Ә.Еники "Матурлык" хикәясе
план-конспект урока (6 класс) по теме

Рахимуллина Залия Райнуровна

Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_gotovyy.docx31.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе.

Максатлар:
1. Фәнни максат: «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү,сәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви    әһәмиятен    билгеләү, анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

2. Коммуникатив максат: укучыларның сөйләм телләрен баету, үз фикереңне төгәл, билгеле рәвештә сөйләргә юнәлдерү, сөйләм культурасын үстерү.

3. Тәрбияви максат: укучыларда   ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту.

II. Бурычлар:

1.Дәрестә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тормышта куллана белү.

III.Укыту принциплары:

1. Дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш.

2. Лингвистик принцип:функциональ.

3. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик.

IV. Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.

V. Дәреснең төре:яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: презентация, дәреслек, сүзлек.

Әдәбият исемлеге:

Татар әдәбияты : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 231 б. : рәс. б-н.

Дәрес планы

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны дәрескә әзерләү. Сыйныфтагы укучыларның булу-булмавын билгеләү.

2. Актуальләштерү.

3.Уку мәсьләсен кую (Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында искә төшерү, “Матурлык” хикәясенең укыган өлешенен эчтәлеген сөйләү).

II.Уку мәсьәләсен өлешчә чишү( “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген сөйләүне дәвам итү, әлеге хикәя караган сораулар бирү, әңгәмә алып бару, хикәя анализ ясау, әлеге әсәр тексты белән турдан-туры эшләү).

III.Рефлексив бәяләү.

  1. Гомуми нәтиҗә.
  2. Үзбәя.
  3. Өй эше.
  4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Дәрес конспекты

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

-Исәнмесез, хәерле көн,укучылар! Бүген безнең татар әдәбияты дәресе. Бүген безгә дәрескә кунаклар да килгән. Әйдәгез, иң элек кунаклар белән исәнләшик һәм бер-беребезгә уңышлар телик.

- Үткән дәрестә без сезнең белән Ә.Еникиның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша башладык. Үткән дәресне без Әмирхан Еники белән таныштык,аның тормыш юлы һәм иҗаты белән, аның нинди әсәрләр язганын белдек. Аның иҗатында бүтәннәрнекенә караганда тирән мәгънә ята. Хәтта кайчандыр аңа шелтә ясаган булганнар, аның әсәрләре билгеле бер сыйфатларга хас булсын диеп, ләкин Әмирхан Еники күңеле ничек әйткән, шулай эшләгән. Ягъни үзенең әсәрләрен язганда да билгеле бер кануннарга буйсынмаган. Тагын бер үзенчәлекле момент: аның әсәрләрендәге геройлар затлы булганнар. 90 яшькә җитеп, үзеннән соң шундый бай әдәби мирас калдырган. Татар милләте өчен бик бай һәм мөһим мирас.

II.Уку мәсьәләсен өлешчә чишү.

- Ә хәзер әйдәгез сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик.Өй эшен тикшереп үтик. Әсәрнең эчтәлеген берничә җөмлә белән сөйләп китегез эле. (Укучылар җавабы)

-Алдыгызда әдәби әсәргә анализ үрнәге. Эш барышында без бу анализ үрнәгенең кайбер өлешләренә тукталып китәрбез.

-Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала? Сез «матурлык» дигән төшенчәне ничек күзаллыйсыз? (укучылар җаваплары.Табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә - юнь матурлыгы һ. б)

 Укытучы:Җавапларыгызны хуплыйм. Ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә менә болай аңлатма бирелгән.

1. Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә (күренеш,эш, тормыш һ.б.); матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә).

2. Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат.

Йомгаклап шуны әйтәм: матурлык -бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Шушы халык мәкальләрен укысак, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. (мәкальләр уку). Мәкаль: Матурлык - күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә 

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. (әдәби әсәргә анализ үрнәге буенча).

Укучы: Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Укытучы: Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз. Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

Укучылар: Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы. Бәдретдиннең күңел матурлыгы. Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы. Табигать матурлыгы турында.

Укытучы. Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.

                 1 төркем - Бәдретдиннең күңел матурлыгы( Бәрдертдин нинди герой? аның күңел матурлыгы нинди эш-гамәлләрдә күренә?);

                 2 төркем –Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы; (Бәдретдиннең әнисенә мөнәсәбәте ничек? Ул иптәшләренә әнисен күрсәтергә ояламы? Ни өчен?)

                 3 төркем – табигать матурлыгы(табигать матурлыгын тасвирларга. Тургай символик образы) (Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында.Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», — дип әйтергә тели әдип.)

Укытучы: Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

Укучы: Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

УкытучыХикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

Укучы: Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.

Укытучы: Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучы: Бар. Ямьсезлек - матурлык каршылыгы.

Укытучы:Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (ул урыннарны табып уку) Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән?

Укытучы: Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

Укучы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

-Герой-шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да,әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калал(укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар,98нче бит, өстән өченче абзац)

Укытучы: Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.

Укучылар:(Экспозиция -1,2 нче абзацлар; вакыйгалар  үстерелеш- Бәдретдиннең кем   икәнен    ачыклау; кульминация - ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш -- куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

-Бәдретдин әнисенең гариплегеннән уңайсызланамы? (Юк, уңайсызланмый, киресенчә, ул әнисен шәкертләр  янына дәшеп ала, чәй ясавын үтенә)        

-Әйе, укучылар, әгәр әнисеннән уңайсызланса, оялса ул әнисен кимсеткән     булыр иде. Бәдретдин әнисеннән уңайсызланмавы белән аны зурлый.  

 - Бәдретдиннең әнисенә булган  хөрмәте, яратуы тагын нәрсәдә күренә?    (Күз карашында)        

Беренче үгет экранга чыга. Бер укучы укый.

"Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш." Риза Фәхретдин.

Укучылар, ә шәкертләр үзләрен ничек тоталар? (Алар үзләрен бик әдәпле, тыйнак тоталар. Аларның Бәдретдингә   карата ихтирамнары тагы да арта) Әнисенә карата шәкертләр нинди фикердә? (Алар башта куркып, чирканып куялар, шулай да Бәдретдиннең әни сәнә булган ихтирамы аларда горурлану    хисе уята. Әнә нинди ул үстергән бит ул!)    

-Алар аны ямьсезгә саныйлармы? Шул урынны табып укыгыз әле.(Бер укучы кычкырып укый.)

-Әнисенең матурлыгы нидә соң? (Бәдретдиндә. Улы тәртипле, инсафлы.Улы- аның горурлыгы, дәвамчысы.) 

Укытучы. Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле(Бәдретдингә характеристика бирү, китапта булган аңа тасвирламаны табалар).

Укытучы. Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Шәкерткә ул «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен? (Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы өнисеннән: «Ни уйныйм?" дип сорый. Бала өнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көйдән бигрәк улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.)

-Хәзер Риза Фәхретдиннең икенче  үгетен укыйк. (Экранга чыга, бер укучы укый"Бала ата-ана белән итагатьле һәм
 йомшак сөйләшергә тиеш." Риза .Фәхретдин
.        

-        Бәдретдиннең әти-әнисе белән  мөгамәләсе нинди?Ул алар белән ничек сөйләшә?Ул әти-өнисенә бик яратып, "әнкәй, әткәй"-дип, бабасына "бабакай"-дип эндәшә Шул урыннарын хикәядән табып укыгыз әле. (Укучылар табып укыйлар) 

Укытучы. Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете -бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме? (Укучылар җавабы: бәхете)

Башта «Бәхет нәрсә ул?» дигән сорауга җавап бирик. (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.)

Укытучы:Укучылар без   өлкәннәргә,ятимнәргә, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә игътибарлы,ихтирамлы булырга тиешбез. Аларга кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итик.

-Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгеләп үтик. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?

( Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген әйтергә теләгән).

-Бик күп шагыйрьләр, язучылар әни турында дан җырлаган.”Әни”,”әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә,ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша. Акыллы киңәшен дә бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шундый сүзләре бар: «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр». Укучылар, сездә әти-әниләрегезгә игътибарлы булыгыз,аларны яратыгыз, чөнки "Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.", - ди халык мәкале.

Рефлексия

- Ә хәзер дәресебезгә йомгак ясап китик. Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?....нәрсә белдек? .....нәрсә аңладык? (Укучылар җавабы)

Өй эше: “Әнкәйне сайлап алмыйлар —бердәнбер генә бит ул!” (Р.Миңнуллин шигыреннән өзек) исемле күп күләмле булмаган инша язып килергә.

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

Дәрестә тырышып эшләвегезгә рәхмәт.

        

Мәкальләр

Татар халкында шундый мәкальләр бар:

1)Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

2)Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

3)Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.

4)Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

Әдәби әсәргә анализ тәртибе

1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кульминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
- эстетик кыйммәте,
- тәрбияви әһәмияте,
- әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Әдәби әсәргә анализ тәртибе

1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кульминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
- эстетик кыйммәте,
- тәрбияви әһәмияте,
- әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.