Бер һәм күп мәгънәле сүзләр
план-конспект урока (5 класс) на тему

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_2017.docx18.41 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: татар теле

Сыйныф: 5б (татар төркеме)  Дата: 26.01.2017

Укытучы: Харисова А.Р.

Тема: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр 

Максат:

1) Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру.

2) Сүзләрнең  мәгънәләрен сүзлектә һәм текстта чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

3) Аңлатмалы сүзлектән файдаланырга өйрәтү.

4) Татар теленә, сөйләм һәм язу  культурасына мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:  

Предмет (П): укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары, аңлатмалы сүзлектән файдалана белүләре.

Шәхси(Ш): татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту; төркемнәрдә эшләгәндә, бер-береңнә игътибарлы булу.

Метапредмет:

Танып-белү(Т.-б.): үзеңә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Коммуникатив (К.): әйтергә теләгән фикереңне язма һәм телдән әйтә белүне оештыру; иптәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү.

Регулятив(Р.): укытучы белән бергәләп, үз эшен, иртәшенең җавапларын бәяләү; эшләгән эшнең дәрәҗәсен,сыйфатын билгеләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.  

Төп төшенчә:  бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.

Укыту методы: проблемалы ситуация тудыру.

Эшне оештыру төрләре: төркемнәрдә эшләү, индивидуаль, фронталь.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле.5нче сыйныф.Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы./Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2015), аңлатмалы сүзлекләр, рәсемнәр, экран, проектор.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I.Мотивлаштыру

(2минут)

Уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны сәламләү.

-Хәерле көн миңа!

-Хәерле көн сиңа!

-Хәерле көн сезгә!

К.: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

II.Актуальләштерү.

(6минут)

-Без үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсе куеп эшләдек?

-Үткән дәрестә к,г, къ,гъ авазларының дөрес әйтелешен өйрәндек. Нечкә сүзләрдә-нечкә, калын сүзләрдә калын әйтелгәнен белдек.

К.: коллектив фикер алышуда катнашу.

Өй эшен тикшерү.

Берничә укучының ярым иҗади эшен тыңлау.

Яр Чаллы шәһәре язучылары әсәрләреннән язып алынган к,г, къ,гъ тартыклары кергән җөмләләрне (биш) укыйлар.

Р.: башкарылган эшнең сыйфатын, дәрәҗәсен билгеләү

III. Яңа материалны аңлату(6минут) 

Экранда алма, күз алмасы, бит алмасы рәсемнәре.

-Бу сүзләр нинди мәгънәне белдерә?

Укучылар җавап бирәләр. Теманы үзләре тактага язалар.

Р.: үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур һәм дөрес итеп әйтә белү

Динамик пауза (ял вакыты)

IV.Беренчел ныгыту(9минут)

Сүзләр бер һәм күп мәгънәле була

Кагыйдәне укыйлар, 176нчы күнегүне эшлиләр

К.:ишетә,тыңлый  белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү

V.Яңа белемне кулану(8минут)

Мөстәкыйль эш оештыру. Укучыларга дөрес җавапны экраннан тикшертү

Тест.

А) Сүзләр була ала:

-Бер генә мәгънәле;

-Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;

Б)Аңлатмалы сүзлекләрдә:

-сүзләрнең  дөрес язылышы күрсәтелә;

- сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

В) Күп мәгънәле сүзләр:

- балык, әти, әни,балан;

- баш, алма, төш, кара.

Т.: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

VI. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш (6минут)

Төркемнәрдә эшләү

179нчы күнегү- бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерырга,3 җөмлә төзергә

Т.:уй-фикереңне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру

VII. Рефлексия

(6минут)

-Дәрестә нинди тема өстендә эшләдек?Үзең өчен нинди ачыш ясадың?Нәрсә авыр булды?Нәрсә җиңел бирелде?

Җавап бирү.Үз эшеңә бәя бирү, билгеләр кую

Т.:эшчәнлекне тикшереп бару, бәяләү

VIII. Өйгә эш бирү. (2минут)

Өй эше аңлату

177 нче күнегү-аңлатмалы сүзлектән аш һәм баш сүзләренең мәгънәләрен тап, шул сүзләрне кулланып 2 җөмлә төзе.

Ш.: үз мөмкинлекләреңне билгеләү