Һади Такташ "Мокамай"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

       «Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары» (Казан, “Мәгариф”, 2010) буенча бу дәрескә бер сәгать вакыт бирелә. Һади Такташның тормышы һәм иҗат юлын, “Мокамай” поэмасының образлар системасы аша эчтәлекне сөйләргә  өйрәнү, поэманың идеясен ачыклау, әсәрнең темасын билгеләү кебек бурычлар куела.Дәрес методик яктан дөрес төзелгән.  Бәләбәй татар гимназиясе базасында үткәрелгән Бәләбәй, Ярмәкәй районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курсларында 2011 нче елның 6 нчы декабрендә ачык дәрес итеп күрсәтелде. Белем күтәрү институтының өлкән укытучысы Сөләймәнов Руслан Флүр улының һәм башка мөгаллимнәрнең югары бәясен алды. ИКТ куллану дәрестә кыска вакыт эчендә күп мәгълүмат белән таныштырырга, белемнәрне тулылландырырга, ишетеп, күреп аңлау мөмкичелекләрен булдырырга ярдәм итә. Укытучы ИКТны һәрдаим куллана. Материаллар, презентация, әдипнең тормышын һәм иҗаты турында  белемнәрне ныгыту уңышлы кулланыла. Тест өстендә эш оста оештырыла. Әсәргә анализ ясаганда материаллар бик уңышлы бирелә. Материаллар укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h._taktash._mokamay.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Һади Такташ.

“Мокамай” поэмасы.

Түбәндәге бурычларны билгелик:

1. Поэманы укып чыгу.

2. Язылу  тарихын ачыклау.

3. Әсәрнең темасын билгеләү.

4. Поэманың идеясен ачыклау.

5. Әсәрнең төп героен күрсәтү.  

6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы аша эчтәлекне сөйләү.

Сүзлек өстендә эш. 

табан — таба

менәлмәдең — менә алмадың

йолу — коткару, аралау, саклап

калу асылып — асылынып

күрәлдем - күрә алдым

тал чыбыгы ашау — суктырылу.

кыйналу атың — исемең

үрәйдең — үрә идең.

2. Язылу тарихы.

Сәнгатьле уку.

99 нчы бит, 2 нче абзац.

        

Мокамай — кушамат. Дөресе — Мөхәммәтҗан. Ул Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы булган. Соңгы елларда авылда арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен үзе суеп үтергән.

Сәнгатьле уку.

100 нче бит, 2нче абзац.

3. Әсәрнең темасын билгелик.

Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр берлеге, бөтенлеге.

Поэма нәрсә турында?

Нәтиҗә:

Шагыйрь дустының якты истәлеген авылдашлары һәм халык хәтере алдында акларга тели.

4. Әсәрнең идеясен ачыклыйк.

Идея – тема куйган мәсъәләнең,сорауның җавабы ул.

Автор нәрсә әйтергә тели?

Нәтиҗә:

“Мокамай” поэмасында дуслыкка тугрылык идеясе яңгырый

     

5. Әсәрдәге геройларны һәм образларны системалаштыру. Моделен төзү.

Слайд белән эш

6. Әсәрнең төп героен ачыклыйк.

Әсәрнең исеме “Мокамай” булса да, актив кичерешләре, аңлаешлы эш-гамәлләре белән (хат яза, ант итә; мөнәсәбәтен белдерә, бәяли, үзе сөйли) төп рольне лири к герой уйный.

6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы.

        Әсәрне өйрәнүче галим – язучылар аны 4 өлешкә бүлеп өйрәнәләр. Әйдәгез, без дә өлешләргә бүлеп укыйбыз һәм образларны ачыклыйбыз.

Кереш өлештә төп образ – Тамбов урманнары; усак яфраклары, карт имәннәр, ак каеннар, камыш сабаклары белән лирик герой хыялында мәңге яшәячәк урманнар. Димәк, лирик герой урман рәсемен ясаудан бигрәк, үзенең мөнәсәбәтен – туган ягына мәхәббәтен белдерә. Бу өлеш мөстәкыйль шигырь булып та яши ала, әмма тулы әсәр өчен дә аның әһәмияте бик зур.

       Икенче бүлек әнә шундый мәрхәмәтле, җанга якын туган җирдә яшәгән геройлар (“әкияттәге ике бала кебек”), аларның бала чагы турында.

      Әкияттәге балачакта серлелек, матурлык һәркемгә таныш хикмәтләр – “михнәтләр” бар. Каен башларына үрмәләү дигәндә чынлап та каен агачы (башка агач та булырга мөмкин) күз адлына килә. Ә менә “дөнья белән танышып” йөргән малайлар чынлап та ыштансыз булмагандыр: халык әйтеме искә төшә, юмарт, соңгы сыныгы белән бүлешергә әзер кешене “бигрәк ыштансыз” инде диләр; ә бу ике малайга килсәк – алар гөнаһсыз, эчкерсез. Дөньяга “хуҗа булып”, һәр нәрсәгә исләре китеп яши башлаган ике бала. Ә һәр бала дөньяга тигез хокуклы булып, үз язмышына, тормышына, үз гомеренә хуҗа булып туа. Бу элек тә, хәзер дә, мәңге шулай – шулай булырга тиеш; гаделлек, тигезлек шул хакыйкатьтә!

Бүлек ахырында көтелмәгән строфа килеп керә:

Ак каенга асылып менгән кебек,

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга табан юл алдым;

Менгән саен җирнең матурлыгын,

Яктылыгын күбрәк күралдым...

Ә син, менәлмәдең,

Калдың,

Югалдың...

       Бу юллрдагы ак каен – символик образ. Ул халык авыз иҗатыннан ук,бик күп әдәби әсәрләрдә, рәсем сәнгатендә, җырларда яшьлек, сафлык, матурлык символы булып, күчеп-кабатланып яши. Такташ аңа яңа мәгънә өсти – кеше гомере, гомер юлы, язмышы.

Нәкъ шушы урында әсәрдә конфликт төенләнә: яктыга, югарыга юл алу   = менәлмәү, калу, югалу. Әкияттәге ике баланың шул дәрәҗәдә капма- каршы язмышы безне сискәндерә, өстәвенә икесе ике якка китү генә түгел бит, югарылык, биеклек һәм түбәнгә төшү, югалу - әйтерсең, күккә күтәрелү һәм җир астына төшеп китү турында сүз бара!

Өченче бүлектә лирик герой тагын әкияттәге балачакка әйләнеп кайта, нәрсә булганлыгы вакыйга булып аңлашылып бетмәсә дә, әсәргә бу ике герой янына яңа образлар өстәлә бара: балачактагы “шаярулар”, “кәсепкә” әйләнү; тормышның һәлакәт белән тәмамлануы.

     Лирик геройның акылы белән икеләнүе, хисләре белән бәргәләнүе аның үз эчендәге көчле конфликтны да ачык гәүдәләндерә. “Кем уйлаган” дип үкенә ул һәм дәвам итә:

Хат язсам да хәзер соңга калдым,

Укымассың минем хатымны,

Ләкин минем бурычым, Мөхәммәтҗан,

Йолу синең яман атыңны.

     Димәк, бу әсәр Такташның балачак дустына эндәшеп, күңеленнән аның белән сөйләшеп, әйтерсең, үзен дә дусты язмышында гаепле тоеп, бурычы итеп санап язган хаты. Ул хат үкенеч белән тулы:

Син гомереңне усал исем белән,

Канлы пычак белән чикләдең...

Әллә ничек булды синең гомер,

Син, Мокамай, әллә нишләдең!...

Такташның эчке конфликты ачык чагыла (әйтерсең, “белмим” сүзе баштан ук шушы каршылыклы уйлар, кичерешләр агымына алып килә!) бер яктан караганда ул дустының яман аты – аңа тагылган гаеп белән килешми, аны акларга тели. Нәкъ шушы урында (бер генә мәртәбә) аны тулы исеме белән Мөхәммәтҗан дип атый. Шул ук вакытта “усал исем”, “канлы пычак” өчен ул аны гаепли дә кебек, аңлый һәм аңлата алмый интегә кебек. Шушы урында “әкияттәге ике бала кебек”, “ак каенга асылып менгән кебек” строфаларын тагын бер кабатлап, чигенеш ясап ала.

Дүртенче бүлектә әйтеләсе иң авыр сүзләр әйтелде, хөкем дә чыгарылды кебек. Әмма лирик геройның хаты тәмамланмаган, ул үзе өчен бер карарга килеп җитмәгән әле:

Үткәннәрем авыр әкият минем,

Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,

Чагылып китсә синең күләгәң,

Юк, юк,

Мин ант итәм: һичбер вакытта да

Сине карак итеп сөйләмәм...

Такташ Мокамайның яшәргә хакы булганлыгын кабат-кабат исбатлый: “син яшәргә хаклы кеше идең”, “син яшәргә җирдә теләдең”, “син яхшы идең”, “синең яхшы иде күңелең”, “эш сөя идең” – менә шуларның барысына да бер генә сыйфат каршы куела: “син ярлы идең”. Тагын бик аңлашылып бетмәгән “ялгызлык”, “тормыш баткагыннан чыгу юлын эзләү” турында әйтелә.

Нәтиҗә:

Әдәби әсәренә - моңлы кичерешләр, дустының якты образы яшәгән мәйданга – кертергә теләмәгән сүзләрне Такташ искәрмә итеп, әсәр исеменә йолдызчык куеп, шуңа аңлатма рәвешендә бирә:

  *Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан. Ул Сыркыды  авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы иде. Соңгы елларда авылда, арба тәгермәче урлауда гаепләнеп, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үз-үзен суеп үтергән.

Такташ яшәгән, иҗат иткән гаять катлаулы, каршылыклы чор – яңа җәмгыять әле төзелеп кенә килгән еллар, узган гасырның 20-30 нчы еллары. Кеше аңы, карашлары акрын үзгәрә, искелек белән яңалыкның “якалашкан ”

вакыты. Күз алдына китерәбез: ярлылыкның соңгы чигенә җиткән, ачлыктан интеккән бер үсмер баласына авыл халкы (барысы да булмасын, иң мәрхәмәтсез бер өлеше!) ярдәм кулын сузасы урында, аны җыенда кыйнап, идән астына ябып куя... Гаделлек үлчәвенең бер ягында – яшәргә хакы булган (башкалар кебек үк, һәркем кебек үк!), яшәргә теләгән, яхшы күңелле, тырыш, уңган яшүсмер, икенче ягында – арба тәгәрмәче.

   

         Гаеплеме Мокамай? Әйе, караклык кешелек тарихында беркайчан да, бер халыкта да макталмаган. Ләкин Мокамай чын каракка әйләндеме икән ул урлашуны кәсебе-һөнәре итеп алган микән? Эш сөя торган Мокамай бит ул! Үз авылында, авылдашлары арасында яшәгән кеше иң авыр хәлдә калган, ялгыз калган; аңа ярдәм итәргә теләгән беркем дә булмаган микәнни?! Бу үкенеч хисе безнең күңелләрдә “Мокамай”ны укыган саен, аның язмышы искә төшкән саен яңарып тора.

Поэмадан өзекне яттан сөйләү. Садыкова Азалия.

3 нче блок.

Нәрсә ул дуслык?

Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт

Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

  • Халыклар дуслыгы,
  •   Сәяси дуслык,
  •   Дәүләтләр арасындагы дуслык,
  •   Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

2011 нче ел – Башкортстанда милләт-ара татулыкны ныгыту елы.

Әкият:

Биек тау башындагы бер алачыкта көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  •  Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
  •  Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Дуслар кирәк. 

Әби белән бабай әйтә:

“Имин булсын еллар, - ди, -

Чын дусларча аралашсын

Җир шарында илләр”, - ди.

Дусар булса, авыр түгел

Егылгач та торырга.

Дуслар белән генә мөмкин

Яхшы тормыш корырга.

Дуслар кирәк шул безгә дә

Өйдә, мәктәптә, тышта...

Кадерен белик дусларның.

Үпкәләтмик ялгыш та.

Римма Шәехова

Синквейн:
темасы – Дуслык

1. 1 исем (кем? Нәрсә? Соравына җавап биргән 1 сүз)

2. 3 сыйфат (нинди? Кайсы? Сорауларына җавап биргән 3 сүз)

3. Фигыльләр (нишли? нишләде? нишләгән? Һ.б. Сорауларына җавап биргән сүзләр)

4. 1 җөмлә белән үз мөнәсәбәтегезне белдерегез

“Минем якын дустым” темасына кечкенә инша.

Тест өстендә эш.

Билгеләр кую.

Өй эше.