6 нчы сыйныфта татар теленнән йомгаклау контроль эше
тест (6 класс) на тему

6 нчы сыйныфта татар теленнән йомгаклау контроль эше өйрәнгән мөстәкыйль сүз төркемнәрен тикшерү өчен кулланыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_nchy_syynyfta_tatar_telennn_yomgaklau_kontrol_eshe.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән йомгаклау контроль эше.

I вариант

 1.Ясалма исемне табыгыз.

а) белем

б) Илшат

в) малайлар

2. Асыл сыйфатлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

а) чибәр, түгәрәк, тыйнак

б) борынгы, язгы, бөек

в) әдәби, яшел, батыр

3.Чама саннарыннан торган рәтне күрсәтегез.

а) унбишләп, биш-алты, дүрт йөзләп

б) икешәр, йөзәр, егерме бишәр

в) икенче, илленче, меңенче

г) бишәү, җидәү, унау  

4. Алмашлыкларның ясалышы буенча төрләрен күрсәтегез.

а) күрсәтү, зат, билгеләү, билгесезлек, тартым, юклык, сорау

б) ясалма, кушма, тезмә, тамыр, парлы

5. Күләм-чама рәвешен билгеләгез.

а) җырдай

б) тиз

в) ерак

г) байтак

6. Шарт фигыльне билгеләгез.

а) кайтса

б) кайткач

в) кайтырга

г) кайтты

Текстны укыгыз һәм 7-12 нче биремнәрне эшләгез.

  1.  Әни. 2) Нинди зур сүз бу!

       Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? 4) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. 5) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. 6) Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. 7) Әйе, күрә. 8) Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. 9) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. 10) “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!    (Н. Дәүлидән)

7.   Тексттан зат алмашлыкларын табып языгыз.

8. 8 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.

9. Күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрнең санын билгеләгез.

10.  5 нче җөмләдән ясалма исемне табып языгыз.

11. 10 нчы җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.

12. Син алмашлыгын килеш белән төрләндерегез.

II вариант

1.Кушма исемне табыгыз.

а) балыкчы

б) төнбоек

в) урманнар

 2. Сыйфатлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

а) әдәби, кышкы, матур

б) белем, акыллы, гүзәл

в) тарихи, борынгы, шатлык

3. Бүлем саннарыннан торган рәтне күрсәтегез.

а) унбишләп, биш-алты, дүрт йөзләп

б) икешәр, йөзәр, егерме бишәр

в) икенче, илленче, меңенче

г) бишәү, җидәү, унау  

4. Алмашлыкларның мәгънәләре ягыннан төрләрен күрсәтегез.

а) күрсәтү, зат, билгеләү, билгесезлек, тартым, юклык, сорау

б) ясалма, кушма, тезмә, тамыр, парлы

5. Охшату-чагыштыру рәвешен билгеләгез.

а) җырдай

б) тиз

в) ерак

г) байтак

6. Боерык фигыльне билгеләгез.

а) кайтса

б) кайтсын

в) кайтырга

г) кайтты

        Текстны укыгыз һәм 7-12 нче биремнәрне эшләгез.

1)     ...Әйе, әнием мине бик ярата. 2) Әбием дә бик ярата. 3) Ә мин аларның икесен дә бик-бик яратам. 4) Әлбәттә, мин әтием белән бабаемны да бик яратам. 5) Алар да мине ярата. 6) Без һәммәбез бер-беребезне яратабыз. 7) Ярата алу, ярата белү – нинди зур шатлык ул, әйеме?! 8) Нигә барлык кешеләр дә бер-берләрен яратмыйлар икән? 9) Газеталарда язалар бит, телевизордан да көн саен күрсәтәләр. 10) Тату, дус булуга ни җитә?      

( Г.Бәшировтан)

7. Тексттан зат алмашлыкларын табып языгыз.

8.  6, 8 нче җөмләләрдән билгеләү алмашлыкларын табып языгыз.

9.  Сорау алмашлыклары булган җөмләләрнең санын билгеләгез.

10.  4 нче җөмләдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.

11. 10 нчы җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.

12.  Мин алмашлыгын килеш белән төрләндерегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...