Эссе "Мин-укытучы"
материал на тему

Аглиева Айгуль Магфурянова

Эссе "Я-учитель"на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_uchitel.docx17.36 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы!

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

                    Матур үрнәк булып кала алсам.

 Укытучы ... Гади генә сүз кебек, ләкин күпме мәгънә, күпме куәт ята бу сүз артында!

 Кечкенәдән үк мин  укытучы булырга хыялландым. Бу һөнәрне сайлавыма минем әнием Мәүләветдинова Гөлсәрия Әхнәф кызы этәргеч булгандыр дип саныйм. Ул сабыр холыклы, тирән белемле математика укытучысы. Гомерем буе мин аның белән горурланып, аннан үрнәк алып  яшим.

Тормыш мине мәктәптән аермады. Күңелемдә яткан хатирәләрне истә тотып, мин чын мәгънәсендә горурланып үземне укытучы дип атыйм. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Миндә укыган балалар да үзләренең мәктәп елларын яратып, сагынып искә алсыннар өчен кулдан килгәннең барсын да эшлим һәм эшләячәкмен дә

Мин үземне бәхетле кеше дип атый алам. Чөнки, миңа көч бирүче укучыларым бар. Аларның күбесе инде тормышта үз юлларын тапкан.  Тормышларны, үз – үзләрен табуга  минем дә өлеш керүе чиксез горурлык чыганагы булып тора. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Минем бер көнем дә бушка үтми. Кояш җиргә җылысын, яктылыгын биргән кебек, мин дә укучыларыма белем бирергә тырышам. Аларны уйларга, тырышырга, алда килгән авырлыкларга бирешмәскә өйрәтәм.

Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Балаларга татар теленә, әдәбиятка булган мәхәббәтне, ихтирамны бирүне мин яшьтән үк башлыйм. Алар белән бергә мәктәптә татар теленең белем нигезләрен өйрәнәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р.Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим. Инде үз балаларым кебек күргән укучыларымның уңышларын күрү тагын да куаныч. Кызыксыну, уку теләге белән янган күзләрне күргән саен – көчем арта, илһамланып, дәртләнеп эшкә тотынам. Укучыларым минем бетмәс – төкәнмәс көч чыганагы. Шуңа күрә инде татар теленә кызыксынуны бетермәү минем төп максатларымнан берсе.

Шуңа өстәп, балаларны татар телендә  бер-берсен аңларга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне шулай ук максатым итеп куйдым.

    Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучылар өчен бик кызык.  Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Шуның белән беррәттән, татар теленә, әдәбиятка кагылышлы атналыкларда катнашу бездә бик актив рәвештә бара. Төрле рәсемнәр ясап, иншалар язып матур һәм кызыклы бәйгеләр үткәрәбез.

Мин укучыларыма гади укучы гына  итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә сорау бирергә курыкмасыннар, уйлансыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья кебек бит ул. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны мин  һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын куллану минем өчен табигый әйбер. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә.   Минемчә, укытучы өчен яңа белемнәр алу, үзеңнең мәгълүмат багажын гел яңартып тору – гадәти нәрсә булырга тиеш. Укучыларыңнан, галимнәрдән, остазлардан белем алу, өйрәнү процессы туктамаска тиеш. Бу укытучы өчен иң мөһим шартларның  берсе.

Бу – башымда туган мең төрле уйларның бер өлеше генә. Укучыларым булганда, татар теле булганда мин – бәхетле. Киләчәк тормышымда да минем бәхетемнең аеырылгысыз өлешләре менә шушылар.