Казан-сихри башкалам
презентация к уроку (9 класс) по теме

Максатлар: 1)Казан шәһәре буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

2) Укучыларның күреп аңлау, үзлектән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Укучыларда Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләренә карата соклану, ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskiy_tsor_.doc40.5 КБ
PDF icon avtorskiy_tsor_-_kopiya.pdf606.02 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  КАЗАН - СИХРИ БАШКАЛАМ

Максат: 1) Казан шәһәре буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

2) Укучыларның күреп аңлау, үзлектән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Укучыларда Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләренә карата соклану, ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьтер, магнитафон.

Дәрес планы:

 1) Оештыру моменты

 2) Төп өлеш:

2 слайд- Казан – сихри башкалам;

3 слайд –Кроссворд чишү;

4 слайд – Сөембикә манарасы;

5-6 слайд - Башкалам мәчетләре;

7 слайд - тест эшләү.

3) Йомгаклау

4) Өй эше

                                                             Дәрес барышы

-Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебез Казан шәһәрендәге мәчетләр, манаралар турындагы белемнәрне кабатлауга багышланган.

Тарихчылар, археологларның соңгы ачышлары күрсәткәнчә, Казан шәһәренә 1005 елда нигез салынган. Димәк, шәһри Казаныбызның барлыкка килүенә ничә ел тула?

- 1006 еллык тарихы булган Казанны нәрсәләр күркәм итә соң?

(комьютерда язылган шигырь юлларына игътибар ителә)

И, Казан! Дәртле Казан!

Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары,

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

                                                                    Г.Тукай

-Казан турында нәрсә хәбәр ителә?

(Дәртле, нурлы шәһәр дип әйтелә)

-Шәһәребез нәрсәләр белән нурлы соң?

(Манарасы, мәчетләре белән)

-Укучылар, компьютердагы 2 нче слайдка игътибар итик. Безне Казан буйлап сәяхәткә чакыралар.

-Казан Татарстанның гына түгел, бөтен дөнья буйлап таралган милләттәшләребезнең башкаласы, рухи мәркәзе ул.

- Казан – Европа һәм Азия культурасын тоташтыручы үзәк. Ул кабатланмас бай тарихка, үзенчәлекле колоритка ия шәһәр.

Сезнең Казанда булганыгыз бармы? Казанның берсеннән-берсе матур, тарихлы истәлекле биналары, мәчетләре турында ниләр беләсез?

Әйдәгез, Казан буйлап сәяхәткә чыгабыз!

(3нче слайдта кроссворд бирелә)

-Сорауларга дөрес җавап бирә алсагыз, беренче вертикаль баганада Казанның иң нурлы, иң күркәм архитектура һәйкәлләренең исеме килеп чыга.

Сораулар:

Милли уен коралы. Г. Тукай “Өзелгән өмет” шигырендә аңа мөрәҗәгать итә (Саз)

Татар халкының чисталык символы (Сөлге)

Казан шәһәрендәге исеме җырларга күчкән елга исеме (Идел)

Казан шәһәрендә нәшер ителүче журнал исеме (“Мирас”)

Татар халкынын милли бәйрәме (Сабантуй)

Казандагы район исеме (Киров)

Казан шәһәрендәге күл исеме (Кабан)

Милли татар ризыгы (Чәкчәк)

(Вертикаль баганада Сөембикә сүзе килеп чыга)

(А.Туишева башкаруында “Сөембикә бәете” тыңланыла)

-Алдагы битебез нәкъ Сөембикә манарасына багышлана

4нче слайд. (Сөембикә манарасының сурәте, эпиграф.)

Басып тора ярда Сөембикә...

Күзәткәндәй ерак гасырларның

Көлләр күмгән кара эзләрен,

Басып тора ярда....

Казандагы иң мәһабәт бина – Сөембикә манарасы. Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора. Ислам дине өйрәтүләре буенча, күк җиде каттан тора. Алла тәхете җиденче күктә. Җиде катлы бу манара да күкнең җиденче катына омтылганлыкны раслап тора. Манараның эченнән, тар һәм текә баскычларга баса-баса, өске катларга күтәрелергә мөмкин. Тәрәзәләрдән гаҗәеп матур күренеш ачыла. Идел буйлап килүче көймәләр әллә кайлардан ук күренә. Ослан таулары, шәһәрне уратып алган урман-сулар, Кабан күле, Казан шәһәре уч төбендәгедәй синең алда җәйрәп ята.

- Әйе, җиде саны халкыбызда серле сан дип карала. Сөембикә манарасы да үзенең серлелеге белән һәркемне җәлеп итеп тора. 1990 елда манара очына алтын ай кую аны тагын да нурландырып җибәрә.

- Казаныбыз тагы нинди биналарга бай? (Мәчетләргә)

5нче слайд-Башкалам мәчетләре

Казанның иң гүзәл мәчете һәм мөселман көнчыгышында иң сылу, зиннәтле мәчетләрнең берсе – ул  Әҗем мәчете. Бу мәчет бистәнең уртасындарак 1887 елда салынган.

Казанда 1849 елда торгызылган икенче мәчет, күптән түгел баштагы кыяфәтенә туры китерелеп яңартылган Печән базары мәчете. Ул, 18 йөздә киптерелгән “Чишмәле күл” ярында салынган.

Бераздан соң Идел буенда Исламны кабул итүнең хисабы белән 1000 еллыгы хөрмәтенә Кабан күленең аргы ярында Кабан Арты мәчете төзелә.

Башкалабызның нәкъ үзәгендә, Кремль эчендә, Казанның төп рухани үзәге – Кол Шәриф мәчете.

6 нчы слайдта Әҗем мәчетенең, Печән базары, Кабан Арты, Кол Шәриф мәчетләренең сурәтләре урнаштырыла.

Укучылар, әйдәгез, белемнәрне тикшерик. 7 нче слайдка игътибар итегез. Түбәндәге сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк.

Тест

Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 5, б) 7, в) 8

Казанда гасырдан артык яшәү дәверендә үз исемен бер тапкыр да үзгәртмәгән бердәнбер мәчет бар. Ул-

а) Мәрҗани мәчете;

б) Кабан Арты мәчете;

в) Иске таш мәчет;

г) Әҗем мәчете.

Кол Шәриф мәчете кем исеме белән бәйле?

а) Кол Гали; б) Кол Шәриф; в)Мөхәммәдъяр.

Кабан күленең аргы ярында нинди мәчет урнашкан?

а) Кабан Арты мәчете;

б) Әҗем мәчете;

в) Печән Базары мәчете.

Яхшы укучылар. Бүгенге сәяхәтебез шуның белән тәмам.

Өйгә эш. Буклет ясарга.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казаным - башкалам

Сөйләм үстерү.   “Казаным - башкалам”...

Презентация : "Казаным- башкалам"

Презентация "Казаным-башкалам"...

Казаным-башкалам

Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган кичә...