Мастер-класс "Туган тел"
учебно-методический материал на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soglasie.docx16.39 КБ
Файл zayavka.docx15.22 КБ
Файл byalm.docx20.51 КБ
Файл esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx18.25 КБ
Файл ssylkalar.docx14.44 КБ

Предварительный просмотр:

                                                          Заместителю Премьер-министра

                                                           Республики Татарстан –

                                                             Министру образования и  

                                                             науки                                                  

                                                                     Республики Татарстан

                                                                      Э.Н. Фаттахову

                         

                                                                  от учителя татарского языка и

                                                                  литературы МБОУ «Учхозская  

                                                                  общеобразовательная школа»                                    

                                                                  Высокогорского муниципального  

                                                                  района      

                                                                  Мустафиной Илсояр Габдрахмановны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

              Я,  Мустафиной Илсояр Габдрахмановны

                  (фамилия, имя, отчество участника Конкурса)

в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»

даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

__               Мустафина Илсояр Габдрахмановна________

          (Ф.И.О. полностью, подпись)

«22 » февраля  2017 г.

        

 



Предварительный просмотр:

                                                 Заявка

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал.категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

РТ, Высокогорский район

422722 РТ Высокогорский район п. Дачное, ул.Центральная, д.9, кв.2.

+7(843)-657-83-43

Мустафина ИлсоярГабдрахмановна

89377717503

Учитель татарского языкаи литературы  , 29лет

http://nsportal.ru/mustafina-ilsoyar 

https://edu.tatar.ru/v_gora/dachnoye/sch/page3226814.htm 



Предварительный просмотр:

 “ Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы 1 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең филиалы - ”Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы  Учхоз урта гомуми белем бирү  мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Илсөяр Габдрахман кызының педагогоик эшчәнлегенә    

                                            бәяләмә.

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы –  үз фәнен яхшы белүче, талантлы һәм оста педагог. Мәктәптә 29 ел эшләү дәверендә ул үзен эшенә җаваплы карашлы, һәрьяклап сәләтле, тәҗрибәле, иҗади эшләүче укытучы итеп күрсәтте. Ул 1987 нче елда  Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультеты, рус-татар бүлеген тәмамлый. Аның методик темасы  _ “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхси - эшчәнлекле якын килеп, укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү”. Мостафина Илсөяр Габдрахман кызының рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә дәресләре кызыклы, методик яктан төгәл һәм дөрес төзелгән, коммуникатив компетенцияне үстерүгә юнәлтелгән. Дәресләрендә инновацион, заманча технологияләрне кулланып, укучының фикерләү сәләтен, төрле яклап сәләтле шәхес булып үсешен күздә тотып эшли. Коммуникатив технология нигезендә үткәрелгән “ Ш.Галиевнең “ Безнең йорт малайлары” шигыре нигезендә телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү”, “ Мәктәптә Белем бәйрәме”  һ.б. дәресләре укучыны иҗади эзләнүгә, логик фикер йөртүгә, шуның белән беррәттән үзара толерантлыкка, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә юнәлдерә. Илсөяр Габдрахман кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә. районкүләм уздырылган методик киңәшмәләрдә, олимпиада, иҗади бәйге эшләрен бәяләүдә актив эшчәнлек алып бара. Район күләм семинарларда рус телле укучыларның татарча аралашуын оештыру мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясый. 2016 нчы елда Казан Федераль университеты тарафыннан оештырылган “Белем бирүдә инновацион технологияләр” дигән  III Халыкара конференциядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары секциясендә тәҗрибә уртаклашуда катнашты. ГАОУДПО “Татарстан Республикасының Белем күтәрү институтында” ” ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда актуаль проблемалар” темасы буенча төбәкара түгәрәк өстәл эшендә катнашты.Аның укучылары ел саен республиканың районкүләм олимпиадасында, төрле фестивальләрдә, иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала, җиңү яулыйлар.

Укучыларның соңгы 3 ел эчендәге уңышлары.

Эш төре

Дәрәҗәсе

 ( район, республика,төбәкара, халыкара)

Нәтиҗә

 ( алган урын)

Үткәрү вакыты

Раслаучы белешмә

Габдулла Тукай исемендәге Бөтенрәсәй шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.

район

3 урын

2014

Грамота

Татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры.

район

1 урын

2014

Грамота

Татар теленнән  IV Халыкара олимпиаданың интернет туры,  “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 сыйныф укучылары ” категориясе

халыкара

катнашучы

2015

Сертификат

 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе.

район

3 урын

2015

Грамота

Татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры.

район

1 урын

2015

Грамота

Татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры.

район

1 урын

2016

Грамота

“Туган телем – Тукай теле” районкүләм  шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.

район

катнашучы

2016

Сертификат

“Туган телем – Тукай теле” районкүләм  шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.

район

1 урын

2016

Грамота

“ Солдатка хат” бәйгесе

район

1 урын

2016

Грамота

“Граждан. Җәмгыять. Дәүләт” темасына иҗади эшләр бәйгесе, “ Минем хокукларым һәм вазыйфаларым” номинациясе.

район

2 урын

2016

Грамота

Рафис Корбан иҗатына багышланган I район конференциясе, “ Туган ягым – яшел бишек” номинациясе.

район

3 урын

2016

Диплом

“Илһам” бәйгесе

республика

2017

    Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы укучыларны татар сөйләменә коммуникатив технология нигезендә өйрәтүдә, аларның эзләнү – тикшеренү,  иҗади сәләтләрен, әдәп-әхлак сыйфатларын үстерү өстендә эшли. Район күләмендә үткәрелә торган “Туган телем – Тукай теле“  дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең сценарий авторы һәм алып баручысы булды.Ул укучыларның сәнгатьле сөйләм телен үстерүгә, шигырьләр, хикәяләр иҗат итүләренә  зур игътибар бирә. Укучылары сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә җиңүче була, призлы урыннар ала.”Ялкын” журналында, “ Сабантуй” газетасында укучыларының шигырьләре, хикәяләре басыла.Үзе дә район газетасы битләрендә тәрбияви темаларга мәкаләләр яза.

   Мостафина Илсөяр Габдрахман кызын үзенә дә, укучыларына да уку-укыту, әхлакый кыйммәтләргә таяну мәсьәләсендә таләпчән педагог.Татар һәм рус милләте вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, толерантлык сыйфатларын саклауга омтылучы шәхес буларак, мәктәп укытучылары, укучылар, аларның әти-әниләре хөрмәт итәләр.Мәктәп администрациясе Илсөяр Габдрахман кызын көчле методист, эзләнүчән һәм яңалыкка омтылучы укытучысы һәм җитәкчесе буларак, зур ихтирамга лаек дип саный.

   

Район мәгариф җитәкчесе:                 Н.К.Әхмәтҗанов.                                      

                                                              22 нче февраль, 2017 нче ел

 



Предварительный просмотр:

                            Минем педагогик осталыгым

                                               эссе

    Укытучы, мөгаллим... Халкым телендә тирбәлүче иң асыл сүзләр болар. Әлеге исемнәрне йөртүче, шушы һөнәр иясе булган кешеләр исә милләтемнең иң күркәм шәхесләре. Мөгаллимнәр, гыйлем ияләре халкыбызны гомер-гомергә белемлелеккә, яктылыкка әйдәп барганнар...

   Бу җирдә һәркем үзенә муафыйк, холкына туры килә торган һөнәр сайлый. Шулай булганда гына кеше үзен бәхетле тоеп яши, күңелендә тынычлык таба. Еллар үтү белән уйланам да, һөнәремне дөрес сайлавыма сөенәм. Әле бишече сыйныфта укыганда, “Кем буласың?” дигән сорауга “ Укытучы булам!”- дип җавап биргәнем хәтердә. Әти белән әни, кадерле апамның киңәше, Алабуга педагогия институты әлеге мактаулы һөнәрне үзләштерергә ярдәм итте. Бу уку йортында тиешле белем, милли тәрбия биргән хөрмәтле укытучыларыма һәрчак рәхмәт укыйм. Тирән белемле, эрудицияле, зирәк һәм зәвыклы, студент-балаларга кайгыртучан мөнәсәбәтле мөгаллим-мөгаллимәләребез Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы, Арсланов Леонид Шәйсолтан улы, Исмәгыйлева Сания Гатият кызы, Салихов Рим Гариф улы, Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы, Сәлимов Хәлил Хәлим улы, Сәлимова Дания Әбүзәр кызы, Нәгъмәтуллов Мөнир Миннулла улы, Галләмов Филүс Гатип улы, Шурыгин Юрий Михайлович, Дулалаев Юлий Алексеевич һәм башка, исемнәре аталмаган, ихтирамга лаек затларыбыз безне укытучылар итеп үстереп, җаваплы эшкә озаттылар.

  Мәктәп – минем иң яраткан урыным. Җәйге яллардан соң класстагы парталарны сагынып киләм, алар арасыннан үтеп, бер кат һәркайсын сыйпап чыгам. Тәрәзәләр аша сентябрь кояшының нурлары яктырткан, тагын бер яңа уку елы буенча икенче өем булачак сыйныф бүлмәсе җаныма җылылык бирә. Әнә балаларның шау-гөр килгәне ишетелә. Барыбызны бергә яңа дәресләр көтә.  

  Рус мәктәбендә укучы рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын кызыклы, файдалы итеп  укыту, аларны татарча аралашырга, дөрес язарга өйрәтү – һөнәри максатымны тормышка ашыру, дип уйлыйм. Дәресләремдә инновацион алымнардан, электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет- ресурслардан файдаланам. Шул ук вакытта педагогик эшчәнлегемдә, тәҗрибәмне, осталыгымны үстерүдә, камилләштерүдә халкыбызның күренекле фикер ияләре – Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдиннәрнең хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итәм... Тик вакытлар узган саен, күңел кылларында тирәнрәк уй-фикерләр тирбәлә...

          Бу җиһанда нинди генә кавемнәр, милләтләр яшәмәгән дә, әле дә  кемнәр генә гомер кичерми?..

        Күрәсең, бу тормышта яшәү рәвешем, хезмәтем шулай булырга тиештер. Мин – гомерем буе рус телле балаларга  тел дәресләре бирүче  мөгаллимә икән бит... Алда телгә алынган югары уку йортын тәмамлап, моннан утыз еллап элек  рус теле һәм татар теле укытучысы белгечлеге буенча кулыма диплом алган идем. Институтта бергә укыган иптәш кызларым, кайсы татар теле, кайсы рус теле укытучысы булып, татар мәктәпләренә юл тотты. Ә мине язмышым  рус  авылына, рус мәктәбенә алып килде. Соңрак, башка җиргә күчеп китү сәбәпле, эш урынын алыштырырга туры килде. Тик тагын – рус мәктәбенә. Берничә ел рус теле һәм әдәбиятын укыткач, татар теле укытуга күчәргә туры килде. Бу хезмәтемне күңелемә якын итеп, канәгатьлек хисе белән башкаруыма да егерме елдан вакыт үтеп киткән... Кеше һәрнәрсәдә үз-үзенә ниндидер нәтиҗәләр ясап яши. Еллар узу белән, уйлана башладым: ни өчен мин урыс телле мохитта яшим, рус мәктәбендә туган телемне укытам  икән? Бу – очраклы гына түгелдер, тормышта  берни дә очраклы түгел, диләр бит хикмәт иясе кешеләр. Рус балаларына Татарстандагы  ике  дәүләт теленең берсе булган татар телен нәтиҗәле итеп укыту- минем төп бурычым. Тик шулай да, күңел түрендә  ямь – яшел яфраклы гөлдәй  һаман бер фикер  яшәрә : бәлки ике халыкның бер-берсенә карата үзара ихтирам, теләктәшлек белән яшәвенә, татар теле аша халкымның тынычлык сөюче, тырыш, күп гасырлык тарихы булган кавем икәнлеген ирештерүгә  бер тамчы булса да су тамызамдыр мин?.. Шуңадыр, бәлки, урыс арасында яшимдер... Урыс арасында икәнлегемне аңлап, татарның, татар хатын-кызының, татар укытучысының әдәп-әхлагын, зәвыклы һәм килешле киенүен, аһәңле сөйләмен күрсәтергә тырышам. Ләкин күрсәтмәлелек өчен түгел, ихласлыгым, булган бөтен рәвешем белән. Мәктәптәге хезмәттәшләремнең, татар теле дәресләренә  йөрүче укучыларымның минем белән аралашудан  рәхәт табуларын тоеп, күңелемдә тынычлык табам. Укучыларның үзләре белән генә түгел, ата-аналары белән дә уртак тел табарга омтылам. Татарстанда яшәп, татарлар рус телен, ә урыслар татар телен өйрәнү  безгә,  ике төрле кавемгә,  бик кирәклеген аңлатырга тырышам... Әлбәттә, сүз белән генә түгел, ә үзара аралашу, хезмәттәшлек итү, тормыш-көнкүреш мөнәсәбәтләре аша. Кайчандыр шушы җирләрдә бергә яши башлаган ике милләткә  киләсе гасырларда да янәшә гомер кичерергә туры киләчәк бит. Башкача була алмый. Күрәсең, тәкъдиребез шундый... Күрәсең, минем дә тәкъдирем шундый: урыс милләте арасында, урыс мәктәбендә газиз халкымның, анам телемнең нәзәкатьле йомшаклыгын һәм  горурлыгын, милләти абруен һәм башкаларга карата ихтирамын, тирән акылын һәм зирәклеген, кыюлыгын һәм әдәбен ирештерү... Күрәсең, язмышым шундый: татар авылында туып үсеп, тормыш баскычлары буйлап  күтәрелеп,үземне, йөземне, телемне, милләтемне,  кешелеклелегемне югалтмау!  



Предварительный просмотр:

Мини-сайтка ссылка: http://nsportal.ru/mustafina-ilsoyar

Ссылка на Всероссийский конкурс  мастер-класс  (видео мастер-класс,презентация «Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем” «Туган тел») https://edu.tatar.ru/v_gora/dachnoye/sch/page3226814.htm