"Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока

Гарипова Гульназ Раисовна

"Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_konspekt.docx40.16 КБ
Файл test.docx18.44 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Идел буе районы

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Татарстан – туган җиребез”

Башкарды: 78 нче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлназ Рәис кызы

13 апрель  2016 ел

Тема: Татарстан – туган җиребез

(6 сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе)

Максат:  1) укучыларның Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү;

          2)актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү; тыңлап алу, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемдәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итеп белем тупларга өйрәтү;

                 3) туган җиребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, мэнэдж мэт, техник чаралар, төрле биремнәр язылган карточкалар, схемалар, музыка.

Материал: Әсәдуллин А.Ш. 6 сыйныф Татар теле 2007.

Предметара бәйләнеш: тарих фәне белән.

Шәхескә кагалышлы нәтиҗәләр: 

  • Туган җиргә карата кадер-хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү;
  • дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
  • җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре: текстта очрый торган яңа сүзләрне тормыш белән бәйләп, истә калдыру.

Предмет нәтиҗәләре:

Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • хәзерге Татарстан җирендә булган дәүләтләр белән танышу;
  • сөйләмдә яңа сүзләрне урынлы куллану;
  • үз фикерен дөрес итеп әйтә белү;
  • укуга җитди караш тәрбияләү;
  • сүзлек байлыгын арттыру.

Дәрес барышы:

I Оештыру. (Слайд №1)

  1. Исәнләшү.

 - Исәнмесез, укучылар!

      - Исәнмесез!

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн!

          - Хәерле көн!

          - Кәефләрегез ничек?

          - (укучылар җавап бирәләр)

Укучылар әйдәгез бер-беребезгә макау сүзләре (комплиментлар) әйтәбез

II Актуальләштерү.

  1. Фонетик күнегү. (Слайд №3)
  •  Ә хәзер һәрвакыттагыча фонетик күнегү эшләп алабыз. Бүген [г] [гъ] һәм [к] [къ] авазларына ясарбыз. ( га-гә, го-гө, гу-гү, гы-ге, ги; ка-кә, ко-кө, ку-кү, кы-ке, ки).
  •  Бу иҗекләр кергән сүзләр әйтегез һәм тәрҗемә итегез.
  1. Өй эшен тикшерү. (Слайд №5) КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД 

 - Өй эше: Татарстан темасына сорау -  карточкалар ясарга бирелгән иде.   Укучылар, җавапларыгызны тикшерәсез, 1 нче номерлы укучыдан башлап, җавапларыгыз белән бүлешәсез? (Сингл-Раунд-Робин)

  • Хәзер укучылар, басабыз, урындыкларны этеп куясыз һәм үзегезгә пар табып сорауларга җавап эзлисез, карточкаларыгызны алышырга онымагыз!

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

  1.  - Укучылар, алдагы дәресләрдә без сезнең белән Татарстан темасына әңгәмә алып барган идек. Бүген шушы теманы буенча белемнәребезне тирәнәйтербез.

Дәреслекнең  157 битендә “Болгар дәүләте...” дип аталган текст бар. Ләкин аны укыганчы аңлашылмаган берничә сүзне карап китик. (тактада язылган).

  1. Сүзлек өстендә эш. (Слайд №7)              

 а) яңа сүзләрне уку

моннан мең еллар элек – тысяча лет тому назад

сәүдә иткәннәр – торговали

корал – оружие

мәдәният – культура

таркалгач – после того, как распалось

төрки халыклар – тюрские народы

мәдрәсә – медресе

сәүдәгәрләр - торговцы

ә) сүзләрнең тәрҗемәсен әйтү;

б) сүзләр белән сүзтезмәләр төзү; (Слайд №8)

- Укучылар, әйдәгез яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк. Парлы эш (РЕЛЛИ РОБИН) Кемнең кулы зуррак шул башлый. (Сүзтезмәләр төзегәннән соң, укучылар бер-берсен мактый, рәхмәт әйтә)

в) сүзләр белән җөмләләр төзү; (Слайд №9)

- Укучылар, сез инде бу сүзләрдән сүзтезмәләр төзедегез, ә хәзер әйдәгез җөмләләр төзеп карыйк. Башта җөмләләрегезне уйлагыз, 30 секунд вакыт бирәм. Ә хәзер җөмләләр белән бүлешер вакыт җитте. (СИНГЛ РАУНД РОБИН) (һәр укучы, 1 җөмлә әйтә түгәрәк буенча, 1 укучы башлый). (Командный ТИМ ЧИР)

  1. Текст өстендә эш.

а) укытучының сәнгатьле укуы: (Слайд №10)

Моннан мең еллар элек Татарстан җирендә Болгар дәүләте булган. XII гасырда Болгар шәһәрләре нык үсеш алган. Болгарлар рус дәүләте һәм башка илләр белән сәүдә иткәннәр. Алар төрле савыт-саба, кораллар эшләгәннәр. Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният нык үскән.

Болгар дәүләте таркалгач, Казан ханлыгы төзелә. Анда яшәүче болгарларны һәм башка төрки халыкларны Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Бу заманда бик күп матур биналар, мәктәпләр, мәдрәсәләр, мәчетләр төзелә. Казанга төрле илләрдән сәүдәгәрләр товар алырга киләләр. Казан сәүдәгәрләре дә товарларын башка илләрнең ярминкәләренә һәм базарларына чыгарып саталар.

-  Инде хәзер сез текстны пышылдап укып чыгыгыз. (Укучыларның укуы)

б) 1 укучының укуы ...№ өстәл, ...№ укучы;

в) Текстны 4кә бүлеп уку.

 - Укучылар, әйдәгез әле текстны бүлеп укыйк һәм тәрҗемә итик. 1 номерлы укучы 1 кисәкне укый, тәрҗемә итә,  2 номерлы укучы 2 кисәкне, 3 номерлы укучы 3 кисәкне, 4 номерлы укучы 4 кисәкне. (Укучылар, укый, тәрҗемә итә)

- Молодцы, укучылар! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез! (Командный ТИМ ЧИР)

- № ... номерлы өстәл, хәзер барыбыз өчен дә тәрҗемәсен укып күрсәтә.

IV. Ныгыту

1. ( МИКС ПЭА ШЭА)

 - Мин хәзер музыка кабызгач, сез урындыкларны этеп куясыз һәм бии башлыйсыз. Музыка туктауга үзегезгә пар табасыз.(музыка туктагач) Экранда сорау бирелә: Хәзерге Татарстан җирендә нинди дәүләтләр булган? ( Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы булган) (Кемнең буе озынрак, шул башлый) 30 секунд вакыт бирелә.

Беренче дәүләт ничек аталган? (Болгар дәүләте). (Кемнең кулы зуррак, шул башлый)

Болгар дәүләте ничәнче гасырда үсеш алган? (12 гасырда). (Кемнең аягы зуррак шул башлый)

Болгар кешеләре нәрсәләр ясаганнар? (савыт-сабалар, кораллар ясаганнар) (Кемнең буе зуррак, шул башлый)

Казан ханлыгы кешеләре нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? (Сәүдә белән шөгыльләнгәннәр) (Кемнең кулы зуррак, шул башлый)

  • Молодцы, укучылар!Рәхмәт урыннарга утырдык.

2.Диалоглар төзү

Мәсәлән: – Исәнмесез! Хәерле көн!

– ...

– Гафу итегез, сез Казаннанмы?

– ...

– Ә сезгә Казан ошыймы?

– ....

– Казанда иң матур урын кайда?

– ...

  1. Карта-шар ясау

   

  1. ТЕСТ (Слайд 13)
  1. Татарстан җирендә нинди дәүләтләр булган?

а) Болгар дәүләте        

ә) Төрки шәһәрләр

б) Казан ханлыгы

в) Казан шәһәре

         2.  Мәдәният сүзе татарча ничек була?

а) наука

ә) национальность

б) культура

в) религия

3.  Болгар дәүләте таркалагач, нинди дәүләт төзелә?

а) Казан ханлыгы

ә) Казан шәһәре

б) Төрки дәүләтләр

в) Татарстан

4. Сәүдәгәр татарча ничек була?

а) торговля

ә) торговцы

б) торговали

в) производили

5.  Болгар дәүләте ничәнче гасырда үсеш алган?

а) 11 гасырда

ә) 13 гасырда

б) 10 мең ел элек

в) 12 гасырда

IV. Йомгаклау

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау. (Слайд 14)

Сезгә дәрес ошадымы?

Сез барысында аңладыгызмы?

Үзегезгә нинди билге куясыз?

ИСЕМЕГЕЗ

  1. Өй эше бирү (Слайд 15)

1,2 номерлы укучыларга : «400 РУБЛЕЙ САМЭРИ» (10 рублей – 1 слово) структурасы белән  Татарстан турында язарга

3, 4 номерлы укучыларга : «300 РУБЛЕЙ САМЭРИ» (10 рублей – 1 слово) структурасы белән  Татарстан турында язарга

  1. Саубуллашу (Слайд 16)



Предварительный просмотр:

ИСЕМЕГЕЗ  _______________________

  1. Татарстан җирендә нинди дәүләтләр булган?

а) Болгар дәүләте        

ә) Төрки шәһәрләр

б) Казан ханлыгы

в) Казан шәһәре

         2.  Мәдәният сүзе татарча ничек була?

а) наука

ә) национальность

б) культура

в) религия

3.  Болгар дәүләте таркалагач, нинди дәүләт төзелә?

а) Казан ханлыгы

ә) Казан шәһәре

б) Төрки дәүләтләр

в) Татарстан

4. Сәүдәгәрләр татарча ничек була?

а) торговля

ә) торговцы

б) торговали

в) производили

5.  Болгар дәүләте ничәнче гасырда үсеш алган?

а) 11 гасырда

ә) 13 гасырда

б) 10 мең ел элек

в) 12 гасырда

ИСЕМЕГЕЗ  _______________________

  1. Татарстан җирендә нинди дәүләтләр булган?

а) Болгар дәүләте        

ә) Төрки шәһәрләр

б) Казан ханлыгы

в) Казан шәһәре

         2.  Мәдәният сүзе татарча ничек була?

а) наука

ә) национальность

б) культура

в) религия

3.  Болгар дәүләте таркалагач, нинди дәүләт төзелә?

а) Казан ханлыгы

ә) Казан шәһәре

б) Төрки дәүләтләр

в) Татарстан

4. Сәүдәгәрләр татарча ничек була?

а) торговля

ә) торговцы

б) торговали

в) производили

5.  Болгар дәүләте ничәнче гасырда үсеш алган?

а) 11 гасырда

ә) 13 гасырда

б) 10 мең ел элек

в) 12 гасырда