Гаяз Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dtu._gayaz_ishakyy_ul_le_oylnmgn_ide.docx13.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Гаяз Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”.

“Зөләйха”

Максат: 1)  әсәрдәге төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеге;

                2) эчтәлек өстендә эш алып бару, образларга характеристика бирү, эчтәлек сөйләтү;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                            

                                           Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

Үткән дәрес материалы буенча фикер алышу:

а) Г.Исхакый иҗаты 20нче йөз башы татар әдәбиятына нинди яңа сыйфат үзгәрешләре алып килде?

б) “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен автор нинди максат белән язган?

в)  Ни өчен әсәрне хыялый – публицистик повесть дип атыйбыз? Язучының бу рәвештә уйлануларының сәбәпләре ниләрдән гыйбарәт?

г) Милләтебезнең бетүгә таба бару куркынычын Г.Исхакый нәрсәләрдә күрә?

и)Г.Исхакыйның өстен катлауларга мөнәсәбәте ничек?

е). Татар халкының төрле сыйныфлардан торуын, аларга хас булган үзенчәлекләрне,  каршылыкларны  язучы ничек итеп күрсәтә?

и).Автор хатын-кыз язмышын нинди юллар белән җиңеләйтергә тели.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1.Катнаш никахлар турында әңгәмә оештыру, әсәрне уку.

2. Эчтәлек өстендә эш, характеристика бирү, эчтәлек сөйләтү

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Сарыпларга, мара, зөмрәд

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Әсәрнең эчтәлеген анализлау.

2.Образларга  характеристика бирү.

3.65   нче  биттәге 1-13   сорауларга кыскача җавап язарга.

1. Г.Исхакый драма әсәренең нинди жанрларына мөрәҗәгать итә? Ни өчен  сәхнә әсәрләре иҗат итүгә ул аеруча зур әһәмият бирә?

2.”Мөгаллим” драмасындагы Салих образының уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәтергә. әсәрнең финалыннан сез канәгатьме?

3. Галия белән Ибраһимның (“Алдым-бирдем” драмасы) үз бәхетләре өчен көрәштә кулланган ысуллары сездә нинди фикерләр уятты? Бу образларга мөнәсәбәтегез нинди?

4. “Тартышу” драмасында Закир әти-әнисе белән каршылыкка кереп дөрес эшлиме? Хәлнең болай килеп чыгуына сезнеңчә кем гаепле?

5. “Зөләйха” фаҗигасе нинди вакыйгага нигезләнеп язылган?

6.Гыймади карт гаиләсенең язмышын тәфсилләп сөйләп чыгыгыз.

7. “Зөләйха фаҗигасе –татар халкы кичергән фаҗига” дигән фикерне киңәйтеп аңлатып бирергә.

8. Зөләйха ни өчен төрмәдәге хәлен көчләп рус мужигы хатыны булып торуыннан өстенрәк күрә?

9. 1917нче елга кадәрге чорда Россиядә татарларга карата алып барылган христианлаштыру сәясәтен сез ничек бәялисез?

10. “Теләсә кайсы милләт башкаларыннан зур да, кечкенә дә була алмый, һәммәсе тигез хокуклы” дигән фикерне, әлеге әсәрдән чыгып, киңәйтеп аңлатырга.11. “Күпме михнәт чикте безнең халык” дигән темага кечкенә генә инша язарга.

12. Күренекле шәхесләрнең бу әсәргә биргән бәяләрен искә төшерергә.

13. “Зөләйха” әсәренең сәхнә тарихы турында сөйләргә.

6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   65 нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...