Технологическая карта урока "Киләчәк заман турында гомуми мәгълумат "
план-конспект урока на тему

Технологическая карта урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fdgbbs_shartlarynda_tatar_tele_dresen_tehnologik_karta.doc277.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Афзалова Рузилә Әнвәр кызы

Предмет

Татар теле

Сыйныф

2 (татар сыйныфы, татар төркеме)

Тема

Киләчәк заман турында гомуми мәгълумат

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:   -Татар булуың белән горурлану хисе тәрбияләү , татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                             -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ:             - Объектларны чагыштырып, нәтиҗә ясау.

         - Уртак билгеләре буенча сүзләрне чагыштырып, уртаклыкларын һәм    аермаларын табу,  охшаш сыйфатлары буенча төркемнәргә берләштерү.

Коммуникатив УУГ:       -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

     -Укытучының  сорауларына дөрес җавап бирү.

                                              - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                              -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ:                -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: Киләчәк заман турында гомуми күзаллау барлыкка китерү, киләчәк замандагы фигыльләрне танырга өйрәнү, сөйләмдә куллану.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрен үзләштерү

Төп төшенчәләр

Киләчәк заман, юклык формасы.

Предметара  бәй-ш

Гомуми тормыш

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда,

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

Исәнмесез,укучылар. Хәерле көннәр. Әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаегыз, бер-берегезгә комплиментлар әйтегез.

Бүген сыйныфта кем дежур? Бүген көн нинди?

Әйдәгез бергәләп дәреснең планын төзик. ЙОМГАКЛАУ, ИСКӘ ТӨШЕРҮ, ЯҢА ТЕМА, КУЛЛАНУ  этапларын нинди эзлеклелектә төзерсез?

Укучылар, сезнең каршыгызда баскыч рәсеме төшерелгән кәгазь бите бар. Һәр эштән соң шул баскычның басмаларына үзегезгә билге куя барыгыз.

Сыйныф эшкә әзерләнә:

укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар

Син бүген бик матур. Синең бантигың матур.

Бүген сыйныфта мин дежур. Бүген көн ....

ИСКӘ ТӨШЕРҮ

ЯҢА ТЕМА

КУЛЛАНУ

ЙОМГАКЛАУ

(Ш) Укытучы- укучы мөнәсәбәтләре.

Укучы-укучы мөнәсәбәте.

(Р) Дәреснең формасын, планын формалаштыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның белемнәрен активлаштыра

Өй эшен тикшерү. (1нче слайд)

  1. Габдулла Тукай балалар өчен шигырьләр язган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.
  2. Композитор Салих Сәйдәшев бик матур көйләр язган. Без аларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз.

Нинди җөмләләр хәзерге заманны белдерә? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Ничек тикшереп була?

Димәк, без үткән дәрестә нинди яңа төшенчә белән таныштык?

Укучылар үткән дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерәләр.

Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Без аларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз.

Нишли? соравына җавап бирә. Сөйләү моментындагы эшне белдерә.

Хәзер сүзен куеп тикшереп карап була.

Хәзерге заман фигыле.

 

 (К) Үз фикереңне аңлата, дәлилли белү.

(Ш) Укуга мотивация булдыру

 (П) Хәзерге заман фигылен танып ала белү.

Уку мәсьәләсен кую

Укучыларны дәрес темасын билгеләргә этәрә.

Ә менә киләчәктә Г. Тукай шигырьләрен яратып укырлармы ? С.Сәйдәшев көйләрен яратып тыңларлармы?(2нче слайд)

УКЫРЛАР ТЫҢЛАРЛАР сүзләрен карагыз әле. Бу фигыльләр үткән заманны белдерәме әллә  хәзерге заманнымы?(3нче слайд)

Димәк, безнең бүгенге темабыз нинди?

Ничек уйлыйсыз, бу тема буенча без нәрсәгә өйрәнергә тиешбез ?

Дәреснең темасын формалаштыралар, максат куялар.

Киләчәктә дә Г.Тукай шигырьләрен укырлар, С.Сәйдәшев көйләрен тыңларлар. Чөнки аларның әсәрләре бик матур,эчтәлекле, күңелгә якын.Алар татар халкының күренекле уллары.

Бу сүзләр үткәнгә дә, хәзергегә дә туры килми, алар киләчәкне белдерә.

 Киләчәк заман

Киләчәк замандагы фигыльне таный белергә;

Сөйләмдә дөрес куллана белергә

(Р)  Дәреснең темасын формалаштыру. Күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау.

(Т.Б) Объектларны чагыштырып, нәтиҗә ясау.

Уку мәсьәләсен чишү

Яңа белемнәрне формалаштыру

Физминутка

Үткән темаларга нигезләнеп, киләчәк заман турында кагыйдә чыгарып карагыз әле. Искәртеп үтәм, без 3 билгегә нигезләнәбез.

Әйдәгез китапта язылган кагыйдәне укып тикшерик әле.

Димәк, без киләчәк заман фигылен үткән һәм хәзерге заман фигыленнән аера алачакбызмы?

-нишләр? нишләячәк? соравына җавап бирә;

-киләчәктә булачак эшне белдерә;

-ярдәмче сүз “ИРТӘГӘ” куеп тикшереп була.

Китаптан кагыйдәне укып, үзләре чыгарган кагыйдә белән тикшерәләр.

Әйе, без киләчәк заман фигылен таныйбыз.

(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишү

юлларын эзләү.

Дәреслек белән эшләү, аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу.

 (Р)Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару.

Яңа белемнәрне ныгыту

Укучылардан каникулда нишләячәкләре турында җөмләләр төзетә. (4нче слайд)

Мин тиздән каникулда.....

булырмын, уйнармын, эшләрмен, укырмын,карармын,булышачакмын, барачакмын

Көне буе телевизор карармын.

 Озак итеп компьютерда уйнармын. Бу җөмләләр белән сез ризамы, бу җөмләләрне ничек үзгәртеп була?(5-6нчы  слайдлар)

Бу эш буенча нинди нәтиҗә ясап була?

 

Мин каникулда кунакка барырмын. Мин каникулда китап укырмын, телевизордан кинолар карармын, әнигә булышачакмын һ. б.

Көне буе телевизор карамам.

Озак итеп компьютерда уйнамам.

Киләчәк заман фигыле киләчәктә булачак һәм булмаячак эш- хәрәкәтне  белдерә.

(Ш) Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

(Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау.

(К) Укытучының  сорауларына дөрес җавап бирү.

 Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү.

Яңа белемнәрне куллану.

Төркемнәрдә эш оештыра  

Сүзләрне нинди 2 группага бүлеп була, уйлап языгыз.

№1

 эшли, барачак, карый, килер,укый, булышыр,аңлый, бирә, табачак, уйнар

№2

кайтыр, эшләмәс, очмас, сайрар, утырыр, китмәм ,бармас, биемәм, язармын, уйлар  

Карточкалар буенча парларда эш оештыра.

Төшеп калган сүзләрне үз урыннарына куегыз.

Менә яз .... .Көннәр .... . Кар эри .....

Кошлар җылы яктан ..... .

Тиздән агачлар яфракка .... . Аннары яшел яфраклар ... . Озакламый җәй дә ... .

(җитте, җылынды, башлады, кайттылар, бөреләнер, күренер, җитәр)

 Димәк, киләчәк заман фигылен сөйләмдә куллану кирәкме?

Карточка буенча эшлиләр, слайд буенча җавапларын тикшерәләр.

(7нче слайд)

№1(хәзерге һәм киләчәк заманда)

Эшли           барачак

Карый         килер

Укый          булышыр

Аңлый         табачак

Бирә            уйнар

№2(барлык һәм юклык формасында)

Кайтыр          эшләмәс

Сайрар            очмас

Утырыр        китмәм

Язармын       бармас

Уйлар      биемәм

Карточкалар буенча эшлиләр,бер-берсенең эшен тикшерәләр, соңыннан укытучы белән бергә тагын бер кат тикшерәләр.

Менә яз  җитте. Көннәр җылынды. Кар эри башлады.

Кошлар җылы яктан  кайттылар.

Тиздән агачлар яфракка  бөреләнер. Аннары яшел яфраклар  күренер. Озакламый җәй дә җитәр.

 Киләчәк заман фигылен сөйләмдә куллану кирәк. Ул безнең сөйләмгә төгәллек өсти.

(Т.б) Уртак билгеләре буенча сүзләрне чагыштырып, уртаклыкларын һәм аермаларын табу,  охшаш сыйфатлары буенча төркемнәргә берләштерү.

(К) Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару.

(Р) Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Йомгаклау.

Рефлексия.

Укучыларның бу дәрестә нәрсә белүен, нинди этапта кыенлыклар кичерүен ачыклый.

Нәтиҗә ясарга этәрә.

Ә хәзер баскычыгызның өске басмасына үзегезгә туры килгән смайликны куегыз:

D:\Мои документы\Мои рисунки\Iconic-Yellow-Smiley.png Мин барысын да аңладым, миңа җиңел булды.

D:\Мои документы\Мои рисунки\С.jpgМиңа кыен булды, шулай да мин барысын да аңладым.

D:\Мои документы\Мои рисунки\ССС.jpgМиңа кыен булды, мин берни дә аңламадым

Укучылар дәрескә нәтиҗә ясыйлар.

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар.

(Т.б) Нәрсә белүен, белмәвен ачыклау

(К) Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

(Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.

Нәтиҗә ясый алу.

Өй эше

Өй эшен аңлата, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирә.

Укучылар үзләренә ошаган өй эшен сайлап алалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по теме "Свободное время. Каникулы" (6 класс). Технологическая карта урока "Еда. Кафе"

В технологической карте урока представлена разработка урока по теме"Свободное время. Каникулы." и разработка урока по теме "Еда.Кафе" для 6 класса....

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Тема: Сыйфат турында гомуми төшенчә. Дәрес -экскурсия     Максат: Укучыларны  сыйфат  сүз төркеме  белән  таныштыру, белемнәрне системага салу. Укучыларның логи...

Методическая разработка "От технологической карты раздела к технологической карте урока"

Уровень образования: основное общее образованиеКласс: 5 классПредмет: биологияТип ресурса: технологические картыКраткое описание ресурса: технологические карты разделов по темам: "Введение в биологию"...

Технологическая карта мастер-класса по теме « Использование современных информационных технологий (МТК- мастер технологических карт) в обучении школьников в условиях внедрения ФГОС второго поколения НОО».

Технологическая карта мастер-класса по теме « Использование современных информационных технологий (МТК- мастер технологических карт)  в обучении школьников в условиях внедрения ФГОС вто...

«Технологическая карта - элемент современного урока. Виды универсальных технологических карт». Реферат на конференцию

«Технологическая карта - элемент современного урока. Виды универсальных  технологических карт». Реферат на региональную конференцию "Актуальные проблемы преподавания математики"...

Рәвеш турында гомуми төшенчә

Тема.  Рәвеш сүз төркеме турында  төшенчә .Сыйныф: 6 нчы сыйныф татар төркеме.Дәрес төре: яңа белем үзләштерү дәресе. ( “яңа белемнәр ачу”Дәреснең максаты: (укытучы өчен):1....

Последовательность изготовления деталей из древесины. Технологическая карта. Технологическая карта. Составление технологической карты известного технологического процесса. Алгоритм. Инструкция. Описание систем и процессов с помощью блок-схем. Апробация пу

Последовательность изготовления деталей из древесины. Технологическая карта. Технологическая карта. Составление технологической карты известного технологического процесса. Алгоритм. Инструкция. Описан...