ӘНИЛӘР КӨНЕ!
материал на тему

Наматова Гузалия Ансаровна

Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әниләр көне20.13 КБ

Предварительный просмотр:

ӘНИЛӘР КӨНЕ!
ДЕНЬ МАТЕРИ!

1 нче алып баручы:

                           Мәктәп бүген гөрләп тора

                         Шаулап тора, күрегез.

                         Без бит бәйрәмгә җыелдык,

                           Әллә шуны белмисез?

    Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйк.

Барысы бергә:   Котлыйбыз!

2 нче алып баручы:

    Дорогие гости, учителя! Мы сегодня собрались отпраздновать один из красивых праздников – День матери. Давайте поздравим наших гостей и учителей с праздником.

Все вместе: Поздравляем!

1 нче алып баручы:  Без шушы бәйрәмгә дип Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен өйрәнеп килдек.

1 нче укучы:  Көннәр якты булсын өчен,

                         Йокы татлы булсын өчен

                         Әни кирәк!

2 нче укучы:  Җил-яңгырдан саклар өчен,

                         Усаллардан яклар өчен

                         Әни кирәк!

3 нче укучы:  Ашлар тәмле булсын өчен,

                        Дөнья ямьле булсын өчен

                        Әни кирәк!

4 нче укучы:  Гөлләр чәчәк атсын өчен

                        Бәхет-шатлык артсын өчен

                        Әни кирәк!

                        Иң кадерле кеше җирдә

                        Әни, димәк.

2 нче алып баручы:  Мы также вам приготовили стихи на русском языку.

        (Ученики рассказывают стихи на русском языке)

Стихотворение «Мама»

1 нче алып баручы:  Ә хәзер кадерле кунаклар “Кояш гомере” дигән җырны җырлап үтәбез. (Җыр “Кояш гомере”)

1 нче алып баручы:   Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

5 нче укучы: Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәр кеше әйтә торган сүз. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый.

6 нчы укучы:  На земле самое красивое слово – мама. Это  слово каждый человек должен говороить. Слово мама во всех языках мира звучит ласково.

5 нче укучы:   Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар; алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

6 нчы укучы:  Руки матери -  самые милосердные и ласковые руки; они все умеют. Сердце матери – самое преданное и чувствительное. В сердце матери любовь никогда не угосает, оно ни к чему равнодушным не бывает.

5 нче укучы:  Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын, сиңа һәрвакыт әни, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

6 нчы укучы:  Сколько бы тебе не было лет, тебе всегда нужна мамина ласка, её ласковый взгляд.

Стихотворение о Маме.

1 нче алып баручы:  Безнең әниләребез, апаларыбыз тырыш хезмәтләре белән илебезне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Кайларда гына эшләмиләр алар: колхоз һәм совхоз кырларында, завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә һәм башка бик күп урыннар да эшләп дан казаналар. Хезмәттә алар өлгер, җитез, төгәл, көчле, ару-талуны белмәс осталар.

2 нче алып баручы:  Наши матери, сестры своим трудом вносят вклад в укреплении нашей страны. Где бы они не работали:  на полях колхозов и совхозов, на заводах и фабриках, в школах и в других местах они славятся. Трудятся они смело, ловко, без устали мастерски.

7 нче укучы:  Өстемдәге күлмәгенмә

                         Күпләр карый сокланып

                         “Кем текте?” – дип, кайберәүләр

                         Сорап куя, тукталып.

8 нче укучы:  “Әнием” – дим, - әнием минем

                         Фабрикада тегүче”

                          Бер мин генә түгел әле

                          Ул теккәне киюче.

9 нчы укучы:  Самолетка утыра да

                          Әнкәй оча һавага

                          Канат җәйгән ак кар  кебек,

                          Җиргә төшә яңадан.

10 нчы укучы: Көлемсерәп өйгә кайта,

                            Күн бүреге кулында,

                            Кич утырып сөйләп бирә

                            Күктә очу турында.

11 нче укучы: Без дә тиздән үсәрбез

                          Зәңгәр күктә йөзәрбез

                         Өйгә кайтып әнкәбезгә

                          Кызык итеп сөйләрбез.

1 нче алып баручы:  Ә хәзер укучыларны тыңлап карыйк әле. Алар әниләренә ничек булышалар икән?

Әни: Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кыз: Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

                 Мин керләр юам, әни,

                 Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни: Рәхмәт, кызым! Үскәнсең,

         Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз: (идәне юа-юа, чүпрәген сынып сөйли).

  • Идәнне юдым, әни!
  • Сабынлап юдым, әни!

Әни: (гаҗәпләнеп)Ай, кызым, үскәнсең,

                                  Бигрәк матур иткәнсең!

Кече кыз: (әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли)

  • Бәрәңге юдым, әни!
  • Сабынлап юдым, әни!

Әни: Ай, кызым, үскәнсең!

          Нишләдең?!..

1 нче алып баручы: Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз. “Бәрәңгене сабынлап юмыйлар”, дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

Кояш көлә, мин елмаям,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

Солнце смеется,

Сегодня мамин праздник,

Поэтому у меня душа радостна.

1 нче алып баручы:Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез. Алар киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы, олы җанлы!

2 нче алып баручы: Мы сегодня говорили о самом дорогом человеке для нас – о маме. Для нас еще дорогой человек есть – это наша бабушка. Они ласковые, добродушные, отзывчивые, милосердные.

1 нче алып баручы: Әйе, Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң, иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

2 нче алып баручы: Да наши бабушки добродушные, милосердные, ласковые. Есть  желание погладить их по седым волосам, сказать им самые красивые, ласковые слова, поблагодарить их за все.

12 нче укучы:  Әбием күзлек кия,

                           Чәчләренә ак кунган.

                            Бер көн дә соңга калмый

                           Иртүк тора йокыдан.

13 нче укучы:  Әбекәй, алтыным,

                           Минем иң якыным.

                           Яратам, яратам

                          Мин аны!

14 нче укучы:  Минем әби энемне

                           Бәй-бәй итә, пәп итә,

                           Ул йокыдан торганда

                           Мәмие пешеп җитә.

1 нче алып баручы:  Кадерле укытучылар, апалар, кунаклар! Тагын бер тапкыр сезне чын күңелдән бәйрәм беләм котлап, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез шатлы-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

2 нче алып баручы: Дорогие учителя и гости. Еще раз от всей души поздравляем с днем Матери. Желаем Вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, чистого небо, успехов в работе, бесконечной радости. Пусть сердца матерей не печалится и пусть наше будущее будет светлым. А сейчас все всеемте споем песню «Пусть всегда будет солнце».