проект
проект (6 класс) на тему

Матвеева Резеда Нурулловна

6нчы сыйныфта әдәбияттан  лирик жанрларны өйрәнү үзенчәлекләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл проект548.76 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

                                               ПРОЕКТ ЭШЕ

        6 нчы сыйныфта лирик жанрларны өйрәнү үзенчәлекләре

                                                            Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                                             1.Кириченко Индира Райнур кызы

Казан шәһәре Вахитов районы МАББУ  “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучысы

2. Матвеева Резедә Нурулла кызы

Кайбыч муниципаль районы МБББУ “Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе”         югары категорияле укытучы

3.Сафиуллина Зөлфия Кашафетдин кызы

Кайбыч муниципаль районы МБББУ “Олы Урсак  урта гомуми белем бирү мәктәбе”   I категорияле укытучы

                                       Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

татар әдәбияты кафедрасы доценты Йосыпова Н.М.

                                                            Казан   2017                

                                   ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.Лирик жанрларны өйрәнү.

  1. Лирик әсәрләрне өйрәнүнең әһәмияте, максаты бурычлары.......................................................................................................7-10
  2.  Лирик жанрларны анализлау тәртибе.....................................11

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. 6 нчы сыйныфта лирик жанрларны өйрәнү һәм анализлау үзенчәлекләре.

2.1 6 нчы сыйныфта лирик жанрларны өйрәнү эш тәҗрибәсеннән................................................................................................12-23

2.2Лирик әсәрне анализлау. Лирик жанрлар. Әдәби алымнар. Практик      дәрес эшкәртмәсе...........................................................................................24-29

Йомгак.................................................................................................30

Әдәбият исемлеге...............................................................................31-32

                                                              КЕРЕШ

Сүз сәнгате булган әдәбият - тормышны үзенчәлекле танып белү формасы, ул хисси-эмоциональ тәэсир чаралары ярдәмендә дөнья сурәтен, моделен төзү һәм шуңа карата мөнәсәбәт формалаштыру сәләтенә ия. Мәктәптә укыту предметы буларак ул әхлакый - эстетик һәм интеллектуаль әзерлекле шәхес, гражданин тәрбияләүдә турыдан - туры катнаша. Укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен, халыкның рухи байлыгын үзләштерә - тормыш фәлсәфәсенә төшенә. Шуңа күрә гомуми белем бирү системасында бу укыту предметының әһәмияте зур.

ХХI гасырның беренче чирегендә гомуми белем сыйфатына таләпләрнең үзгәрүенә, яңа карашлар формалашуга нисбәтле, укытуның эчтәлеген заманга туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, методик алым - чараларны камилләштерү, әдәбият укытуны яңа нигезләргә кору көн тәртибенә куелды.

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту - бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү - милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предметлар буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту аркылы да тормышка ашырыла. Укучыларның матур әдәбият әсәре буларак лирик жанрларны өйрәнүе аларда  фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә.

Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү бурычы тора. ФДБББС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән  шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң?

Шундый чараларның берсе - укучыларны матур әдәбият әсәрләрен укуга җәлеп итү. Матур әдәбиятның шәхес үстерүдә тоткан урыны һәм роле бик зур. Лирик әсәрләр акыл, әхлак, эстетик тәрбия чаралары булып тора. В.А. Сухомлинский әйткәнчә: «Китап уку - ул бала йөрәгенә юл табу». Матур әдәбият сөйләм үстерү методикасында мөһим урын алып тора, чөнки ул балаларны әдәби тел дөньясына алып керә. Сүзләрнең төрле яңгырашы аһәңе аша туган телгә мәхәббәт тәрбияли, шул телдә кыенсынмый теләп сөйләшергә, укучыларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.Лирик әсәрләр аша укучылар сүзләр матурлыгын тоярга, шигырьләрдә моң, ритм, рифма  күрергә өйрәнә. Шигырь  аша укучыларның актив сүзлеге арта, сүз байлыгы киңәя, күзаллау сәләте, хәтере үсә. Матур әдәбият балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә өйрәтә, алардагы геройлар халәтенә керә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә. Әдәби әсәрне укымыйча анализлап булмый.

Проектның  актуальлеге бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Укытуда яңа технологияләр куллану хәзерге заман мәктәбенең таләпләренә туры килә. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә иҗади фикерли белүче, аралашучан, талантлы кешеләр сорала. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүгә укучы лирик әсәрне анализлау  ярдәм итәр иде. Болай эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Укучыларны әдәби әсәрдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтү, дөнья агышы, кешене урап алган мохит, башкаларның рухи тормышы, хисләре һәм омтылышлары турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирү.

Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты итеп, белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларына күчү чорында татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфында лирик жанрларны өйрәнү үзенчәлеген ачыклау,  лирик  әсәрләргә анализ ясау тәртибен һәм белемнәрне бәяләүне күрсәтүне алдык.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1. Лирик әсәргә билгеләмә бирү, әдәбият укыту программаларында шигырьне өйрәнгәндә, укучыларның белем һәм күнекмәләренә куелган таләпләр белән таныштыру.

2.Лирик  жанрларны  өйрәнгән   фәнни хезмәтләр белән танышу.

3.6 нчы сыйныф әдәбият дәресләрендә өйрәнелә торган лирик жанрларны барлау, лирик әсәрләрне өйрәнү аша шагыйрь иҗатына хас үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итү.

4.Әдәби әсәрнең матурлыгын, тел байлыгын тоеп укырга, үзенчәлекле сыйфатларын күрергә өйрәтү, телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмне үстерү, лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләренә төшендерү.

Тикшеренү объекты - 6 нчы сыйныф  әдәбиятында лирик жанрлар.

Тикшеренү предметы - лирик жанрларны өйрәнү үзенчәлекләре.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы буларак күзәтү  методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Лирик әсәрләрне  өйрәнгәндә көтелгән нәтиҗәләр нәрсәләрдән гыйбарәт соң?

Бүгенге көн укучысын лирик әсәрне үзе анализлый алырга өйрәтүгә зур әһәмият бирелергә кирәктер. Программа укучыны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтүгә нигезләнә. Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү - бүгенге көн таләбе.

1.Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шигырьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтү.

2.Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Дәресләрдән укучы әдәби лирик әсәрләрне аңларга, анализларга өйрәнә һәм белемнәрен әдәбият дәресләрендә, фән буенча олимпиадаларда файдалана ала.

3.Укучылар дәресләрдә матурлыкны (иҗат матурлыгы, язучы каләменә соклану, үз табышыңа куану) табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала.

4. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын эзләп табу. 5.Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

Проектның  төзелеше кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак өлешләреннән гыйбарәт. Кереш өлештә теманың актуальлеге ассызыкланды, эшнең максаты һәм бурычлары билгеләнде, фәнни - методологик нигез күрсәтелде. Беренче бүлектә 6 нчы сыйныфта  әдәбияттан лирик әсәрләрне өйрәнүнең  эчтәлеге һәм формалары турында бәян ителде. Икенче бүлектә шәхси тәҗрибәгә таянып лирик әсәрләрне өйрәнү үзенчәлекләре яктыртылды. Йомгакта эш барышында ясалган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп тәкъдим ителде. Кулланылган әдәбият исемлеге эш барышында файдаланылган фәнни - теоретик әдәбиятны үз эченә ала.

                    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Лирик жанрларны өйрәнү

  1. Лирик әсәрләрне өйрәнүнең әһәмияте, максаты, бурычлары

Лирика - грек телендә музыка коралының исеме. Ул безгә музыкаль, көйле әсәр буларак билгеле. Кешенең халәтен, хисләрен, уйларын, кичерешләрен сурәтләү предметына әверелдереп, ул чынбарлыкны кешенең эчке дөньясы көзгесендә чагылдыра. Лирикада билгеле бер моменттагы, вакыттагы нәфрәт, ачу борчылу, кайгы, сагыш,  шатлык, сагыну кебек  хисләр урын ала, бу хисләрнең тирән һәм күпкырлы сәбәбе ачыклана.

Лирик мин исеменнән сөйли, ләкин шул ук вакытта киң гомумиләштерүләр дә ясый. Ул кешелекнең рухи тәҗрибәсен күздә тота, шушы фонда аерым кеше хисләрен типиклаштыруга ирешә. Шагыйрь үзе кичергән һәм кичерә торган халәт турында яза, шәхси хис  һәм тойгыларга нигезләнә. Үзенең кабатланмас шәхси дөньясын сурәтләү белән бергә ул гомумәһәмиятле, яшәешкә хас булган, башка кешеләрнең хисләре белән тәңгәл кичерешләр турында сөйли. Образ дәрәҗәсенә күтәрелгән кичереш - әдәби гомумиләштерү нәтиҗәсе. Лирикадагы хис-кичерешләр тарихи эчтәлеккә ия: шагыйрьнең милли - мәдәни карашлары, яшәеш яки язмыш хакында уйланулары лирик геройга тәэсир итә. Лирик образ әдипнең күңел дөньясына, тормышны күрү, аңлау, кабул итү рәвешенә бәйле, шул ук вакытта шигырьдәге кичереш әдип яшәгән җәмгыять вәкилләренеке дә. Лирикадагы кичерешләр рухи яктан лирик геройга якын күпләр тарафыннан кичерелергә мөмкин булуы белән кызыксындыра, үзенә тарта.

Лирикада сурәтләнгән дөнья - лирик геройның эчке дөньясы ул.

Шуңа күрә лирикада психологизм беренче урында тора. Барлык детальләр дә психологик детальләр булып, пейзаж, портрет, әйберләр дөньясы да психологик вазифа башкара.

Лирик әсәр сюжетлы түгел, ләкин кайчакта сюжетка охшаш хис-кичереш үсеш-үзгәреше ачык күренеп тора. Сәбәп үзгәрү хисләрнең алышынуын яки аларга төрле төсмерләр өстәлүне тәэмин итә. Бу төр композицион алымнарга таяна һәм һәрвакыт катлаулы төзелешле була.

Лирикада сөйләм төгәл, аһәңле, бер сүз аерым  бер мәгънәви һәм эмоциональ көчкә ия булырга тиеш. Шуңа күрә  лирика шигъри сөйләм аша бәян ителә. Шигъри сөйләмдә яңгыраш, ритм, образ - бар да әһәмиятле. Чөнки мәгънә сүзләр ярдәмендә генә белдерелми,, бәлки әдәби төзелештә табыла. Образлылык читләтеп әйтүгә корыла, символик, аллегорик образлар, тел - сурәтләү чаралары бик күп була.

Лирик әсәрне анализлау хис - кичерешләрне, аларның сәбәбен ачыклау, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләрне барлау кебек башкарыла.

Лирик әсәрләр үз эчендә жанрларга бүленә.

Пейзаж лирикасының нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш ята. Шагыйрь табигать образын детальләргә тулы бер рәсем итеп “төзеп куя”, аннары шушы рәсемгә мөнәсәбәт белдерә. Чиксез арттыру, сынландыру, табигатькә риторик эндәш табигать сурәтенең гадәти булмавын ассызыклый.

[13:15 ]

Гадәттә, соңгы строфа фикер әйтүгә, идеяне сүзләр ярдәмендә белдерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырендә туган як образы тергезелә. Ул ак чәчәкләр, ак каеннар, яшен яшьнәгәндәге матурлык, басулар киңлеге, атлар йөгереклеге кебек детальләрдән җыела. Шушы сурәттә лирик геройның соклану хисе әсәр эчтәлеген тәшкил итә. Соңгы юлда туган җире яратуның чиктән тыш зур булуы хакында фикер әйтелә.

Гражданлык лирикасында хис-кичерешнең сәбәбе булып ниндидер тарихи вакыйга яки хәл, ситуация тора. Хис-кичереш үзе шагыйрьнең гражданлык позициясен, җәмгыятьтәге тәртипләргә һәм кагыйдәләргә мөнәсәбәтен ача. Ул җәмгыятьтәге, ил - халык тормышындагы хәлләрдән, каршылыклардан туа, шулар турында әйтеп, сөйләп узуны таләп итә. Нәтиҗәдә хис - кичереш, мөнәсәбәт, лирик геройныкы булса да, ул ниндидер иҗтимагый катлау кешеләренең уртак фикер - хисе булып аңлашыла. Мәсәлән, Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигырендә сугышка китеп баручы солдат күңелендәге хисләр күзәтелә.

Бу жанр иҗтимагый аңны типиклаштыра, көнкүреш ваклыкларыннан арындыра. Лирик герой һәрвакыт гражданин булып гәүдәләнә. Гадәттә, шагыйрь фикере,  әсәрнең идеясе шигырьнең юану өлешендә әйтелә. Символлар, төрле вакытка мөрәҗәгать итү, кабатлаулар еш очрый. Мәсәлән, М.Җәлилнең “Җырларым” шигырендә лирик герой җыр сүзен өч мәгънәдә куллана: иҗат иткән шигырьләре, яшәү һәм үлем мәгънәләрендә. Тема да шуның белән билгеләнә. Шигырьләрнең, яшәү белән үлемнең ил өчен булырга тиешлеге әйтелә. Бу -  идея, ул соңгы строфада тагын бер кат ассызыклана. Горурлану - борчылу - үкенеч - өмет кебек үзгәреп торучы хисләр дә шуны кабатлаый.

Гражданлык һәм сәяси лириканы анализлаганда, символик мәгънә тирәнлегенә ия яки ачкыч - сүз вазифасын башкаручы төшенчәләр аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, сәяси лириканың матур үрнәге - Р.Зәйдулланың “Литва” шигыре. Ул СССР таркалуга һәм Балтыйк буе дәүләтләренең аерылып чыгуына мөнәсәбәт белдереп язылган. Шигырьне аңлау өчен, башта агач һәм балык төшенчәләренең мәгънәсен табу кирәк.

Хисләрнең үсеп - үзгәреп торуына лирик геройның, барыннан да элек, үз тормышындагы аерым моментлар билгеләнә. Лирик герой үзе хакында сөйләвенә корылган күңел лирикасы лирик герой белән авторны якынайта. Г.Тукайның “Пар ат” шигыре - моңа мисал. Хиснең сәбәбе булып лирик геройның шәхси язмышындагы аерым моментлар билгеләнә. Лирик герой үзе хакында мәгълүмат бирә, шәхси башлангыч алга чыга. Ләкин мондый әсәрләрдә дә хис - кичереш гомумиләштерелә, бигрәк тә юану өлешендә кеше, тормыш, яшәеш хакында тирән фикерләр кебек бирелә.

Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүне үз күрә. Кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулар мәхәббәткә, туган ил - ватанга, якыннарга, табигатькә мөнәсәбәтле хис -  кичерешләр белән уралып - үрелеп китә. Нәкъ менә фәлсәфи фикерне ачыклау шигырьне аңлау өчен ачкыч, әсәрнең идеясе хезмәтен үти. Мәсәлән, Н.Гамбәрнең “Кабатлана...” шигыре яшәешне туктаусыз хәрәкәт дип аңлата, кеше гомере -  шушы хәрәкәтнең бер буыны гына. Кеше гомере үлем белән төгәлләнми, җан яңадан калкып чыга, дип белдергән шагыйрь тормышны кояш чыгу һәм батуга тиңли. Яраткан кешесен югалткан лирик герой аның яңадан дөньяга киләсен уйлап юана.

 

1.2Лирик жанрларны анализлау тәртибе

Анализ, гадәттә, һәрвакыт түбәндәге моментларга таяна: укучыларның шигырьдән алган тәэсирен ачыклау, әсәрдәге хисне һәм аның сәбәбен билгеләү, гомумиләштереп, лирик герой һәм кичереше турында нәтиҗәләр ясау, шигырьнең теле, яңгырашы, ритм - рифмалары яки элементлары аша хиснең көчәйтелүен күзәтү. Лирик әсәрнең нигезендә хис - кичереш ята. Бу төргә мөнәсәбәтле әсәрләрен анализлауның иң киң аралган юлы - “автор артыннан бару”. Ул строфадан строфага лирик геройның хис - кичереше күчешен һәм аның сәбәпләрен, поэтик образлар яки башка элементлар аша хиснең дәрәҗәсен билгеләү, юану өлешен  ачыклау, шигырьдән алган тәэсирне ассызыклау юнәлешендә алып барыла. Моннан тыш жанры, ритм - рифмалар, символ - метафоралар аша үткәрелгән мәгънә, автор фикере, темасы күзәтелә. Шигырнең темасы хиснең сәбәбе белән бәйле була.

Лирик әсәргә анализ ясау тәртибе:

  1. Строфадан строфага лирик геройның хис - кичереш күчешен һәм аның сәбәпләрен ачыклау.
  2. Тезмәләрдән теге яки бу хисне чагылдырган образларны, детальләрне билгеләп бару.
  3. Поэтик образлар яки башка элементлар аша хиснең дәрәҗәсен билгеләү.
  4. Юану өлешен билгеләү.
  5. Символ - метафоралар аша үткәрелгән мәгънә аша автор фикерен, темасын күтәрелгән проблемаларны төгәлләштерү (шигырьнең темасы хиснең сәбәбе белән бәйле була).
  6. Шигырьдгән алган тәэсирне ассызыклау.
  7. Жанрын, ритм - рифма үзенчәлеген, үлчәмен күзәтү, ягъни шигырь төзелеше ягыннан бәя бирү.
  8. Алар аркылы язучының иҗади осталыгын, язу стилен билгеләү.
  9. Әсәргә укучының үз шәхси мөнәсәбәтен, бәясен җиткерү.[8:117]

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. 6 нчы сыйныфта лирик жанрларны өйрәнү һәм анализлау үзенчәлекләре

2.1. 6 нчы сыйныфта лирик жанрларны өйрәнү(эш тәҗрибәсеннән)

        Лирика - эмоциональ, хис - кичерешләргә бай әсәр. Ул төгәл, сәнгатьле, аһәңле сөйләүне сорый, анда һәр сүз аерым бер мәгънәви һәм эмоциональ көчкә ия булырга тиеш. Шигъри сөйләмдә сурәт, тойгы, яңгыраш, ритм, аваз -  барысы да әһәмиятле. Лирик әсәрләр кыска, кечкенә күләмле, күп нәрсәне әйтеп бетерми. Анда уйлап, аңлап бетерәсе җирләр дә, бер сүзгә салынган зур эчтәлек тә әһәмиятле. Бу үзенчәлекләр лириканы анализлау нигезендә  ята.“Мәктәптә лириканы анализлау - шартлы гамәл.   Лирик әсәр анализлауның иң таралган юлы - “автор артыннан бару”. Бу юл шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтергә, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыкларга ярдәм итә, хисләр күчешен тоярга, шул күчешкә салынган мәгънәне аңларга булыша”, - дип яза Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” китабында. 6 нчы сыйныфта өйрәнелә торган лирик  әсәрләрне өйрәнү үзенчәлекләренә  тукталып китәбез.

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныф әдәбият программасында Дәрдемәнднең “Видагъ”, “Каләмгә хитаб, С Рәмиевнең “Уку”, ”Авыл”,Һ. Такташның “Урман”, “ Пи – би - бип”, Р. Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырьләре Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре мисалында лирик әсәрне анализлау практик дәрес каралган.

Дәрдемәнднең “Видагъ” шигырен, аңлашылмаган сүзләрен тәрҗемә итеп, мәгънәләрен аңлатканнан соң, берничә укучыдан шигырьнең төзелешенә, тезмәләрнең урнашу тәртибенә игътибар итеп, тыныш билгеләре таләп иткән интонация белән укытыла. Аннары дәреслектәге сорауларга җавап алу, фикер алышу уздырыла.

“Видагъ” шигырендә лирик герой кемнәргә һәм нәрсәләргә эндәшә? Аның сүзләре нинди кичерешләрне чагылдыра?

Нинди хис сезне дә дулкынландырды? Сагыну, сагышлану, моңлану хисләрен нинди сәбәпләр тудыра? Дәрдемәнднең тормыш юлын күз алдына китереп, аның кичерешләрен аңлатырга тырышыгыз.

Шигырьдә кайсы сүзләр кабатлана? Кабатлана торган сүзләр, образларны сурәтләгән эпитетлар нигә аерым юлларга чыгарылган икән?

Образлар: таң җиле, туган ил, нечкә бил, лирик герой.

Сурәтләү чаралары - эпитетлар: 1) “тәгәрәп - аунап” эпитеты “буй үскән” сүзенә карый. Парлы сүздән торган эпитеттан “лирик герой бала чагыннан ук туган җирендә рәхәтләнеп, тәгәрәп буй үстергән” дигән күп сүзле мәгънә аңлашыла. “Буй үскән” эпитеты Туган ил образы алдыннан килә, ләкин образның үзен түгел, ә лирик геройның Туган иленә мөнәсәбәтен чагылдыра Нинди рәхәт иде аңа Туган илендә яшәве, аерылуы шуңа күрә моңсу - сагышлы. (Җанлы сөйләмдә дә “тәгәрәп” һәм “аунап” сүзләренең башка сүзләрянәшәсендә “рәхәтлек”, “иркенлек”, “Ирекле булу” төсмерләрен биргәнлеген искә төшереп, мисаллар  киереп сөйләшеп алырга мөмкин); 2)”чәч кузгатып”(сыйпап), “Җай искән” эпитетлары таң җиле образын сурәтли, шулай ук лирик геройны иркәләп искән җил икәнлеген танып алабыз; 3)”йөгереп – йөгереп яулык болгаган” эпитетлар нечкә билнең лирик геройны озату күренешен җанлы итеп күз алдына китерә.

Сурәтләү алымнары -  кабатлаулар: һәр строфа ахырындагы “исән бул” сүзләре; Туган ил, таң җиле, нечкә бил образларына риторик эндәшләр. Сораулар куябыз: Лирик геройобразы нинди сүзләр белән сурәтләнгән? Ул нинди булып күз алдыгызга килде, нинди хис - кичерешләрен белдерде?

Көтелгән җаваплар. Лирик герой “Илем”, “җилем”, “нечкә билем” сүзләрендәге тартым кушымчасы белән белдерелгән. Лирик герой нечкә күңелле, нәфис хисләр дөньясында яши; соклана, ярата, сагышлана, аерылу була калса, кадерле булган җирне, кешене күңелендә саклаячак дигән тәэсир калдыра.

Шигырьгә анализ ясаганнан соң, язма эш башкарыла.

Лирик герой “Видагъ” шигыренең кайсы өлешендә нинди хисләр кичерә? Уклар белән күрсәтегез.

Шигырь башында                                        Шигырь азагында

              Сагыну          шатлану        сагышлану       сөенү

Дәрдемәнднең “Каләмгә хитаб” шигыренә шулай ук, укып танышканнан соң, сораулар ярдәмендә юнәлеш биреп анализ ясатыла. Дәрдмәнд күңелендәге тынгысызлык, хисләр дисгармониясе аның иҗатында да чагылыш тапкан. Каләм, шагыйрь, лирик мин... Бу төшенчәләр еш кына шигырьдә үзара керешәләр, кайвакыт бер -  берсен алмаштыралар да.

Каләм ул - язу әсбабы гына түгел, шигърият, шагыйрьнең күңеле дә.

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар -  гаян ит, -

дип мөрәҗәгать итә аңа Дәрдемәнд. Әлбәттә, без моны лирик миннең үз –үзен сүз мәйданында бил алышырга чакыруы дип аңлыйбыз.

Шагыйрь күңелендә ни булмас?! Дәрдмәнд әнә шул ачылырга тиешле серне ачыклап үтә:

Килеп - кичмешләр әхвален бәян ит.

Югалтулар, узган гомер турында уйланулар күз яшьсез булмый. Югалганнарның да тормышы җиңелдән түгеллеген шагыйрь күңеле белән тоя:

Кара тупрак тулы мәзлум нидасы, Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Шигырь өч кисәктән тора. Беренче һәм өченче строфалар үзара тәңгәл. Сагышлы юлларның кабатлануы шигырьнең тәэсирлелеген арттыра. Әле алардан шагыйрьнең иҗат мотивы, язучы вазифасы турындагы фикерләре дә аңлашыла булса кирәк. Сәнгатькә җәберләнгәннәрне кайгыртырга, алар рухына дога булып ирешергә тиеш, ди кебек ул.

Әйе, Дәрдмәнд шигырьләрендә бәхет тойгысы сизелми. Иҗатының төп сыйфатлары хакында аның әдәби тәхәллүсе үк сөйли булса кирәк. “Каләмгә хитаб” шигырендә дә лирик герой эндәшү, мөрәҗәгать итү алымын куллана. Мондый риторик сораулар, күчерелмә мәгънәдәге образлар табып аңлатыла.

“Каләмнең кәгазьгә түгелгән күз яшьләре образында шагыйрьнең нинди кичерешләре чагыла? Әйтеп чыгыла.

“Видагъ” һәм “Каләмгә хитаб”  шигырьләрен чагыштыру аша, ритм һәм рифмалар, образлар системасы ачыклана. Автор яратып куллана торган сурәтләү чаралары: риторик эндәш, риторик сорау һәм кабатлаулар таптырыла. Укучылар дәреслектәге сорауларга җаваплар нигезендә анализ ясала, биремнәрне үтәлә.

1.Ике шигырь белән танышканнан соң, укучыларның белемнәрен бәяләү өчен, мондый төр эшләр башкарыла.

“Каләмгә хитаб” шигыреннән Дәрдемәнд яратып куллана торган сурәтләү алымнарын табып языгыз.

1нче төркем. Риторик эндәш

2нче төркем. Риторик сорау

3нче төркем. Кабатлау

4нче төркем.“Видагъ”, “Каләмгә хитаб” шигырьләреннән эпитетларны табып языгыз.

  1. Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен, Дәрдемәнд тормыш юлы һәм  иҗаты буенча тест үткәрелә.

1. Дәрдемәнд кайда туган?

1. Арча, Кушлавыч

2. Оренбург, Мостафа

3. Эстәрлетамак, Җиргән

4. Казан, Яңа Бистә.

2. “Бер тәлинкәсендә - Дәрдемәнд шигырьләре. Икенче тәлинкәсендә - Дәрдемәнд – Закир Рәмиевнең алтыннары... Кайсы баса? Шигырьләре баса…” - әлеге сүзләрне кем язган?

1. Г.Ибраһимов

2. И.Нуруллин

3. С. Хәким

4. Г.Тукай

3. Кылган игелекле гамәлләре өчен Оренбург шәһәрендә Дәрдемәндне кем итеп сайлыйлар?

1. Губернатор

2. Дәүләт Думасына депутаты

4. Дәрдемәнд иҗатына хас 3 сыйфатны санап чыгарга.

 5. Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит,

   Килеп-кичмешләр әхвәлен бәян ит.

Әлеге юллар шагыйрьнең кайсы әсәреннән?

5 сорауга да  дөрес җавап  - “5”, 4сорауга җавап - “4”, 3 сорауга җавап -   “3”билгеләре куела.

Сәгыйть Рәмиевнең “Уку” шигыре укучылар әсәрдәге кабатлауларга игътибар итеп, тиешле басым белән укыла. Шушы сорауларга җавап бирәләр.

“Уку” шигырендәге тезмәләр тигез озынлыкта түгел. Иҗек саныннан чыгып, шигырьнең үлчәмен әйтегез. 7 - 8, соңгы тезмә 6 иҗекле. Һәр строфаның дүртенче тезмәсе алты иҗектән генә торса да, шигырь “аксамый”: ритм бозылмый. Хикмәт нәрсәдә? Тезмә нәрсә хисабына тулылана, тигезләнә?

        Дәреслектәге 4 сорауга җавап биреп нәтиҗә ясыйлар, ачыктан - ачык чакыру булып яңгыраган, строфа саен үстерелә барган төп фикер әйтелә.

“Уку” шигырендәге һәр строфада белемле булуның нинди нәтиҗәләргә, биеклекләргә ирешергә ярдәм итүе турында әйтелә. Шуларны билгеләп, үрнәктәгечә языла.

Үрнәк.

1.Уку адәм итә

2. уку илтеп күккә җиткерә.

Укучылар чыгарган нәтиҗә дәфтәргә языла. Бу шигырендә С.Рәмиев сүзне уку, аң - белемле булудан башлый. Укучыларын, сеңелләрен ышандыру, уку дәртләрен кузгату өчен матур сүзләр эзләп таба. Укыган кешене ул күккә менеп җиткән кеше белән чагыштыра.  “Юлыбыз хак, йөзебез ак” дигән юлларны да киң мәгънәдә аңлыйбыз - дөреслек, хакыйкать бары күп уку һәм уйланулар нәтиҗәсендә, китапларда сакланып калган белемнәрне үзләштергәндә генә табыла, “йөз аклыгы”- тормышта ялгышмыйча, адашмыйча, кешеләргә файда китереп яшәү. Шул чагында тыныч күңел, саф намус белән яшәрсең дип нәтиҗә ясыйбыз. Аның фикеренчә, укыган, белем алган кеше беркайчан да югалып калмый.

Сәгыйть Рәмиевнең бер төркем шигырьләре табигать күренешләрен, пейзажны сурәтли. Шагыйрьнең пейзаж лирикасы үрнәкләре купшы, матур тасвирлар һәм табигать образларының муллыгы белән аерылып торалар. Бу жанрда иҗат ителгән әсәрләреннән берсе - “Авыл” шигыре. Ул 1908 нче елда язылган.

Әсәрдә авыл картинасы тудырыла. Моның өчен шагыйрь авыл урамы, төне күге, күктәге ай, йолдызлар, урман, таулар, кырлар детальләренә мөрәҗәгать итә, сынландыру, чагыштыру һ.б.ларны файдаланып образлар ясый. Шигырьнең һәр строфасы авылның бер детален, бер ягын сурәтли.

Шагыйрь беренче строфада авыл һәм шәһәр матурлыгын каршы куеп, гипербола - арттыру алымы ярдәмендә авылның гүзәллеген тасвирлый. Авыл мең шәһәрдән мең тапкыр ямьле вә хуш. Авылның тынлыгы да, урамнарның бушлыгы да лирик герой күңелендә барлыкка килгән соклану хиснең сәбәбе булып тора. Икенчесендә, авылдагы иркенлек, рәхәтлек, гөлгә тиңләнгән аның бар җире, болытлы көн образы аша гәүдәләнгән төне соклану тәэсирен шатлану, рәхәтләнү хисләре белән баеталар. Өченче строфада фирүзә образы аша  сурәтләнгән күге, ае лирик геройның соклануын көчәйтеп килә.

Дүртенче строфа тулысы белән сынландыру алымы ярдәмендә айны сурәтләүгә буйсындырылган.

Авыл өстендәге ай нурлар чәчрәтеп уйный, нурда йөзә, көлә, елмая, үзенең сихри матурлыгы белән бәгырьне өзә. Җанландыру, нәкъ сүзен кабатлау алымнары аша лирик геройның соклану хисе үстерелә һәм гаҗәпләнү төсмере белән баетыла.

Бишенче строфада тамчы - тамчы нурлар - бриллиантлар белән бизәкләнгән күк йөзе, алтынчы строфада урман, таулар, кырлар яктыру сәбәпле көмеш төсле торган җир лирик геройның соклану хисенә хозурлану төсмерен өсти.

Шигырьнең җиденче строфасында лирик герой хис - кичерешләрнең иҗтимагый - милли чынбарлык белән бәйләнеше сиземләнеп китә. Лирик герой авылга фәлсәфи бәя бирә, анда бар да чын, яшәеш тә дөрес кануннарга корылган, хәтта матурлык та чын. “Синдә бар да чын матур һәм Чын матур синдә генә” шигырь юлларындагы янәшәлекнең бер ягынада сүз тәртибен үзгәртү алымы җәмгыятьтә матурлыкны ялган, иллюзия дә була алуы турында фикер әйтүгә хезмәт итә. Беренче рус инкыйлаб чигенү белән тәмамланып, өмет - хыяллары  җимерелгән, “алданган” лирик геройның күңелсез, борчулы күңел дөньясы авыл матурлыгына каршы куела. Кайгы-хәсрәтле , сызланучы лирик герой авылдан китсә, авылның матурлыгы тагын да артыр иде дигән фикер үткәрелә:

Тагы да артыр бу матурлык,

Китдисәм мин дә менә.

С.Рәмиев “Авыл” шигырендә авыл табигатен бербөтен  һәм җанлы итеп гәүдәләндерә. Бу максатка әсәрнең тәүге юлларында ук файдаланылган риторик эндәш, сынландыру, метафора, купшы бизәк - сурәтләр һ.б. алымнар, чаралар, тел - стиль үзенчәлекләре хезмәт итә. Шулар ярдәмендә авыл табигате җанландырыла. Әсәрнең соңгы строфасында табигыйлекне, камиллекне рухи сафлыкны, чын матурлыкны саклаган авылга фәлсәфи бәя бирелә. Дөреслеккә, чын матурлыкка мәдхия укыла.

Шигырь белән танышканнан соң, төркемнәрдә эш башкарыла.

I т. Шигырьдәге чагыштыруларны табыгыз? Нәрсәләр каршы куела, ни өчен дип уйлыйсыз?

II т. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?

I т. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз.

II т. Шигырьнең соңгы юлларындагы шаян интонацияне аңлатыгыз.

С.Рәмиев авылны яратуы турында нәкъ халык җырларындагыча көчәйтелгән образлар кулланып яза “ Бер авыл, мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш”. Нәрсә сихерләгән соң С.Рәмиевнең күңелен?

Укучылар җавабы.

1. Тын, тыныч, иркен киң авыл. Бу сыйфатларны шәһәрдә табуы кыен.

2. Күкнең фирүзә ташыдай зәңгәрлеген бары авылда гына күреп була, чөнки  шәһәрдә күкне биек йортлар каплый, электр лампочкалары төсен ала.

3. Урман, кырлар, таулар авылның һәр урыныннан күренеп тора.Шуңа күрә табигатьнең матурлыгы авылда ачыграк, күбрәк күренә.

4. Шагыйрь бераз шаяртып та ала, авылга эндәшеп, менә мин шәһәр кешесе булдым инде, синең өчен читтән килгән кеше, матурлыгыңны да киметеп торамындыр әле, мин киткәч, синдә тагын да тын, тыныч булып калыр - матурлыгың артыр, ди. Чынлыкта исә авылны шагыйрь күңел күзе белән күреп, искиткеч сокланып яза. Ул тере җан иясе белән сөйләшкәндәй, авылны олылап яратып сөйли.

Һ.Такташ иҗатын өйрәнүгә 4 сәгать вакыт бирелгән. 1 дәрестә шагыйрь иҗаты белән танышыла. 2 дәрестә “Урман” шигыре өйрәнелә.

«Урман» шигырен берничә укучыдан укытыла. Дәреслектәге сорауларга җаваплар алганчы, һәр строфадагы образларны табарга, аларга салынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышырга кирәк. Такташ үзе кичергән һәм ил өстеннән үткән зур иҗтимагый вакыйгалар, фаҗигале хәлләрне - чынбарлыкның кырыс рәхимсезлеген - шигырь нәфислеге таләп иткән образларга: үз уйларына, кичерешләренә әверелдерергә тиеш. Г.Кутуйга әйткән сүзләренчә: «чиксез шатлыклы да, газаплы да» булган шигырь иҗат ителгән. Ни өчен шатлыклы, чөнки төп образ - аның күңеленнән бер дә китмичә, үзенә чакырып торган туган ягы. Әмма беренче строфада Такташ реаль картинаны түгел, үз хыялы тудырган символик образны - Урманны сурәтли. Бу - табигать күренеше түгел, бик катлаулы, каршылыклы чорның рәсеме, җанлы картинасы - «давыл симфониясе». Дәһшәтле революцияләр, гражданнар сугышы, ачлык елларының шаһите бу урман. Шуңа күрә ул капма - каршылыклардан тора. Бу каршылыкны ярдәмче деталь-образлар ачыклый. Бер якта: (урман тавышына охшамаган) үзенә башка тавышлар; кыргый кошлар; җырлый торган ач бүреләр; азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач. Икенче якта: яфраклы төн, зәңгәр төтен, үтеп бетмәгән яз (тормыш тукталмаган). Өченче строфадан башлап, Урман образы лирик геройга якын, таныш. Әмма әле газаплы истәлек: «ул урман читләрендә әнкәй башкаларга арыш урган… үзе ачтан үлгән». Шулай да урман образының эчтәлеге - мәгънәсе үзгәрә, лирик геройның үзенә үк якын, кадерле була бара.

5 - строфа шигырьнең иң хәлиткеч югары - каршылык чишелгән ноктасы. Заман никадәр каршылыклы булса да, лирик герой - шушы чорның (Урманның) сөйгән улы. Газаплы кичерешләрдән («Әткәй китте аклар кулыннан») лирик герой әле арынып бетмәгән. Шулай да ул инде «юллар башында», яшьлек көннәре узган урманга эндәшеп, яңа тормышка – «килер көннәргә» кайтырга вәгъдә бирә. Партизан булып - килер көннәрне һәм адашкан сандугачны яклаучы булып; көтүче түгел, яңа тормышны төзүче инженер булып. Бу урында «партизан», «инженер» сүз - образларының фикер агышына бәйле мәгънә төсмерләрен аңлатып китү сорала. Партизан - дошман тылында урманнарда яшеренеп калган һәм туган җирен саклап, халкын яклап дошман белән көрәшүче кеше. Фронт, армия, солдат һәм партизан образлары сугыш чорын тасвирлаган әдәби әсәрләрдән укучыларга яхшы таныш. Шигыренең ахырында Такташ, шул төп мәгънәне «урман» образы белән бәйләп, андагы матурлыкны саклап, яклап көрәшүче лирик герой - партизан булып сөйли. Шунда үзе көтүче булып яшәгән балачагына түгел, ә «Урманның» якты киләчәген төзүче - инженер булып «бер килер көннәргә» кайтырга сүз бирә. Ул килер көннәрдә туган ягының да үзгәргән булачагына ышана. Инде хәзер үк ул, танылган шагыйрь буларак шул килер көннәрнең якынаюы өчен көрәшә. Соңгы строфа шуңа күрә күтәренке рухта, ышанычлы яңгырый.

3 нче дәрестә «Пи – би – би - бип» шигыре анализлана.

Шигырьне магнитофон язмасыннан тыңлау. Соңыннан бер укучы сәнгатьле укый. Шигырьне анализлана.

- Ни өчен ул “Пи - би – би - бип” дип аталган?- дигән сорауга җавап эзләнә. Ирекле формага игътибар ителә, сурәтләү чаралары күрсәтелә. Лирик геройның халәте алдагы шигырь белән чагыштырып аңлатыла. Бу шигырьдә лирик герой җәй саен сагынып кайта торган туган авылында. С.Рәмиевнең “Авыл” шигыре белән охшаш рәхәтлек: лирик герой рухы белән ял итә, чөнки инде давыл тынган һәм “яхшатланып” сөйләшеп йөргән  каз бәбкәсенең сайравын ишетерлек тынлык, тынычлык урнашкан. “Авыл кырын тутырып үскән бодай”, “аны дулкынлатып искән җил” образлары бүтән картина ясый. Деталь - образлар санап чыгыла. Риторик сорауларга игътибар итеп, лирик геройның мондый шаянлыгы башка шигырьләрендә дә еш кабатлануына мисаллар китерергә мөмкин. Соңыннан алдан куелган сорауларга җавап бирелә.

  • Шигырьнең темасы нинди?
  • Идеясе, ягъни шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере нәрсәдә? Йөрәгеңдә булганын бушатыр кешең булсын, сөйләшер кешең булсын.
  • Лирик герой кем ул? Әйе, лирик әсәрдә - мин.
  • Шигырьнең көчлелеген тагын нәрсә күрсәтә? Строфалар кабатлана. Анализ барышында түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәргә мөмкин.
  • Кабатланып килгән юлларны күчереп язу, шигырьдән образларны таптыру. Дәрес ахырында  нәтиҗә ясала.
  •  Шагыйрь бу шигыре аша нәрсә әйтергә тели?
  • Үз гаиләсендә, үзе яшәгән җирдә тынычлык, дуслык булса гына илдә дә тынычлык, төрле халыклар арасында татулык була. Үзара дус - иптәш булган кешеләр генә чик буенда сакта тора ала, илне дә саклый ала.

Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнгәндә дәрес  шундый шигырь юллары белән башлау отышлы.

Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул,

Үләне дә аның бәрхеттер ул.

Бәхеттер ул үз көеңне көйләү,

Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү.

- Туган ил, Туган җир дибез. Ә нәрсә соң ул туган ил?

-Ни өчен ул шулай кадерле ? Күңелгә якын ?

- Шагыйрьнең туган җире турында нәрсә әйтә алабыз? (Башкортстанның Илеш районы Нәҗеде авылында туа, балачагы Шәммәт авылында уза. Туган авылы Сөн елгасы янында урнашкан, матур табигатьле. Шагыйрь туган якка багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткән)

Шагыйрь туган җиренә багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез шуларның берсен тыңлап китик. ” Кайтыйк ла үзебезгә “шигырен тыңлау. (бер укучы сөйли) . Шигыр төзелешен, сурәтләү чараларын анализлау өчен сораулар бирелә.

- Лирик туган ягын сурәтләгән күренеш, гаҗәеп хәлләр сезне ышандырамы?

- Лирик геройның нигә мактанасы килә?

- Шигырдә сүз нәрсә турында бара?

- “Шундый минем туган ягым” шигыренең соңгы ике юлына нинди мәгънә салынган? ”Кайтыйк ла үзебезгә” шигырендә рифмалашып килгән сүзләрне табу кебек эш төрләре укучыга туган як төшенчәсенең нинди тирән мәгънәгә ия булуын аңларга ярдәм итә.

  1. Сүзләрне тиешле тәртипкә куеп, әйтемне язу һәм әйтем өстендә эшләү.

-“Әни, мин көчек күрдем” шигырендә малай көчекнең халәтен ничек сурәтли?

2.2. Лирик әсәрне анализлау. Лирик жанрлар. Әдәби алымнар. Практик дәрес эшкәртмәсе

Сыйныф:

Предмет:

6 нчы сыйныф

әдәбият

Тема:

Максатлар:

Нәтиҗәләр:

Төп төшенчәләр:

Укыту алымнары:

Чыганаклар:

Җиһазлау:

УУГ:

Лирик әсәрне анализлау. Лирик жанрлар. Әдәби алымнар. Практик дәрес.

1) белем бирү максаты: лирик әсәрне анализларга, язучы кулланган әдәби алымнарны таба белергә өйрәтү; шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру;

2) фикер сәләтен үстерү: хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру;

3) тәрбияви максат: шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тудыру; якыннарга, әйләнә-тирәгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

  • предмет нәтиҗәләре: лирик әсәрләргә анализ ясый белү;
  • шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗәләр: үзбәя бирә белү;
  • метапредмет нәтиҗәләре: фикерне дәлилләп аңлата белү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.

лирик жанр, лирик герой; шигырь, нәсер; әдәби алымнар: строфадагы образлар, кабатлаулар

индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Әдәбият. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина / - Казан: Татар.кит. нәшр., 2014. – 175б. Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре. (дәреслек 112 нче бит)

Презентация Power Point, Г.Тукай, Ф.Яруллин турында. Слайдлар. Карточкалар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
РУУГ: үзмаксат кую, кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, шигырьне сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру.
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

  1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы

- Исәнмесез, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, балалар.

Ә хәзер бер - беребезгә карап елмаеп алыйк. 

- Хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!

- Исәнмесез! (укучылар исәнләшә)

Укучылар слайдта язылган кагыйдәләрне укыйлар.

  1. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

Әңгәмә

  1. Алдагы дәресләрдә без кемнең нинди әсәре белән танышкан идек? (Г.Тукай. “Исемдә калганнар”)
    Бу әсәр ни өчен автобиографик әсәр дип атала? (Г.Тукай үзенең тормышы турында язган)
    Г.Тукай нинди авылларда булган? Искә төшерик. (Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Казан, Өчиле, Кырлай, Өчиле аша Казанга баралар, Җаек)
    “Исемдә калганнар” Әсәре буенча сораулар.(Игътибарлылык буенча)
    - Тукай Бәдри абыйларда торганда нишли?
    - Бәдри абзый аңа нәрсә алып кайта? (Яңа бүрек, яңа киез ката, Яңа бишмәт)
    - Казанда Газизә әнисе нәрсәләр бирә?( кәләпүш, чалбар)
    - Җаекка ничә көн баралар?
    Укучыларның җавабы тыңлана.
    Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр.
    Укучылар Тукайның торган җирләре буенча мәгълүмат биреп баралар. Күчеп йөрү сәбәпләрен ачыклыйлар.
    Укучылар рәсемнәргә аңлатма бирәләр.
  2. - Алдагы практик дәресләрдә без сезнең белән нинди әсәрләргә анализ ясарга өйрәндек?
  • Әсәрнең темасы, идеясен ничек билгеләдек?

III. Уку мәсьәләсен кую

- Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди әсәргә анализ ясарга өйрәнәбез?
Шигырьгә анализ ясауны искә төшерик. (тема, идея, хисләр бирелеше, хисләр сәбәбе һ.б.)
-Шигырьләрдә үзенең хисләрен белдерүче кем?- Лирик герой.
Димәк шигырь нинди жанрга карый? - Лирик жанр.
Чәчмә формада бирелгән әсәр нәсер була.
Шулай булгач, шигырь, нәсер -  лирик әсәрләр булалар.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Физкультминут. 

1.Өйгә Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен ятларга бирелгән иде.
2. Фәнис Яруллин биографиясен искә төшерү.
3. Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.
Укучылар укуы.
Укытучының үрнәк укуы.
- Сәнгатьле уку.
- Чылбырлап уку.
4. Шигырь өстендә эш.
- Исеме буенча эчтәлекне аңлатып карыйк әле.
-Димәк, шигырь нәрсә турында? 
-Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла? 
-Ул юллар ничек язылган? Ни өчен?
Бу шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели?

- Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.
- Рәхмәт! Урыннарыгызга утырыгыз. 
5. Мөстәкыйль берәмлек, образ төшенчәләренә аңлатма.
7.Шигырьдәге кабатлауларны табу.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Укучылар сәнгатьле итеп шигырьне сөйлиләр.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Сорауларга җавап бирәләр.
Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка астында бер укучы физик күнегүләр ясый, калганнар кабатлыйлар.
Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. Музыка туктатыла, укучылар укытучының соравын игътибар белән тыңлый, кычкырмыйча сорауга җавап бирерлек санны барлыкка китерәләр - төркемләп басалар. МИКС - ФРИЗ - ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда буталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)
шигырьнең исеме ничә сүздән тора? (өчәрләп басалар)
һәр строфа ничә юлдан тора?(дүртешәрләп басалар)
ничә герой катнаша?(берәмләп басалар)
Сыйныфта ничә укучы бар? (барысы бергә җыелалар)
1 укучы укый.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.
Укучылар дәреслекнең 111 нче битен укыйлар.
Шигырьдәге кабатлауларны табып укыйлар.

V. Рефлексия.

1. Дәрес сезгә ошадымы?
Аеруча нәрсә кызыклы булды?
Нинди яңалык белдегез?
Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт. 
2. Үзбәя
“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.
“4”-  дәрес материалын яхшы аңладым.

3. Өй эше:

1.111 - 114 нче бит, укырга; 2.114 нче бит, 1 нче бирем. 3. Үзең яратып укыган шигыреңә анализ ясап карарга

Йомгак

 Әсәрләргә анализ ясаганда укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала... Ләкин иң әһәмиятлесе - мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнә. Әйтелгәннәрдән  чыгып, түбәндәге  көтелгән нәтиҗәләрне аерып була: Проект эшчәнлеге укучы белән укытучы, укучы белән укучыларның үзара тыгыз мөнәсәбәтенә һәм шул ук вакытта укучыларның мөстәкыйльлегенә нигезләнә. Татар  әдәбияты дәресләрендә лирик жанрларны анализлау - укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа, фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Төрле технологияләр, методлар кулланып эшләү бүгенге көн мәктәпләрендә лирик әсәрләрне  өйрәнү өчен кызыксыну уятуга төп этәргеч булып тора.

Димәк, укучы мәктәпне тәмамлап чыкканда теләсә нинди жанрдагы лирик әсәргә анализ ясый белергә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт имтиханы биргәндә югалып калмаска, эчке мәгънәне таба белергә, шигырь һәм чор арасындагы бәйләнешле дөрес күрсәтергә, әсәрнең темасын, шагыйрь күтәргән идеяне таба белергә, күтәрелгән проблемаларны дөрес билгеләргә өйрәнергә тиеш. Тормышның төрле якларына дөрес бәя бирә белгәндә генә, укучы үз кыйбласын дөрес билгели алачак.

                                 

                                  ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар:

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5 - 11 нче сыйныфлар / Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. − Казан, “Мәгариф”, 2005.

Методик һәм фәнни хезмәтләр

Татар телендә

  1. Биктаһиров К., Галиуллин Т. Әдәбиятны ничек укытырга? Мәгариф. − 2003. − №2.
  2. Вәлиева Ф. Әдәп төбе − матур гадәт. // Мәгариф.−1999.− №10.− 73 б.
  3. Галиуллин Т. Әдәбият үзгәрәме әллә үзебезме. − Мәгариф. −2006. − №1.
  4. Ганиева Ф.Ә., Гарифуллина М. Д. Әдәбият дәресләре. - Казан, Тат.кит. нәшрияты, 2015
  5. Гарифуллина М.А. Әдәбияттан эш дәфтәре. - Казан, Тат.кит. нәшрияты, 2016
  6. Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. XX гасыр башы: лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар. -  Казан:  Мәгариф,  84 - 89б.
  7. Йосыпова Н.М. Татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар). 7 - 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф – Вакыт”нәшрияте, 2017. – 127б.
  8. Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият укытуның кайбер мәсъәләләре / Д.Ф. Заһидуллина. - Мәгариф. – 2001. - № 5. – Б.: 14-16.
  9. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. Казан: Мәгариф. − 2000. − №2.
  10. Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютер технологияләрен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69.
  11. Исмәгыйлова С.Г. Мәктәптә әдәбияттан сыйныфтан тыш эшләр: методик кулланма. – Алабуга.:  АДПИ ризотипографиясе, 2001. − 123 б.
  12. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Заһидуллина Д.Ф., Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М Йосыпова. -  Казан: Мәгариф. – 2006-319б
  13. Такташ Һ. Әсәрләр: 3 томда. - Казан, Тат.кит. нәшрияты, 2010
  14. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. - Казан: Матбугат йорты, 2001. – 640 б.
  15. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: ТКН, 1983. – 136 б.

Электрон ресурслар:

  1. Требования к научно - исследовательской работе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://www.vsoh1.ru.
  2. http// www.ipkro.isu информационно - методическая поддержка учителей
  3. http://belem.ru татар мәгарифе порталы
  4. http://mon.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...