җөмләдә сүз тәртибе дәрес планы
план-конспект урока (8 класс) на тему

Бу дәрес сингапур структурасын кулланып үткәрелде.Дәрестә укучылар бик күп кирәкле мәгълүматлар алдылар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomld_suz_trtibe_3.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

          Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

                               Җөмләдә сүз тәртибе

                              Үткәрде:татар теле һәм әдәбияты укытучысы      Галимҗанова Диләрә Илгиз кызы

Тема: Җөмләдә сүз тәртибе.

Максат.Укучыларга сүз тәртибе турында төшенчә бирү. Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе арасындагы аерманы   аңларга ярдәм итү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Күнегүләр эшләү нәтиҗәсендә осталык һәм күнекмәләр булдыру.

Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау.Дәреслек,мультимедиа проектор.

Материал.Г.Ф.Гайнуллина,М.К.Зиннуров,Г.Ф.Харисова,

Д.Х.Хөснетдинова. “Татар теле”Казан.Татарстан китап нәшрияты,2016.8сыйныф.(Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы)

Кулланылган структуралар. ТИК-ТЭК-ТОУ, РЕЛЛИ-КОУЧ ТЭЙК ОФ- ТАЧ-ДАУН ӨЙРӘТҮ

 

                                          Дәрес планы.

Оештыру

Исәнләшү

Бүген сыйныфта кем дежур,кемнәр юк.

Без үткән дәрестә нинди теманы үткән идек.

Берничә укучыдан иншаларын укыту.

Материалны өйрәнү

Дәресебезне ТИК-ТЭК-ТОУ   өйрәтү СТРУКТУРАСЫ буенча башлап җибәрәбез .  Таблица буенча җөмләләр төзибез,  җөмлəлəрне уку. Ия белән хәбәр,аергыч һәм аерылмыш,хәл,тәмамлыкларны табу.Урыннарына игътибар иттерү.

1.шатлык

2.күңелемне

3.алса да

4.биләп

5.аны

6.әнием

7.ихлас

8.уртаклаша

9.күңеленнән

.

Күңелемне  шатлык  биләп  алса да,әнием аны ихлас күңеленнән уртаклаша

Җөмлә кисәкләре буенча тикшерү.

Ия-хәбәр     шатлык  биләп  алса, әнием уртаклаша

Тәмамлык –иярүче сүз  күңелемне биләп алса,аны уртаклаша, күңеленнән уртаклаша

Аергыч-аерылмыш   ихлас күңеленнән

Димәк,

1.Ия хәбәрдән алда килсә.

2.Аергыч аерылмышыннан алда килсә.

3.Хәл үзе ияргән сүздән алда килсә.

4.Тәмамлык үзе ияргән сүздән алда килсә.

5.Аныклагыч аныкланмыштан соң килсә,җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибе дип атала.

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

җырдан сызланмый бөркетләр,

сугышта үлми былбыл        

әлеге юлларда нинди үзгәреш күрәсез?

Җ: хәбәр иядән алда килгән.

                             

Җанлы сөйләм телендә, шигъри сөйләмдә, тойгылы сөйләмдә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә сүзләр, үзләренең гадәти урыннарын үзгәртеп, башкача урнашырга мөмкин. Бу тәртип сүзләрнең кире тәртибе, ягъни инверсия дип атала.

Җөмләдә ия хәбәр төркеменнән соң килгән. Бу тәртипне үзгәртсәк, хисләр байлыгы, җөмләнең аһәңе, матур яңгырашы юкка чыгар иде. Инверсия булганда, сөйләм хисле, тәэсирле яңгырый.

Исегездә тотыгыз!

Җөмләнең туры тәртибе

Җөмләнең кире тәртибе

ия + хәбәр

хәбәр + ия

аергыч + аерылмыш

аерылмыш + аергыч

тәмамлык + ияртүче сүз

ияртүче сүз + тәмамлык

хәлләр + ияртүче сүз

ияртүче сүз + хәлләр

аныкланмыш + аныклагыч

Искәрмә: аныклагыч һәрвакыт аныкланмыштан соң килә. Кире тәртип мөмкин түгел.

Дәреслектәге 60 нчы күнегүне  РЕЛЛИ-КОУЧ өйрәтү структурасы буенча эшлибез.Сезнең алдыгызда битләр бар аралашып  сүзләрнең кире һәм уңай тәртибен язып барабыз. (ике укучыга бер бит,бер ручка чиратлап язалар.)

Эшләгән эшне тикшерү (чиратлап кем белән эшләгән  шуның белән тикшерү) калганннарда тикшереп баралар.

Ә хәзер ТЭЙК ОФ- ТАЧ-ДАУН ӨЙРӘТҮ структурасы буенча дәвам итәрбез.(укучылар дөрес җавапка торып басалар,дөрес булмаса утыралар.)

Җөмләдә сүзләрнең туры тәртибе генә була -                 юк

Җөмләдә сүзләрнең кире һәм уңай тәртибе була   -әйе

Җөмләдә сүзләрнең кире тәртибе генә була.- юк

Аныклагыч та да кире тәртип күзәтелә.- юк

Хәбәрдән соң ия килә бу җөмләдә туры тәртип була.-  юк

Дәфтәрләрдә 65күнегүне эшләү.Сүз тәртибе кире булган җөмләләрдә тиешле урында булмаган җөмлә кисәкләренең астына шартлы билгеләрен сызу.

-Бүгенге дәрестә нинди яңалык белдегез?

-Нәрсә авыр булды?

Мин өйрәндем.....

Мин белдем.....

Минем исемдә калды....

-Өй эше 66күнегү,кире тәртиптә булган җөмләләрне күчереп язарга.

-Җөмләдә сүз тәртибе ничә төрле була?

-Нинди вакытта уңай тәртип?

-Сүзләрдә инверсия яки кире тәртип нинди вакытта күзәтелә?

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.

quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

Жөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

7нче класста татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Көн тәртибе

материал для преподавания башкирского языка как государственный в русских школах...

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"...

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе

Сүзләрне   морфологик   яктан  тикшерү тәртибе...