Омоним
план-конспект урока (5 класс) на тему
Тип урока: новая тема
Продолжительность занятия: 1урока (45 минут).
Цели: развивать у школьников умение излагать мысли, развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой активности учащихся, умение пользоваться дополнительную литературу; воспитать любовь к родному языку и родному краю.
Задачи: Общеобразовательные: развитие интереса к активной творческой деятельности, сформировать навыки самостоятельной работы, работа с литературой, научить высказать свое мнение, добиться более глубокого и прочного освоения изучаемой темы , повышение интереса к знаниям языку; Развивающие: развитие логического мышления, памяти, внимательности; Воспитательные: развитие познавательного интереса, логического мышления.
В ходе урока демонстрировались слайды в программе Microsoft Power Point. Использование данной технологии позволяет значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационных технологий (ИКТ) соответствует цели, поставленной учителем. Учащиеся включены в активный мыслительный процесс: идёт формирование новых понятий, актуализация опорных знаний, первичное закрепление изученного материала и используется им для организации коллективной мыслительной деятельности.
Технологические особенности:
Используемое оборудование: компьютер ,проектор , магнитофон, рисунки, выставка книг, плакат с кроссвордом, учебник .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
omonimy_5_kl._miftahova_g.m.doc | 57 КБ |
prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx | 29.09 КБ |
Предварительный просмотр:
тема: Омонимнар. 5 нче сыйныф
Максат:
1. Укучыларны омоним сүзләр белән таныштыруны дәвам итү.
2. Омонимнарны сөйләм телендә аера белүгә, куллана белергә өйрәтү.
3. Омонимнарның төрләре белән таныштыру, аера белергә өйрәтү.
4. Телгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау:
1. Карточкалар
2. Таблица
3. С.Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика”
4. Ш.Галиев. Сайланма әсәрләр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
– Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Хәерле көн, балалар!
- Имин үтсен көнегез.
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен – анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II. Актуальләштерү.
- Балалар, бүген безгә кунаклар килә.
- Кунаклар? Кемнәр?
- Кем икәнен хәзер белербез. Кичә миңа телеграмма китерделәр. Әйдәгез әле, укып карыйк, нәрсә язылган икән анда? Кем укый?
Хат уку:Чистай шәһәре, 1 нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучыларына Кызганыч, исемнәрен яшерен формада язганнар. Без чишә алсак, кемнәр килүен белербез. (слайд № 1 . “Хат” бүлеге.) (укучылар белән ребус чишү)
Димәк, безгә кунакка омонимнар киләчәк. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик әле. Омонимнар нинди сүзләр ул?
Укучы: Омонимнар дип, әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ә мәгънәләре төрле булган сүзләрне атыйлар. (слайд № 2. “Болар нинди сүзләр?”)
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән омоним сүзенә аңлатма карыйк. Омоним- грек сүзе, бертөрле әйтелешле сүзләр дигән төшенчәне аңлата. Татар телендә омонимнар бигрәк тә исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрендә очрый. (слайд № 3. “Омонимнар” бүлеге).
-Такта янына һәр рәттән бер укучы бирелгән сүз белән җөмлә яза.
1 команда – басма,
2 команда - тиен.
Икенче бала чыгып икенче җөмлә яза. Омонимнарның астына сыза.
Балалар такта янында эшләгәндә калган балалар белән “Бер сүз белән әйт” уены уйнала (телдән) (слайд № 4 . “Бер сүз белән әйт” бүлеге).
Алтын куллы – оста
Ут йоту – кайгыру
Эттән алып эткә салу – ачулану
Уртак тел табу – килешү
Баш вату – уйлану
Балавыз сыгу – елау
Тир түгү – эшләү
Тактадан җавапларны тикшерү.
-III. Яңа теманы аңлату
Дәрелекнең 97 нче битеннән кагыйдәне һәм грамматик аңлатманы уку.
Менә кунакка омонимннар килде дә инде. 188 нче күнегү- телдән, шигырьдә ничә без бар? (ике без – алмашлык, исем)
189 нчы күнегү- кемгә нинди сан – шул номерлы шигырьдән бертөрле әйтелешле сүзләрне табарга, мәгънәләренә төшенергә. Алар кайсы сүз төркеменә карый. (слайд № 5. “Бу нинди сүз төркеме” бүлеге)
Омонимнар 4 төргә бүленәләр: Омонимнарның төрләре таблицада бирелгән. Таблицага игътибар итик. (слайд № 6. “Бер итеп күрсә дә күзләр, бу – төрле сүзләр”)
Татар телендә омонимнарның 4 төрен күрсәтеп була.
- Саф омонимнар (төрле грамматик формаларны алганда да аваздаш булып калалар) туп-туп, бәпкә- бәпкә.
- Омоформалар: (билгеле бер грамматик формада гына омонимлаша)
яз (исем) – яз (фигыль)
ал (сыйфат) – ал (боерык фигыль)
- Омографлар: (бертөрле языла, төрлечә ишетелә). (Басымга игътибар ит!)
басма – басма
бүлмә – бүлмә
алма – алма
- Омофоннар: (әйтелеше бер, язылышы төрле)
Гөлүсә (кеше исеме) – гөл үсә (сүзтезмә)
Балавыз (исем) – бал авыз (сүзтезмә)
Парад (исем) – пар ат (сүзтезмә)
Үтелгән күнегүдә омонимнарның нинди төрләре бар? (төрләрен билгеләү)
-Дәфтәрләрне ачтык, язабыз. Бүген егерме беренче сентябрь.Омонимнар. (слайд №7) “Егерме беренче гыйнвар.Омонимнар” бүлеге).
I. 190 нчы күнегү. Җөмләләрне күчереп языгыз, омонимнар астына сызыгыз.
Физкультминутка. ( cлайд № 8 “Физкультминутка” бүлеге).
Су өстендә бакалар
Баталар да калкалар,
Баталар да калкалар.
Уңга да иеләләр,
Сулга да иеләләр
Һәм бер урында сикерешеп алалар.
II. “Миннән берсе – сездән икенчесен” уены
(слайд № 9 “Май” бүлеге). Май белән икмәк ашады. Май – чәчәкләр ае.
(слайд № 10. “Юа” бүлеге). Юа (үсемлек) –битен юа (фигыль). Бирелгән сүзләр белән җөмлә төзергә.
“Сүзләрдә нинди аерма бар” уены.
Утка өрү- .... ( эт өрү)
Арыш серкәсе - ..... (аш серкәсе)
Күз кабагы - ... ( кабак бәлеше)
Кәгазь табагы - ……табак (савыт)
Агач күркәсе - …. (күркә -кош)
3.Карточкалар белән эш.
№ 1. Печән чабарга чык, № 2. Сүндермәс өчен утын,
Чык кибеп өлгермәгән. Өстә учакка утын
4. 191 нче күнегү. М.Әхмәтҗановның “Булат ята төш күреп” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз. Төш сүзенең мәгънәләрен аңлатыгыз.( слайд № 11. “Булат ята төш күреп” шигыре” бүлеге).
IV. Ныгыту этабы
1.- Бу сүзләрнең мәгънәләре нинди?
- Омоним дип нинди сүзгә әйтәбез? (укучылар җаваплары)
2. “Нинди сүз?” уены.
- Шул сүз белән кеше битен һәм санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушуны шул сүз белән әйтәләр. (Йөз) Балалар җавап биргәч, укытучы карточка күрсәтә.
- Алмашлыкларның берсе ул, аның белән итек ямыйлар. (Без)
- Ат муенында була, эштән аргач була, каникулга, отпускага чыккач була. (Ял)
3. Сораулар куеп, нинди сүз төркеменнән булуын билгеләгез. (слайд № 12)
КӨЗГЕ – КӨЗГЕ
АТ – АТ
КӨТҮ – КӨТҮ
ЙӨЗ – ЙӨЗ
БАСМА - БАСМА
4. “Нәрсә диләр ?” уены
Мунчаладан бау ясауны … диләр,
Түбәдән кар төшерсәң… диләр,
Искергән бер стенаны җимерсәң дә.
Һаман да шул – бер үк төрле сүз (ишү)
V. Йомгаклау, билгеләр кую.
- Без бүген нинди сүзләрне үттек?
- Омоним дип нинди сүзләргә әйтәләр?
- Нинди төрләрен беләсез? Мисаллар китерегез.
VI. Өй эше. 100 нче биттәге “Белемегезне тикшерегез”, 4 нче бирем язмача.
(слайд № 13.)
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Омоним һәм аның төрләре
Мәктәптә "Туган тел" түгәрәге үткәрү өчен...
Урок литературы в 11-м классе по повести В.Пелевина "Омон Ра"
Урок внеклассного чтения "Фантомность реальности в повести Виктора Пелевина "Омон Ра". Основная цель урока: используя текст повести, развивать умение учащихся читать между строк, воспринимать, интерпр...
Презентация на тему: "Синоним,антоним,омоним".
Презентация по татарскому языку на тему:"Синоним,антоним,омоним".Проект предназначен для учащихся 5 классов по предмету "Татарский язык" по теме:" Синоним,антоним,омоним"....
Фото отчет с открытого первенства МОУ «СОШ» по плаванию, памяти бойца ОМОН РМ Елховского А.Н., 2013 г.
Открытое первенство МОУ «СОШ» по плаванию, памяти бойца ОМОН РМ Елховского А.Н. - это ежегодное массовое спортивное мероприятие муниципального уровня, в котором я участвую как судья и один из организа...
Сергиево - Посадский Омон.
Эту презентацию я использовала на класном часе посвященная 13 годовщине смерти Омоновцев....
Омоним
Тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели: развивать у школьников умение излагать мысли, развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...
"Памяти бойцов Сергиево-посадского ОМОНа,погибших в г.Грозный 2 марта 2000г"
Классный час ко Дню памяти бойцов Сергиево-посадского ОМОН, погиших при исполнении служебного долга в Чеченской Республике 2 марта 2000 года...