Гаиләбез темасына сочинение
творческая работа учащихся (6 класс) на тему

Назарова Алсу Рафисовна

Гаилә турында сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail.docx14.78 КБ

Предварительный просмотр:

             Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел  ул гаилә. Яхшы гаилә – саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаилә-кеше өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә-аерым кешенең эше генә түгел, ул дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау-сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле гаилә кору өчен әти-әнинең барыннан да элек бер-берсенә булган мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, бер-берсен аңлаулары, әдәпле булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.

          Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк  булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык мәсьәләләрне  хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы? Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да, хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да ...

            Әни, әнием, әнкәй... Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.

             ... Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем  әнием иң матуры, иң яхшысы”. Шулай  кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.

             Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел, чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген, әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис-тойгыларымны, уй-хәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем, укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным-фәрманым белән ышанган  идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар, чөнки мин гадәти  тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, - диде. Мин  бит әниемә: “Мин дүртлегә тырышып укырмын”, - дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә  кайтасы да килмәде. Әнием  мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И балам мин сине көтә-көтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да яратам”, - диде. “Намус белән генә тырыш”, - дип өстәде. “Өчлегә дә бит тырышырга кирәк, өчле дә бит билге...”

            Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып тоелды.

           Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы  белән бәйле.

Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: “Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”

           Аналарның күз яшьләре  түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен дөньяда тынычлык кирәк.

               Әкрен генә җилләр исә,

               Ел артыннан еллар үтә,

               Ә халыкта тик бер теләк

               Гүя бердәм сулыш:

               Мәрмәр һәйкәлләр каршында

               Яшьле күзләр карашында катгый таләп:

               Җирдә кабат

               Кабынмасын сугыш!

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән ма...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...

"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хак­лау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә тө...