"Татар халкының милли бәйрәмнәре" темасы буенча дәрсе
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хайруллина Альфия Камиловна

Дәрес тәнкыйди -фикерләү технологиясенә нигезләнеп төзелгән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф: 7б

Тема: “Татар халкының  милли бәйрәмнәре”

Максат:

1.Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышу.

2. Аңлап уку, тексттан кирәкле мәгълүматны таба һәм таблицага сораулар буенча урнаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүне ныгыту.

4.Диалогик һәм монологик сөйләм телен, лексик байлыкларын  үстерү.

Җиһаз һәм материаллар:сандык, татар халкының милли киемнәре  һәм йорт җиһазлары, эталоннар, мөстәкыйль эш өчен карточкалар, басма текстлар, презентация, таблицалар, сигналь карточкалар

Дәрес барышы

I.Стадия вызова.

- Хәерле көн, укучылар, дәресебезнең кунаклары! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген безнең гадәти булмаган дәрес булыр.

Дәрескә дә мин буш кул белән килмәдем, ә сандык алып килдем:

“Татар халкы – бик борынгы, искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу -  татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр итек басканнар, кәрзин, бишек һәм чабата үргәннәр. Ә уңган кызлар һәм киленнәр нинди генә эшләр  эшләмәгәннәр?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле!” (СЛАЙД 1-4)

-Укучылар! Сандыкта нәрсәләр булырга мөмкин?

(укучылар әйтә бара, ә мин тактага яза барам. )

Соңыннан сандыкта яткан әйберләрне ачып күрсәтәм, ә укучылар лексиканы әйтә баралар

-Болар барысы да татар халкының – милли киемнәре (ТАКТА АЧЫЛА)

(кластер төзү)

        

түбәтәй

калфак

алъяпкыч

күлмәк

читек

камзул

-Ә тагын милли сүзе белән бәйле нинди төшенчә булуын белер өчен, алдагы текстны тыңлагыз әле:

“Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар (посиделки), йон эрләгәннәр(пряли пряжу), оек-бияләй бәйләгәннәр (вязали) , чигү чиккәннәр (вышивали).”

-Димәк, тагын милли нәрсәләр була? (милли бәйрәмнәр) –беркетелә, анардан да төрле уклар җибәрелә:

-Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

-Дәресебезнең темасы нинди була? 

Тема: “ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘРЕ” (тема тактага беркетелә  һәм дәфтәрләргә языла)

-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз?

Максатлар:

  1. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре була?
  2. Алар кайчан һәм ничек үткәрелә?
  3. Аларны белү ни өчен кирәк?

II.Стадия осмысления.

-Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла) Уку барышында сез һәркайсыгыз менә бу таблицаларны тутыра барырга тиеш (приём “Бортовой журнал”) .Аның өчен тукталыш ясый барып, сорауларга җавап яза барасыз. Җавапларыгыз кыска, тезис формасында булырга тиеш.(приём “Чтение с остановками и вопросы Блума”)

Сабан туе

       Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

       Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

      Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

      Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

      Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч  өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта  табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

      Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

      Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

      Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан  дәва булган .

      Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

      Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

      Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

      Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән  чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

     “Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

     Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

     Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

     “Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

     Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

     Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган  кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

      Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә  исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад - приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла - возрождается

     

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм итәләр?

(как празднуют?)

-башта һәркайсыгыз таблицаны үзе тутыра, ә аннары киңәшләшәсез һәм берегез башка төркемнәр алдында чыгыш ясыячак.

III.Рефлексия.

1. Работа в кооперативных группах.

-Ә хәзер төркемнәрнең чыгышларын тыңлап китәбез (слайд 5-8)

(укытучы соңыннан эталоннар тарата – анда 4 бәйрәм дә язылган була)

Эталон:

Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм итәләр?

(как празднуют?)

Сабан туе

Язгы кыр эшләре беткәч

Чиккән сөлге  һәм яулык

Мәйдан әзерлиләр

Сөлге һәм яулык җыялар

Милли уеннар була:

Ат чабышы

Татарча көрәш

Капчык сугышы

Чүлмәк вату

Капчык киеп йөгерү

Кашык кабып йөгерү

Баганага менү

Каз өмәсе

Көз ахырында яисә кыш башында

Каз

Туганнарны, күрше кызларын чакыралар

Казларны йолкыйлар (ощипывают)

Су буенда юалар

Чишмә янында җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар

Каз бәлеше пешерелә

Сөмбелә – Уңыш бәйрәме

Көз көне – 21-23 сентябрь көннәрендә

Башак (колос)

Сөембикә сайлана

Күп итеп ризык пешерелә

Өйдән-өйгә йөреп җырлыйлар һәм бииләр

Сөмбеләне сыныйлар

Нәүрүз

21 март

Ботка

Йрттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

Ач ишегең керәбез,

   Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз, нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз намазлары укыла

Учак казалар

Ботка пешерәләр

Уеннар уйныйлар, бииләр-җырлыйлар

-укучылар, ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

2.Продолжение работы по кластеру.

- Кластерга әйләнеп кайтыйк һәм кирәкмәгән фикерләрне алып куеп, яңаларны өстик (вернёмся снова к кластеру, уберите мнение и добавьте новые, которые могли возникнуть у вас после работы с текстом)

3.Приём “Ключевые термины”

-Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигналь карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез. (Приём “Ключевые термины”)

  1. Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә... (Сөмбелә)
  2. Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме... (Сабан туе)
  3. Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган ... (Нәүрүз)
  4. Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм... ( Каз өмәсе)
  5. Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла... (Сабан туе)
  6. Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар...  (Каз өмәсе)
  7. Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр... (Нәүрүз)
  8. Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр... (Сөмбелә)

 4.Диалоглар төзеп сөйләшү .

5.Мөстәкыйль эш.

(ОГЭ биреме буенча)

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 7-14 соответствуют содержанию текста (1– текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми).

     Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.

     Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

     Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

     Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

     Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.

7. Сабан туе бәйрәме Татарстанда көзен үткәрелә.

1) туры килә                              1) туры килми

8.Бәйрәм уңайлы мәйданда үтә.

1) туры килә                              1) туры килми

9.Сабан туе батырына тәкә бүләк итәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

10.Башта бабайлар көрәшәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

11.Атлар мәйдан яныннан чабып узалар.

1) туры килә                              1) туры килми

12.Балалар төрле уеннарда катнашмыйлар.

1) туры килә                              1) туры килми

13.Бәйрәмдә халык уеннары оештырыла.

1) туры килә                              1) туры килми

14.Бәйрәмдә һәркем күңел ача.

1) туры килә                              1) туры килми

Җаваплар:

7- 2

8-1

9-1

10-2

11-2

12-2

13-1

14-1

Билгеләр кую:

“5” – 7 -8

“4” – 5-6

“3” – 4 дөрес җавапка

5.Синквейн төзү.

( һәр төркем үзе чыгыш ясаган бәйрәм буенча)

6.Оценивание. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Укучылар, дәрескә без нинди максатлар куйган идек?

- Барлык максатларга да ирештекме?

Техника «рефлексивная мишень».

На доске рисуется мишень, которая делится на сектора. В каждом из секторов записываются параметры- вопросы рефлексии состоявшейся деятельности. Например, оценка содержания, оценка форм и методов проведения урока, оценка деятельности педагога, оценка своей деятельности. Участник ставит метки в сектора соответственно оценке результата: чем ближе к центру мишени, тем ближе к десятке, на краях мишени оценка ближе к нулю. Затем проводят её краткий анализ.

SMS

на бумажных  сотовых телефонах написать SMS –сообщение другу о том, как прошёл урок, оценить как плодотворно он работал.

Өй эше:

  1. Нәүрүз (1 в.), Сөмбелә (2 в.)сүзләренә сүзләр уйлап язарга (Приём “Круги по воде”)
  2. Эталонны тулыландырырга
  3. Иҗади бирем:

Бәйрәмнәргә карата рәсемнәр ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....