1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү. - Оештыру
- Хәерле көн!
- Көнне яхшы теләк белән башласаң , бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, балалар,иңгә-иң дуслар бер-беребезне сәламләгез һәм бер-берегезгә кул бирешегез
- Ә хәзер кара-каршы дусларга карыйк һәм елмаешык.
- Ә хәзер барыгыз да минем арттан кабатлагыз: (Укытучының сөйләме.)
- Бер-беребезгә матур теләкләрне җиткердек. Бүгенге көнегез файдалы һәм матур үтсен!
| Сыйныфны эшкә әзерләү. - Дәрескә әзерләнә.
МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә бер-берләренә теләкләр телиләр. - Укучылар беб-берсенә кул бирешәләр.
- Укучылар бер берсемә елмаешалар.
- “Яңа көннәр барчабызга уңышлар алып килсен!”
| Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; Регулятив: максат кую; Коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.
|
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү . 2нче номерлы укучылар ак битне ала, битне уртага бүлеп, иңгә – иң дустына бирә. Битләрне тагын уртага бүләбез һәм йөзгә-йөз дустыбызга бирәбез.
- Без сезнең белән хәрефләрне һәм авазларны өйрәнә башладык. Түбәндәге сорауларга 20 секунд җавап уйлыйбыз һәм битләргә язып куябыз
Сорауларга җавап: -Нәрсә ул аваз? -Нәрсә ул хәреф?
-Татар телендә ничә сузык аваз бар? - -Сузыклар ничә төркемгә бүленә?
- Уйладык, яздык ,ә хәзер РЕЛЛИ РОБИН ярдәмендә иңгә-иң дуслар чиратлап җавапларны бер-беребезгә әйтәбез.
- Хәрефләрне без нишли алабыз?1нче өстәлдәге 1нче укучы җавап бир әле
- Ә авазларны? Знче өстәлдәге 4нче укучы кычкырып җавапны әйтә.
- МОЛОДЦЫ!
- Укучылар,без алдагы дәрестә я,ю хәрефләрен өйрәндек . -Я,Ю хәрефләре нинди авазларны белдерә?
| Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
(укучылар 3-5 секунд уйлыйлар)
-Авазны без ишетәбез һәм әйтәбез. - Хәрефне без күрәбез һәм язабыз.
-9 -Калын һәм нечкә - (Җавапларын РЕЛЛИ РОБИН ярдәмендә иңгә-иң дуслар бер-берсенә сөйлиләр.)
- Хәрефләрне без күрәбез, укыйбыз, язабыз.
- Ә авазларны әйтәбез , ишетәбез.
я ю [йа],[йә] [йу],[йү]
| Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге; коллектив фикер алышуда катнашу Танып белү: хәреф һәм авазларны аера алулары, сузык авазларны калын һәм нечкәгә аеру. |
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.
- Укучылар, сез көнсаен мәктәпкә киләсез. Сез мәктәптә нишлисез?
- Белемне сезгә нәрсә бирә ?
- Димәк , Китап белем чишмәсе. (слаид).
Матур язу күнегүе. - Хәзер, укучылыр, дәфтәрләрне алабыз, бүгенге числоны язабыз, сыйныф эше. Китап – белем чишмәсе. Мәкален матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куябыз.
Башы тауда, аягы диңгездә. (Елга)
Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңрата. (Тиен) Табышмакларның җавапларына карагыз әле, балалар, әлеге ике сүз өчен нинди уртак хәреф бар? Дөрес, хәзер Елга сүзен иҗекләргә бүлү,е хәрефенең сүздәге урынын , сүзнең калын я нечкә әйтелешле булуын , нинди аваз кушылмасын белдерүен билгеләү.Шундый ук эштиен сүзе белән эшләнә.
Нәтиҗә ясау.
| Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
- Белемне безгә китап бирә.
Укучылар дәфтәрләренә мекалне күчереп язалар. ( Дәфтәрдә язалар) 17нче ноябрь Сыйныф эше
-Елга
-Тиен
-Е хәрефе.
Калын сүзләрдә е-[йы],нечкә сүзләрдә е-[йэ],тартыктан соң килсә[э] дип укыла.
| Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел ныгыту (гомумиләштерү)
- СОРТ КАРДС ярдәмендә укучыларның белемнәрен камилләштерү. -Сезнең өстәлләрдә өч баганага бүленгән битләр бар. Шул битләрне һәрберегез алыгыз. Шулай ук өстәлләрдә карточкаларда язылган сүзләр бар, шул сәзләрне тиешлечә бүлегез һәм тиешле баганага урнаштырыгыз. Сез әлеге эшне камандада башкарасыз. Әлеге әшкә мин бер минут вакыт бирәм. -Сезнең вакытыгыз башланды. -Вакытыгыз бетте. -Сез хәзер басасыз, битләрегезне өстәлләрегездә калдырасыз, урындыкларны этеп куясыз, күршеләрегезнең өстәлләре янына барып аларның җавапларын карап чыгасыз һәм урыннарыгызга килеп утырасыз. -Мин сезгә әлеге эш өчен ике минут вакыт бирәм. - Үзегезнең битләрегезне тагын бер кат тикшерегез. -Сезнең фикерегез үзгәрдеме? -Әйдәгез бергәләп тикшерик, сүзләрне ничек урнаштырырга кирәк иде.(слаидлар ярдәмендә биремне тикшерү) ӘФӘРИН. -Һәрбер өстәлдән икенче номерлы укучылар үзегезнең эшләрегезне минем яныма алып килегез, без аларны тактага беркетәбез.ДОКУМЕНТЛАШТЫРАБЫЗ.
Хәзер МИКС – ФРИЗ-ГРУП ЯРДӘМЕНДӘ ял итәбез. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.(өй, оя, ю, кояш ) - Өй сүзендә ничә хәреф төркемдә шуның кадәр укучы булсын. - Оя сүзендә ничә аваз төркемдә шуның кадәр укучы булсын. - кояш сүзендә ничә аваз төркемдә шуның кадәр укучы булсын. - Ю сүзендә ничә хәреф төркемдә шуның кадәр укучы булсын. ӘФӘРИН. -Урыннарыбызга утырабыз һәм эшебезне дәвам итәбез.
СТЁ-ЗЕ КЛАСС структурасы. Сезнең өстәлләрдә менә мондый битләр бар , һәрберегез битләрне аласыз. Е хәрефеннән башланган сүзләр язу. 15 секунд уйлыйсыз. (Вакыт куела) Урыннарда язар өчен 1 мин вакыт бирелә. (Вакыт куела) Сызык сызабыз. Урындыкларыгызны этеп куясыз.Планшетларыгызны алып ,күбрәк партнерлар белән очрашып сүзләрегезне арттырырга тиешсез. 2 мин. (Вакыт куела) Сызык сызабыз. Партнерларыгызга рәхмәт әйтегез. Урыннарга утырып, группаларда эшләп алабыз. ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН . №1 саны нда утыручы сүзләрне укый, № 2,3,4 калганнар тыңлап утыра, язылган сүзләр кырына билге куя, яңа сүз ишетсәгез икенче сызык астына язып барасыз. 1 мин бирелә. Вакыт бетте. Кем иң күп сүз язды. 7, 8 ,9, баса. Теләк буенча җавап бирү. Укытучы яза.
| Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
Укучылар сүзләрне өч баганага бүлеп урнаштыралар. [э] | [йэ] | [йы] | энҗе | егет | елан | керпе | тиен | елга | эремчек | кием | җыелыш | тел | ел | каен | кеше | бие | куе | сигез |
|
|
Укучылар басып күрше өстәлләргә барып күршеләренең җавапларын карыйлар.
Укучылар тикшерәләр, хаталарын төзәтәләр.
Укучылар эшләрен алып килеп тактага элеп куялар.
(
Укучылар башта уйлап сүзләрне битләрдә язалар. Вакыт беткәч сүзләр астына сызык сызалар.
| Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; сузык авазларны аера белү; дөрес язу күнекмәсе булдыру
коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, иптәшләренең җавапларын тыңлап, ялгышлар булса төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. - КОННЕКТ ЭКСТЕНД ЧЕЛЛЭНДЖструктурасы ярдәмендә башкарабыз.
-Е хәрефе турында сез нәрсә белә идегез? -Бүгенге дәрестә сез Е хәрефе турында нәрсәләр белдегез? -Бүгенге дәрестән соң сезнең Е хәрефе турында нинди сорауларыгыз калды?
-Без сезнең белән нинда хәрефләрне өйрәнәбез?
-Сузык хәрефләр булмаса нәрсә булыр иде? -Ни өчен безгә сузык хәрефләр кирәк?
2.Өй эше - Кагыйдәләрне кабатларга, 41нче бит 55нче күнегүне үрнәктә күрсәтелгәнчә башкарырга.
Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин. Саубулыгыз,балалр.
| Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
-Е хәрефе [э] авазын белдерә.
-Е хәрефе[йэ],[йы] авазларын белдергәнен белдек.
-Сузык хәрефләрне.
| Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару |