"Халык һөнәрләренә урын түрдән". "Алга" газетасы. Автор Әхмәтҗанова Р.Н.
статья

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Хезмәт халык педагогикасында төп урын алып тора. Хезмәт сөймәгән – көн күрмәгән дигән сүзләр юкка гына мәкал- булып халык теленә кермәгән. Хезмәт тәрбиясендә борынгыдан килгән һөнәрләрне яңартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу яшь буынны ата-бабаларыбыз тормышын, көнкүрешен тулырак кузалларга, аларны гасырлар дәвамындагы тради-ияләр аша кабул итәргә, тупланган тәҗрибәне куллана белергә өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_honrlren_uryn_turdn.docx16.46 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

                              ХАЛЫК ҺӨНӘРЛӘРЕНӘ УРЫН ТҮРДӘН

    Хезмәт халык педагогикасында төп урын алып тора. Хезмәт сөймәгән – көн күрмәгән дигән сүзләр юкка гына мәкал- булып халык теленә кермәгән. Хезмәт тәрбиясендә борынгыдан килгән һөнәрләрне яңартуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу яшь буынны ата-бабаларыбыз тормышын, көнкүрешен тулырак кузалларга, аларны гасырлар дәвамындагы тради-ияләр аша кабул итәргә, тупланган тәҗрибәне куллана белергә өйрәтә.

    Борынгыдан ук төрки халыкларның көнкүрешендә зур урын биләгән киез эшләүгә тукталасы килә. Технология дәресләрендә укучыларны шушы шөгыль нигезләре белән таныштыра башлавым юкка түгел. Кеше табигате белән иҗатчы бит ул. Бүген бөек рәссамнар, сынчылардан башка да, кеше үз куллары белән нинди генә мөгҗизалар тудырмый. Халыкның үз иткәненә кайту омтылышымы – бүгенге тормышта киез басу яңа үсеш алып, сәнгат-чә чагылыш тапты. Тула басу, киез эшләү – тукыма әзерләүнең иң борынгы төре, диләр галимнәр. Киез сүзе төрек теленнән япма, каплам дип тәрҗемә ителә. Янә борынгыга күз салабыз. Салкыннан, эсседән, җил-яңгырдан ышыкланып яшәү урыны- тирмәләр киездән эшләнгән. Элекке тормышны чагылдырган әдәби әсәрләрдән, “сәкегә киез түшәлгән”, “аягында тула оек” һ.б. сүзләрне очратырга мөмкин. Киез итекләрне сөйләп торасы да юк. Бүген без дә аларны яратып киябез.

    Төрки халыклар һәрвакыт мал белән көн күргән. Сарык тиресен иләп тун тексәләр, йоны киез итек өчен менә дигән табигый чимал булган. Ата-бабаларыбызның көнкүреш ихтыяҗыннан килеп чыккан бу һөнәргә бүгенге осталар яңа сулыш өрде. Киездән уенчыклар, япмалар, рәсемнәр, кием-салым модага керде. Балачакка әйләнеп кайтсам, авылдашым Рәфкать  абыйның  (Мишкә районы. Татарбай авылы) киез  итекләр басуы исемә төшә. Бер өем йонның аның оста куллары белән матур киез итекләргә әйләнүен шаккатып карап тора идем. Аның кебек осталар хәзер бармы икән инде?! Әмма киез эшләнмәләрнең тормышка яңача кайтуы хак. Киез эшләүдә ике ысул – юеш киезләндерү һәм коры киезләндерү кулланыла. Без укучылар белән ике ысулны да өйрәнәбез. Беренчесе белән – чәчәкләр, икенчесе белән уенчыклар  эшлибез . Мавыктыргыч, иҗади эзләнүгә нигез булган бу шөгыльне балалар да яратып өйрәнә. Укучыларны кызыксындыру өчен иң элек үзем бу эшнең асылына төшендем. Әйткәндәй, бу хакта Интернеттан күп мәгълүмат табарга мөмкин. Хәзер инде эш тәҗрибәм, бу һөнәрне балаларга өйрәтү алымнарым турында үземнең сайтымнан да укып танышырга була.

     Нинди шөгыль, һөнәргә тотынсаң да, иң элек материаллар кирәк. Төрле токымлы сарыкларның йоннарын кулланырга була. Киез өчен чимал – төрле төскә манылган йон кибеттә дә сатыла. Аннан соң авыл халкында капчыклап ята бит ул сарык йоны. Җыючы да юк аны, җыйган очракта да хакы бик арзан. Киез басу кебек халыкның борынгы һөнәрен җайга салу менә шушы чималны да кулланышка кертер иде. Шушы уңайдан йон тетү корылмаларының да юклыгына игътибар юнәлтәсе килә.

     Унбиш елга якын педагогик эшчәнлегемдә укытучының һәр фәнгә иҗади күзлектән якын килергә тиешлегенә күп тапкырлар ышандым. Хезмәт ягъни технология дәресләре дә укытучының үзендә эзләнү, иҗади башлангычка омтылыш булуны таләп итә. Мин дә тегү, бәйләү кебек безнең хатын-кызларга хас гадәти һөнәрдәрдән башка үреп әйберләр эшләү, декупаж  һ.б. заманча шөгыльләр белән дә кызыксынам. Киездән тапочка, бизәкле үрнәкләр эшләп карадым һәм балаларга да башкару ысулларын аңлаттым. Киез эшләу, минемчә, бик отышлы шөгыл-. Халкыбызның борынгы һөнәрләрен яңарту ягыннан да, бүгенге көн өчен файдалы гамәл булуы белән дә ул өйрәнелергә, яшь буынны хезмәттә тәрбияләүнең бер алымы булырга тиеш, дип  исәплим.

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлләр. Урын хәле.

разработка урока 7 класс по татарскому языку...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

"Кеше хэм анын яшэу урыны"

Сынлы сэнгатьтэн ачык дэрес...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...