Мастер-класс_Тәкъдимнамә
опыты и эксперименты по теме

Бачкова Эльвира Васильевна

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы  Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Раиса Вәли кызына тәкъдимнамә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тәкъдимнамә19.81 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Татарстан Республикасы

                                                   Яшел Үзән муниципаль районы

                                                                  Башкарма комитетының  мәгариф

                             идарәсе җитәкчесе

                                                  Афанасьева Раиса Вәли кызына

                                                                                               

тәкъдимнамә.

         Яшел Үзән  муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Татарстан Республикасы Зеленодол  муниципаль районы Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең   татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бачкова Эльвира Василий кызын  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенә тәкъдим итә.

        Бачкова Эльвира  Василий кызы - Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы, милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, республика күләмендә үткәрелеп килүче “Иң яхшы укытучы” грантына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатына ия укытучы.

           Э.В.Бачкова сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә укучыларның иҗади активлыкларын үстереп, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үзенең “Язма сөйләмгә өйрәтү аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” методик системасы элементларын эшләде. Әлеге проект район һәм республикада үткәрелеп килгән семинарларда, бәйгеләрдә укытучылар тарафыннан югары бәяләнә. Укытучы югарыда әйтелеп үтелгән проекты белән “Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы” конкурсында катнашты.

           Эльвира Васильевнаның дәресләре укучыларның фәнне үзләштерүдә иҗат эшчәнлекләрен активлаштыруга юнәлдерелгән. Укытучы дәресләрне стандарт  булмаган формаларда (рольле уеннар, рефератлар, проектлар яклау һ.б) үткәрә. Аның сәләтле һәм фәнне авыр үзләштерүче укучылар өчен дифференциацияләнгән биремнәр системасы эшләнгән.

           Укыту һәм тәрбия эшләрен бергә алып бару югары нәтиҗәләргә китерә. Татар теленнән укучыларның белем сыйфаты  70%, ә татар әдәбиятыннан – 80% тәшкил итә. 2014-2015 нче уку елында  татар теле һәм әдәбиятыннан  аның укучылары  муниципаль олимпиадада призлы урыннар яулады. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә  “Республика олимпиада үзәге” оештырган татар теле һәм әдәбияты фәне буенча “Әдәби марафон” һәм “Әбиемнең сандыгы” исемле олимпиадада җиңүче. Аның укучылары  югары уку йортының татар филология факультетын тәмамлап, Зеленодол районы мәктәпләрендә эшли башлыйлар.

           Соңгы биш ел дәвамында педагог үзенең тәҗрибәсе белән республика һәм муниципаль семинарларда, төрле бәйгеләрдә, фәнни–гамәли конференцияләрдә уртаклашып тора:

  • республика күләмендә уздырылган “Мәктәптә һәм югары уку йортларында туган якны өйрәнү. Музей педагогикасы” фәнни-гамәли конференциясендә “Мәктәптә укыту һәм тәрбия процессында мәктәп музееның роле” дип исемләнгән доклады белән чыгыш ясады;
  • “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа информацион технологияләр куллану” дип исемләнгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә уздырылган семинарында “Халыклар фестивале”н уздырды;
  • “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә гаилә тәрбиясе” исемле регионара семинарда 8 нче сыйныф укучылары белән “Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә халык рухының бирелеше” дигән ачык дәрес үткәрде;
  • “Интегрированные уроки как одно из направлений интенсификаии и оптимизации учебного процесса”  муниципаль семинарында 7 нче сыйныф укучылары белән “Рус һәм татар язучыларының шигырьләрендә туган як табигате” темасына ачык дәрес күрсәтте.

           Педогогның укучылары күп тапкырлар республика һәм муниципаль бәйгеләрдә җиңүче һәм призер исемен алдылар:

- Каюм Насыйрига багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциядә аның укучылары ел саен катнашып призлы урын алалар.

- “Я выбираю село” республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясе (10  сыйныф, 3 урын);

- “Волшебное слово Тукая” республика рәсем конкурсының муниципаль туры (9 сыйныф,1урын);

- татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган  муниципаль шигырь уку бәйгесе (10 сыйныф, 1 урын);

- татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган шигырь уку бәйгесе Бөтенроссия турының республика этабы (11 сыйныф, II урын);

- каһарман шагыйрь М.Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан муниципаль җыр һәм шигырь бәйгесе (11 сыйныф, 2 урын);

- балалар һәм яшьләрнең фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре муниципаль ачык туган якны өйрәнү конференциясе “Раифа  укулары” (9 сыйныф,1урын);

- “Татарстан Яңа гасыр” каналы “Тамчы-шоу” (7-8 сыйныфлар,1урын).

           Э.В.Бачкованың бик бай иҗади лабораториясе булдырылды. 2010 нчы елда район күләмендә уздырылган татар теле һәм әдәбияты кабинетлары смотрында җиңүче исеменә лаек булды. Укытучы эшчәнлегенең төп нигезе шунда, ул һәрвакыт үзенең укучыларында туган якка, телгә мәхәббәт уяту белән беррәттән татар халкының тарихын өйрәнүгә, толерантлылыкны тәрбияләүгә зур урын бирә. Шуның нәтиҗәсендә Э.В.Бачкова кабинетында “Халкымның үткәне һәм киләчәге” дип исемләнгән түгәрәк белән беррәттән туган як музее эшләп килә. Әлеге музей һәрдаим эзләнү эшләре нәтиҗәсендә тупланган материаллар белән тулыландырып торыла.

         Педагогның республика  һәм районда чыга торган төрле газета-журналларда (“Мәгариф”, “Ялкын”, “Сабантуй” журналлары, “Ачык дәрес”, “Яшел Үзән” , “Көмеш кыңгырау” газеталары) басылып чыккан мәкаләләре бихисап. Шунлыктан укучыларын да үзе артыннан ияртә белә. Э.В.Бачкова мәктәп базасында эшләп килүче “Яшь каләмдәш” иҗат түгәрәгенең җитәкчесе дә. Әлеге түгәрәк 10 елдан артык эшләп килә. Түгәрәк әгъзаларының каләмгә төшерелгән  кызыклы мәкаләләре “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Яшел Үзән”, “Ялкын” газета-журналларында басылып  тора. Укытучы әлеге иҗат түгәрәге кысаларында укучыларны иҗатка тарта, әдәби телдә фикерли һәм фикерләрен язма әсәрләрен күрсәтә белергә өйрәтә.

           Э.В.Бачкова мәктәптә милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да уңышлы гына башкара. Аның җитәкчелегендә:

-  2015 нче елда “Мин татарча сөйләшәм!” Бөтенроссия конкурсының республика турында мәктәп 2 нче урынны  яулады;

- мәктәп базасында ел саен татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган республика  шигырь уку бәйгесенең муниципаль туры үткәрелә;

- җитәкче укучыларга татар сәнгатен спектакльләр, концертлар, музейлар аша җиткерүгә зур әһәмият бирә, мәктәпкә театр һәм сәнгать коллективларын чакыра, Яшел Үзән, Казан шәһәрләренә экскурсияләр, төрле очрашулар оештыра.

           Эльвира Васильевна һәр елны мәктәпнең спорт мәйданчыгында халкыбызның иң яраткан “Сабантуй” бәйрәме үткәрә, шулай ук әти - әниләр ярдәме белән уздырылган  “Сөмбелә”,  “Нәүрүз”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе” кебек бәйрәмнәргә  мәктәп укучылары гына түгел, хәтта  авыл халкы да  тартыла.

           Педагог җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Муниципаль олимпиада эшләрен, бәйгеләрен  тикшерү комиссиясе әгъзасы  булып тора. Укытучы шулай ук авыл мәдәният йортының “Ал чәчәкләр” ансамбленең солисты. Муниципаль чаңгы ярышларында актив катнаша.

           Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту дәверендә  Эльвира Василий кызы укучыларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәнүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүгә зур өстенлек бирә. Фәнне өйрәнүдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үзе керткән эшләү алымнары, татар халкының тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнү, укучыларның алдагы тормышларында профессиональ карьера үсешендә нәтиҗәләргә китерә. Гомумән, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә эшләүченең төп  миссиясе дә шуннан гыйбарәт дип саныйбыз Үзенең методик система элементлары кулланылган эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тырыша. Шуңа  күрә мәктәп Э.В.Бачкованың эшен бәяләп,  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашуны лаеклы дип тапты.

Мәктәп директоры:                                      Г.Р.Зыятдинова