Шарт һәм кире хәлләр
презентация к уроку (7 класс) на тему

Шарапова Илсояр Давлятовна

Презентация к уроку татарского языка  "Шарт һәм кире хәлләр для 7 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shart_hm_kire_hl.pptx1.68 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Шарт һәм кире хәлләр 7 нче сыйныфта татар теле дәресе. Үткәрде: югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ил c өяр Дәүләт кызы Шәрәпова. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы МБГБУ «Атабай урта гомуми белем бир ү мәктәбе”

Слайд 2

Дәреснең максатлары: -укучыларга шарт һәм кире хәлләр, аларның җөмләдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү; -укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү; -хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек, кыюлык тәрбияләү.

Слайд 4

Эшнең билгесен аңлатам, Кыскалыкны яратам, Вакытны кадерләргә, Күләм-чаманы исәпләргә, Урыныңны онытмаска, Максатны югалтмаска Барчагызны өйрәтәм. Хезмәтне сез сөегез, Кайсы җөмлә кисәге булуымны белегез.

Слайд 5

Хезм әт төбе- хөрмәт .

Слайд 6

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Яш ьлег еңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Габдулла Тукай

Слайд 7

Эй ар гайд структурасы Дәрес башында Раслаулар Дәрес ахырында Татар телендә хәлнең 8 төркемчәсе бар Шарт хәле эшең үтәлү шартын белдерә Кире хәл көтелгән эшнең киресе булуын белдерә Шарт хәле шарт фигыль формасы, икән бәйлек сүзе, сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша белдерелә. Кире хәл шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре, боерык фигыль формасы белән белдерелә.

Слайд 8

Түбәндәге җөмләләрдән хәлләрне табарга, аларның төрен билгеләргә: Элек хезмәт, аннан хөрмәт. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем. Башланган эш юлда калмый. Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.

Слайд 9

Янәшә утыручылар хәл турында белгәннәрне бер-беребезгә сөйлибез .

Слайд 10

Тактадагы җөмләләрдән хәлләрне табарга һәм аларның төрен, кайсы сүзне ачыклавын, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен, нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешен билгеләргә. Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне. Хезмәт итәсең икән, хөрмәт күрерсең. Сүз бирдеңме – үтә, уйладыңмы - эшлә. Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр. Уңган кеше, эше күп булуга карамастан, һәр нәрсәгә җитешә . Ничек кенә тырышма, ялгыз ерак китеп булмый.

Слайд 11

Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең төп максаты нинди була? Без хәлнең кайсы төрләрен өйрәнәчәкбез?

Слайд 12

Унберенче март. Шарт һәм кире хәлләр.

Слайд 13

Н әтиҗәләр ясыйк. Нәрсә ул шарт хәле? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый? Ничек белдерелә?

Слайд 14

Эш-хәлнең шартын белдереп, фигыл ь гә буйсынып килгән иярчен кисәк шарт хәле дип атала . Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә: -шарт фигыл ь формасы -са, -сә аша; -икән бәйлек сүзе аша; -сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша.

Слайд 15

Нәрсә ул кире хәл? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый? Ничек белдерелә?

Слайд 16

Көтелгән эш-хәлнең киресе буласын белдереп, фигыл ь гә буйсынып килгән иярчен кисәк кире хәл дип атала. Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә: -шарт фигыл ь , хәл фигыл ь һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре белән; -карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре белән; -боерык фигыл ь формасы бел ән.

Слайд 17

Дәреслек белән эш. Беренче төркем 111 нче күнегүдәге Г.Тукай шигыренең беренче куплетыннан, ә икенче төркем икенче куплетыннан бүген өйрәнгән хәлләрне таба. Төркем җитәкчесе җавап бирә.

Слайд 18

“ Хезмәт” темасы буенча горизонталь, диагональ һәм вертикаль линия буенча, өчәр сүзне файдаланып , шарт яки кире хәлләрне кертеп, өчәр җөмлә төзергә. Янәшә утыручылар төзелгән җөмләләр белән уртаклаша . Хезмәт ярату һөнәр сөенү эш булу сөю баю уңу

Слайд 19

Төркемнәрдә мөстәкыйл ь эш. Кайсы төркем тизрәк? Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга . I төркем: II төркем: Бушлай эшләсәң дә, тик торма. Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне

Слайд 20

ФРЕЙЕР моделе буенча эшләү. Шарт хәле Шарт хәленә хас сыйфатлар Шарт хәленә хас булмаган сыйфатла р Мисаллар Кире мисаллар

Слайд 21

Конструктив сорау. Шарт хәленең без өйрәнгән башка хәл төркемчәләреннән аермасы нидә? Генератив сорау: әгәр безнең телебездә хәл җөмлә кисәге булмаса, аралашу мөмкин булыр идеме?

Слайд 22

Башка төркемчәләр күбрәк рәвеш белән белдерелә, ә шарт хәле гел шарт фигыль яисә башка фигыль формалары ярдәмендә ясала.

Слайд 23

“Хәл төркемчәләре” каруселе Урын хәлләре Вакыт хәлләре Сәбәп хәлләре Максат хәлләре Рәвеш хәле Кире хәл Шарт хәле Кире хәл Бирелгән хәлләрне тиешле “өй”ләренә урнаштырырга: тиз, әкрен, уттай, уртача, дусларча, башта, акчалата, ерак, якын, түбән, байтак, тикмәгә, югарыда, бервакыт, минемчә, иртән, кичен, бушка, юри, берәмләп, төнлә, беркадәр, аста, тышта, эчтә, аз, күп, җәен, кышын, сирәк, юктан гына, аз-маз, сәбәпсезгә, сизенгәндәй, өлкәннәрчә, кат-кат, биниһая , бихисап.

Слайд 24

Сүзлек эше Биниһая -чиксез, очсыз, кырыйсыз, бик күп. Бихисап- бик күп, чиксез, санап бетергесез.

Слайд 25

Физкул ь тминут

Слайд 27

Текстның темасы Анда күтәрелгән проблемалар Авторның әйтергә теләгән фикере Үз фикеребез Үз фикереүне раслау Сочинение-фикерләмә язу этаплары Нәтиҗә

Слайд 28

Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәк ъ мен ә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаят ь зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк!

Слайд 29

Хезмәт темасы Игенче хезмәтен бәяләп бетереп буламы ? Һәр хезмәт, шул исәптән игенче хезмәте дә бөек. Кешенең хезмәтен олылый белергә кирәк. Хезмәт булмаса , кеше дә булмас иде Сочинение-фикерләмә язу этаплары Чын кеше булыр өчен, хезмәт сөяргә кирәк.

Слайд 30

Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәк ъ мен ә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаят ь зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк!

Слайд 31

Эй ар гайд структурасы Дәрес башында Раслаулар Дәрес ахырында Татар телендә хәлнең 8 төркемчәсе бар Шарт хәле эшең үтәлү шартын белдерә Кире хәл көтелгән эшнең киресе булуын белдерә Шарт хәле шарт фигыль формасы, икән бәйлек сүзе, сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша белдерелә. Кире хәл шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре, боерык фигыль формасы белән белдерелә.

Слайд 32

Үзбәя: Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5” 2-3 ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4” 4-5 ялгыш ясап,шарт һәм кире хәлләрне бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”

Слайд 33

бик яхшы !!!

Слайд 34

Өй эше : Төрле хәлләр кулланып, сочинение-фикерләмә язарга: “Хезмәт төбе-хөрмәт”. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вятка-Хлынов-Киров

материал для классного часа   с использованием краеведческого материала по Вятскому краю. Можно использовать на уроке по истории родного края...

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

конспект урока на тему "Известные люди Великобритании. Кира Найтли"""

Цель урока - создать условия для ознакомления учащихся с некоторыми фактами биографии британской актрисы Киры Найтли, совершенствование навыков аудирования, расширение лексического запаса учащихся, ра...

Жөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

7нче класста татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Шарт һәм кире хәлләр

Конспект урока татарского языка в 7 классе татарской школы с применением Сингапурской технологии....

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә....