыльлән.

Занимайся физкультурой.

Укытучы:хәзер гаиләләр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

- Трентьева Аделина:“Гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклаучы гаилә”

- Файзуллина Валентина: “Сәламәт тормыш алып баручы гаилә”

- Исынбаев:“Матур ял итә белүче гаилә”се турында сөйли, фотоларын күрсәтә.

(Чәчәкнең 7 таҗы да ябыштырылып бетә)

Укытучы:Менә нинди икән безнең гаиләләребез!  Ә уйлап карасак, бу сыйфатлар һәр гаиләгә дә хас түгелме соң? Әйе, димәк чын гаилә  булыр өчен һәр гаилә бу сыйфатларга ия булырга тиеш. (“ ГАИЛӘ” дип чәчәкнең уртасын ябыштырып куябыз.)

  • Сезнең минем гаиләм белән дә танышасыгыз киләдер. Хәзер сез миңа үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.
  • Укучы: Руфия Муминовна сезнең гаиләгез зурмы? Ничә кеше яшисез?
  • Минем гаиләм кечкенә: Ирем (муж), кызым һәм мин.
  • Ирегезнең һәм кызыгызның исеме кем?
  • Иремнең исеме Дамир, кызымның исеме Әлфинә.
  • Сезгә, ирегезгә, кызыгызга  ничә яшь?
  • Миңа 25 яшь, иремә 26, кызыма 3яшь.
  • Сез нинди авылда яшисез?
  • Мин Березняк авылында яшим..
  • Ирегез кем булып эшли?
  • Ирем машина йөртүче.
  • Буш вакытта нәрсә эшләргә яратасыз?
  • Тәмле-тәмле ризыклар пешерергә яратам.
  • Мәсәлән: чәк-чәк, торт, гөбәдия, бәлеш.
  • (Слайдларда укытучының гаиләсе)

      Йомгаклау: Без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Гаилә нинди булырга тиеш?(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Билгеләр кую:

Өй эше бирү: Гаилә турында шигырь өйрәнеп килергә. Рәсем буенча хикәя төзергә.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....