Туган телем – иркә гөлем. ( 9нчы сыйныф укучылары өчен бәйге.)
классный час (9 класс) на тему

  Максат: Сыйныфтан тыш чара туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: залга плакатлар эленә. Аларга мондый эчтәлекле сүзләр языла:

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. (Мәкаль)

 

И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

                          Р. Әхмәтҗанов

 

... Башка телләргә карасам,

Кимсеткән күзләр белән,

Каһәрләсен туган телем

Иң ачы сүзләр белән.

                         (И. Юзеев)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-irk_golem.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Туган телем – иркә гөлем. ( 9нчы сыйныф укучылары өчен бәйге.)

  Максат: Сыйныфтан тыш чара туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: залга плакатлар эленә. Аларга мондый эчтәлекле сүзләр языла:

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. (Мәкаль)

И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

                          Р. Әхмәтҗанов

... Башка телләргә карасам,

Кимсеткән күзләр белән,

Каһәрләсен туган телем

Иң ачы сүзләр белән.

                         (И. Юзеев)

 1нче алып баручы:  Без – татарлар, туган телебез –татар теле.

  Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәне сиңа багышлыйбыз.

     2нче алып баручы: Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

       Бүген без туган ягыбыз, туган телебез турында белгәннәребез буенча ярышырбыз.

Командалар әзерме?

Я, алайса башладык!

     1нче алып баручы: Туган җирне ярату хисен, аңа сакчыл карашны безгә әдәби әсәрләр җиткерә. әдәбиятыбызның рухи дөньясы, аның күренекле шәхесләре белән без горурлана белергә һәм аларны олыларга, хөрмәтләргә тиешбез.

  Кемнәр генә туган тел белән сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

И минем балдай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм. – дигән шагыйрь Х. Туфан.

2нче алып баручы:Газиз туган телебез турында йөзләгән шигырь, җыр язылган. Алар үрнәгендә укучыларыбыз матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә,җор теллелеккә өйрәнә. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышынаңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз белән чыгыш ясаганда, укучы үзе дә күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь кичергән хис белән яна; ул сүзләр генә тезеп бармый, халык акылын, аның сәнгатьчә фикерләвен тыңлаучыга җиткерә.

Укытучы: 1нче бәйгене игълан итә. 1нче бәйге:Кичәбезнең беренче бәйгесен игълан итәбез. Бу бәйге “Нәфис сүз осталары” дип атала. Сез, димәк, сәнгатьле уку күнекмәләрендә ярышачаксыз, бу бәйгенең биреме белән сез алдан таныштырылган идегез. Сүзне сезгә бирәбез. (Ике командадан да туган телгә багышланган берәр шигырь укыла.)

2нче алып баручы: Арттырмый да, киметми дә шуны бел –

   Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

   Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел –

   Баш очында кояш булып тора гел.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

   Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

   Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

 

Укытучы: 2нче бәйгене игълан итә.  2нче бәйге:

Шагыйрьлзр үзләре иҗат иткән сүзләрне табу.

Иҗатла да издатла

Гыйшык турында гына.

                                (Х. Туфан)

Яшәсенчә безнең Туган илдә

Рухи дуслык, рухи Такташлык.

                                (Х. Туфан)

Мин-Минизм алга киткән заман,

Романтизм артка чиккән заман.

                                         (Г. Афзал)

Союздаш кына түгел без,

Галәмдәш без, дөньядаш.

                                (Ә.Мәхмүд)

Торам ялгыз басып Аккар илдә,

Күңелем – буш. Уем – караңгы.

                             (Р. Фәйзуллин)

Каенстан!

Урман башыннан ук күренәсең –

 Йөрәгемә матур күренгән.

                                (Р. Әхмәтңанов)

... Бәхетстаннарда яшәсәң дә,

Күңел бәхете җитми ирләргә.

                             (Р. Гатауллин)

 1нче алып баручы: “ ...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән Гомәр Бәширов.

  Тел турында бик күп мәкальләр бар. Бу мәкальләр – халкыбызның акыллы сүзләре. буыннар аша күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Тел – күңел көзгесе.

Тел күрке – сүз.

Әдәп башы – тел.

Туган телем – иркә гөлем, киндер сиңа күңел түрем.

Укытучы: 3нче бәйгене игълан итә. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле укучылар шул искә мәкальләрне төшереп карыйк. Без сезгә мәкальләрнең башынәйтәбез, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

Иң татлы тел – (туган тел),

Анам сөйләп торган тел.

Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

Телең озын булса, (гомерең кыска була).

Туган илем –(туган анам).

Теле барның – (юлы бар).

Телләр белгән – (илләр белгән).

Аз сөйлә - (күп тыңла).

Телгә игътибарсыз – (илгә игътибарсыз).

   2нче алып баручы: Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Тел турында бер мәзәк тыңлагыз әле.

 - Бер аксакал үзенең хатынына болай ди: “Кадерлем, тиздән безнең икебезгә дә йөзәр яшь була. Шушы көнгә кадәр без бик тату яшәдек. Синең бер генә тапкыр да миңа каршы сүз әйткәнең булмады. Хәзер минем дөньядагы иң тәмле нәрсәне ашыйсым килә”.

   Озак та үтми, аның өстәлендә кыздырылган сыер теле тора иде. “Рәхмәт, минем  кадерлем. Телдән дә тәмле нәрсә юк! Ә хәзер миңа иң тәмсез әйбер әзерлә!”

    Озак та үтми, аның каршында тагын шундый ризык - кыздырылган сыер теле тора иде.

Аксакал: “Тагын бер мәртәбә рәхмәт! Син –минем акыллым. Дөньядагы иң тәмле дә, иң тәмсез нәрсә дә - тел. Тел – мәхәббәткә дә, нәфрәткә дә сәбәп”, - дигән.

   Аксакалның үзенең теле дә нинди матур. Чыннан да, тел тәмле дә, тәмсез дә була ала. Тәмле телдән – яхшы сүз; яман телдән – яман сүз чыга.

1нче алып баручы: Бик борынгы дәверләрдән, Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган. Халкыбыз элек-электән бик мәгърифәтле булган. Ә бит күп еллар буена “татар халкы надан булган” дигән фикер  тудырдылар. Юк, халкыбызның мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы, бай әдәби мирасы да бар. Һәр татар өендә китап изге әйбер кебек кадерләп сакланган. Татарда китапсыз өй булмаган. Ә мәдрәсәләр халык күңеленә нур сибүче, аны агартучы, дөрес юлга  юнәлтүче уку йортлары булган. Русларның 3000 кешесенә бер “школа” туры килсә, татарларда 100 кешегә бер мәдрәсә булган.  

                                                Туган телем            

Бик борынгыдан

                    бабалар аша

миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң,

бирдең белем.

Хәзер инде офыктагы маяк булып

Алга чакыр

татар теле,

Тукай теле,

туган телем!

                    Акъегет

      Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр! “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен,”- дигән Каюм Насыйри. Сез үзегез исә туган телегезне беләсез микән? Татар теле грамматикасы буенча сорауларга җавап биреп карагыз әле, кайсыгыз көчлерәк  булыр. 

Укытучы: 4нче бәйгене игълан итә. ( Бәйге өчен сораулар  ике командага да, кулларына бирелә, җаваплар шул биттә теркәлә.)                

Викторина сораулары.

1. “Кипкән үлән”не биш шакмакка сыйдырыгыз, ләкин һәркайсында берәр хәреф кенә булсын.

2. Алфавитның 12, 10, 20, 1 һәм 17 хәрефләрен кушып әйтсәң нинди сүз килеп чыгар?

3. Исемнәргә синонимнар языгыз.

Бала –

Кеше –

Тоткын –

Сөенеч –

4. Нинди сан исем дә була ала?   

5. Нинди нотага бер хәреф кушсаң, зат алмашлыгына әйләнә ?       

6. Теркәгечләр ия булып килә алалармы?     

7. Берничә гади җөмләдән торган җумлә ничек атала ?

  

2нче алып баручы: Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белорусслар өчен – белорус теле, грузиннар өчен – грузин теле, марилар өчен -  мари теле ... ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык! Кунак йортына берничә кешелек бүлмәгә урнаштык. Без кергәндә, бер егет китап укып утыра иде. Русча сүз башлаган идек, безнең кем икәнне белгәч, татарчага күчте.

  • Татар икәнсез, белми дә торабыз! – дибез моңа.
  • Юк, рус мин. Татарлар арасында үстем. Гаҗәп тоелды. Баксаң, безнең русча белүгә беркемнең дә исе китми... (Ш. Галиев).

  1нче алып баручы:      

 Телебезнең чисталыгын саклыйк.

 И родной тел

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Маман сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр русский язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

Вузга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, врят ли.

И родной тел, и матур тел,

Мамам, папамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

Укытучы: 5нче бәйгене игълан итә. ( Дөрес тәрҗемә итегез.)         

                         Тәрҗемәләр болай булмасын...

   Заманында Г. Тукай начар тәрҗемәләрдән көлеп, шундый бер мәкалә дә язган. (ә син дәрес тәрҗемә ит).

Я перешёл через реку.          Мин чыктым аркылы күпер.

Это глухое место.                  Бу чукрак урын.

Лев Толстой умер.                 Арыслан юан үлде.

Жили-были дед да баба.       Торды-булды бабай дә әби.

Было мне годов восемь.        Булды миңа яшьләр сигез.

Соглашение между Францией и Испанией будет подписано в конце текущей недели. Килешү арасы Франция һәм Испания булыр имза ителгән ахырында агып барган атнаның.

2нче алып баручы:  М. Гафуриның моннан 70 еллар элек язылган бер мәкаләсеннән алынган өзек белән танышыйк. Әдип анда нинди мәсьәлә күтәрә? Сезнең сөйләшүдә дә мондый хәл күзәтелмиме?  

  Менә ике сатучының сөйләшүен тыңлап караек:

  • Ну, товарищ, ярминкәгә барасыңмы?  
  • Юк. Нигә? Дахуты, расхутка җитми торган нәрсә артыннан время тирәйт итеп йөрүе

не стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, тәк сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, двадцать раз лутчы икән.

      Менә дүрт-биш җөмләдә унбиш чит сүз бар. Хәлбүки, бу ике татар үз телләре белән сөйләшәләр. рус кәлимәләренең сүзләре арасына кергәнен алар үзләре дә сизми калалар.

           Телнең сафлыгын, табигыйлеген, чисталыгын саклап сөйләү – һәркемнең намус эше. Ләкин без бу турыда кайчак онытып җибәрәбез.

Укытучы: 6нчы бәйгене игълан итә. : Мавыктыргыч тел.

1. Мәшһүр исем: бер иҗеге

Төс белдерә. Нинди ул?

Ә калганы - дин әһеле,

Яхшылыкка өнди ул.(Акмулла)

 

Берсе куша кабарга,

Икенчесе –качарга.

Кушылсалар икесе,

Тоткасы бар ачарга. (Капкач.)

Киемеңдә

Булса, аны

Ямарсың,

“Т”сен алсаң,

Ачарсың да

Ябарсың. (Тишек, ишек.)

Нинди санның алдына

“Т ” куйсалар – киясең?

Яле, нәрсә диярсең ?( ун, тун.)

1нче алып баручы:                    

                  Сүзләр          Ф. Яруллин

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр.

Сүзләрнең бар төрле- төрлесе.

Командирдай алдан йөрүчесе,

Кеше күңеле кебек серлесе.

Йөри-йөри тузып беткәне бар,

Бар шулай ук яңа туганы.

Мөстәкыйле, ярдәм итүчесе,

Койрык белән мөгез сыманы.

Бар шундые – ялгыз гына чакта

Санга каралмаучысы сансызы,

Яки

Телсез кыңгыраудай җансызы;

Тиңгә тиңен, ишкә ишен эзләп,

Сүзләр төзем кәгазь өстендә

Теләсә ничек ләкин эш итә алмыйм,

Хөкемдарлык минем кечкенә,

 Һәрберсенә үзенеке кирәк,

Үзенең пары, үзенең сыңары

Халык сүзе белән хаклык

Аерылмыйча яши торганы,

Ике кулдай бер пар булганы.  

 

Укытучы: 7нче бәйгене игълан итә.(Фразеологизмнарның рус телендәге мәгънәдәш төрләре белән парлап язу).

                   Фразеологизмнар.

Аяз көнне яшен суккандай,  сүзне җилгә ташламау,  башың белән җавап җирү,  озын телле,  күз ачып йөмганчы,  авыз турсайту,   борын күтәрү,  ике тамчы су кебек,  кул селтәү,   акылга утыру.

Отвечать головой,  бросать слова на ветер,  гнаться за двумя зайцами,   как гром среди ясного неба,   длинный язык,  не успел глазом моргнуть,   губы надуть,   задрать нос,  как две капли воды,    махнуть рукой,    взяться за ум.

 1нче алып баручы: Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала. Туган телне үстерү, саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм җайлы телләрнең берсе санала.      

          Татарча да яхшы бел,

         Русча да яхшы бел... дип яза шагыйрь Ш. Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып – рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып – татар һәм рус теле санала. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнәләр.

                                   Туган тел                  И. Юзеев

Пушкин теле,

Некрасовның теле,

Тургенев һәм Толстой

                           теленең

Тиңсез көч-кодрәтен беләм

                                           мин.

Әмма аның башка туган

                                      Телне

Алыштыруын теләмим.

Туган тел ул тәндә,

                           җанда калсын

Ана сөте булып гомергә,

Бер авылмы, ике авылмы

                                             ул, -

Сайрашсыннар туган телендә.

Туган телем, горурлыгым

                                       минем,

Бар җиһанның телен  

                                     баеттың.

Капланмасын иде

                               дулкыннарың

Телен саам дигән халыкның.

Һәр туган тел бөек үзенчә,

Гасырлардан күчкән

                                       гасырга,

Саклагыз сез туган

                                   телегезне –

Иң зур хәзинә ул асылда.

Әткәй-әнкәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында,

Сорыйм үтенеп, сез

                               саклагыз аны

Җир ананың изге карынын.

Укытучы: 8нче бәйгене игълан итә.   Лото “Антонимнар”.(Ике өстәлгә аерып куелган карточкалардан антоним парлар төзергә.)

Җыйнак  таркау

Җиңел   авыр

Үлем    яшәү

өс    ас

әкрен    тиз

якты    караңгы

яшьлек   картлык

югалту   табу

шатлык   кайгы

шапшак   чиста

кыйммәт   арзан

2нче алып баручы:                    Туган тел              Х.Туфан

Һәр галимнең, һәр шагыйрнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

   Атом көче, радио заманында

   Күрсәм иде шуны мин тагын:

   Ярдәмләшеп, телләр бер-берсенә

   Тапса фәкать кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул,син!

    Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

    Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

    Син аңлаттың миңа, туган телем,

    Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Укытучы: 9нчы бәйгене игълан итә. Тизәйткечәр.

Чалгылы чикерткә, чит-читләре чиккән чапанчелгән черки, чытык чырайлы черек чабышырга чамалаганнар. Чабышчылар Чистай читеннән Чаллыга чаклы чабышканнар. Черкинең чапаны, чапканда, чикерткәнең чалгысыначабылып,черек читәнгә чәбәләнгән.

1нче алып баручы: “Туган тел”, “туган ил”сүзләре һәрвакыт бергә, аерылгысыз булып яши. Күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, хокук һәм тел белгече Садри Максуди: “... безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”,-дигән.

                 Аңла, балам...            С. Әхмәтҗанова

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диңнәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп,

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң-әңкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел:

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән6

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әңкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

2нче алып баручы: Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез, алар җиңүчене билгеләргә тиеш. (Нәтиҗәләр чыгарылганнан соң.)

Җиңүче, борыныңны чөймә,

Җиңелүче, борыныңны салма,

Безнең ярышларда җиңелсәң дә,

Тормыш ярышында җиңә.

1нче алып баручы:

 Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Һавада -  кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек.

Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

(Кичә бергәләшеп, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана.)

Иң татлы тел – ...

Анам сөйләп торган тел.

Сөйдергән дә тел, ... .

Телең озын булса, ... .

Туган илем –... .

Теле барның – ... .

Телләр белгән – ... .

Аз сөйлә - ... .

Телгә игътибарсыз – ... .

Иң татлы тел – ...

Анам сөйләп торган тел.

Сөйдергән дә тел, ... .

Телең озын булса, ... .

Туган илем –... .

Теле барның – ... .

Телләр белгән – ... .

Аз сөйлә - ... .

Телгә игътибарсыз – ... .

Викторина сораулары.

1. “Кипкән үлән”не биш шакмакка сыйдырыгыз, ләкин һәркайсында берәр хәреф кенә булсын.

2. Алфавитның 12, 10, 20, 1 һәм 17 хәрефләрен кушып әйтсәң нинди сүз килеп чыгар?

3. Исемнәргә синонимнар языгыз.

Бала –

Кеше –

Тоткын –

Сөенеч –

4. Нинди сан исем дә була ала?   

5. Нинди нотага бер хәреф кушсаң, зат алмашлыгына әйләнә ?       

6. Теркәгечләр ия булып килә алалармы?     

7. Берничә гади җөмләдән торган җумлә ничек атала ?

Викторина сораулары.

1. “Кипкән үлән”не биш шакмакка сыйдырыгыз, ләкин һәркайсында берәр хәреф кенә булсын.

2. Алфавитның 12, 10, 20, 1 һәм 17 хәрефләрен кушып әйтсәң нинди сүз килеп чыгар?

3. Исемнәргә синонимнар языгыз.

Бала –

Кеше –

Тоткын –

Сөенеч –

4. Нинди сан исем дә була ала?   

5. Нинди нотага бер хәреф кушсаң, зат алмашлыгына әйләнә ?       

6. Теркәгечләр ия булып килә алалармы?     

7. Берничә гади җөмләдән торган җумлә ничек атала ?

   Заманында Г. Тукай начар тәрҗемәләрдән көлеп, шундый бер мәкалә дә язган. (ә син дәрес тәрҗемә ит).

Я перешёл через реку.          Мин чыктым аркылы күпер.

Это глухое место.                  Бу чукрак урын.

Лев Толстой умер.                 Арыслан юан үлде.

Жили-были дед да баба.       Торды-булды бабай дә әби.

Было мне годов восемь.        Булды миңа яшьләр сигез.

Соглашение между Францией и Испанией будет подписано в конце текущей недели. Килешү арасы Франция һәм Испания булыр имза ителгән ахырында агып барган атнаның.

   Заманында Г. Тукай начар тәрҗемәләрдән көлеп, шундый бер мәкалә дә язган. (ә син дәрес тәрҗемә ит).

Я перешёл через реку.          Мин чыктым аркылы күпер.

Это глухое место.                  Бу чукрак урын.

Лев Толстой умер.                 Арыслан юан үлде.

Жили-были дед да баба.       Торды-булды бабай дә әби.

Было мне годов восемь.        Булды миңа яшьләр сигез.

Соглашение между Францией и Испанией будет подписано в конце текущей недели. Килешү арасы Франция һәм Испания булыр имза ителгән ахырында агып барган атнаның.

Укытучы: 6нчы бәйгене игълан итә. : Мавыктыргыч тел.

Мәшһүр исем: бер иҗеге

Төс белдерә. Нинди ул?

Ә калганы - дин әһеле,

Яхшылыкка өнди ул.

Киемеңдә

Булса, аны

Ямарсың,

“Т”сен алсаң,

Ачарсың да

Ябарсың.

6нчы бәйгене игълан итә. : Мавыктыргыч тел.

Берсе куша кабарга,

Икенчесе –качарга.

Кушылсалар икесе,

Тоткасы бар ачарга.

Нинди санның алдына

“Т ” куйсалар – киясең?

Яле, нәрсә диярсең ?( ун, тун)

 

Укытучы: 7нче бәйгене игълан итә.(Фразеологизмнарның рус телендәге мәгънәдәш төрләре белән парлап язу).

                   Фразеологизмнар.

Аяз көнне яшен суккандай                          Отвечать головой

  сүзне җилгә ташлау                                 бросать слова на ветер,  

 башың белән җавап бирү                          махнуть рукой  

  озын телле                                                  взяться за ум.

 күз ачып йомганчы                                     как гром среди ясного неба

 авыз турсайту                                            длинный язык,  

 борын күтәрү                                              не успел глазом моргнуть,  

  ике тамчы су кебек                                   задрать нос,  

  кул селтәү                                                  губы надуть,  

  акылга утыру                                            как две капли воды

Укытучы: 7нче бәйгене игълан итә.(Фразеологизмнарның рус телендәге мәгънәдәш төрләре белән парлап язу).

                   Фразеологизмнар.

Аяз көнне яшен суккандай                          Отвечать головой

  сүзне җилгә ташлау                                 бросать слова на ветер,  

 башың белән җавап бирү                          махнуть рукой  

  озын телле                                                  взяться за ум.

 күз ачып йомганчы                                     как гром среди ясного неба

 авыз турсайту                                            длинный язык,  

 борын күтәрү                                              не успел глазом моргнуть,  

  ике тамчы су кебек                                   задрать нос,  

  кул селтәү                                                  губы надуть,  

  акылга утыру                                            как две капли воды

Укытучы: 2нче бәйгене игълан итә.  2нче бәйге:

Шагыйрьлзр үзләре иҗат иткән сүзләрне табу.

Иҗатла да издатла

Гыйшык турында гына.

                                (Х. Туфан)

Яшәсенчә безнең Туган илдә

Рухи дуслык, рухи Такташлык.

                                (Х. Туфан)

Мин-Минизм алга киткән заман,

Романтизм артка чиккән заман.

                                         (Г. Афзал)

Союздаш кына түгел без,

Галәмдәш без, дөньядаш.

                                (Ә.Мәхмүд)

Торам ялгыз басып Аккар илдә,

Күңелем – буш. Уем – караңгы.

                             (Р. Фәйзуллин)

Каенстан!

Урман башыннан ук күренәсең –

 Йөрәгемә матур күренгән.

                                (Р. Әхмәтңанов)

... Бәхетстаннарда яшәсәң дә,

Күңел бәхете җитми ирләргә.

                             (Р. Гатауллин)

2нче бәйге:

Шагыйрьлзр үзләре иҗат иткән сүзләрне табу.

Иҗатла да издатла

Гыйшык турында гына.

                                (Х. Туфан)

Яшәсенчә безнең Туган илдә

Рухи дуслык, рухи Такташлык.

                                (Х. Туфан)

Мин-Минизм алга киткән заман,

Романтизм артка чиккән заман.

                                         (Г. Афзал)

Союздаш кына түгел без,

Галәмдәш без, дөньядаш.

                                (Ә.Мәхмүд)

Торам ялгыз басып Аккар илдә,

Күңелем – буш. Уем – караңгы.

                             (Р. Фәйзуллин)

Каенстан!

Урман башыннан ук күренәсең –

 Йөрәгемә матур күренгән.

                                (Р. Әхмәтңанов)

... Бәхетстаннарда яшәсәң дә,

Күңел бәхете җитми ирләргә.

                             (Р. Гатауллин)

  Туган тел турында шигырьләр.

               

                      Минем телем        Р. Фәйзуллин

Минем телем –

Меңәрләгән ишләре күк,

Тыйнак ул;

Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас,

Егәр җирен белер, йөрер җирен.

Басынкы ул: халыкара конгресслар,

Парламентлар ачып йөрми,

Акча, чеклар битенә менми.

Сугыш ачмыйлар минем телемдә,

Капитуляция ясамыйлар.

Минем телем – меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул,

Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе:

“Сак-Сок”лары, “Рамай”лары, “Сарман”нары,

“Гөлҗамал”ы, “Карурман”ы. “Әллүки”е.

Гавәми ул, бик гади ул.

Минем телдә иген үсә, сөт парлана, җеп эрләнә,

Сабын кайный, тире иләнә...

Туендыручылар, киендерүчеләр дигәндә

Минем телем исеңә төшсен.

                   

                    Туган тел ул                   З. Насыйбуллин

Туган тел ул.

              Ничә гасыр

Бездән элек туган тел,

Безгә кирәк булачагын

Алдан белеп туган тел.

Туган тел ул.

           Тумышыннан

Безгә куәт булган тел.

Ызгыш-низаг өчен түгел,

Иҗат өчен туган тел.

Туган тел ул.

                  Бар тарихың

Чагыла торган тел ул.

Бүгеңгең һәм киләчәгең

Сагында торган тел ул.

Туган тел ул.

               Ялгыз түгел,

Күп телләргә туган тел.

Туган түгел телләргә дә

Сүзләр бирә торган тел.

Туган тел ул. Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

                      Татар телем           Н. Вәлиева

Татар телем – тарихлы тел,

Халкым кебек борынгы.

Тел булмаса, ул тарихны

Аңлап, белеп булырмы?

          Татар телем – сәнгатьле тел,

          Матурлыкка юл ача.

          Гүзәллекне күреп була

          Бары туган тел аша.

Татар телем  - әкиятле тел,

Тылсымнан канат куя.

Җырлы-моңлы татар үзен

Чын кеше итеп тоя !

         Татар телем – каһарман тел,

         Ул һаман да көрәштә.

         Аны, дуслар, сезнең кебек

         Фидакальләр яшәтә.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...