"Сыйфат" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

6нчы сыйныфлар өчен "Сыйфат" темасына дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат. (6 сыйныф)

Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн, утырыгыз.

 

   Укучылар, урамда кояш көлә, озакламый ямьле яз да җитәр. Урамдагы кояш бүлмәгә дә керә. Безгә яктылык, җылылык өләшә. Күңелләребезне нурландыра. Шушы кояштай бер-беребезгә елмаеп алыйк. Изге теләкләр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

   Сез үткән дәрестә сыйфат темасын өйрәндегез. Бүгенге дәрес-сәяхәттә  без сыйфат темасын кабатларбыз, аларны куллана белү күнекмәләрен ныгытырбыз, сөйләм һәм язма телне  үстерербез, яңа сүзләр өйрәнербез.

   Дәресебезнең девизы: “Бердәмлектә - көч”. Бердәм булсак кына уңышка ирешербез. Бүген мин сезне туган шәһәребез буенча сәяхәткә чакырам.

Ә сез туып үскән җир ул кайсы җир?

- Бәләбәй шәһәре.

Ә безнең шәһәребез кайсы республикага карый?

- Башкортстан республикасына.

Дөрес. Ә сез үзебезнең шәһәребезне беләсез микән, чит илдән кунаклар килсә, сез аны ничек итеп тасвирларсыз?

Шәһәребезне бер башыннан икенчесенә җәяүләп тә үтәргә мөмкин.

Әйдәгез, юлга чыгабыз.

Ко-ко-кояш нинди?

Җы-җы - җылы

Ка-ка кар нинди?

Йо-йо - йомшак.

Татар гимназиясе.  

Бирем. Тактадагы җөмләне дөрес итеп укыгыз.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Бирем.Үрнәктәге җөмләне матур һәм дөрес итеп күчереп языгыз.

Нәтиҗә. Иң матур һәм дөрес язучының  дәфтәрен күрсәтәм.

Ә хәзер табигатькә чыгып, шәһәребезнең буасы күренешләрен карап кайтыйк.

Бирем. Иң элек исемнәрне аннары сыйфатларны табыгыз. Алар нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?

Таң алдыннан башланган йомшак кар туктамады. Җир йөзен йомшак кар каплады. Киң аланнар, биек таулар, куе урманнар, киң болыннар агарды. Буа калын боз астында калды.

Нәтиҗә. Сыйфат предметның билгесен, сыйфатын белдерә. Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.

Бирем: Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

  • Бу сорауга җавап бирү өчен безгә үзәк базарга керик..

Монда нинди генә курчаклар юк икән!

Һәрберегез үзегезгә кирәк әйберләрне алыгы. Ә үзегезгә саып алу өчен аларның билгеләренәйтергә кирәк.

Менә җиләк-җимеш киштәләре:

Алма нинди?

Лимун нинди?

Әфлисун нинди?

Курчак нинди? һ.б.

Нәтиҗә. Димәк, сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

Сыйфатлар предметның төсен, тәмен, характерын, формасын, табигать күренешләренең билгеләрен, вакытны белдерәләр.

Физминут

Бәләбәем-минем Ватанымның

Мәңге тибәр олы йөрәге;

Яшәү дигән бөек могҗизаның

Башлангычы, олы йөрәге.

Менә “Урал-Батыр” милли мәдәният үзәге. Монда шәһәребездз яшәгән барлык милләт вәкилләренең мәдәни тормышы чагыла. Менә татарларның бүлмәсе. Аларның киемнәре дә бик матур.Игътибар итегез әле, нинди киемнәр тора монда?

Бизәкле

яшел

ак

чигүле

бала итәкле

камзул

алъяпкыч

күлмәк

түбәтәй

калфак

Болар нинди киемнәр дип атала?

Сыйфатлар нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

Монда килгәч сәнгатьле итеп шигырьләр укымыйча булмый.

Бирем.  Шигырьдән өзекләрне сәнгатьле итеп укы, сыйфатларны тап.

1.         Йомшак кына кар яуды,

         Бөтен җирне каплады.

2.         Ап-ак булды болыннанр,

        Ап-ак булды киң кырлар.

3.        Көнбагыш чәчәге ясыйм

        Сары карандаш алдым.

        Эшем бетте, исем китте:

        Кояшны ясаганмын.

4.        Иркен һәм матур да

        Безнең туган илебез.

5.         Уманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

6.         Ямьле илдә без -

        Иң матур гөлләр.

        Гөрләп үсәбез,

        Без – бәхетлеләр.

7.         Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

        Бик күп төрле чәчәкләр

        Сабантуйга җыелган.

8.        Яңгыр үтте, җил тынды,

        Күр салават күперен-

        Бар да шуннан коелган:

        Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

9.         Менә ал чәчәк,

        Нәкъялкын төсле;

        Монысы зәп-зәңгәр,

        Әйбәт хуш исле.

Нәтиҗә. Сыйфатларны сөйләмдә ни өчен кулланабыз?

Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар, баеталар.

Яңадан  тышка чыгабыз. Саф һава күңелләрне тынычландыра. Рәхәт.

Бирем. 177нче күнегү. Күчереп яз, сыйфатларны җөмлә кисәге буларак билгелә.

Укучылар тактада һәм дәфтәрләрдә эшли.

Нәтиҗә  Сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр булып килә.

Менә шәһәребез мәчете. Әйдәгез бер-беребезгә сыйфатларны кулланып яхшы теләкләр телик. Аллаһы тәгалә аларны бездән дога итеп кабул итсен!

Менә гимназиябезгә дә җиттек.

Йомгак ясау.

Без бүген җәяүләп шәһәребез буйлап сәяхәттә булдык. Бердәм, дус булганга, авырлыкларны җиңдек. Шәһәребезнең бик матур булуына сокландык.Сез дә киләчәктә яхшы гамәлләрегез белән шәһәребезнең данын күтәрерсез дип уйлыйм. Ә бүгенге көнне сезнең әти-әниләрегез, хөкүмәтебез без яхшы яшәсен өчен барысын да эшли. 2010 нчы ел юкка гына Башкортстан республикасына – Республика елы дип игълан ителмәгәндер.

Белемнәребезне тагын бер тапкыр барлап чыгыйк әле.

Бирем. Тест сораулары                

ТЕСТ

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

        а)         эшнең билгесен;

        б)         предметның билгесен;

        в)         билгенең билгесен.

  1. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

        а)         нинди? кайсы?

        б)         кем? нәрсә?

        в)         нишли? нишләде?.

  1. Төсне белдергән сыйфатларны билгелә:

а)         түгәрәк, озын, кыска;

        б)         ак, сары, зәңгәр;

        в)         усал, ягымлы.

  1. Форманы белдергән сыйфатларны билгелә:

а)         яшел, кызыл, кара;

        б)         акыллы, намуслы;

        в)         түгәрәк, озын, кыска.

5.         Сыйфатлар җөмләдә нинди кисәк булып килә?

а)         сүзтезмә;

        б)         иярчен кисәк; хәбәр;

        в)         исем.

Билгеләр кую

Өй эше:  1) 183 нче күнегү

                2) Бәләбәй шәһәре турында сыйфатлар кулланып, хикәя яз.

1.         Йомшак кына кар яуды,

         Бөтен җирне каплады.

2.         Ап-ак булды болыннанр,

        Ап-ак булды киң кырлар.

3.        Көнбагыш чәчәге ясыйм

        Сары карандаш алдым.

        Эшем бетте, исем китте:

        Кояшны ясаганмын.

4.        Иркен һәм матур да

        Безнең туган илебез.

5.         Уманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

6.         Ямьле илдә без -

        Иң матур гөлләр.

        Гөрләп үсәбез,

        Без – бәхетлеләр.

7.         Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

        Бик күп төрле чәчәкләр

        Сабантуйга җыелган.

8.        Яңгыр үтте, җил тынды,

        Күр салават күперен-

        Бар да шуннан коелган:

        Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

9.         Менә ал чәчәк,

        Нәкъялкын төсле;

        Монысы зәп-зәңгәр,

        Әйбәт хуш исле.