Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока на тему

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                

                

 Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә сыйфат hәм сыйфат ясагыч кушымчалар.

                                                        

                                                                                             


Эчтәлек

Кереш

I. Cүзьясалышы hәм аның ысуллары.........................................................2

II. Кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышы.....................................6

III. Продуктив hәм аз продуктивлы кушымчалар.....................................8

Йомгак


Кереш

Туган телем-иркә гөлем,

Киндер сиңа күңел түрем.

Халкыбызның яратып әйтелә торган бу канатлы сүзләрен ишеткән саен, безнең күз алдыбызда милли телебезнең байлыгы килә. Тел- халыкның иң кыйммәтле тарихи ядкәре.

Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып, халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. “Халык, милләт үз тарихын борынгыга никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә, билгели ала”,- диләр галимнәр. Телнең барлыкка килүен hәм формалашуын өйрәнү дә шул телдә сөйләшүче халыкның чын тарихын ачуга кайтып кала.

Менә шуның өчен дә без үзебезнең курс эшебезнең темасы итеп: Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә сыйфат hәм сыйфат ясагыч кушымчалар дигән теманы алдым.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, бу теманың көн кадагында торуы hәм актуальлеге хакында әйтеп үтәргә кирәк.

Чөнки халыкның көче турында сөйләшкәндә, ул халык аралаша торган тел турында әйтелмәсә дөрес булмас иде. Чөнки халыкны халык итеп таныткач иң зур күрсәткеч-шул халык вәкилләре сөйләшкән тел. Халыкка атаманы үзәра аралашкан теленә карап бирү-моның ачык дәлиле.

Телне саклаучы халык булса да, аны билгеле бер нормаларга салып каммилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дибез икән, бу-татар белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак нәтиҗәсе.

Ләкин ул хезмәтләр белән халык танышмаса, халык арасында бу хезмәтләр арадашчы булмаса, шулай ук бу өлкәдәге эшчәнлек үзенең нәтиҗәләрен бирмиячәк.

Менә шул сәбәпле, без, ягъни киләчәктә шул телебезне халыкка җиткерүче булачак, тел өлкәсендәге бу мәсьәләнең уңай чишелеше өчен без дә җаваплы. Шуңа күрә югарыда күрсәтелгән теманың әhәмияте бик зур дип уйлыйсыз. Безнеңчә, тел белеме белән әдәбият белеме арасында тыгыз, эзлекле бәйләнеш булганда гына, телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп яңадан халыкка кайтарып бирүчеләр-тел галимнәре, шагыйрьләр hәм драматурглар.

Шушы ике өлкәдә эшләүче бөек шәхесләрнең хезмәтләре бердәй булып, матур әдәбиятта чагылышын күзәтү тагын да кызыклы hәм бик җитди эш икәненә, без бу фәнни эш өстендә эшли башлагач, тагын да ныграк тойдык.

Шул максатта тел өлкәсенә караган күп кенә фәнни хезмәтләр белән таныштык: Ф.Ә. Ганиев “Хәзерге татар әдәби теле”; З.М. Вәлиуллина, К.З. Зиннәтуллина, М.А. Сәгыйтов “Хәзерге татар әдәби теле”; Л. Җәләй “Татар теленең тарихи морфологиясе”; В. Хаков “Татар әдәби теле”; В.Н. Хангилдин “Татар теле грамматикасы”; М.З. Зәкиев, Ф.А. Ганиев, К.З. Зиннәтуллина “Татар теле грамматикасы”.

Бу хезмәтләр аша без үзебез өчен бик кирәкле мәгълүматлар гына алып калмадык, ә бәлки, сыйфат ясагыч кушымчаларны башка сүз ясагыч кушымчалардан аера белергә өйрәндек. Шуның өстәвенә, бүгенге көндә үзенең структурасын югалтып, гадәти тамыр сүзгә әйләнгән сүзләр белән таныштык, иң мөhиме-үзебезнең белемнәребезне камилләштердек.

Ә инде теоретик белемнәр белән кораллангач, бу мәсьәләнең матур әдәбият өлкәсендә чагылышына да тукталып үтәргә булдык.

Фәнни-тикшеренү эше беръяклы булмасын өчен, Г. Бәшировның, “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен алдык.

Бу әсәр белән танышканда hәрвакыт бер сорау исебездә торды.

Г. Бәширов укучыны җәлеп иттерерлек, халыкның күңеленә барып җитәрлек, тәэсир итәрлек әсәрләрне ничек тудыра алды икән? Бу сорауга җавап таптык. Ул-әсәрнең бай теле, сүрәтләү чараларының муллыгы, бигрәк тә, сыйфат hәм сыйфат ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сыйфатларның гаять күп булуы hәм аларның бик урынлы куллануы.

Нәкъ менә шул сүзләр хәзимәсе аша Гомәр ага Бәширов халкыбызның күңел байлыгын, аның гореф-гадәтләрен сүрәтли.

Курс эшебезне язар өчен, әлбәттә Г. Бәширов әсәрендә сыйфат hәм сыйфат ясагыч кушымчалар нәтиҗәсендә ясалган сүзләрнең кыйммәтен hәм, гомумән, матур әдәбият белән тел белеменең гармониясен күрсәтү өчен, түбәндәге максатларны билгеләдек.

  1. Темага кагылган хезмәтләр белән танышу.

2. Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәре белән танышып, шул әсәр җирлегендә сыйфат кушымчаларын билгеләү.

  1. Әсәрдә продуктив кушымчаларны табу.
  2. Продуктив булмаган кушымчаларны табу.
  3. Хәзерге көндә сыйфат ясамый торган кушымчаларны билгеләү.
  4. Сыйфат ясагыч кушымчаларга нәтиҗә ясау.

Шушы максатларга ирешү өчен үз алдыбызда түбәндәге бурычларны куйдык:

1) Фәнни хезмәтләрдәге фикерләр белән танышу, аларга анализ ясау. (Ф. Ганиев “Хәзерге татар әдәби теле”, В.Н. Хангилдин “Татар теле грамматикасы”, Л. Җәләй “Татар теленең тарихи морфологиясе”, В. Хаков “Татар әдәби теле”)

2) Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә сыйфат ясагыч кушымчаларны билгеләү.

3) Сыйфат ясагыч кушымчаларның мәгънәләре белән танышу hәм әсәрдән мисаллар китерү.

Сүзъясалышы hәм аның ысуллары

Сүзьясалышы татар бер мөстәкыйль тармак булса  телебезне камилләштерүдә hәм фән буларак, телебезнең әhәмиятле факторларның берсе булып тора. -Моны исбатлаучы дәлил-, сүзьясалышы башка бүлекләр-морфология, синтаксис, лексикология hәм тел тарихы белән дә бәйләнеше.

Бу тармакның күп кенә процесслары телнең морфологик күренешләренә охшаш. Татар телендә яңа сүзләр дә, грамматик формалары да кушымчалар ярдәмендә ясала. Мәсәлән, -че, -чән кушымчалары эшче hәм эшчән сүзләренә лексик мәгънә, -нең, -кә кушымчалары –эшнең hәм эшкә сүзләрендә грамматик мәгънә белдерәләр. Кайбер кушымчалар лексик мәгънәгә дә, грамматик мәгънәгә дә ия. Мәсәлән, -лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек кушымчалары тәмле, ямьсез, каенлык сүзләрендә яңа семантика, портфель-ле(кеше), утынсыз (калу) кебек сүз формаларында грамматик мәгънә белдерәләр.

Сүзьясалышы синтаксис белән дә тыгыз бәйләнгән. Бик күп кушма сүзләр синтаксис берәмлекләрдән ясалган. Кушма сүзләргә характеристика биргәндә hәм аларның асылын билгеләгәндә, аларда булган синтаксис мөнәсәбәтләрне читләтеп узып булмый.

Бу тармакның кайбер яклары лексикология белән дә тыгыз мөнәсәбәттә. Сүзьясалышы вакытында сүзнең яңа формасы түгел, ә яңа төшенчә яки төшенчәнең төсмерен белдергән яңа лексик берәмлек барлыкка килә. Билгеле, сүз телнең берәмлеге буларак лексикологиянең дә өйрәнү объекты булып тора. Шулай итеп, сүз синономия, антономия, омонимия күзлегеннән, аның активлыгы hәм пассивлыгы,чыгышы ягыннан характерланырга мөмкин.

Сүз авазлар ярдәмендә материаль чагылыш таба hәм мәгънә белән тавыш формасының бергәлеген тәшкил итә. Яңа сүзләр шул телнең фонетик законнарына ярашлы рәвештә ясала.

Әйтик, татар телендә hәр кушымча ясаучы нигез сингармонизм законыннан чыгып ялгана: авыл-даш, әмма сер-дәш. Шуның нәтиҗәсендә кушымчалар телебездә hәрвакыт ике-нечкә hәм калын вариантта була.

Татар теленең төп фонетик күренешләре: редукция, элизия, ассимиляция сүзьясалышында да чагылалар: сары ут-сарут, таба агач-табагач.

Сүзъясалышының стилистика белән дә билгеле бер бәйләнеше бар. Яңа ясалган теләсә нинди сүз стильгә карата нейтраль түгел. Мәсәлән, -ылда/-елдә, -чак/-чәк, -чык/-чек кушымчалары чәрелдә, такылда, бәйләнчек, иренчәк кебек сүзләргә ачыктан-ачык экспрессив-эмоциональтөсмер өстиләр.

Сүзьясалыш ысулы –нинди дә булса телнең материаль берәмлекләреннән, алар арасында сүзьясалыш мөнәсәбәтләре хасыйл итеп, яңа сүзләр ясау алымы, методы. Үзенең барлык чаралары hәм типлары белән барлык ысуллар телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә. Татар телендә сүзьясалышның түбәндәге ысуллары бар:

  1. Сүзьясалышның фонетик ысуллары

2.  Кушымчалау ысулы

3.Сүзләр кушылу

4.  Сүзтезмәнең кушма сүзгә күчүе

5.  Сүзтезмәнең кушымча алып, кушма сүзләргә күчүе

6.  Конверсия

7.  Лексик-семантик ысул

Исем+бәйлек тибы 

Исем+ сыйфат фигыль тибы 

Рәвеш+ сыйфат фигыль тибы. 

8. Абревиация

Кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышы.

Хәзерге татар телендә кушымчалар белән сыйфатлар ясалышы иң продуктив ысулларның берсе булып тора. Бу ысул беренче төрки грамматикаларда ук күрсәтелә. Кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышы турында А.М. Казембәк, О. Бетлинк, Алтай миссиясе, М. Терентьев, Н.Н. Ашмарин, Н.Ф. Катанов грамматикаларында мәгълүмәт бар.

Октябрь революциясе соңыннан чыккан грамматикаларда сыйфатлар ясый торган кушымчаларга шулай ук игътибар бирелә. Т.М. Гарипов, Ә.Н. Нәҗми, А.М. Җербак, М.А. Хабичев хезмәтләрендә hәм коллектив грамматикаларда кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышы карала.

Татар теле белемендә бары тик гомуми грамматикаларда гына кушымчалар белән сыйфатлар ясалышы китерелә. [ 1-172б ]

Инде И. Гиганов, М. Иванов, Г.М. Мәхмүтов, Х. Фәйзханов, К. Насыйри, А.М. Архангельский грамматикаларында ук сыйфатлар ясый торган кушымчалар турында мәгълүматлар бар. XX гасыр башында чыккан грамматикаларда да кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышына урын бирелә.

Октябрь революциясеннән соң М. Корбангалиев, Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, Х. Бәдигый грамматикаларында сүзъясалышына, шул исәптән сыйфатлар ясалышына да шактый нык игътибар ителә.

Соңгы елларда В.Н. Хангилдин, Д.Г. Тумашева hәм коллектив грамматикаларда кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясалышы карала.

Хәзерге вакытта сыйфатлар ясый торган продуктив кушымчалар түбәндәгеләр:

Нигез+-лы/-ле кушымчасы.

Бу кушымча хәзерге татар телендә иң күп сүз ясаучы кушымчаларның берсе. Ул, фактлар күрсәткәнчә, полифункциональ кушымча булып тора: исемнәр ясауда да (уфалы, бөгелмәле), сыйфатлар (сәләтле, акыллы) ясауда да катнаша. Шуның белән бергә Н. Исәнбәт, М.З. Зәкиев, Д.Г. Тумашева кебек галимнәр аның грамматик функция дә белдерә алуын күрсәтәләр.

Бу кушымча нинди шартларда грамматик мөнәсәбәт, бер сүзнең икенче сүзгә бәйләнешен белдерә, ә нинди вакытта сүзъясагыч кушымча булып килә дигән сорау туа.

Сүзьясагыч кушымчасы –лы/ле исемнәргә, чикләнгән күләмдә сыйфатларга, саннарга, фигыльләргә, рәвешләрчә hәм хәбәрлек сүзләргә ялгана.

Татар сүзләрендә дә, алынма сүзләрдә дә кушымчаның ясаучы нигезләрен тәшкил итәләр: көч+ле, ачу+лы, кешелек+ле (татар сүзләре). Алынма булган ясаучы нигезләр: 1) гарәп hәм фарсы сүзләре: мәгърифәт+ле, файда+лы, гайрәт+ле; 2) рус сүзләре: смена+лы, запас+лы, почет+лы; 3) рус теле аша европа телләреннән алынган сүзләр нерв+лы, гамония+ле, стихия+ле, стадияле+ле, эмоция+ле, авторитет+лы, рентабль+ле,стандарт+лы.

Исем+лы/ле моделе түбәндәге мәгънәләре белдерәләр.

Ясаучы нигез тәгъбир иткән даими эчке билге белән тасвирлана торган затны: инсафлы, әдәпле, белемле, кешелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле. Шунда мин анамның шәфкатьле, мәрхәмәтле сүзләрен ишетәм! [ 7-132б ]

2) Ясаучы нигез тәгъбир иткән вакытлы билге белән характерлый торган затны яки предметны: шатлыклы, ачулы, кайгылы, ярсулы. Мәсәлән, Кышкы кичләрнең балалар өчен иң күңелле, иң куанычлы сәгате, ихтимал, шәфкать баткан чакта башланадыр... . (Г. Бәширов.)

3) Ясаучы нигез тәгъбир иткән авыру белән чикләүче затны яки предметны: туберкулезлы, чехоткалы, тимрәүле, бизгәкле. Мәсәлән, Әти сандугачның үле гәүдәсен тотып керде. [ 7-34б ]

  - Бүтән, кем булсын! Бүтән кемгә кирәк! Шул кансыз. Шул зимагур!-диде, Әхәтне кат-кат сүгеп ташлады... [ 7-35б ]

4) Ясаучы нигез тәгъбир иткән нәрсәгә күп дәрәҗәдә ия булган билге мәгънәсен: көчле, итле, мускуллы, сөтле, сөякле, кылчыклы, җилле, яңгырлы, буйлы, гәүдәле, ташлы. Мәсәлән, ...Әхәт үзе биеклеге озын аерым капчыкларының әле бер, әле икенче башыннан көчле куллары белән күтәреп алды да, тегермәнгә алып кереп китте. [ 7-49б ]

5) Ясаучы нигез белдергән корал, җайланма, әсбап ярдәмендә эшли торган дигән мәгънәне: детекторлы, гусеницалы,

Мәсәлән, .. Монда ул булып ул мактанмыйча түзә алмый.

-Менә, мин ул, hи! Минем чана әнә кая барып төште!

-Әйе! Синең тимерле булгач та!.. [ 7-13б ]

6)Ясаучы нигез атаган нәрсәдән ясалган яки әзерләнгән дигән мәгънәне: сөтле (аш), итле (аш), эремчекле (сумса) Мәсәлән, итле ашны тиз-тиз генә ашап, яңадан урамга ашыктым. [ 7-201б ]

7) Ясаучы нигез тәгъбир иткән матдәгә дучар ителгән яки аның белән капланган дигән мәгънәле: храмлы, эмульсияле Мәсәлән, Храмлы итеге белән мактангандай, безнең яннан бер-ике тапкыр үтеп китте. [ 7-80б ]

8) Ясаучы нигез тәгъбир иткән нәрсә була торган яки аны бирә торган дигән мәгънәне: керемле, чумаралы, керешле, табышлы. Мәсәлән, Җизни Әтнә ягындагы Җүлби авылында язны язлан, бик табышлы эштән-тегүдән кайтып килә икән... (Г. Бәширов.)

9) Ясаучы нигез атаган нәрсә белән бизәлгән яки ясалган дигән мәгънәле: челтәрле, чуптарлы, чачаклы . . . .

Мәсәлән, Бер шаяны килә килешкә:

  • Егетләр! Челтәрле тәрәзәдән кызыл башлы сөлге күренә! Сөлге!- дип кычкырды. (Г. Бәширов.)

10) Ясаучы нигез тәгъбир иткән шәкелле (формалы) дигән мәгънәне: гофрлы, өчпочмаклы, ажурлы, кузаклы, квадратлы. Мәсәлән, Түгәрәк сакаллы, чибәр кеше иде минем әтием. (Г. Бәширов.)

11) Ясаучы нигез тәгъбир иткән эшкә-хәрәкәткә сәләтле дигән мәгънәне: җыелмалы, алынмалы, көймәле, күтәрелмәле. Мәсәлән, Табында сыйланырлык хәтсез генә тәмле әйберләр күзгә чалынды. Көймәле мичтә пешерелгән бер таба карабодай коймагы кызыктырып тора.. (Г. Бәширов.)

12) Ясаучы нигез тәгъбир иткән нәрсәне үз эченә алган шуннан гыйбарәт дигән мәгънәне: сагынулы, фаҗигале, hәлакәтле. Мәсәлән, Картның матур улы үлү кайгысыннан сукыр калуы турындагы фаҗигале урынга килеп җиткәч, әни уфылдап куя. (Г. Бәширов.)

13) Ясаучы нигез тәгъбир иткән тавышны чыгара торган дигән мәгънәне: гөрелдәвекле, чылтыравыклы. Мәсәлән, Бераздан абыйның яңгыравыклы тавышы колакка килеп керә. (Г. Бәширов.)

Фигыль + -лы/-ле моделе түбәндәге мәгънәләрне белдерәләр.

1)  Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән

билге мәгънәсен: бөрүле, бәйләүле, чигүле, түшәүле, ялгаулы, буяулы. Мәсәлән, Бүләк итәсе чигүле ашъяулыгын, ике башыннан тотып, баш очына күтәрде. (Г. Бәширов.)

2)  Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәткә билгеләнгән дигән мәгънәне: җигүле, сөрүле, түләүле, шартлаулы. Мәсәлән, Җигүле атны бер койма кырыена бәйләп куйды...

... Арчаның базар мәйданы җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган. (Г. Бәширов.)

Шулай итеп, продуктив кушымчалар арасыннан- лы/-ле сыйфат ясауда аеруча актив роль уйный. Мондый төрдәге сыйфатлар матур әдәбиятта аеруча мөhим урын алып тора. Шул уңайдан, Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен генә алсак, бу төр сыйфатларның күплегенә гаҗәпләнеп каласың. Шул ук вакытта, сыйфатларның булмавы әсәрнең камиллегенә ничек тәэсир итүе хакында да уйлыйсың. Нәкъ менә әсәрнең тарту көче, теленең байлыгына, төрле сүрәтләү чараларының муллыгына бәйле. Шул вакытта гына әсәр укучыны җәлеп итә ала.

Сүзьясагыч кушымча буларак –сыз/-сез кушымчасы –лы/-ле кушымчасының антонимы булып тора.

Бу кушымчалар бер үк ясаучы нигезгә ялгаучы нигезгә ялганып антонимик мәгънә белдерәләр: перспективалы-перспективасыз. Ләкин кайбер очракларда бер үк ясаучы нигездән бу кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр үзәра антоним булмыйлар. Бу хәл сыйфатларның берсе күчмә мәгънәдә алынганда була. Вакытлысыз, җирсез сүзләре Вакытлы хөкүмәт hәм җирле сөйләм дигән сүзтезмәләргә антоним булмыйлар.

Кушымчалар килеп чыгышы турында тюркологиядә берничә гипотеза бар. Кайбер галимнәр аның килеп чыгышын сын (төрки сүз), сарни (монгол теле сүзе), сир (чуваш теле сүзе) фигыльләре белән бәйлиләр. Н.А. Баскаков –сыз кушымчасын ике кисәктән тора дип саный. Чыннан да, бу кушымча сы+к, сы+н кебек татар фигыльләренең гипотик тамыр кисәге белән генетик бәйләнешле.

-сыз кушымчасы исемнәргә, фигыльләргә hәм хәбәрлек сүзләргә ялгана.

Кушымчаның ясаучы нигезләре булып конкрет исемнәр дә, абстракт исемнәр дә килә: чыбык+сыз,йөрәк+сез (биредә тамырлар күчмә мәгънәдә киләләр.)

Мәсәлән, Бер малай да сикермәгәч, ул, кулын селтәп, безнең яннан ук китә башлады:

-Әй, сездән буламыни ул? Андый батыр малайлар безнең очта бармыни соң! Җыен куркак, җыен йөрәксез!... . (Г. Бәширов.)

Алынма сүзләр дә ясаучы нигезләр буларак кулланыла. 1) гарәп hәм фарсы сүзләре: мәгърифәт+сез, мәгънә+сез, миhербан+сыз; 2) рус сүзләре: предмет+сыз, грамота+сыз; 3) рус теле аша европа телләреннән алынган сүзләр: логика+сыз, идея+сез, форма+сыз...

Инде шушы кушымча хакында тагын да тирәнрәк hәм фәннирәк мәгълүмат биреп, аның матур әдәбиятта кулланылышы хакында да ачыклык кертүне кирәк дип саныйм.

Исем + -сыз/-сез моделе түбәндәге мәгънәләрне белдерә.

1. a) ясаучы нигез тәгъбир иткән сыйфатның затта булмаган эчке билгене.

Г. Бәшировның әсәрендә мондый сыйфатлар бик күп. Мәсәлән, әдәпсез, миhербансыз, күңелсез, имансыз, мәгънәсез. Әни миңа карап авыр сулап алгалый. Бәлки, имансыз булганча кызгануыдыр? Имансыз... (Г. Бәширов.)

Б) Ясаучы нигезнең күчмә мәгънәсе күрсәткән нәрсәнең затта булмаган эчке мәгънәсе: башсыз, тешсез, мисез, телсез. Мәсәлән, Әни, коты алынып, читкә тайпылды.

-Әстәгъфирулла, тәүбә! Бу ниткән тамаша!.. Менә башсыз!.. –диде. (Г. Бәширов.)

2. Ясаучы нигез тәгъбир иткән сыйфатның предметта булмаган билгене: системасыз, түләүсез, логикасыз. Мәсәлән, Гайни абзыйның малае белән миңа түләүсез чәй эчертү өчен, өстәлгә якын китертмичә, ишек янында гына утырттылар. (Г. Бәширов.)

3. Ясаучы нигез тәгъбир иткән коралсыз яки җайланмасыз эшли торган дигән мәгънәне: чыбыксыз, атсыз... . Мәсәлән, Аргы якның ындыр артында, басуның иң биек урынында канатсыз иске җил тегермәне утыра. [ 7-155б ]

4. Ясаучы нигез тәгъбир иткән нәрсәне бирми торган яки ул килеп чыкмый торган дигән мәгънәне: табышсыз, файдасыз, керемсез. Мәсәлән, Сөтсез чәй белән бер телем калач тоттырдылар. [ 7-99б ]

5. Ясаучы нигез тәгъбир иткән нәрсәгә ким, аз дәрәҗәдә ия дигән мәгънәне: сөтсез (сыер), көчсез. Мәсәлән, Сәлимнең көчсез булуыннан файдаланып, Әхәт абый аны мыскыллап нидер әйтә башлады... [ 7-50б ]

Сыйфат + -сыз/-сез моделе ясаучы нигез белдергән сыйфатның, билгенең юклыгын белдерә: кыюсыз, сәләтсез, кызыксыз, майсыз (ит). Мәсәлән, Апа кыюсыз гына әтигә карап алды. [ 7-45б ]

Бу төр кушымчалар нигезендә ясалган сыйфатлардан Г. Бәширов бик оста куллана. Бу сыйфатларны дөрес сайлап алуы белән төрле мәгънә hәм эмоциональ-сәнгатьчә төсмерләр бирә.

Нигез + - лык/- лек кушымчасы.

Бу функциональ кушымча. Исемнәр ясауда да, сыйфатлар ясауда да катнаша. Шуның белән бергә аңарда форма ясау функцияләре дә бар. Мәсәлән, -ган, -р кушымчаларына тәмамланган сыйфат фигыльләренә ялганып, аларның икенчел формаларын ясый: барган-барганлык, килгән- килгәнлек, барыр-барырлык. Бу кушымчаның кайсы сүз төркеменә караган сүз ясавын билгеләгәндә, ул сүзнең лексик-семантик, морфологик hәм синтаксик үзенчәлекләрен ачыклау төп шарт булып тора. Әгәр сүз бара торган кушымча грамматик мәгънәдәге предметны белдерә торган сүз ясала, килеш категориясе белән төрләнсә hәм исемнең типик синтаксик функциясен үтәсә, әлбәттә, ул сүз исем булып тора: күлмәклек (күлмәклек сатып алдым), айлык (айлыкны бүген бирәләр). Әгәр бу кушымча предметның билгесен белдерә торган сүз хасыйл итсә, төрләнмәсә hәм сыйфатка хас синтаксис функцияне үтәсә, ул сүз, hичшиксез, сыйфат тәшкил итә: айлык эш, айлык эшнең, күлмәклек тукыма.

Кушымчаның ясаучы нигезләре булып исем-нәр, фигыльләр hәм саннар килә.

Ясаучы нигезләре исем булган сүзләр бишмәт+лек (материал), итек+лек (күн), бүрек+лек (мех), ярма+лык (карабодай), койма+лык (агач), капка+лык (такта), атна+лык (эш), юл+лык (акча). Мәсәлән, Колынның сабыйлык җиңеллеге белән, койрыгын-ялын тузгытып, сикергәләп, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рәхәт! (Г. Бәширов.)

Фигыльләр дә ясаучы нигезләр булып киләләр: сат+лык (ашлык), чәчү+лек (орлык). Мәсәлән, Әти арбага сатлык ашлыкны салып, арбаның алдынарак утырды. (Г. Бәширов.)

Кайбер очракта саннар да ясаучы нигез булалар: йөз+лек (акча), йөз мең-лек (акча). Мәсәлән, Әти аңа бик эчкәреге куен кесәсеннән унлык сап-сары алтын чыгарып бирде. (Г. Бәширов.)

Генетик яктан –лык/-лек кушымчасының ясаучы нигезләре булып татар сүзләре белән беррәттән алынма сүзләр дә килә.

Хезмәтне дәвам итеп, тагын бу сыйфат ясаучы кушымча турында әйтеп үтәсем килә: нигез + -чыл/-чел.

А.Н. Конов бу кушымчаны –чак кушымчасының варианты дип саный. (н-л). А.Г. Голәмев “тарихи яктан – л, мөгаен көчәйткеч кушымча булып тора” ди яза. Бу кушымча исемнәргә, сыйфатларга hәм саннарга кушыла hәм сыйфат сүз төркеменә кергән яңа сүзләр ясый.

Ясаучы нигезләре исем булган сүзләр: a) конкрет исемнәр: балчык+чыл, сүс+чел; б) абстракт исемнәр: ярдәм+чел, хыянәт+чел, hөнәр+чел, кунак+чыл. Мәсәлән, Итчел битле Күпербаш кешеләре мал-туар сатучы кеше янына җыелганнар. [ 7-69б ]

Бу кушымчалар ярдәмендә ясалган сыйфатлар арасында гарәп-фарсы hәм рус теленнән кергән алынмалар да бар. Әмма Г. Бәшировның әсәрендә бу төр сыйфатларга мисаллар юк.

Нигезгә -чан/-чән кушымчалары кушылып ясалган сыйфатлардан шулай ук сөйләмдә дә, матур әдәбиятта да актив кулланыла.

Ясаучы нигезләр булып исем hәм исем фигыльләр килә.

Исем сүз төркеменә ялганып, бу кушымчалар түбәндәге сүзләрне ясауда кулланылалар: тел+чән, халык+чан, хәрәкәт+чән, эш+чән, дау+чан. Мәсәлән, Әни безнең бик хәрәкәтчән кеше.

Ясаучы нигезләре исем фигыль булган сүзләргә мисаллар: өркү+чән, кызу+чан, йогу+чан, үрчү+чән. Мәсәлән.

Шул ук вакытта бу кушымча гарәп-фарсы сүзләренә ялганып та, яңа сүзләр ясый: хисап+чан. Мәсәлән, Ник алай дисәң, hәр малайның күңелен мавыктыручан бер яшерен уе бар. (Г. Бәширов.)

Фигыль сүз төркеменә + -кы/-ке, -гы/-ге моделе ярдәмендә дә сыйфатлар ясала. Ләкин Г. Бәширов үзенең “ Туган ягым-яшел бишек “ әсәрендә бу төр сыйфатларга мөрәҗәгать итми.

Төзелеше ягыннан мөстәкыйль кушымчаларга барып тоташа торган –ма+лы кушымчаларыннан гыйбарәт катлаулы кушымча булып тора.

-Ма+лы кушымчасын мөстәкыйль кушымча дип санау өчен нинди нигезләр бар соң? –малы кушымчасы белән килгән сүзләрнең лексик-семантик hәм структур үзенчәлекләре –малы кушымчасын аерым мөстәкыйль кушымча дип санарга җитәрлек нигез бирә.

Беренчедән, хәзерге татар телендә -малы кушымчасы белән килгән күпчелек сыйфатларның –ма кушымчасына тәмамланган нигезләре юк. Мәсәлән, искитмәле, сизелмәле, теленмәле, әверелмәле сүзләрендәге искитмә, сизелмә, теленмә: әверелмә кисәкләре аерым кулланылмый. Аларның фигыль өлешләре мөстәкыйль кулланыла... Икенчедән тикшерелә торган сүзләрнең мәгънәсе аларның фигыль кисәкләреннән килеп чыга: кисел+мәле, кыскарт+малы, сызыл+малы, ябыл+малы. Мәсәлән, киселмәле сыйфатында “ киселмә “ гә ия булу турында сүз бармый, ә киселү белән характерлана торган билге турында сүз бара.

Ясаучы нигезләрен фигыльләр тәшкил итә: сүтел+мәле, киңәй+мәле мондый кушымча бары татар сүзләре белән генә килә.

Фигыль + -малы/-мәле кушымчасы түбәндәге мәгънәләрне белдерә.

Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәт белән характерлана торган билгене: сизелмәле, асылмалы, җигелмәле. Мәсәлән, Юл казылмалы, сикәлтәле. Арба үрле-кырлы сикергәләргә тотына. (Г. Бәширов.)

    Фигыль + -ма/-мә кушымчасы түбәндәге мәгънәләрне белдерә.

1. Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсе булып торган билгене: телмә, уйланма, сыйланма, ясалма. Мәсәлән, Аның йөзенә ясалма елмаю чыга.

2. Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәт өчен билгеләнгән дигән мәгънәне: башкырма, тагылма. Мондый кушымчалар ярдәмендә ясалган сыйфатлар Г. Бәширов әсәрендә юк. Әлбәттә, күзәтү барышында, бүтән авторларның әсәрләренә дә мөрәҗәгать итеп, бу төр сыйфатларның актив кулланылуы хакында әйтеп үтәргә кирәк.

3. Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәт белән характерлана торган дигән мәгънәне: кырма, акма, бәрмә, чатнама (суык). Чатнама суык hәм кыш уртасының яман да котырынган көннәренең берсе иде. (Г. Бәширов.)

Нигезгә -ынкы/-енке кушымчасы ын hәм –кы элементларыннан гыйбарәт катлаулы морфема булып тора. Фигыльләргә генә ялгана, ясаучы нигезләре булып татар сүзләре генә килә. Мондый катлаулы морфемадан ясалган сыйфатлар матур әдәбиятта да, сөйләм телендә дә байтак очрый. Мәсәлән, Г. Бәшировның “ Туган ягым-яшел бишек “ әсәренә янә мөрәҗәгать итсәк, бу төр сыйфатларның күплегенә хәйран каласың. Бу сыйфатлар әсәрнең телен...

Мәсәлән, Шул кысынкы җирдән әти кайсын тәртә белән бәрдереп, кайсы-берсенең арбасын күчәр башы белән эләктерәләп, уртага керә дә атка печән салып, аркалыгын төшерә.

- Ык/-ек, -к кушымчасы исемнәр ясауда да, сыйфатлар ясауда да катнаша. Сыйфатлар ясаганда фигыльләргә ялгана: Сүт+ек, җимер+ек. Ясаучы нигезләре булып бары татар сүзләре генә килә. Мәсәлән, Ачык тәрәзәдән кешеләрнең кызарып-бүртенеп ашап утырулары күренә.

-Гыч/-геч, -кыч/-кеч кушымчалары кагыйдә буларак, фигыльләргә ялгана: черет+кеч, бөлдер+геч, биздер+геч, дәртләндер+геч. Ф.Ә. Ганиев бу кушымчаларны продуктивлар рәтенә кертә. Ә менә Э.В. Севортян төрки телдәге –гыч/-геч, -кыч/-кеч

Ә менә Ф.Ә. Ганиев хезмәтенә кабат мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә:

Фигыль + -гыч/-геч, -кыч/-кеч кушымчасының сыйфат ясауда түбәндәге мәгънәләрен күрсәтә:

1. Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәткә сәләтле, эш-хәрәкәтне булдыра ала торган дигән мәгънәне: бөлдергеч, дәртләндергеч, биздергеч, тончыктыргыч.

2. Ясаучы нигез тәгъбир иткән эш-хәрәкәт белән характерлана торган билгене: ышандыргыч.

Ә менә инде Г. Бәшировның әсәренә килгәндә мондый төр сыйфатлар бик күп табып була. Мәсәлән, Ник алай дисәң, hәр малайның күңел түрендә мавыктыргыч бер яшерен уе бар: дәүрәк үскәч, ул шундый тулпарга атланып, әллә кайларга, ниндидер бик ямьле, матур дөньяга очасы бар кебегрәк сизенеп йөри... .

-ча/-чә кушымчасы да сыйфат ясауда үзенчәлекле урынны алып тора. Кайбер тюркологлар, мәсәлән, П.М. Мелиоранский, Н.К. Дмитриев, М.А. Хабичев бу кушымчаны чак (үлчәм) сүзе белән бәйлиләр. Ләкин бу сүз белән –ча кушымчалы сыйфат арасында бернинди бәйләнеш күзәтелми. Сыйфат ясаучы –ча кушымчасы этимологик яктан борынгы кечерәйтү кушымчасы –ч белән бәйләнгән. Аның мәгънәсе тулысынча сүз барган кушымчага туры килә.

-Даш/-дәш кушымчалары да сыйфатлар ясауда актив роль уйныйлар. Моны исбатлау өчен, янә Г. Бәшировның “ Туган ягым-яшел бишек “ әсәренә тукталабыз. Мәсәлән, Бер суза да, җырның аваздаш кайтавазын ишетергә теләгәндәй, беравык тыңлап тора. Аннан җан-фәрмәнга тагын шул җырны кабатлый.

Шулай итеп, Г. Бәширов үзенең “ Туган ягым-яшел бишек “ әсәрендә продуктив кушымчалардан ясалган сыйфатлардан мул файдалана. Бу сыйфатларның ясалышында халык сөйләү теленә хас үзенчәлекләр өстенлек ала. Моны предметлар hәм күренешләрне ачыклап килүче билге төшенчәсен, предметның нәрсәгә булса да нисбәт итүен белдергән сыйфатларда ачык күрергә мөмкин. Әсәрдә мондый сыйфатлар искиткеч күп: бүлмәле, атлы, маллы, изүле, чигүле, сөрүле, түләүле, канатлы, сулы, күңелле, дәртле, бәхетле, кояшлы, кешелекле, күзәнәкле, үтемле, булдыклы, яңгырлы, буранлы.

Юклык төшенчәсен белдерүче –сыз/-сез кушымчалары ярдәмендә әсәрнең теле тагын да байый: эшсез, тәмсез, җайсыз, юньсез, булдыксыз, малсыз, өзлексез, рәхимсез, имансыз, миhербансыз, күңелсез, ризасыз, шыксыз.

Исемнәргә hәм башка сүз төркемнәренә ялганып ясаучы –чыл/-чел кушымчаларының кулланылышы да үзенчәлекле. Мәсәлән, кунакчыл, сакчыл, вакчыл, сөякчел, халыкчыл, ярдәмчел, сүзчел, hөнәрчел.

Сыйфат ясаучы кушымчалар алынма сүзләргә ялганып та Г. Бәшировның әсәрен төрле мәгънә төсмерләре белән баеталар. Бу сүзләр таянып, Гомәр ага Бәширов кызыклы хәлләр, оста тотып алынган тормыш детальләре, үзенчәлекле hәм кабатланмас характерларны җанлы итеп гәүдәләндерә. Күп бизәкле, милли колоритлы, җыр hәм үткен тел белән язылган бу әсәр укучыны үзенә тартып тора.

Ә хәзерге вакытта сыйфатлар ясамый торган кушымчалардан торган сыйфатларга тукталып китәм. Бу төр сыйфатлар Гомәр ага Бәширов әсәрендә ничек кулланыла икән?

Мәсәлән, -лач/-ләч кушымчасы ярдәмендә ясалган сыйфатларны алыйк. Гадәттә, бу кушымчалар исемнәргә ялгана, ясаучы нигезләре булып татар сүзләре генә килә: итләч, йонлач, үрләч. Әмма Әхәт абый hаман үчекли, көлемсерәк юан муенын йонлач куллары белән угалый. [ 7-57б ]

-Гын/-ген, -кын/-кен кушымчаларын күп кенә тикшеренүчеләр (В. Банг.), Н.К. Дмитриев, Э.В. Севортян бу кушымчаларны сыйфат фигыль –ган кушымчасына кайтарып калдыралар. Ул фигыльләргә ялгана: үт+кен, кис+кен, аз+гын. Мәсәлән, Миңа ул Сәлимне мыскыллавын әтигә дә ишеттерәсе килә шикелле сизелде. Чөнки үтәсен күзләре белән аңа да карап ала иде. [ 7-41б ]

-ак/-әк, -к кушымчасы әти-мологиясе ягыннан –гак кушымчасына барып тоташа булса кирәк. Сыйфатларга hәм исемнәргә ялгана: тәбәнәк, утрак, уйнак, аксак, ялгызак, тәбәнәк. Мәсәлән, Бәлки, Ерак әби көчләп биргәндер, -дидем. [ 7-55б ]

Э.В. Севортян –ан/-ән, -н кушымчасы турында да кызыклы фактлар китерә. Ул бу кушымчаның –ган кушымчасыннан килеп чыкканлыгы билгели. Мондый төр сыйфатлар Г. Бәшировның әсәрләрендә дә байтак. Алар әсәрнең телен тагын да баеталар. Мәсәлән, Карасак, каен төбенең тирән куышында, берсенә берсе уралып, тубал хәтле йомгак булып укмашып беткән исәпсез-хисапсыз кара елан кайнаша!

-Ы/-е кушымчасы ярдәмендә ясалган сыйфатлар да байтак очрый. Бу кушымчаның этимологиясе турында байтак фикерләр бар. Э.В. Севортян кушымча турында яшәп килгән фикерләргә җентекле рәвештә тәнкыйди анализ ясый.

Ул тикшерелә торган кушымчаның –ык кушымчасыннан килеп чыгуын, яки кайбер вакытларда ул –ык кушымчалы сүзнең тарихи үсеш этабы булып торуын исбатлый. Аның фикере татар теле материаллары белән дә раслана.

Мәсәлән, олы, тере, кече, аеры, үле, каты.

Кушымча фигыльләргә ялгана.

Ә хәзер инде бу кушымчалы сүзләрнең “ Туган ягым-яшел бишек “ әсәрендә ничек кулланылуына игътибар итик.

Мәсәлән, Зуррак булгач, мин әниемә сәер сорау бирдем:

-Әнием, дим. Син япь-яшь башың белән шундый каты куллы олы кешегә кияүгә чыктың! [ 7-43б ]

-Су кушымчасы борынгы –сыг кушымчасы белән бәйләнгән булса кирәк. Бу кушымчалар исемнәргә, фигыльләргә, сыйфатларга ялгана. Мәсәлән, Сабан туе иртәләрендә генә була торган бу үзалдына бер моңсу соры тынлык юкка чыгар да бәйрәм куанычының кайсы ягыдыр китек булыр кебек.

Йомгак

Шулай итеп, курс эшенең ахырына якынлаштык. Фәнни хезмәтне язу барышында максатларыбызга hәм бурычларыбызга ирештек.

Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә кулланылган сыйфатларны hәм сыйфат ясагыч кушымчаларны билгеләү барышында бөек тел галимнәренең хезмәтләренә таянып эш иттек. Еллар үткән саен, бу хезмәтләрнең тагын да камилләшүенә инандык. Ләкин шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: заман таләпләренә туры китереп язылган фәнни хезмәтләр җирлегендә Гарнатый, В.Н. Хангилдин хезмәтләре бу тема өстендә тагын да тирәнрәк эшләргә, фикер йөртергә ярдәм итте. Төрле сүзъясалышы үзенчәлекләрен чагылдырган кулланмаларда Абу-Эл Хайян, И. Хәлфин, К. Насыйри, Мирза Казем-Бек грамматикаларында мәгърифәтчеләрнең, мөгаллим-филологларның фәнни хезмәтләрендә тел белемендәге эволюция киң чагылыш таба. XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында татар әдәби телендә зур үзгәрешләрне күзәтергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта бу хезмәтләрдә ассызыклап киткән бер нәрсәгә тагын да инандык: ул, халыкның җанлы сөйләменә нигезләнеп, тел белеменең яңа юнәлештә үсә башлавына, анда сан үзгәрешләренә генә түгел, сыйфат үзгәрешләре дә күзәтелүенә. Язма тел үзенчәлекләренең тыгыз рәвештә сөйләү теле белән бергә кушылуына ышандык.Мондый яңарыш лексик яктан гына түгел, бәлки, грамматик юнәлештә дә күзәтелде. Әдәби телне халыкның җанлы сөйләменә нигезләү юнәлешендә, татар халкының күренекле әдипләре Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраhимов, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, М. Гафури, Г. Камал белән беррәттән, Гомәр ага Бәшировның да яңа юнәлештә үстереп җибәрүен күрдек.

Гомәр ага Бәширов үзенең “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә сыйфатлардан hәм сыйфат ясагыч кушымчалардан бик файдалы куллана. Әсәрдәге образлы-сүрәтләү чаралары, эмоциональ-экспрессив сүзләр, идиомалар, фразеологик тезелмәләр, эпитетлар шуны исбатлый. Автор бигрәк тә продуктив кушымчалардан ясалган сыйфатлардан оста файдалана. Даими рәвештә -лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек, -чыл/-чел, -чан/-чән, -гы/-ге, -малы/-мәле кушымчаларыннан ясалган сыйфатлардан файдалана. Гомумән, әсәр барлык продуктив кушымчаларны да очраттык.

Әлбәттә, автор аз продуктивлы кушымчалардан ясалган сыйфатларны да нигез итеп ала. Хәзерге вакытта сыйфатлар ясалмый торган кушымчалардан иң актив кулланылганнары: нигез+-лач/-ләч; нигез+-сыл/-сел; нигез+-кын/-кен, -гын/-ген; -гач/-гәч, -кач/-кәч; нигез+-ак/-әк, -к; нигез+-ан/-ән, -н; нигез+-ы/-е кушымчалары. Ә менә югарыда әйтелмәгәннәренә мисаллар таба алмадык.

Инде фәнни тикшеренү барышында туган авырлыклар турында әйтеп үтәргә кирәк: ул-кайбер сыйфат ясагыч кушымчаларның этимологиясе ачыкланмавы. Нәкъ менә шул авырлыклар кайбер каршылыклар да китереп чыгарды (сыйфат кушымчаларын билгеләгәндә)

Сыйфат ясагыч кушымчаларга карата тел белемендә шактый гына хезмәтләр булуга карамастан, әлеге тема ахырына кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Димәк, бу эшне киләчәктә дәвам иттерүчеләр-без, алмашка килүче тел белгечләре.

Мөгаен, менә шундый хисләр hәм әдәби телебезнең шундый бай булуы безне киләчәктә дә бу хезмәт өстендә эшләргә кирәклекне ачыклады юн. Күңелебездә милли телебездә генә түгел, ә бәлки, башка телләрдә дә сүзъясалышы тарихы, үзенчәлекләре белән танышып, охшаш якларны hәм аерымлыкларны билгеләргә hәм фәнне исбатларга кирәк дигән фикер туды.

Әдәбият

I Фәнни әдәбият.

  1. Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби теле. –Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000 ел.
  2. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. –Казан: КДПИ, 1972 ел.
  3. Зәкиев М.З., Ганиев Ф.А., Зиннатуллина К.З. Татар теле грамматикасы Iт. –Мәскәү Казан: “Инсан”, “Фикер“ нәшрияты, 1998 ел.
  4. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе. –Казан: Татар китап нәшрияты, 1986 ел.
  5. Хасанов В. Татар әдәби теле. –Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000 ел.
  6. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. –Казан: Татар китап нәшрияты, 1959 ел.

II Матур әдәбият.

7) Г. Бәширов “Туган ягым-яшел бишек”- Казан: Татар китап нәшрияты, 1982 ел.



Предварительный просмотр:

Татар теле, 5 класс

Тема : Сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Максат:

1) дидактик : сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

2) материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

Дәрес технологиясе : иҗади үсеш  һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Материал : дәреслек , компьютер, проектор, сүзлекләр

Дәрес барышы:

  I . Мотивлаштыру һәм ориентлашу . 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.                                                     

2. Уңай психологик халәт тудыру 

Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле. 

  Көтелгән җавап : Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен ! һ.б.                                                                          

-Иртә таңнан балкып чыккан  кояш та сезгә бары шатлык китерсен,   йөзегездәге елмаюлар беркайчан да   сүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

3Өй эшен тикшерү

 

4. Белемнәрне тигезләү  :

а) -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Лексика нәрсәне өйрәнә ?

-Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә?

ә) Болар нинди сүзләр ?

чибәр-матур, ...

дус-дошман,...

картаю- карт аю, ...

кул тамыры -агач тамыры, ...

кайнар су-кайнар сәлам, ...

борын күтәрү, ...

б) Бу сүзләр   -дәвам итегез?

   әти, әни, ризык, ...-  

  кучкар, кәлүш, нәмә...-

  журнал, билге,...-

  синоним, антоним, җөмлә,...-

  туган җир, ипи,...-

  партия, совет,..-

  чабата, кабилә,...

  ксерокс, файл,..-

5. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

 арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд, лот   рея,  реп   тиция, көлд   ргеч

-Сүзнең мәгънәсен, яки язылышын белмәгән очракта , без нишли алабыз?

Көтелгән җавап: сүзлекләргә мөрәҗәгать итә алабыз.

II. УМ адымлап чишү .

1.-Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз?

 -Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен?

-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?

-Сүзлекләне без ике төргә бүләбез ( 8нче слайд)

                        Сүзлекләр

    аңлатмалы         телара

-Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз . Ничек итеп аерырсыз?

Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.

Нәтиҗә.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.105  нче күнегү.

3.  -Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит)

“Синонимнар сүзлеге”ннән бирелгән сүзләрнең синонимнарын язып алырга.

4.  107  нче күнегү.Н.Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”ннән бирелгән фразеологик әйтелмәләрне табарга  һәм аңлатмалары белән язып алырга.

3. Рефлексия.

 -Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык ? Сүзлекләр ничә төргә бүленә ? Ни өчен сүзлекләр кирәк ?

Модель төзү.

4.  Йомгаклау.

 Өй эше бирү.

1. Кроссвордны  чишәргә (һәрберсенә таратыла)

2. “Татарча-русча сүзлек” алып килергә

.

Горизонталь буенча: 1. Фигура. 3. «Күк» сүзенең синонимы. 4. Сузык аваз белән нәрсә ясала? 6. Омоним (яшелчә, күз алмасын алгы яктан каплап тора торган тире). 9. «Сылу» сүзенең синонимы. 10. Улының улы. 12. Ә.Фәйзи романы. 13. Культуралы үсемлек. 15. Озынлык үлчәү берәмлеге. 17. Нәрсә бөтен дөньяны үзенә сыйдыра ала? 20. «Эссе» сүзенең синонимы. 21. «Начар» сүзенең антонимы. 22. «Шаян» сүзенең синонимы.

Вертикаль буенча: 1. «Шәһәр» сүзенең синонимы. 2. «Йорт» сүзенең синонимы. 3. Такташның исеме. 5. «Йомшак» сүзенең антонимы, 6. Сөттән ясалган ашамлык. 7. Металл. 8. «Киртә» сүзенең синонимы. 9. «Кеше» сүзенең синонимы. 11. «Чык» сүзенең антонимы. 14. «Симез» сүзенең антонимы. 16. «Кыек» сүзенең антонимы. 18. Тукайның кушаматы. 19. Чаңгычы әйбере.

1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

 арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд, лот   рея,  реп   тиция, көлд   ргеч

1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

 арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд, лот   рея,  реп   тиция, көлд   ргеч

1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

 арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд, лот   рея,  реп   тиция, көлд   ргеч