Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Валиуллина Рамзия Хашимовна

Предварительный просмотр:

Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” дигән шигырен өйрәнү

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллиина Р. Х.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018

Дәреснең темасы: “Бәхет нәрсә ул?”

Максат:

  • укучыларны дөрес, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;
  • укучыларның логик фикерләү сәләтен, сүз байлыгын, хәтерен үстерү;
  • төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;
  • укучыларда тырышлык, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр:

  1. Предмет нәтиҗәләре: шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Бәхет кайда була?” шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә үткәрелгән төп фикерне ачыклау.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: геройлар кылган гамәлләр аша хезмәтнең бәхеткә илтүен аңларга өйрәнү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, геройларның эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар: теория белән практиканың бәйләнеше.
  2. Методик принциплар: коммуникатив.
  3. Лингвистик принциплар: функциональ принцип.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы.

Укыту алымнары: картиналар , карточкалар белән эшләү,  уен элементлары кертеп җибәрү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: картиналар, интрактив такта, карточкалар, , дәреслек.

Файдаланылган әдәбият:

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 сыйн-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 143 б.: рәсемн. б-н.


Дәрес планы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: (22 мин)
  1. Дәресне оештыру. (2 мин)

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.(5 мин)

а) Дәрестә укучыларның йөрешен тикшерү;

б) Өй эшен тикшерү, дәфтәрләрен җыеп алу;

в) “Бәхет” темасына әңгәмә оештыру.

- Рәсем буенча әңгәмә кору

3. Уку мәсьәләсен кую. (15 мин)

1) “Бәхет нәрсә ул” темасытна әңгәмә кору.

   - Кәрзин уены.

...- Бәхет формуласын чыгару.

2) Формула белән эшләү

3)Аңлатылган тема буенча  укучылар үзләрегомум йомгак ясыйлар.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (15 мин)

  1. дәреслек белән эш.

- язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшү;

- Хронологик таблицаны дөрес итеп язу

  1. “ТИЗЗАРЯДКА” ясау.
  2. Әсәр ягъни китап буенча эш

- сүзлек эше;

- әсәрне уку һәм анализлау;

- шигырьне берничә өлешкә бүлү

  1.  “Синквейн” уены

III.Рефлексив бәяләү: (7 мин)

  1. Йомгаклау.Кечкенә генәтест эшләтеп алу;
  2. Үз бәя; Билгеләр кую.
  3. Өй эше:

Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1нче дәрәҗә (мәҗбүри): шигырьне ятларга, 96-97 бит (1 кисәк);

2нче дәрәҗә (ярым иҗади): бәхет һәм хезмәт турында мәкальләр, шигырьләр тупларга;

3 нче дәрәҗә (иҗади): “Минем иң бәхетле көнем” темасына хикәя төзергә.

4)Проблема кую.


Дәрес конспекты

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру.

Укытучы: Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә,әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Газиз туган тел кирәк.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, имин булсын бу көн!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Әйбәт!

Укытучы: Балалар, бүгенге дәресебездә сезне сәламли алуыма мин бик шатмын! Барыбызга да саулык- сәламәтлек, эшебездә уңышлар, күтәренке кәеф теләп калам. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз! Утырыгыз!

2. Актуальләштерү

У: Утырыгыз, укучылар. Бүген дәрестә кайсыгыз дежур?

у: Мин дежур.

У: Рәхмәт. Кемнәр дәрестә юк.

у: Бүген дәрестә барлык укучылар да бар.

У: Рәхмәт,утырыгыз.

Укытучы: Укучылар, менә монда ике рәсем эленеп тора. Игътибар белән аларга карагыз әле. Бу рәсемнәрнәрнең кайсысы сезгә ошый?

Укытучы: Укучылар, сезгә кайсы картина ошады?

Укучылар: Икенче рәсем күбрәк ошый.

Укытучы: Кайсысы күңелегездә шатлык хисе уятты?

Укучы: икенче рәсем якты хисләр уята.

Укытучы: Ул рәсем ни өчен мондый хисләр уята?

Укучылар: Ул рәсемдә гаилә сурәтләнгән, кояш яктырта.

Укучы: Дөрес. Бу рәсемдә гаилә сурәтләнгән. Гаилә – ул җылылык, яктылык символы. Гаилә безнең өчен бәхет учагы.

Укытучы: Алда әйтелгән нәтиҗәдән чыгып, проблеманы билгеләп карагыз әле:без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Дәрестә без “Бәхет – нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Безгә Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, сезнең өчен бәхет нәрсә ул?

Укучылар: сәламәтлек, гаилә, иминлек, бердәмлек.

Укытучы: Дөрес. Булар барысы да безне бәхеткә илтә торган алшартлар.

Әйдәгез әле бераз уен уйнап алыйк.

Укучы: Әйдәгез!

Укытучы: Балалар, әйдәгез әле менә шушы кәрзинне бәхет җимешләре белән барлыйк.

  • Кәрзин уены (балалар кәрзингә бәхет җимешләре җыялар)

http://xn----7sbfc9aeddxdctiu4li.xn--p1ai/uploads/images/slovar/tb/korzinka1.jpg

Саулык, сәламәтлек, гаилә, тыныч, имин тормыш кебек алмалар салалар.

Әйдәгез, шушы татлы җиләк-җимешләреннән бәхет формуласы чыгарыйк.

Бәхет

Саләмәтлек + Гаилә+ Имин тормыш +               =Бәхет

Укучылар, безнең бәхет формулабыз төгәл булсын өчен тагын бер җимеш кирәк. Бу нинди җиләк-җимеш булыр икән? Моны без Нәби Дәүлинең шигырен укыганнан соң аңларбыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслек белән эш:

1.1 Язучының тормыш юлы һәм иҗатын сөйләү

Шагыйрь 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, Царицын балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, Донбасс металлургия заводына эшкә җибәрелгән.  1931 елда Донецкида чыга торган «Пролетар» газетасы редакциясенә күчә. 1932-1934 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, Казанга кайтып, Яшь сталинчы газетасы редакциясендә эшли.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.

Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре” кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.

Шагыйрь 1989 елда вафат була.

1.2. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча бирем ясау.

Укучыга беренче баганада бирегән даталар белән икенче баганада урнаштырылган вакыйгаларнвы туры китереп язырга кирәк.

1901 елның 1 нче  июлендә

Шагыйрь 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган;

1932-1934 елларда

Армия сафларында хезмәт итә;

1941 елның августында

Әсирлеккә төшә;

1945 елның апрель аенда

Ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет армиясенә кушыла;

1945-1956 елларда

Ул Казанда эшче, каравылчы, рәссам -бизәүче булып эшли.

Тиззарядка

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга, артка,

Уңга, сулга борабыз,    

Аннан басып торабыз.

Менә шулай тәртипле генә,

Күңелле ял итәбез.

1.3. Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була” әсәре буенча сүзлек эше.

Тирбәлә – качается

Азат – свободный

Чал бабай – олы кешегә ихтирам белән эндәшү.

Чал – седой

1.4. Шигырьне сәнгатьле итеп укып һәм анализлап бару.

  • Сорауларга җавап бирү:

1. Малайлар янына кем килгән?

2. Бабай малайларга нәрсә дигән?

3. Дуслар кулларына нәрсә алдылар?

4. Алмагач нигә шатлана?

5. Бабай нинди киңәш бирә?

Укучылар, шигырьне нинди өлешләргә бүлеп була?

I өлеш: “Ике дус”.

II өлеш: “Бабайның киңәше”.

III өлеш: “Бакчада эш”.

IV өлеш: “Көзге бакча”.

V өлеш: “Уңыш”.

1.5. “Синквейн “ уены

1 юл – 1 исем сүз төркеменә караган һәм төп теманы аныклаучы сүз

2 юл – 2 сыйфат

3 юл – 3 фигыль

4 юл – фраза, төп фикерне ачыклый торган афоризм яисә сүзтезмә

5 юл – 1 нче юлны аныклап килүче исем сүз

Мисал:

1 – бәхет

2 –тырыш, җитез

3 – табу, аңлау, казу

4 – бәхет була хезмәттә

5 – хезмәт

III. Рефлексив бәяләү.

Укучылар, игътибарны тактага юнәлтәбез. Анда берничә генә сораудан торган тест биреме бирелгән. Тиз генә шуны эшләп миңа тапшырасыз. Бер бит кәгазь алабыз һәм мине игътибар бн тыңлыйбыз.

Экранда тест сораулары.

1.Нәби Дәүли ничәнче елда туган?

А) 1901нче елда

Б) 1905 нче елны

2. “Бәхет кайда була” әсәрендә автор бәхетне нәрсәдә диеп әйтә?

А) комьютер

Б) хезмәт

3. Шагыйрь ничәнче елда әсир төшә?

А) 1941 нче елда

Б) 1945 нче елда

4. Шагыйрь нинди эшләр башкара?

А) төзүче

Б) каравылчы булып эшли

  1. Укучылар үз-үзләренә бәя бирәләр.

Укытучы:  Укучылар, сез бүгенге дәрескә үзегезне ничек бәяләр идегез.

Укучы:  Безгә бүгенге дәрес ошады һәм без теманы аңлап, катнашып утырдык.

У: Әйе, миңа да сез бүгенге дәрестә бик ошадыгыз. Һәрчак шундый актив, тәртипле балалар булып калыгыз. Аеруча актив катнашып утыручыларны мин уңай билгеләр белән бәяләдем. (Укытучы билгеләр белән таныштыра).

3. Өй эше бирелә.

Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1нче дәрәҗә (мәҗбүри): шигырьне ятларга, 96-97 бит (1 кисәк);

2нче дәрәҗә (ярым иҗади): бәхет һәм хезмәт турында мәкальләр, шигырьләр тупларга;

3 нче дәрәҗә (иҗади): “Минем иң бәхетле көнем” темасына хикәя төзергә.

4. Киләсе дәрескә проблема кую.

Укытучы: Укучылар,бу теманы киләсе дәрестә дәвам итәрбез.

Укучылар, бүгенге дәрес шушы урында тәмам! Татар телен, халкыбызның мәдәниятен хөрмәт иткән өчен рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шундый акыллы, бердәм, актив булыгыз. Әйдәгез, дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйк әле:

Татар теле – минем туган телем,

Саклый аны матур милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Туган телебезне хөрмәтләгез, саклагыз, укучылар! Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.



Предварительный просмотр:

“Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018


Тема: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр.

 Максат: 

Фәнни: Компьютер технологияләрен кулланып, укучыларга татар теленең сүзлек составында искергән сүзләр булуын, аларның тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга бүленүен җиткерү.

Фәнни: Искергән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау максатыннан, укучыларда аңлатмалы сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалаштыру.

Тәрбияви: Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү: Укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра, үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Бурыч:

1. Балаларда искергән сүзләрнең телдәге мөһим роленә, аларның башкарган вазифаларына төшендерү.

2. Балаларда әдәби телдә иркен сөйли белү күнекмәләре булдыру.

3. Балаларда логик фикер йөртү сәләтенүстерү.

4. Балаларда үз фикерләрен ачык, төгәл итеп җиткерә белү күнекмәләре формалаштыру.

Принциплар:

Дидактик: теория белән практиканың бәйләнеше.

Методик: коммуникатив.

Линвистик: функциональлек прин-бы.

Дәреснең тибы: яңа теманы аңлату.

Эшне оетыру төрләре: индивидуаль, фронталь, парларда, төркемнәрдә биремнәр ясау.

Уку-укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, эвристик, репродуктив.

Укыту алымнары: биремнәр эшләү, төркемнәрдә эш, карточкалар.

Җиһазлау: аңлатмалы сүзлекләр, биремле карточкалар, компьютер, проектор.

Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; [Ф,Ф. Харисов редакциясендә; рәссамнары: С.Х. Ибраһимов, В.Е. Булатов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.


Дәрес планы:

Дәрес планы

I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру: 15 мин

1.Укучыларны сәламләү.

2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,дежур укучы рапортын тыңлау.

3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

Актуальләштерү        

  1. Өй эшен тикшерү

- “Һөнәрле үлмәс...” темасына сочинение.

Яңа белемнәр үзләштерүгә әзерлек этабы

- Г. Тукайның “Эшкә өндәү “ шигырен уку.

Уку мәсьәләсен кую.

1. Г. Тукайның “Эшкә өндәү” шигыреннән искергән сүзләрне табу.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:25 мин

  1. Кагыйдәне уку, аңлатып китү;
  2. Биремнәр өстендә эш
  1. Аңлатмалы сүзлектән искергән сүзләрнең мәгънәләрен табып уку.
  1. Төркемнәрдә эш
  2. Тиззарядка.
  3. Карточкалар буенча эш.
  4. Дәреслек буенча эш башкару:
  1. 102нче биттәге 209нчы күнегү;

III. Рефлексив бәяләү:5 мин

1.Йомгаклау.

2. Бәя бирү.

3. Өй эше

1. параграфны укырга;

2. “Искергән сүзләр иленә сәяхәт” темасына иске сүзләрне кулланып кечкенә генә хикәя яисә җөмләләр язып килергә;  

3. Берәр нинди искергән предметның (эш коралы, кием) атамасын иллюстрация ярдәмендә аңлату.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез ничек?

Укучы: Кояшлы көн кебек.

Укытучы: Урамда балкыган ямьле матур кояш кебек бер-берегезгә карап елмаегыз да дөрес итеп утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү

2.1. Өй эшен тикшерү

Укучылар өйдә “Һөнәрле үлмәс...” дигән темага һөнәрчелек сүзләрен кертеп кечкенә хикәя төзеп киләләр. 2-3 укучыны тыңлап үтәбез,калган эшләрне җыеп алабыз.

3. Яңа белемнәр үзләштерүгә әзерлек этабы

Экранда Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укучылар укытучының сәнгатьле итеп укуын  тыңлыйлар.

Укытучы: Ә сезгә бу шигырь ошадымы?  

Балалар, бу шигырь сезгә танышмы?

Укучы: әйе, аны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язган.

Укытучы: Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

Укучы: “Су анасы”, “Шүрәле”, “ Пар ат” һ.б.

Укытучы:Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучы: Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.

4. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды?

Укучы: ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс

Укытучычы:Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди сүзләр?

Укучы: иске сүзләр.

Укытучы: Дөрес! Димәк, без бүген дәрестә нинди сүзләр турында әңгәмә корабыз әле?

Укучы: Искергән сүзләр турында!

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.1. Кагыйдәне укып китү.

Кулланылыштан төшеп калган сүзләр искергән сүзләр дип атала. Алар вакытлар узу белән юкка чыккан эш-коралларын, тормыш-көнкүреш атамаларын белдерә һәм башка сүзләр белән алышына: шәкерт – укучы, мөалллим – укытучы, мәктүп – хат, талиб – студент, ошбу – шушы.

Укытучы: Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз?

Укучы: Көтелгән җавап: өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.  

1.2. Биремнәр өстендә эш

Укытучы: Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең  мәгънәләрен эзләп карыйк.

ушбу- бу,шушы.

җиһан-дөнья

иҗтиһад-тырышлык

олугъ- зур, бөек

мөкаддәс-изге

-Укучылар,әлеге сүзләр бүген инде сөйләмебездә аш очрарга мөмкин. Алар искергән сүзләр. Юкка гына халык мәкале “Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек” димәгән. Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора.

1.3. Төркемнәрдә эш башкару.

Укытучы: Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Бирелгән сүзләрне укып, аларның да мәгънәләрен ачыклап карыйк. (Укучылар 4 төркемгә бүленә һәм төркемнәрдә сүзлекләр белән эшли)

өяз,сөңге сүзләре 1нче төркемгә

мәхәллә,ядрә - 2нче төркемгә

инсан, аршын – 3 нче төркемгә

арык, вә - 4 нче төркемгә

Укытучы:  Хәзер әйдәгез шушы сүзләрне мәгънәләре буенча ике төркемгә бүлеп карыйк. Укытучы ярдәме белән сүзләр ике баганага бүленеп языла:

өяз

аршын

мәхәллә

инсан

сөңге

арык

ядрә

вә

Укытучы: Сез әлеге сүзләрне ни өчен шушылай бүлдегез әле?

Укучы: Беренче баганадагы сүзләр әдәби, тарихи әсәрләрдә яки хезмәтләрдә дә очрарга мөмкин, ә арыш, исан, арык кебек сүзләр бүген инде кулланылмый, ләкин бу сүзләрне бүтән сүзләр белән алмаштырырга мөмкин. Мәсәлән, вә сүзе бүген кулланылмый, аның  пары - һәм сүзе бар, аны бүген нәкъ тә менә баягы һәм тергәгече белән алыштырырга мөмкин

Укытучы: Молодец! Дөрес!

Укытучы: Мәгънәләре буенча 1нче баганадагы сүзләр- вакыт узу белән кулланылыштан төшеп калган предмет яки күренеш исемнәре. Аларны тарихи сүзләр дип атыйлар. Аларны бары тик тарихи хезмәтләрдә яки шул чор матур әдәбияты әсәрләрендә кулланалар.

Ә икенче баганадагы сүзләр – хәзерге көндә дә булган предметларның, күренешләрнең искергән атамалары. Аларны архаизмнар дип атыйлар.

      Димәк, искергән сүзләрнең ике төре була: тарихи сүзләр һәм архаизмнар.

Ял минуты)

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Алган  белемнәрне ныгыту

Укытучы:-Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны, темабызны язабыз. (Биремле карточкалар өләшенә.) Бирелгән текстлардан искергән сүзләрне сайлап алабыз.Аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланып, мәгънәләрен язабыз. Уңышлар сезгә!

I вариант

Ишәк илә сандугач.

Ишәк сандугачны күрде дә, аның янына килеп: “Тыңла әле, дустым! Миңа сине, ул сайрарга бик маһир, дип мактадылар. Менә мин үз колагым илә синең тавышыңны ишетмәкче вә яхшы-начарлыгына үзем хөкем итмәкче булдым”, - диде.

Сандугач, дәрхаль үзенең һөнәрен күрсәтергә башлап,әллә тагы мең төрле көйләргә борып сайрарга кереште.

Ул,бер чут-чут итеп куеп, бер сызгыра, бер назиканә генә тавышын әкренләтеп, бер бөтен урманга вак кына ядрә сибелгән кеби яңгыратып җибәреп, ничек тә булса матуррак сайрарга тырыша иде.

II вариант

Имтияз алган бала.

Тырышты бу бала, чын ләззәт алды инде тәхсилдән;

Югары булды урны “афәрин”нән һәм дә “тәхсин”нән.

Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды;

Балаларның арасында үзенә “имтияз” алды.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,

Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.

Укытучы:

Укытучы: Ягез әле, тикшереп карыйк. Күпме искергән сүзләр таптыгыз. (Экранда башта I вариант тексты, аннан II вариант тексты чыга. Бергәләп искергән сүзләрне барлау. Мәгънәләрен ачыклау.Кайсылары архаизм,кайсылары тарихи сүзләр икәнен аңлаталар. Укучыларга билгеләр кую.)

2. -Укучылар, хәзер дәреслектәге 209 нче күнегүне телдән эшләп алыйк.

( Җавап биргән укучыларга билгеләр куеп барыла)

 Йомгаклау

  • Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Көтелгән җавап: искергән сүзләр, аларның тарихи сүзлзргә һәм архаизмнарга бүленүен белдек.)
  • Телнең сүзлек составы ни өчен үзгәреп тора? (Көтелгән җавап: вакыт узган саен кайбер сүзләр искерә, кайберләре яңа мәгънә белдерә башлый, яңа сүзләр ясала)
  • Эйе, без сезнең белән бүген телнең сүзлек составындагы искергән сүзләрне барладык. Ә икенче дәрестә яңа сүзләр турында сөйләшербез. Өйдә уйлап карагыз әле, хәзерге көндә еш кулланыла торган  нинди яңа сүзләр беләсез икән. Шулардан берничәсен дәфтәрләрегезгә язып килегез.
    Бәяләү

Укытучы: Бүген дәрестә малайларыбыз бик актив булды! Молодцы!

Өй эше:

1. параграфны укырга;

2. “Искергән сүзләр иленә сәяхәт” темасына иске сүзләрне кулланып кечкенә генә хикәя яисә җөмләләр язып килергә;  

3. Берәр нинди искергән предметның (эш коралы, кием) атамасын иллюстрация ярдәмендә аңлату.

Бүген без халкыбызның бөек язучысы Г. Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшердек.Дәресебезне дә Тукай сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә-эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”

                     Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

“Лексикология иленә сәяхәт” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

татар теле һәмәдәбиятыукытучысы

Казан, 2018

Дәреснең темасы: Лексикология иленә сәяхәт

        Максат:

  1. Фәнни максат:  Лексикология бүлеген кабатлау;
  2. Коммуникатив максат:Балаларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Тәрбияви максат:Балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм үзара татулык, бер-берсенә игътибарлылык, сизгерлек хисе тәрбияләү;

Дәреснең бурычы:

1. Балаларның эзлекле, логик фикерләү сәләтен, тоемлау һәм сизгерлек хисен тәрбияләү;

2. Балаларның лексикология бүлеге буенча белемнәрен барлау;

3. Балаларны туган телдә иркен сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү;

4. Балаларда телгә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар:теория белән практиканың бәйләнеше.
  2. Методик принциплар:коммуникатив.
  3. Лингвистик принциплар:функциональ принцип.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы, репродуктив, эвристик, дискуссия.

Укыту алымнары: картиналар, карточкалар белән эшләү,  уен элементлары кертеп җибәрү.

Дәреснең төре:дәрес-сәяхәт.

Җиһазлау: картиналар, интрактив такта, карточкалар, магнитофон, дәреслек.

Файдаланылган әдәбият:

Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф. Ф Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2-12. – 159 б.

Дәрес планы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: (11 мин)
  1. Дәресне оештыру. (2 мин)

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.(5 мин)

а) Дәрестә укучыларның йөрешен тикшерү;

б) Өй эшен тикшерү, дәфтәрләрен җыеп алу;

в) “Күңелле һәм мавыктыргыч лексикология иленә сәяхәт” темасына әңгамә оештыру.

3. Уку мәсьәләсен кую. (4 мин)

1) Лексикология бүлегендә үткәннәрне актуальләштереп алу.

2) Лексикология иленең картасы белән таныштырып узу;

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (28 мин)

Тукталышлар:

  1. Бер һәм күп мәгънәле ягъни полисемантик сүзләр иле:

- Кагыйдәне искә төшереп алу;

- “Сандык” уены;

     2) “Татар теленең сүзлек составы” иле:

- Схема белән эш;

- Уен;

- Бирем эшләү;

3) “Синонимнар һәм антонимнар”иле:

- Төркемнәрдә эш;

- Табышмакларның җавапларын әйтү;

4) “Фразеологик әйтелмәләр” иле:

- Бирем башкару;

5) “Сүзлек” манарасы:

- “Әгәр белсәң, әйт тизрәк”;

6) “Хәрәкәтле ял итү” аланы:

- Неологизмнар белән искергән сүзләр буенча хәрәкәтле күнегүләр эшләү.

III.Рефлексив бәяләү: (7 мин)

  1. Йомгаклау.
  2. Үз бәя; Билгеләр кую.
  3. Өй эше:Лексикология темасы буенча проект эше башкару.

4)Проблема кую.

Дәрес конспекты

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру.

Укытучы: Хәерле көн,укучылар!

укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Ничек кәефләрегез?

укучы: Яхшы.

 Укытучы: Яхшы булса, хәзер бер-беребезгә карашып елмаешып алыйк әле.(Балалар бер-берсенә карашып елмаялар). Ә хәзер шушы матур мизгелдә дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү

У: Утырыгыз, укучылар. Бүген дәрестә кайсыгыз дежур?

у: Мин дежур.

У: Рәхмәт. Кемнәр дәрестә юк?

у: Бүген дәрестә барлык укучылар да бар.

У: Рәхмәт,утырыгыз.

У: Укучылар, бүген без сезнең белән бик күңелле сәяхәткә китәчәкбез. Безгә юлда адашып калмас өчен, Зирәк исемле малай булышачак.Ул нинди генә илләрдә булмаган. Орфография иле, Графика иле, ә бүген менә ул безне үзе белән сәяхәткә чакыра. Барабызмы, дуслар?

Укучы: Әйе!

Укытучы: Без сезнең белән нинди бүлекне өйрәнәбез әле?

Укучы: Лексикология.

Укытучы: Без бүген Лексикология иленә сәяхәткә барабыз!

Без бүген, “Лексикология” дәүләтенә юлны дәвам итәрбез. Иң элек, тактага игътибар итик әле. Бүгенге сәяхәтебезнең картасы белән танышыйк. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алайса, сәяхәткә кузгалыйк - вакыт уздырмыйк.

У:укучылар сез сәяхәткә әзерме?

у: Әйе!

Укытучы: Укучылар, сәяхәткә кузгалганчы, әйдәгез әле менә шуны искә төшерик: лексикология бүлеге нәрсәне өйрәнә?

Укучы: Лексикология татар теленең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Укытучы: Безнең татар телендә лексикологиянең нинди бүлекләре бар?

Укучы: Фразеология, семасиология һ.б. .

Укытучы: Ә фразеологизм нәрсә ул? Кайсыгыз дәрестә барысын да аңлап утыра?

Укучы: Тотрыклы сүзләр тезмәсе!

Укытучы: Дөрес!

Укутучы: Ә хәзер әйдәгез сәфәргә барыйк!

3. Уку мәсьәләсен кую:

Укытучы: Без бүген Лексикология дәүләтенең төрле илләренә сәяхәт кылырбыз, дуслар! Бу нинди илләр булыр икән ничек уйлыйсыз?

Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез әле без нинди темаларны өйрәнгәнебезне искә төшереп алыйк әле!

Укучы: Без синонимнар, антонимнарны өйрәндек.

Укучы: Бер һәм күп ягъни полисемантик сүзләрне карап уздык.

Укытучы: Бик тә дөрес! Әйдәгез әле Лексикология иленең картасы белән танышып китик әле.

II. Уку мәсьәләсенөлешләп чишү.

У: Безнең беренче тукталышыбыз – “Бер һәм күп ягъни полисемантик сүзләр!”

Укучылар менә минем шундый серле тартмачыкларым бар. Ә менә монда өстәлдә безнең күп һәм бер мәгънәле сүзләр бутылышканнар. Аларны дөрес итеп тартмачыкларга урнаштырыга кирәк.

1.1. Кагыйдә белән танышып китү

Бер генә мәгънәле сүзләр бары төп яки лексик мәгънәгә ия булалар!

Каләм – язу өчен кирәкле әйбер

Күп мәгънәле сүзләр күчерелмә мәгънәне аңлаталар. Мондый сүзләр берничә мәгънәне белдереп килә ала. Мисал: җылы көннәр башланды – Өйгә җылы керә.

1.2. Бирем башкару

Полисемантик сүзләр

Моносемантик сүзләр

Пыяла

Очкыч

Тычкан

Урман

Тел

Су

Яфрак

Радио

Түбә

Аю

Каш

Ботак

Укытучы: Молодцы! Киләсе тукталышыбыз “Татар теленең сүзлек составы” иле.

Укучылар, безнең татар телендә нинди телләрдән кергән сүзләр бар?

Укучы: испан, гарәп-фарсы алынмалары.

Укытучы: Дөрес. Безнең телебезнең төп сүзлек байлыгын аның үз сүзләре тәшкил итә. Телдәге сүзләр тормыш-көнкүреш үзгәрүе белән яңара. Килеп чыгышы ягыннан карасак, безнең татар теленең сүзлек составы татар теленең үз сүзләреннән һәм алынма сүзләрдән гыйбарәт.


        

Гарәп-фарсы алынмалары

1.3. Уен уйнап алу

Укытучы: Әйдәгез әле бер уен уйнап китик! Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез аның татар теленең үз сүземе яисә алынма сүзме икәнлеген кул чабып әйтерсез! Алынма булса, бер тапкыр куллар белән чабып белдерәбез.

әни – татар

рәсем – гарәп-фарсы

былбыл – фарсы

гәүһәр – гарәп теленнән алынган сүз

әти – татар

сыер – татар

бабай- татар

ярканат – татар

ылыс – татар

абый – татар

әби – татар

кием – татар

У: Афәрин,укучылар! Ә хәзер әйдәгез бер бирем башкарып китик. Безнең татар теленең сүзлек байлыгын кулланылышы ягыннан карасак, ул гомумхалык, һөнәрчелек сүзләреннән һәм терминнардан тора. Менә монда безнең сүзләребез буталганннар, әйдәгез әле аларны нинди сүзләргә караганын дөрес итеп билгеләп алыйк!

1.4. Бирем

Такта яныны укучылар чыга

Гомумхалык сүзләр

Һөнәрчелек сүзләр

Терминнар

Әни

күнегү

Сингармонизм

Йорт

Фонетика

Тигезләмә

Елга

Ангина

Футбол

Урман

Водород

Дискет

Табак

Җөмлә

Глобус

Барлык кешеләргә дә аңлаешлы, кирәкле, сөйләм өчен әһәмиятле сүзләр гомумхалык сүзләре дип атала. Аерым һөнәр вәкилләре генә кулланылар торган сүзләр һөнәрчелек лексикасы дип йөртелә. Ә терминнарга инде фәнни өлкәдә кулланыла ала торган атамалар керергә мөмкин.

Укытучы: Молодцы! Ә киләсе тукталышыбыз тагын да мавыктыргыч  “Синонимнар һәм антонимнар” иле булыр.  Зирәк безнең бу илнең кагыйдәләрен белү яки белмәвебезне белер өчен бик яхшы гына бирем әзерләгән.

1.5. Төркемнәрдә эш.

1нче төркем

2нче төркем

Азык

Тиз

Әдәпле

Ерак

Батыр

Юмарт

Былтыр

Югары

Җиңел

Калын

1нче төркем беренче баганадагы сүзләрнең синонимын табарга тиеш була, ә икенче төркем янәшәдәге баганадагы сүзләрне антонимнарын эзли.

Укытучы: Зирәк сезнең белемнәрегездән  бик тә канәгать калган! Укучылар, сез инде арыгансыздыр. Әйдәгез әле бераз гына ял итеп алыйк. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, әмма дә ләкин бу гади генә табышмаклар түгел. Аларның җавабы омоним сүз булырга тиеш.

  1. Печән өстендә чалгы белән, Сабан туенда ат белән, мунчада себерке белән нишләргә мөмкин? (Чабу)
  2. ул – кышны алмаштыра, тимерне турайтырга, май атларга кушканда әйтелә (яз)
  3. ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр (йөз)
  4. Алмашлыкның берсе ул, шуның белән әле итекне дә ямарга була (Без)
  5. Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны шулай диеп әйтергә мөмкин. (Бал)

Укытучы: Молодцы! Ә киләсе тукталышыбыз безнең “Фразеологик әйтелмәләр” иле.

1.6. Бирем башкару

Фразеологик әйтелмәләрен аларның мәгънәләре белән тоташтырырга кирәк.

Табан ялтырату

Качу

Борчак пешмәү

Тату, дус булмау

Утлы табага бастыру

Ачулану

Бармак аша карау

Игътибарсыз булу

Салам кыстыру

Алдау

Күз буяу

Мактану

Баш вату

Уйлау

Укучылар, сез бик тә актив икән. Ә хәзер Лексикология иленең күренекле манарсы “Сүзлек манарасы белән дә танышыйк инде.

Әлеге манарада сүзлекләр яши. Укучылар, мин сезгә хәзер сүзлекнең билгеләмәсен әйтәм, ә сез аның нинди сүзлек икәнен әйтергә тиеш буласыз.

1.7. “Әгәр белсәң, тизрәк әйт”

1. Бу сүзлектә сүзләрнең мәгънәләре билгеләнә (Аңлатмалы сүзлек)

2. Бу төр сүзлекләрдә сүзнең мәгънәдәш парларын табарга мөмкин (Синонимик сүзлек)

3. Сүзнең дөрес язылышын кайсы төр сүзлектән табып була (Орфографик)

4. Тотрыклы сүзтезмәләр җыелган сүзлек ничек атала? (Фразеологик сүзлек)

5. Бу сүзлекләрдә җирле халыкларның сөйләм лексикасы  теркәлгән (Диалекталь сүзлек)  

Ял “Хәрәкәтле ял итү аланы”

Укытучы: Әйдәгез әле бераз ял итик. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез аларның неологизмнармы яисә искергән сүзләрме икәнен әйтергә тиеш буласыз.

Неологизмнар        Искергән сүзләр

  • Факс - Талиб
  • Ксерокс                                                      - Шәкерт
  • Фермер                                                       - Мөгаллим        

Укытучы: Молодцы! Менә сәяхәтебез әкренләп тәмамланып та бара. Зирәк сезнең белемнәрегезне бик тә әйбәт бәяләде. Сез дәресләрдә бик актив икән. Сез бик тә тәртипле булдыгыз бүген. Мондый тырыш булуыгыз мактауга бик тә лаек!

III. Рефлексив бәяләү.

Укытучы: Сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз. Афәрин!

  1. Укучылар үз-үзләренә бәя бирәләр.

Укытучы:  Укучылар, сез бүгенге дәрескә үзегезне ничек бәяләр идегез.

Укучы:  Безгә бүгенге дәрес ошады һәм без теманы аңлап, катнашып утырдык.

У: Әйе, миңа да сез бүгенге дәрестә бик ошадыгыз. Һәрчак шундый актив, тәртипле балалар булып калыгыз. Аеруча актив катнашып утыручыларны мин уңай билгеләр белән бәяләдем. (Укытучы билгеләр белән таныштыра).

3. Өй эше бирелә.

У:  Укучылар, хәзер тиз генә көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз. Өй эшенә сезгә кечкенә генә схема эшләп килергә тәкъдим итәм. Әлеге схема буенча сөйләргә дә әзерләнеп килегез.

Үрнәк:

4. Киләсе дәрескә проблема кую.

Укытучы: Укучылар, киләсе дәрестә без сезнең белән контроль эш эшләячәкбез. Барлык өйрәнгән темаларны да карап, кабатлап, барлап, әзерләнеп килегез, ярыймы?

Укучы: Яхшы!

Укучылар, бүгенге дәрес шушы урында тәмам! Татар телен, халкыбызның мәдәниятен хөрмәт иткән өчен рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шундый акыллы, бердәм, актив булыгыз. Әйдәгез, дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйк әле:

Татар теле – минем туган телем,

Саклый аны матур милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Туган телебезне хөрмәтләгез, саклагыз, укучылар! Саубулыгыз! Исән-сау йөрегез!



Предварительный просмотр:

“Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018


Тема“Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Модаль һәм бәйләгеч кушымчалар”

(5 нче сыйныф)

Максат. 

Белем бирү максаты:сүз ясалышы,сүз төзелеше турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.  

Фәнни максат: мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, аларның төрләре турында мәгълумат биреп узу, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.  

Үстерү максаты:кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү; балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

Тәрбия максаты: Туган телгә, Ватанга хөрмәт,мәхәббәт хисе тәрбияләү. 

Коммуникатив максат: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:  

1. Укучыларның сүз төзелеше һәм ясалышы фәне буенча белемнәрен ныгыту, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар турында гомуми күзаллау булдыру.

2. Укучыларны мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның төрләрен сүзләрдә дөрес итеп таба, билгели, әйтеп бирә белүгә ирешү.

3. Кушымчаларның сөйләмебездәге мөһим роленә, әһәмиятенә төшендерү.

4. Язуда мөнәсәбәт белдерүче модальль һәм бәйләгеч кушымчаларны дөрес итеп тамгалый белергә өйрәтү.

Принциплар:

Дидактик: күрсәтмәлелек, фәннилек.

Методик: коммуникатив, ситуатив-тематик, башка телләр белән бәйләнештә өйрәтү, аңлату.

Лингвистик: функциональ.

Уку-укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, эвристик, репродуктив укыту ысуллары.

Укыту алымнары: презентация карау, дәреслек белән эш, схема, карточкалар белән эшләү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау:  проектор, ноутбук,  электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал);

Дәреслек:Татар теле. 5нче сыйныф : Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ( татартелен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; [Ф.Ф. Харисов редакциясендә; рәссамнары: С.Х. Ибраһимова, В.Е. Булатов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.


Дәрес планы

I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру

1.Укучыларны сәламләү.

2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,дежур укучы рапортын тыңлау.

3.Уңайпсихологикхаләтформалаштыруһәмдәреснебашлау.

Актуальләштерү        

  1. Өй эшен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирү:укучылар кәгазьләргә үткән темалар буенчасораулар язалар,бер-берсенә үзләре язган сорауларны бирәләр,җавап та бирелергә тиеш.(“Куиз-куиз-трейд” структурасы)
  2. Нәтиҗә ясау.

Уку мәсьәләсен кую.

1. “Югалган хәрефләр” уены.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Схема белән эш;

2. Кагыйдәне уку, аңлатып китү;

3. Дәреслек буенча эш башкару:

- 122нче биттәге 254нче күнегү телдән.

- 123нче биттәге 255нче күнегү язмача эшләнелә;

4. Тиззарядка.

5. “Кем тизрәк?” уены.

III. Рефлексив бәяләү.

1. Тест эшләү, нәтиҗәне әйтү.

2. Бәя бирү.

3. Өй эше

- параграфны укырга

- “Мәктәп ишегалдында” темасына мөнәсәбәт беолдерүче кушымчаларны кулланып диалог язарга.

- Чиләк сүзен килеш белән төрләндерергә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.


Дәрес конспекты

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру.

Укытучы: Хәерле көн,укучылар! Көннәрегез имин булсын!

укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Ничек кәефләрегез?

укучы: Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

Укытучы: Яхшы булса, хәзер бер-беребезгә карашып елмайышып алыйк әле.(Балалар бер-берсенә карашып елмаялар). Ә хәзер шушы матур мизгелдә дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү

У: Утырыгыз, укучылар. Бүген дәрестә кайсыгыз дежур?

у: Мин дежур.

У: Рәхмәт. Кемнәр дәрестә юк.

у: Бүген дәрестә барлык укучылар да бар.

У: Рәхмәт,утырыгыз.

Укытучы:  Укучылар, ә хәзер әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк! Мин сезгә менә шундый кечкенә генә төсле карточкалар өләшәм. Беренче төркем безнең кызыл төсле карточкалар белән, ә икенче сары карточкалар белән эшли. Карточкаларга сораулар язып, аларга җавап бирергә кирәк! Беренче төркем сораулар яза һәм икенче төркем шул сорауларга җавап бирә! Ә аннары икенче төркем сорауларына беренче төркем җавап бирә.

Укытучы: Сез сезнең белән үткән дәрестә нинди тема үттек?

Укучы: Сүз ясагыч кушымчалар.

Укытучы: Дөрес!

Сез шул тема буенча сораулар төзергә һәм дә инде аларга җавап бирергә тиеш буласыз. Барысы да аңлашыламы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Узган дәрестә бирелгән өй эшен эшләдегезме? Мин аларны дәфтшрләрегезне җыеп алырмын да, тикшереп, билгеләрен көндәлекккә дә куярмын.

3. Уку мәсьәләсен кую.

У: Балалар, без хәзеруенуйнапалырбыз. Ә уеныбыз "Адашканхәрефләр" уеныдипатала. Сезгәбуталчыкхәрефләрнедөресурнаштырып ,сүзләрнеукыргакирәкбулыр .

Әбәтәсмөн (мөнәсәбәт )

чыгася (ясагыч)

шукамчы (кушымча )

Укучылар, әлеге сүзләр нинди сүзләр икән? Нинди сүзләр таптыгыз?

у: мөнәсәбәт, ясагыч, кушымча.

Укытучы: Бу сүзләр арасында кайсысы сезнең өчен әле моңарчы бер дә ишетелмәгән сүз булып тора?

Укучы: Мөнәсәбәт.

У: Афәрин,укучылар! Димәк, бүген без сезнең белән нинди кушымчаларны өйрәнәчәкбез? Кайсыгыз әйтеп бирер икән?

Укучы: Мөнәсәбәт белдерәче кушымчалар.

Укытучы: Дөрес!

Схема белән эш

Укытучы: Ә хәзер тактага карап китик инде.

Дәреслектән кагыйдә укыту.

Кушымчалар ике төрле була: ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Ясагыч кушымчалар яңа мәгнәле сүз ясый: уй-лы, уй-сыз, уй-ла, уй-чан, уй-чан-лык.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар бер үк сүзнең төрле формаларын барлыкка китерә: уй-лар, уй-ның, уй-га, уй-дан, уй-да.

Бәйләгеч кушымчалар

Исемнәрдә

Килеш кушымчалары: -ның/-нең, -га/ -гә,

-ка/-кә, -ны/-не, -нан/-нән, -да/-дә

Тартым кушымчалары: -ым/-ем, -ың/-ең, -ыгыз/-егез, -лары/ләре.

Фигыльләрдә

Зат-сан кушымчалары: -мын/-мен, -быз/-без, -нар/-нәр, сың/-сең.

-ып/-еп, -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы фигыльләр.

Модальлек

Исемнәрдә

-кай/-кәй, -чык/-чек, -лар/-ләр, -нар/-нәр.

Саннарда

-ынчы/-енче, -шар/-шәр, -ар/-әр, -лап/-ләп.

Фигыльләрдә

-ма/-мә, -ачак/-әчәк, -ган/-гән, -ды/-де.

Сыйфатларда

-рак/-рәк, -гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслек белән эш:

Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезне ачабыз, бүгенге числоны матур итеп язып куябыз. Димәк, бүген унтугызынчы февраль, Сыйныф эше, бүгенге тема: “Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар”.  Укучылар, ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз. Тиз генә 122 нче биттәге 254нчы күнегүне телдән  эшләп барабыз. Биремен әйдәгез берегез укып китегез әле. (Бер укучы укый.) Бирем аңлашыламы?(Укучылар, чиратлашып җөмләләрне укыйлар һәм биремне үтиләр, укытучы дөресләп бара.)

  у: Әйе, аңлашыла.

У: Булдырдыгыз, укучылар! Хәзер исә 123 нче биттәге 255 нче күнегүне язмача эшләп алыйк. Башта бирем белән танышыйк. (Бер укучы сәнгатьле итеп бирем белән таныштыра) Бирем аңлашылса, башлыйбыз.

 “ТИЗЗАРЯДКА” физкультминут

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез,  без хәзер сезнең белән “Кем тизрәк”дигән кызыклы уен уйнап алырбыз. Аның өчен мин сезне хәзер уртадан ике командага бүләм. Командаларыгыз белән борылып танышыгыз. Ике командага карточкалар өләшәм. Анда бер бирем бирелгән. Кайсы команда тизрәк бетерә, шул җиңә.

Бирелгән сүзләргә сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар өстәп язып куярга кирәк.

Сүз ясагыч кушымча

Мөнәсәбәт белдерүче кушымча

яшь

болын

урман

елга

яхшы

(командалар уенны башлый, һәр команда үз сүзләрен яза. Бер команда тизрәк бетерә. Һәр команда үз сүзләрен укып бара.)

             Укытучы: Җиңүче командага кул чабабыз, Афәрин укучылар, сез булдырдыгыз!

III. Рефлексив бәяләү.

Укучылар, игътибарны тактага юнәлтәбез. Анда берничә генә сораудан торган тест биреме бирелгән. Тиз генә шуны эшләп миңа тапшырасыз. Бер бит кәгазь алабыз һәм мине игътибар бн тыңлыйбыз.

Экранда тест сораулары.

А1.Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленгән?

1)    Кай – та –лар, сү – зем – не;

2)    Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;

3)    Ки – лер – ләр,  ба – рыр –сыз;

А2.Бер  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:

1)    Элгеч,  эзтабар,  җиләс;

2)    Сүзчән,  кайтыр, уйламаган;

3)    Сандугач,  карлыган,  яфрак.

А3. Ике  мәгънәле  кисәктән   торган  сүзләр:

1)    Егерме,  юлдашка,  сөйлә;

2)    Өченче,  карлыгачка,  утырды;

3)    Тиңдәшсез,  санаган,  кызларның.

А4. Кайсы  сүзләр   мәгънәле  кисәкләргә   дөрес  бүленмәгән?

1)    Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;

2)    Са – бын, са – тып,  са – ры – рак;

3)    Кар – лан – ган, яшь – келт,  җитмеш – енче.

А5.Ясагыч   кушымчалары   булган  сүзләр:

1)    Кием,  белгеч,  йонлач;

2)    Мәктәптә,  яшьрәк,  сигезенче;

3)    Көткәннәр,  балалар,  җиңелчә.

А6. Ясагыч   кушымчалары   булмаган  сүзләр:

1)    Бишлек,  сөенеч, такталы;

2)    Бишенче, сөлге, туктадык;

3)    Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.

А7. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүзләр:

1)    Җиденче, кызчык, укыячак;

2)     Бәйрәмнәр,  биегрәк,  килмәде;

3)    Һәйкәлнең,  күрделәр,  иптәшеңнән.

А8. Бәйләгеч  кушымчалары   булган  сүз  төркемнәре:

1)    Сыйфат,  сан;

2)    Исем,  фигыль;

3)    Рәвеш,  бәйлек.

А9. Нигезе   дөрес  билгеләнгән   сүзләр:

1)    Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;

2)    Шәһәрчек, кошкай – лар;

3)    Эшчәнлек – тә,  тигезлек – не.

А10. Тамырдаш  сүзләрне   күрсәтегез:

1)    Урак,  урман, урды;

2)    Карга,  карлы,  карсыз;

3)    Көйлә,  көйле,  көйсез.

- Дөрес җавапларны билгеләп бетергәч, иптәшегез белән алышып тикшерәсез һәм бер-берегезгә билге куясыз.

Укытучы: Укучылар, димәк без сезнең бүген нинди тема турында мәгълүмат тупладык?

Укучы: Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Укытучы: Бик дөрес. Әйе, без бүген әлеге теманы тулысынча диярлек ачыкладык . Афәрин, укучыларым!

  1. Укучылар үз-үзләренә бәя бирәләр.

Укытучы:  Укучылар, сез бүгенге дәрескә үзегезне ничек бәяләр идегез.

Укучы:  Безгә бүгенге дәрес ошады һәм без теманы аңлап, катнашып утырдык.

У: Әйе, миңа да сез бүгенге дәрестә бик ошадыгыз. Һәрчак шундый актив, тәртипле балалар булып калыгыз. Аеруча актив катнашып утыручыларны мин уңай билгеләр белән бәяләдем. (Укытучы билгеләр белән таныштыра).

3. Өй эше бирелә.

У:  Укучлар, хәзер тиз генә көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз.

1. 258 нче күнегү телдән.

2. “Мәктәп ишегалдында” темасына мөнәсәбәт белдерәче кушымчалар кулланып диалогтөзеп килегез.

3.Чиләк сүзен килеш белән төрләндерергә.

4. Киләсе дәрескә проблема кую.

Укытучы: Укучылар,икенче дәрестә без сезнең белән модаль һәм бәйләгеч кушымчалар турында сөйләшәчәкбез. Ни өчен бәйләгеч кушымчалар бәйләгеч диеп йөртелә? Икенче дәрескә шушы сорауга җавап табып килегез.

Укучылар, бүгенге дәрес шушы урында тәмам! Татар телен, халкыбызның мәдәниятен хөрмәт иткән өчен рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шундый акыллы, бердәм, актив булыгыз. Әйдәгез, дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйк әле:

Татар теле – минем туган телем,

Саклый аны матур милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Туган телебезне хөрмәтләгез, саклагыз, укучылар! Саубулыгыз! Исән-сау йөрегез!



Предварительный просмотр:

Нәҗип Мадьяровның “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” әсәрен уку буенча

татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

( 5 нче сыйныф )

          Вәлиуллина Р.Х.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан, 2018

Тема: Нәҗип Мадьяров "Сиңа кайттым, газиз туган җирем” шигырен өйрәнү

Максатлар:

  1. Нәҗип Мадьяровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;
  2. “Сиңа кайттым, газиз туган җирем” әсәренә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү;
  3. Балаларда туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, үз фикерен дәлилли, нәтиҗәләр чыгара, хисләрне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшли белергә күнектерү;

Предмет: укылган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясын билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

Шәхескә кагылышлы: укучының үзаңын үстерү, туган илне яратырга өйрәтү.

Дәреснең принциплары:

  1. дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укытуның тормыш белән бәйләнешле принцибы
  2. лингвистик принциплар: функциональ принцип
  3. методик принциплар: коммуникатив

Укыту ысуллары:өлешчә эзләнү ысулы, коммуникатив ысул.

Укыту алымнары:карточкалар белән эшләү, уен элементларын кетеп җибәрү.

Дәреснең төре: яңа материал аңлату.

Җиһазлар:  мультимедиа проекторы, экран, презентация, 5 нчы класс дәреслеге.

Файдаланылган әдәбият:

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). 1 нче кисәк / Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гаифуллина; [ рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан: “Мәгаиф – Вакыт”  нәшр., 2014. - 143б.

Дәрес этаплары

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: 17 мин.
  1. Дәресне оештыру. (2мин)
  1. Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру;
  2. Сыйныфтагы укучыларның дәрестә булу, булмавын ачыклау һәм билгеләү.
  1. Актуальләштерү. (5мин)

а) узган дәрестә бирелгән өй эшен тикшерү;

б) картина буенча әңгәмә оештыру:

- Укучылар, әлеге картинада сез нәрсә күрәсез әле?

- Сез үзегезнең туган ягыгызны яратасызмы?

- Укучылар, ә сезнең туган авылыгыз бармы, ул кайда урнашкан?

(Укучылар үзләренең авыллары турында сөйли).

3. Уку мәсьәләсен кую. (10мин)

    - Туган илнең кеше өчен газиз булуын төшендерү;

    - Нәҗип Мадьяровның“Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” әсәре белән таныштыру.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (23 мин)

  1. Сүзлек белән эш;
  2. Видеоязма карату;
  3. Әдәби әсәрне уку, анализлау;
  4. Әсәр буенча сораулар;
  5. “Синквейн” уены.
  6. Бирем башкару.

III.Рефлексив бәяләү. (5мин)

  1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәтиҗә чыгару.
  2.  Укучыларның үз-үзләрен бәяләве. Билгеләр кую.
  3. Өй эше:

а) яраткан кошың турында мәгълүмат алып килергә;

4) Алдагы дәрескә проблема кую        

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Исәнмесез! Яхшы!

Укытучы: Бик әйбәт! Укучылар, әйдәгез әле, бер-берегезне дә сәламләп китегез әле. Сыйныфташларыгызга карап елмаегыз, хәерле көн, уңышлар теләгез.(Укучылар бер-берсен сәламлиләр)

Укытучы: Афәрин! Булдырдыгыз, утырыгыз. Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Дәрескә барыгыз да әзерме,дәрестә барыгыз да бармы?

Укучылар: Әйе.

2. Актуальләштерү

1.1. Өй эшен тикшерү

Укытучы: Укучылар, сезгә өй эшенә “Туган илем” дигән темага 5 мәкаль язып килергә кушылган иде. ( бер укучы мәкальләрен укып бара).

Укытучы: Афәрин! Дәрес ахырында рәсемнәрегезне, дәфтәрләрегезне җыеп алып, алдагы дәрестә билгеләрегезне әйтермен.

1.2. Әңгәмә

Укытучы: Менә әлеге картинада сез нәрсә күрәсез?

у: Табигать, болын, елга, алан.

У: Әйе, бик тә дөрес! Ә бер сүз белән әйтсәк, бу картинада нәрсә сурәтләнгән дип әйтергә мөмкин?

у: Туган җир.

У: Бик дөрес! Сез үзегезнең туган җирегезне яратасызмы?

Укучы: Әйе, яратабыз!

Укытучы: Сез нинди авылларга кайтып йөрисез? Үзегезнең туган ягыгыз турында да сөйләп алыйк әле!

(Укучылар үзләренең авыллары турында сөйлиләр)

Укытучы: Молодцы!

3. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы:Туган җир безнең һәмәбез өчен дә бик кадерле. Чөнки монда безнең көндек каны тамган, монда без беренче адымнарыбызны ясаганбыз, монда безнең дөньяга күзебез ачылган, без монда туган!

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Г. Зәйнәшева

Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез диеп әйтә аласыз?

Укучы: Туган җир!

Укытучы: Бик тә дөрес! Без бүген сезнең белән Нәҗип Мадьяровның “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” әсәрен укырбыз!

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1. Нәҗип Мадьяровның биографиясе белән танышу:

1928 нче елның з марты

Нәҗип Мадьяров Арча районының Кызыл Утар авылында туа

1957 – 1962 нче елларда

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала

1962 – 1980 нче елларда

Балтач район газетасында мөхәррир урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли

1980 нче елдан

Яр чаллы шәһәрендә яши башлый, андагы әдәби-мәдәни мөхиттә үз урынын таба

1991 нче ел

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала

2002 нче ел

Шагыйрь фани дөньяга күчә

2. Сүзлек белән эш.

Укытучы: Укучылар, шигырь белән танышуга керешкәнче иң элек безнең өчен таныш булмаган сүзләрне карап алыйк әле.

3. Әдәби әсәрне анализлау.

Укытучы:  Ә хәзер, укучылар, әсәр белән танышуга керешкәнчевидео карап китик әле. ( видео карау).

Укытучы: Укучылар, сез әлеге видеодан нәрсә аңладыгыз?

у: Туган илнең кадерен, аның газизлеген һәм матурлыгын.

Укытучы: Әйе, чыннан да туган җир һәркем өчен дә бик кадерле.

Ә хәзер әйдәгез әле шигырен дә укып китик әле.

Укытучы: Әйдәгез, хәзер чылбыр буенча шигырьне укыйк әле. Мин укый башлыйм, сез дәвам итәрсез.  Һәр укучы укыган өлештә нәрсә турында сүз барганлыгы турында да әйтеп барырбыз, анализлап һәм сөйләп барырбыз! ( әсәрне чылбыр буенча уку).

(Укучылар укыйлар).

Укытучы: Яхшы, димәк әсәрдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Туган ил, яшел үзәннәр, тугайлар һәм болыннар турында бара.

Укытучы: Бик тә дөрес! Әйдәгез әле әсәрдәге Туган ил сүзен ачыклаучы сүзләрне схематик рәвештә билгелик әле!

4. Хикәя буенча сораулар.

Укытучы: Укучылар, бу әсәрдә кайсы юллар кабатланып килә дип әйтергә мөмкин?

Укучы: Сиңа кайттым, газиз туган җирем.

Укытучы: Бу сүзләр ни өчен еш кабатлана диеп уйлыйсыз?

Укучы: Туган илнең кадерен тагын да көчлерәк итеп җиткерер өчен, мөгаен.

Укытучы: Әлеге сүзләрне кабатлау алымы укучыга сагыну, Туган илгә карата мәхәббәт хисләрен тагын да көчлерәк җиткерергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле язучы үзенең төп фикерен ныгытып бара.

Укытучы: Чит җирләрдә яшәсәм дә, синнән

Аерылмас гомер юлларым. – дип автор нәрсә әйтергә тели?

Укучы: Әсәрдә төп герой кайда гына яшәсә дә, ул гомер буе Туган илен сагынып яши.

Укытучы: Бик тә дөрес. Әсәрдәге төп герой гомер буе Туган илен сагынып яши, кайда гына торса да, ул гомер буе Туган иленә тугрылыклы кала.  

5. "Синквейн" уены

Укытучы:Ә хәзер, укучылар, “Синквейн” дигән уен уйнап алырбыз. Слайдка игътибар итик әле.

1 юл – 1 исем сүз төркеменә караган һәм төп фикерне аныклаучы исем сүзтөркеме;

2 юл – 2 сыйфат;

3 юл – 3 фигыль;

4 юл – фраза, төп фикерне ачыклый торган төп фраза яисә сүзтезмә;

5 юл – 1нче юлны аныклап килүче исем сүз.

Слайдка игътибар итегез, анда әлеге уенның аңлатмасы табарга мөмкин!

Мисал:

1. Туган ил;

2. гүзәл, газиз;

3. кайттым, сагындырды, дәва өсти;

4. Сиңа кайттым, газиз туган җирем;

5. Дәва.  

6. Бирем:

Укытучы: Менә монда сезгә туган ил турында мәкальләр бирелгән, сезгә аларның башы белән ахырын дөрес итеп билгеләргә кирәк була.

Туган җирдәй җир булмас

Читтә йөрсәң белерсең

Туган җирнең кадерен

Эте дә якын

Туган илең -

Җир булмас

Туган-үскән җирдән дә матур

Туган илдәй ил булмас

Туган илнең

Туган анаң

III.Рефлексив бәяләү.

  1. Укытучы: Укучылар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек?
  2. Үзбәя.

Укытучы:Афәрин!Ә хәзер әйдәгез әле, укучылар, бүген кайсыгыз нинди алмага лаек булды икән? Үзегезне бәяләгез әле. Бүген кем үзен кызыл алмага лаек булды дип саный? Кем сары алмага? Кем яшел алмага?

(Укучылар алмаларны күтәрәләр, үзләрен, иптәшләрен бәялиләр. Яшел алма – “3”, сары алма – “4”, кызыл алма – “5”)

Укытучы:Укучылар, сез бүген барыгыз да тырыштыгыз, барыгыз да булдырдыгыз. Кызыл алмалар, афәрин, алга таба да шулай актив булыгыз. Сары алмалар, сез дә бүген тырыштыгыз, кызыл алмалардан калышмаска тырыштыгыз. Ә яшел алмаларга бераз гына тырышырга кирәк.

  1. Өй эше бирү.

Укытучы: Укучылар, ә хәзер өй эшен язып куябыз.

“Минем туган авылым” дигән темага кечкенә генә хикәя языгыз.

4.Киләсе дәрескә проблема кую.

Укытучы: Ә алдагы дәрестә без М. Әгъләмов иҗаты белән танышырбыз.  Дәресебез тәмам. Сау булыгыз, укучылар!http://dalance.ru/UserFiles/portfolio/015/759/9cb839c03b.jpghttp://dalance.ru/UserFiles/portfolio/015/759/9cb839c03b.jpg

Укучылар:Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

“Лексикография” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан, 2018


Тема. Лексикография

Дәреснең максатлары:

  1. Сүзлек төшенчәсенең асылын аңлату;
  2. лексикография терминынаңлату;
  3. диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;
  4. укучыларда матур язу күнекмәләрен үстерү;
  5. бер-береңә карата хөрмәт тәрбияләү; иптәшең укыганда, анны игътибар белән тыңларга өйрәтү, сүзлекләргә карата хөрмәт уяту;

Дәреснең бурычлары:

  1. сүзлекләр белән дөрес эшләргә өйрәтү;
  2. сүзлекләрнең төрләрен аера белергә өйрәтү, тел белеме өлкәсендә   атап китү.

Технологияләр:

1) үстерелешлеукыту;

2) проблемалыукыту.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар:теория белән практиканың бәйләнеше.
  2. Методик принциплар:коммуникатив.
  3. Лингвистик принциплар:функциональ принцип.

Дәреснең төре: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы, репродуктив ысул.

Укыту алымнары: картиналар, схемалар , карточкалар белән эшләү,  уен элементлары кертеп җибәрү.

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, компьютер, проектор, карточкалар.

Материал:

  1. Әхәтов Г.Х. Татар теленеңлексикасы. ̶ Казан: Татар.кит.нәшр.,1995
  2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. ̶ Казан: Раннур китап нәшрияты, 2000. ̶ 456б.
  3. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен.  - Казан: Мәгариф, 2007. ̶ 95б.
  4. Галиуллина Г.Р. Лексикология современного татарского языка: учебное пособие. ̶ Казань: Казан.ун-т,2013. ̶ 123с.
  5. Зинина А.С. Проблемы устаревания и утраты слов в лексике татарского языка.//Взаимовлияние и взаимообогаәение языков народов СССР. ̶ Казань, 1982
  6. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югарыукуйортларыстудентларыөчен). ̶ Хәтернәшрияты.,1999. ̶ 288б.
  7. Татар теле: рус телендәтөпгомумибелембирүмәкт. 5 нчесыйныфыөчендәреслек (татар балаларыөчен) – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011. – 159 б.
  8. Татар теле: дәреслек/ Н.В. Максимов, М.З. Хамидуллина. - Казан: Мәгариф, 2010.
  9. Харисов Ф.Ф. Татар теленчит тел буларакөйрәтүнеңфәнни-методик нигезләре. ̶ Казан: Мәгариф, 2002. ̶ 367б.
  10. Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары учен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; [Ф.Ф. Харисов редакциясендә; рәссамнары: С.Х. Ибраһимова, В.Е. Булатов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.

 

Дәреснең планы

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: 15 мин.

 Дәресне оештыру этабы: 5 мин

- укучылар белән исәнләшү;

- дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Актуальләштерү этабы:5 мин

- үткән теманы искә төшерү;

- “Серле сандык” уены.

Уку мәсьәләсен кую этабы: 5 мин

- Башваткыч чишү.

2. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: 25 мин

- кагыйдәләрне уку;1 мин

- кагыйдәләрне мисаллар белән ныгыту;1 мин

- Схема белән эш;2 мин

- Сигнал карталар белән эш; 5 мин

Тиззарядка1 мин

- Төркемнәрдә эш;5 мин

- 1 нче төркем “Синонимнар сүзлеге”ннән сүзләрнең синонимнарын гына язып ала, 2 нче төркем “Антонимнар сүзлеге”ннән сүзләрнең антонимнарые язып ала.

- Карточка белән эш. 5 мин

- “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән сүзләрнең аңлатмасын табып, бирелгән сүзләрне аларның мәгънәләре белән тоташтырып, дәфтәргә язып куярга кирәк.

- Дәреслек белән эш;5 мин

- 224 нче күнегү.

3. Рефлексив бәяләү: 5 мин

- Дәрескә гомуми нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

Өйгә эш бирү этабы:

1.221 нче күнегү

2. Кагыйдәне ятлагыз 107-108 нче бит!

3. Иҗади эш. Лексикология турында әкият төзегез.


Дәрес конспекты

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!Барыгыз да бүген дәрескә әйбәт кәефтә килдеме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле. 

Укучы: Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.

Укытучы: Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен,  йөзегездәге елмаюлар беркайчан дасүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр Сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә!

Кәефләрегез ничек? Сез бүгенге дәрескә әзерме?

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Укучы: Яхшы! Сезнеке ничек?

Укытучы: Әйбәт!

2. Актуальләштерү

Укытучы: Укучылар, сез узган дәрестә нинди теманы өйрәндегез?

Укучы: Фразеологизмнар.

Укытучы: Әйе, молодцы! Әйдәгез әле фразеологизмнар нәрсә икәнен искә төшереп китер өчен кечкенә генә бер уен уйнап алыйк әле!

Укучылар, менә монда өстәл өстендә минем серле сандыгым бар! Ул сандык эчендә фразеологизмнар. Такта янына чыккан укучы сандыктан бер фразеологик тезмәне алырга һәм аның мәгънәсен аңлатырга тиеш була.

Тел йотарлык

тәмле

Авызга су кабу

дәшмәү

Күз ачып йомганчы

Бик тиз, җитез эшләү

Түбәсе күккә тию

Шатлану

Кул арасына керү

Булышу

Борчак сибү

Ялганлау

Баш вату

Уйлау

Сай йөзү

Белмәү

Укытучы: Укучылар, сез бу теманы бик яхшы гына үзләштергәнсез. Молодцы! мин сездән бик тә канәгать бүген. Өй эшләрегезне дәрес ахырында карап алырмын.

3. Уку мәсьәләсен кую

Укучылар, бүген без сезнең белән яңа тема караячакбыз. Нинди тема икәнен беләсегез киләме?

Укучы: Әйе!

Укытучы: Моны белер өчен безгә менә шушы башваткычны чишәргә кирәк булачак.

1Л

Е

К

С

И

К

О

Л

О

Г

И

Я

2Л

Е

К

С

И

К

3Т

Ө

Р

К

И

4С

И

Н

О

Н

И

М

5И

Н

Т

Е

Р

Н

А

Ц

И

О

Н

А

Л

Ь

6Һ

Ө

Н

Ә

Р

Ч

Е

Л

Е

К

7Г

О

М

Ү

М

Х

А

Л

Ы

К

8И

С

К

Е

Р

Г

Ә

Н

9Т

Е

Р

М

И

Н

Н

А

Р

10А

К

Т

И

В

11Ф

Р

А

З

Е

О

Л

О

Г

И

З

М

12П

А

С

С

И

В

13Я

Ң

А

Сораулары:

1. Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән ничек йөртелә?

2. Сүзнең төп мәгънәсе.

3. Татар теле нинди телләр төркеменә керә?

4. Охшаш мәгънәле сүзләр ничек аталалар?

5. Халыкара сүзләр ничек аталалар?

6. Билгеле бер өлкә вәкилләре генә куллана торган сүзләр ничек аталалар?

7. Барлык кешеләргә дә аңлаешлы, кирәкле, сөйләм өчен әһәмиятле сүзләр?

8. Кулланылыштан төшеп калган сүзләр?

9. Аерым бер юнәлештә кулланыла торган фәнни атамалар?

10. Көндәлек тормышта еш кулланыла торган аңлаешлы мәгънәле сүзләр ничек билгеләнә?

11. Тотрыклы мәгънәле сүзтезмәләр ничек әйтелә?

12. Сөйләмдә сирәк очрый торган сүзләр?

13. Яңа барлыкка килгән сүзләр?

Укытучы: Молодцы! Димәк, без бүген “Лексикография” темасын үтәчәкбез.

Бүгенге теманы билгеләп куегыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы: Сүзлекләр төзү турындыгы фән Лексикография дип атала. Без бүген бик кызыклы һәм файдалы тема үтәчәкбез. Сез сүзлекләрнең нәрсә икәнен беләсезме?

Укучы: Әйе! Сүзлекләрдән таныш булмаган сүзләрне табып була. Төрле терминнанрга билгеләмә кирәк булса, без сүзлекләр белән эшлибез.

Укытучы: Бик дөрес. Афәрин! Радмир, 107нче биттәге кагыйдәне матур итеп укып бир әле. (Укый).

Укытучы: Балалар, ә сез нинди сүзлекләр беләсез?

Укучы: фразеологик берәмлекләр сүзлеге, орфографик, орфоэпик, сүзлеләр, тәрҗемә сүзлеге.

Укытучы: Әйе! Димәк, сүзлек сүзләрне, идиомаларны (аерым телгә хас булган тотрыклы сүзтезмәләрне) һ.б. кайбер төр тәкъбирләрне (аңлатмаларны) җыеп, алфавит тәртибендә яки бүтәчә урнаштырып, аларга тиешле аңлатмалар яки тәрҗемәләр биргән китап, белешмәлек.

Безнең нинди сүзлекләребез бар икән.

Схема белән эш

Безнең сүзлекләребез ике төргә бүленеп карала:

Аңлатмалы сүзлекләр

Телара сүзлекләр

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

Татарча-русча сүзлек

Тататр теленең фразеологик сүзлеге

Русча татарча сүзлек

Синонимнар сүзлеге

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге

Татар теленең омонимнар сүзлеге

Немецча-русча сүзлек

Татар теленең орфографик сүзлеге

Сигнал карталар белән эш

Укытучы: Мин сезгә хәзер кагыйдә әйтәм, ә сез аны дөрес яки дөрес түгел дип яшел һәм кызыл төстәге түгәрәкләр ярдәмендә билгеләргә тиеш буласыз. Дөрес булса яшел төсле түгәрәкне күтәрәсез, дөрес булмаса кызыл төсле түгәрәктән файдалана аласыз. Аңлашылдымы?

Укучы: Әйе!

Укытучы:

1. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә сүзнең аңлатмасы бирелә?

2. Татар теленең антонимнар сүзлегендә сүзнең мәгънәдәш сүзләре язылган?

3. Татар теленең орфографик сүзлеге ярдәмендә сүзнең дөрес язылышын карап була?

4. Татар теленең фразеологик сүзлеге тотрыклы сүзтезмәләрнең мәгънәләрен аңлата?

Укытучы: Ә сез тел белеме өлкәсендә эшләгән күренекле галимнәребезне беләсезме?

Галимнәр турында мәгълүмат бирү

Безнең тел белеме өлкәсендә бик актив эшләгән галимебез бар. Аның исеме Каюм Насыйри дип таныш. Каюм Насыйри беренче аңлатмалы сүзлекләр авторы. Ул татар телен үстерүгә үзеннән зур элеш куя. Ә рус галимнәреннән бу өлкәдә В. И. Даль күп көч куя. Аның нинди хезмәтен беләсез?

Укучы: “Толковый словарь русского языка”.

Укытучы: Дөрес!

Тиззарядка

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Төркемнәрдә эш

Укытучы: Балалар, ә хәзер әйдәгез ике төркемгә бүленик. Без хәзер бик кызыклы биремнәр башкарачакбыз.

1 төркем:        

“Синонимнар сүзлеге”ннән түбәндәге сүзләрнең синонимнарын язып алыгыз.

Серле- тылсымлы, сихри

Хакыйкать- дөреслек, чынлык, хаклык

Юеш- чыланган, җепшек, дымлы, сусыл,суланган

Ярату- сөю, гашыйк булу, яратып йөрү, ошату, мәхәббәт тоту.

2 төркем:

“Антонимнар сүзлеге”ннән бирелгән сүзләрнең антонимнарын табып языгыз.

юмарт – саран

Ерак – якын

Озын-кыска

Зур – кечкенә

Укытучы: Дөрес! Ә хәзер әйдәгез бүтән төрле бирем эшләп китик. Безнең менә тактада сүзләр бирелгән. Ул сүзләрне мәгънәләре белән тоташтырып беркетеп куярга кирәк. Җавап:

Сүз

Аңлатмасы

тәхәллүс

халык белән эш итүче кешеләр үзләренең чын исемнәрен яшерү өчен куя торган ялган исем, псевдоним;

талибә

укучы кыз, студентка;

алкыш

хуплау яки котлау билгесе итеп кул чабу;

алан

урман эчендәге ачык урын, кечкенә болын.

Укытучы: Ә хәзер әйдәгез дәреслеккә мөрәҗәгать итеп алыйк. 221нче күнегү.

Ә хәзер бирем эшлибез.

Җавап:

Бирем: татар теленең диалектологик сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең әдәби телдәге мәгънәләрен табыгыз. Җавап: кәнтә - көянтә, бәбеч – читек, акташ – акбур, зәңкиләнү – усаллану, дим – 1) кавын, 2) шикәр, ширбәт; матча – түшәм.

Тикшерәләр.

Дәреслек белән эш.

109 нчы бит, 224 нче күнегү.

Укытучы: Сез барыгыз да бик тырыш. Без булдырабыз!

III. Рефлексия.

Укытучы: Без бүген нәрсә турында әңгәмә алып бардык?

Укучы: Сүзлекләр.

Укытучы: Без сүзлекләрне нинди төркемнәргә бүлеп карыйбыз?

Укучы: Аңлатмалы сүзлекләр

Укучы: Телара сүзлекләр

Укытучы: Лексикография фәне нәрсәне уйрәнә?

Укучы: Сүзлекләрне.

Укытучы: Без бүген дәресебне бик файдалы үткәрдек!

Дәрескә йомгак ясау.

Активлыкны бәяләү.

Үзбәя.Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.

Өй эше.

1.221 нче күнегү

2. Кагыйдәне ятлагыз 107-108 нче бит!

3. Иҗади эш. Лексикология турында әкият төзегез.



Предварительный просмотр:

“Тамыр һәм кушымчалар” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018


Дәреснең темасы: “Тамыр һәм кушымчалар”.

Максат:

1. Фәнни:

Сүзнең мәгънәсен үзгәртүче  һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымчалар турында күзаллау; сүз ясагыч кушымчаның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен аңлауларына ирешү

2. Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү

3. Коммуникатив: балаларның аралашу мөмкинлекләрен активлаштыру, татаор телендә иркен сөйләшергә өйрәтү;

3. Тәрбияви:Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү

  1. Дидактик принциплар: теория белән практиканың бәйләнеше.
  2. Методик принциплар: коммуникатив.
  3. Лингвистик принциплар: функциональ принцип.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы, репродуктив, әңгәмә ысулы, .

Укыту алымнары: картиналар , карточкалар белән эшләү,  уен элементлары кертеп җибәрү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: картиналар, интрактив такта, карточкалар, магнитофон, дәреслек.

Файдаланылган әдәбият:

Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф. Ф Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2012. – 159 б.


План:

I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру: 15 мин

1.  Дәресне оештыру, уңай психологик халәт тудыру. [1 мин]

1.1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

1.2. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.

2. Актуальләштерү[4 мин]

а) Дәрестә укучыларның йөрешен тикшерү;

б) Өй эшен тикшерү, дәфтәрләрен җыеп алу;

в) Рәсем буенча әңгәмә оештыру

3. Уку мәсьәләсен кую. (10 мин)

1) “Эш агачы” әкиятен уку

   - Сүзнең тамыры һәм кушымчалар турында турында гомуми мәгълүмат бирү.

    -Схематик рәвештә кушымчаларның төрләрен билгеләү.

3)

- Рәсем буенча җөмләләр төзү һәм сорауларга җавап әйтү.

4)Дәреслек белән эш

- Күнегүләр башкару

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (22 мин)

  1. КагыйдәРәсем буенча әңгәмә оештыру

2) Кагыйдәне карап китү

  1. Матур язү минуты

- Җөмләләр өстендә эш башкару

  1. Рәсемне кару, җөмләләр төзү.
  2. Динамик пауза
  3. Дәреслек буенча эш

- 244нче күнегү

- Бирем 1

Белемнәрне тикшерү һәм мөстәкыйль куллану

- Дидактик уен “Уңган бакчачы”;

- Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”

- Бирем

III.Рефлексив бәяләү: (7 мин)

  1. Йомгаклау.

- Кечкенә генәтест эшләтеп алу;

  1. Үз бәя; Билгеләр кую.
  2. Өй эше:

- 245 нче күнегү.

- Агач сүзеннән тамырдаш сүзләр уйлап яки сүзлекләрдән карап уйлап килергә.

- Кагыйдәне тагын бер кат кабатларга, истә калдырырга.

4) Проблема кую.


I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру

1.  Дәресне оештыру, уңай психологик халәт тудыру

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучы: Хәерле иртә, Рәмзия Ильнуровна!

Укытучы: Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучы:

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

1.1. Дәрескә йөрешне тикшерү.

Укытучы: Бүген дәрестә һәммәсе дә бармы?

Укучы: Әйе!

2. Актуальләштерү

Укытучы: Без сезнең белән үзган дәрестә “Лексикология бүлеген өйрәнүне тәмамладык. Белемнәрне дә тикшереп алдык. Контроль эшләрегезнең билгеләрен электрон көндәлектән табарга мөмкин.  Ә бүген без сезнең белән тел белеенең яңа бүлеген өйрәнүне максат итеп куярбыз.

3. Уку мәсьәләсен кую

3.1. Әкият сөйләү

Укытучы: Хәзер мин сезгә бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы” дип атала. Борын-борын заманда яшәгән ди “эш”. Бер көнне кешеләргә эндәшкән ди. – Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр “эш”не җиргә утыртканнар. “Эш” тамыр җәеп үсеп киткән. Ул башта бер ботак, аннан икенчесен җибәргән. Һәр ботакта яңа сүз барлыкка килгән ди. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысыда бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип атап йөртә башлаганнар.

Әйдәгез әле “Эш” агачына игътибар итеп алыйк әле!

https://ds04.infourok.ru/uploads/ex/0209/00011378-fcc1058b/hello_html_1c4694ab.png

Укытучы: Анда нинди сүзләр күрәсез?

Укучы: Эшче, эшләнмә, эшмәкәр, эшчеләр

Укытучы: Бу сүзләр нинди сүздән ясалганнар?

Укучы: эш

Укытучы: Дөрес! Эш сүзе тамыр сүз дип атала икән, чөнки ул барлык сүзләр өчен дә уртак.

Ә эш сүзеннән нинди сүзләр барлыкка килгән?

Укучы: эшче, эшмәкәр, эшлекле, эшләнеш

Укытучы: Дөрес! Эш сүзенә төрле кушымчалар ялганып яңа сүзләр яши башлаган.

Без бүген дәрестә нинди теманы өйрәнәчәкбез?

Укучы: Сүзнең тамыры һәм кушымчалар!

Укытучы: Дөрес!

3. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.1. Кагыйдәне укып бару һәм мәгънәсенә төшенү

Сүз төзелеше сүзнең мәгънәле кисәкләрен – тамырын, нигезен һәм кушымчаларын өйрәнә.

Тамыр – сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул сүзнең төп яки лексик  мәгънәсен белдерә һәм сөйоләмдә үзе генә дә кулланыла – бар, кил, яшел.

Кушымчалар  үзләре  генә кулланылмый. Алар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә. Сүз бер яки берничә мәгънәле кисәктән дә тора ала.

1.2. Матур язу күнегүе.

Укытучы: Әйдәгез әле хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язабыз!

- Ә хәзер Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Гармунлы йорт – моңлы йорт. Гармунчы гармун уйный.

1.2. Җөмләләр өстендә эш.

  • Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар)

- Әлеге җөңләләрдә гармун сүзеннән ясалган сүзләр өстенлек итә. Гармун сүзе безнең тамыр сүз. Аннан кушымчалар өстәп яңа сүзләр ясалган.

Гармун – гармун-лы – гармун-чы

  • Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез.
  •  Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?( Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була)
  • Болар нинди сүзләр? (Тамырдаш)
  • Тамырдаш сүзләр дип нинди  ?(Укучыларның  җаваплары тыңлана, кагыйдә әйтелә. Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә ТАМЫРДАШ була.)
  • Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. (Укучылар үз җавапларында гармун, гармунчы, гармунлы сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр)
  • Гармунлы, гармунчы сүзләрендә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була? ( Кушымча)

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

  • Рәсемне игътибар белән карагыз. Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Бу кем? Бунәрсә?

http://saby-rt.ru/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/12/0a785842d1965ae62a9e8464b55ef971_XL.jpg

 Экранда кышкы табигать күренеше, чаңгычы һәм чаңгы рәсемнәре

  • Әйдәгез, чаңгы, чаңгычы сүзләрен кулланып җөмләләр төзеп әйтик.

Әти миңа чаңгы сатып алды. Мин чаңгыда шудым. Минем оста чаңгычы буласым килә. Чаңгыны саклап тотарга кирәк.

Укучылар төзегән җөмләләрдән укытучы тамыры чаңгы булган сүзләрне экранда күрсәтә бара.

Чаңгы             Чаңгыда                  Чаңгычы          Чаңгыны              

                       Чаңгыны

- Булдырдыгыз, укучылар, бикматурҗөмләләртөзедегез.

- Сүзләрне укыйк һәм тамырын билгелик.

- Кайсы сүздә кушымча юк? (Чаңгы).  

- Ул нинди сүз була? (Тамырсүз)

  • Кушымчаларны гына аерып әйтегез әле. ( -да, -ны, -чы)
  • Кайсы  баганадагы сүзләрнең төп мәгънәсе үзгәрмәгән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?  
  • Кайсы сүздәге кушымча сүзнең төп мәгънәсен үзгәртте, ягъни, яңа сүз ясады? ( Чаңгычы сүзендәге  -чы кушымчасы)
  • Нинди нәтиҗә ясарбыз? Кушымчалар нинди эш башкаралар икән? (Укучыларның фикерләре тыңлана: кайбер кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр, ә кайберләре үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.)
  • Дәрескә нинди максат куярсыз?

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру

- Чаңгыда, чаңгыны сүзләрендәге -да, -ны кушымчалары нинди эш башкарды? (Алар сүзнең формасын үзгәртте, ә яңа сүз ясамады)

- Чаңгычы сүзендәге -чы кушымчасы нинди эш башкарды? (Сүзнең төп мәгънәсен, лексик мәгънәсен үзгәртте, яңа сүз ясады)

- Яңа сүз ясавын дәлилләп күрсәтегез. ( Чаңгычы сүзе чаңгы тамырыннан ясала: чаңгы (нәрсә?). Сүзгә -чы кушымчасы ялганып, яңа сүз барлыкка килә: чаңгычы (кем?)

- Ниче куйлыйсыз, яңа сүз ясагач, анын инди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде? ( Балаларның җаваплары тыңлана, тулыландырыла)

- Сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч  кушымча дип атала.

Экранда сүзясагыч кушымча тамгасы күрсәтелә( /\ ).

- Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән? (Дәреслек, 11нче бит. Кагыйдә өстендә парлап эшлиләр. Соңыннан бер-ике укучы кагыйдәнесөйләп күрсәтә. Үзбәя )

Динамик пауза

  • Ак  куян басып тора,
  • Колакларын селкетә.
  • Менә шулай, менә шулай
  • Колакларын селкетә.
  • Ак куян басып тора,
  • Ул кулларын җылыта.
  • Менә шулай, менә шулай
  • Ул кулларын җылыта.
  • Ак куян басып тора,
  • Аякларын җылыта.
  • Менә шулай, менә шулай
  •  .

Яңа белемнәрне беренчел  ныгыту

 1. Дәреслек белән эш. 244нчекүнегү.

2. Бирем.

- Х.Халиковның “Бурачы һәм курайчы” шигырен уку. Бура, бурачы, курай, курайчы сүзләренең мәгънәләрен “Аңлатмалы сүзлек”тән табу, аңлатып бирү һәм шул сүзләр белән  җөмләләр төзергә мөмкин .  

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

1. Дидактик уен “Уңган бакчачы”.  Төркемнәрдә эшләү. Тикшерү. Үзбәя.

- Әйдәгез, җыр, юл, эш тамыр сүзләрен бакчага утыртыйк. Агачыгыз тармакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.

1 төркем: җыр(җырчы, җырлы, җырсыз)

2 төркем: юл (юлчы, юлдаш, юлсыз, юллы)

3 төркем: эш(эшче, эшле, эшсез, эшчән)

“Уңган бакчачы”ны билгеләү.

Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп язарга тәкъдим ителә.

2. Дидактик уен “Кайсысүзартык?”

сүз               урман                 балык                    күз

сүзлек        урманны            балыксыз             күздән

сүзле          урманлы            балыкта                күзлек        

сүздә         урманчы            балыклы               күзсез

3. Күп нокта урынына сүз ясагыч кушымчалар куеп, яңа сүзләр  ясагыз. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

  1. Дус...(лык) таш коймадан ныграк.
  2. Сүздә тору – зур...(лык), сүздә тормау – хур...(лык).

4. Тест  

1) Тамыр  сүзләрне  сайла       

а) җиләк   ә) балык   б) сызгыч  в) сандугач   г) карлыган   д)очкыч    

2) Тамырдаш  сүзләрне  сайла    

 а) ташчы   ә) таш   б) ташлык  в)ташлар

3) Артык  сүзне  сайла      

 а) эш   ә) эшче   б) эшчән   в) эшләпә  г) эшсез

4)  Сүзясагыч  кушымчалы  сүзләрне  сайла        

а) кешеләр  ә) балыкчы   б) сүзлек   в) тәмле

Соңыннан  дәфтәрләреналмаштырып,  бер- берсенекен  тикшерәләр,  эшләренбәялиләр.

Рефлексия

Укуэшчәнлегенйомгаклау.

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрессезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне бәяләү.

3. Өй эше.

- 245 нче күнегү.

- Агач сүзеннән тамырдаш сүзләр уйлап яки язып килергә.

- Кагыйдәне истә калдырырга, кагыйдә дәфтәрләре булса, язып куярга!



Предварительный просмотр:

“Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар” темасына

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018


Дәреснең темасы: Төрлле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

Максат:

Фәнни максат:

  1. Укучыларның телебездәге төрле сүз төркемнәренең сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән барлыкка килүләренә төшендерү.
  2. Кушымчаларның телебездәге мөһим рольләренә төшендерү.
  3. Сүзләргә кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясый белергә һәм кушымчаларны дөрес итеп куллана, дөрес тәртип буенча ялгый белергә өйрәтү.
  4. Фәнни: ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләрне аера белү, төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар белән яңа сүзләр ясау күнекмәләре формалаштыру;

Коммуникатив максат:

  1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар телендә иркен аралашырга, үз фикерләрен калганнарга да аңлаешлы һәм төгәл итеп биткерә белергә өйрәтү.

Үстерү максаты:

1. укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбияви максат:

  1. укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар: теория белән практиканың бәйләнеше.
  2. Методик принциплар: коммуникатив.
  3. Лингвистик принциплар: функциональ принцип.

Дәреснең төре: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү ысулы.

Укыту алымнары: картиналар , карточкалар белән эшләү,  уен элементлары кертеп җибәрү.

Җиһазлау: презентация, проектор, интерактив такта, карточкалар.

Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф. Харисов,Ч.М. Харисова ; [Ф.Ф. Харисов редакциясендә, рәссамнары: С.Х. Ибраһимова, В.Е. Булатов]. – К: Татар. кит. нәшр., 2015. – 159 б.


Дәрес планы

  1. Мотивлаштыру һәм ориентлаштыру: 15 мин.

1.Исәнләшү.

2.Уңай психологик халәт тудыру.

3.Дәрескә килмәүчеләрне билгеләү.

1.1. Актуальләштерү:                                          

  1. Алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшерү:

-Алдагы дәрестә без нинди әкият укыдык? Ул әкият нәрсә турында иде?

1.2. Өй эшен тикшерү.

1. җыр сүзеннән яңа сүзләр табу;

2. 245нче күнегү, 119 битттәге бирем.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:  25 мин
  1. Г.Тукайның шигыреннән бирелгән сүзләрне сүз төзелеше һәм ясалышы яганнан карап китү;
  2. “Ромашка” уены;
  3. Схема белән эш;
  4. Парларда эш;
  5. Бирем башкару
  1. Рефлексия: 5 мин.

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

- Нинди кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясала?

  1. Укучыларга билге кую.
  2. Саубуллашу.

3. Өй эше

1. Дәреслектәге кагыйдәләрне тагын бер кат карп һәм истә калдырып килергә.

2. Бүгенге дәреснең темасына кагылышлы (ясагыч кушымчалар ялганып ясалган сүзләр булган) 5 мәкаль табып килергә.

3. Дәрестә үткән кагыйдәләрне исәпкә алып, әкият язып килергә.

Йомгаклау.

  1. Дәрескә гомуми бәя;


Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру - ориентлаштыру

Укытучы:Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Рәхмәт, утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз дәресен. Бүгенге дәрестә кемнәр юк?

(Укучылар дәрестә кемнең юк икәнен һәм булмавының сәбәбен әйтәләр)                                                          

1.1. Актуальләштерү:                                              

Укытучы: Алдагы дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Узган дәрестә без сүзнең тамыры һәм кушымчалар турында әңгәмә кордык.

Өй эшен тикшерү:

1. 1 нче бирем

җыр сүзеннән яңа сүзләр язып килергә.

җыр – җырчы – җырлы – җырлый

1. 2нче бирем

119нчы бит, 245нче күнегү.

ямь – ле –рәк (өч мәгънәле кисәктән тора)

белем – ле – рәк

салкын – ча – рак

әче – рәк

күңел – сез – рәк

җылы – рак

Укытучы:Молодцы!

Әйдәгез әле бераз кагыйдәләрне дә искә төшереп алыйк!

Укытучы: Тамыр нәрсә ул? Кем билгеләмәне әйтә?

Укучы: Тамыр – сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.

1.2. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы:

сату – чы

батыр – лык

ямьле – лек

тырыш – лык

эш – лә

Укучылар, менә әлеге сүзләргә игътибар белән карагыз әле! Алар нәрсәләре белән аерылып торалар?

Укучы: Беренче очракта сату сүзеннән сатучы сүзе ясалган. Фигыль сүз төркеменнән исем барлыкка килгән.

Укытучы: Дөрес!

Без сезнең белән бүген төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар турында сөйләшәчәкбез!

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Яңа белемнәр формалаштыру

1.1. Шигырь уку, андагы сүзләрнең ясалышына һәм төзелешенә анализ ясау.

Укытучы: Әйдәгез әле Г. Тукайның шигырен укып китик!

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,-

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

(Г.Тукай)

Менә шушы шигырь юлларында кызыл төс белән бирелгән сүзләргә игътибар итеп карыйк әле!

Кыш – кы

Шат – лык

Уңай – сыз – лык

Укытучы: Әйдәгез менә беренче сүзгә карап алыйк әле! Беренче сүз нинди сүздән ясалган?

Укучы: Кыш

Укытучы: Кыш сүзенә нинди кушымча өстәлгән? Кыш сүзеннән нинди сүз барлыкка килгән икән?

Укучы: Кыш сүзенә –кы кушымчасы өстәлгән. Кыш сүзеннән кышкы сүзе барлыкка килгән.

Укытучы: Кышкы сүзе нинди сүз төркеме әле?

Укучы: Сыйфат.

Укытучы: Молодцы!

Исем сүз төркеменнән –кы кушымчасы ялгану ысулы белән сыйфат сүз төркеме формалашкан.

Укучылар калган сүзләрне дә шушы тәртиптә карап, анализлап баралар.

шат (нинди?) – шатлы-лык

сыйфат сүз төркеменнән –лык кушымчасы өстәлеп исем сүз төркеме барлыкка килгән.

Уңай – сыз – лык

уңай сүзеннән –сыз кушымчасы өстәлү юлы белән уңайсыз сүзе, ә аннан –лык сүз ясагыч кушымча ялгану юлы белән уңайсызлык сүзе формалашкан.

Сыйфат сүз төркеменнән исем сүз төркеме формалашкан!

Шулай итеп, кагыйдәне кем әйтә ала икән?

Укучы: Сүз ясагыч кушымчалар төрле сүз төркемнәре ясауда катнашалар.

Укытучы: Молодцы!

1.2. “Ромашка”

Ә хәзер әйдәгез әле “Ромашкалар!” уенын уйнап китик!

Ромашкаларның уртасында нинди сүз төркеме икәнлеге билгеләнеп тора, укучыларга шул биремгә туры килгән сүзләрне ягъни ромашканың таҗларын дөрес итеп бөркетергә кирәк.

Укутучы: Әйдәгез әле беренче ромашка чәчәчгенә игътибар итик.

Нинди сүз төркемнәреннән һәм нинди кушымчалар ялгану ысулы белән исем сүз төркеме барлыкка килде.

Фикерләрегезне мисаллар белән дә дәлилләп тә барсагыз, бик тә яхшы була!

Укучы: Исем сүз төркеме фигыль һәм сыйфатлардан барлыкка килде.

Мәсәлән яшел сүзеннән – чә кушымчасы ялгану ысулы белән яшелчә сүзе барлыкка килгән.

Бүл сүзеннән –мә кушымчасы өстәлеп бүлмә сүзе формалашкан икән.

Укытучы: Афәрин!

Укытучы: Ә сыйфат сүз төркеме нинди кушымчалар ялганып ясалырга мөмкин?

Укучы: -чы, -лы, -әс, -чан/ -чән.

Яңгыр – лы

Җил – әс

Уй –чан

Атна – лык

Укытучы: Дөрес!

Тиззарядка

  • Ак куян басып тора,
  • Колакларын селкетә.
  • Менә шулай, менә шулай
  • Колакларын селкетә.
  • Ак куян басып тора,
  • Ул кулларын җылыта.
  • Менә шулай, менә шулай
  • Ул кулларын җылыта.
  • Ак куян басып тора,
  • Аякларын җылыта.
  • Менә шулай, менә шулай
  • Аякларын җылыта.

1.3. Схема белән эш

Исем ясагыч кушымчалар

-даш/-дәш – партадаш, сердәш

-таш/-тәш-- якташ, яшьтәш

-чы/-че – юлчы, эшче

-ма/ -мә – юллама( путевка), бүлмә (комната), җәймә ( простыня )

-лык/-лек – корылык, яшеллек

-ыш/-еш – узыш, йөреш

-ак/-әк – торак(йорт), бүләк

-гыч/-геч – кыргыч, элгеч

-кыч/-кеч- кыскыч, кискеч

-гак/-гәк - төргәк        

Сыйфат ясагыч кушымчалар

-лы/-ле – баллы, ямьле

-сыз/ сез – тозсыз, күңелсез

-гы/-ге/ -кы/-ке – язгы, көзге, кышкы, көлке

-чыл/-чел – кунакчыл, ярдәмчел

-чан/- чән – тормышчан, эшчән

-лык/ -лек – кышлык ( печән), түбәлек ( калай)

-ынкы/-енке – басынкы, җәенке

-нак/ -нәк- җыйнак, үрнәк

-ма/- мә- сайланма ( әсәр), бәрмә ( уен коралы)

Фигыль ясагыч кушымчалар

-ла/-лә – уйла, эшлә

-лан/-лән – куллан, төрлән

-лаш/-ләш – дуслаш, серләш

-ар/-әр/ -р – агар, яшәр

-а/-ә/- -ай/-әй – аша, яшә, зурай, күбәй

-гар/-гәр – сугар, җилгәр.

-сын/- сен – буйсын, күзсен

-ылда/-елдә – мырылда, җемелдә

Биремнәр башкару

Бирем 1.

1.4. Бирем №1

Бирелгән сүзләрне ясалышы ягыннан нинди сүз төркеме икәнлеген аерып таблицага тутырырга кирәк.

( исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр)

1 вариант өчен сүзләр: әзерлә, җырчы, дуслык, оялчан, сана, моңлы

2 вариант өчен сүзләр:язгы, көрәк, хыяллану, якташ, кадерле, дәвала

1 вариант

Исем

Сыйфат

Фигыль

дуслык, җырчы

оялчан, моңлы

әзерлә, сана

2 вариант

Исем

Сыйфат

Фигыль

көрәк, якташ

язгы, кадерле

дәвала, хыяллану

1.5. Китап буенча күнегү

249нчы күнегү

Бирелгән сүзләргә кушымчаларны туры китереп языгыз. Алар нинди сүз төркеиенә карган сүзләр икәнен билгеләгез!

Сүз

Кушымча

Сүз төркеме

Күз ...

-лык

Баш...

-лек

Бас...

-ма

Бүл...

-мә

Эш...

-чән

Бирем

Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясап яз:

а) исем+ сүз ясагыч кушымча (5 сүз);

б) фигыль+ сүз ясагыч кушымча (ач+ кыч, бор+ гыч, кис+ кеч, сөз+ геч, бас+ кыч, чәч+ кеч.

Сүзләрне дәфтәрләрдә мөстәкыйль язу, тамыр һәм кушымчаларын билгеләү.

“Кем җитез?” уены

Урман, юл сүзләренә ясагыч кушымчалар ялгап, яңа сүзләр табып дәфтәрләргә язарга

Урман – урманлы, урмансыз, урманчык, урманлык, урманчы

Юл – юллы, юлсыз, юлдаш, юлчы

Өй эше бирү

-Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 3 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1. 250нче күнегү телдән.

2. Бүгенге темага кагылышлы ( ясагыч кушымча ялганып ясалган сүзләр кергән )5 мәкаль яки табышмак табып яз.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

III. Рефлекия.

– Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне һәркем эчтән генә исенә төшерсен.Укучылар, без күнегүләрдән соң ясаган нәтиҗәләр дөрес булганмы? Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

3.1. Йомгаклау.

Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез , кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә.)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

- Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

3.2. Саубуллашу

Укытучы: Дәрес өчен рәхмәт. Сорауларыгыз булмаса, дәрес бетте, чыгарга була. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” әсәрен өйрәнү буенча татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф)

Укытучы:        Вәлиуллина Р. Х.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы      

Казан, 2018


Тема:Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” шигыренә анализ.

Куелган максатлар:

1. Р. Вәлиеваның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. “Табигать баласына” шигырен анализлау, әсәрнең төп идеясен, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” шигере аша балаларда табигатькә, барлык тереклек ияләренә хөрмәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, аларга карата сакчыл караш уяту.

Бурычлар:

1. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли алуга өйрәтү;

2. Укучыларның сөйләм телен баету, каимлләштерү;

Планнаштырылган нәтиҗәләр:

  • Шагыйрьнең тормышыннан төп вакыйгаларны истә кадыру, иҗаты белән танышып китү; “Табигать баласына” шигыре белән танышу, әсәрне анализлау;
  • Балаларда табигатькә карата ярату хисен уяту, сакчыл караш тәрбияләү.
  • Балаларны Кызыл китап белән таныштыру.

Ысуллар: репродуктив ысул, аңлату-күрсәтү ысулы, проблемалы укыту ысулы.

Материал:Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” әсәре, “Мәгариф” журналы.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа проекторы, презентация, Кызыл китап

Дәрес тибы : яңа материалны аңлату. 


Дәрес планы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: 15 мин

1. Дәресне башлау, оештыру:

а) исәнләшү;

ә) дәрескә әзерлекләрен тикшерү, уңай психологик халәт тудыру;

б) укучыларны барлау.

2. Актуальләштерү:

а) үзган дәрестә бирелгән өй эшен тикшерү;

б) әңгәмә алып бару.

3. Уку мәсьәләсен кую:

а) Дәреснең темасын ачыклау максатыннан “Табигать һәм кеше” әкиятен сөйләп китү;

б) сораулар бирү, әңгәмә кору.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: 20 мин.

1. Автор турында мәгълүмат бирү:

а) Р. Вәлиеваның биографиясендәге әһәмиятле моментларны сөйләп китү, иҗаты белән таныштыру;

б). Дәфтәрләрдә хронологик таблица төзү.

2. Дәреслек өстендә эш:

а). Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” шигыре белән танышу (Үзем укыйм);

ә). әсәрне чылбыр аша укыту;

б). сүзлек эше;

в).шигырьне анализлау, әсәрдә кулланылган сурәтләү чараларын табу;

г). әңгәмә кору, сорауларга җавап бирү;

3. Сигнал карталар белән эшләү:

а) “Ярый/ярамый” уенын үткәрү.

III. Рефлексия: 10 мин

Билгеләр кую.

Өй эше.

1. “Табигать баласына” шигырен ятлап килергә.

2. Кызыл китапка кергән 1-2 үсемлек турында мәгълүмат табып килергә.

3. “Табигать һәм мин” дигән темага иллюстрация ясап килергә.


Дәрес барышы: 

I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру.

  1. Оештыруөлеше. 
  • Хәерле иртә, балалар! (барысы да торып басалар, укытучыны сәламлиләр) Утырыгыз!(утыралар). Кәефләрегез ничек? Бүген дәрескә барыгыз да әзерме? әйе/юк

2. Уку мәсьәләсен кую.

  • Балалар, хәзер мин сезгә бер әкият сөйләп китәм, игътибар белән тыңлагаз. (“Табигать һәм кеше” әкиятен сөйләү).

Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус-Табигать һәм кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса аны үләннәр, җиләк-җимешләр белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп Кеше Баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән,урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа!” –дип кычкырган Кеше.Табигать,бу явызлыкны күреп,артка чигенгән. “Мин табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, дип мактанган Кеше.Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган: эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган.Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән,ул бик елаган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган,төн барган. Ниһаять, тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу итәрме? (Укучыларның җавапларын тыңлау, әңгәмә үткәрү)

  • Безнең әле генә тыңлап узган әкиятебез нәрсә турында булды? (Табигать һәм кеше турында)
  • Балалар, сез табигатьне яратасызмы? (баларның җавабын тыңлап китү).
  • Әйе, укучылар, без табигатьне хөрмәт итәргә, яратырга тиешбез. Чөнки ул – безнең төп йортыбыз!
  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез, фикер йөртәчәкбез?(үз фикерләрен әйтеләр)
  • Дөрес. Бүген без табигатьне саклау, хөрмәт итү турында сүз алып барачакбыз.Шул максаттан без Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” әсәрен өйрәнәчәкбез.
  • Укучылар, дәфтәрләрегезне ачып бүгенге число һәм теманы язып куегыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Автор турында мәгълүмат

Р. Вәлиеваның тормышы турында мәгълүмат бирү.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.

Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1.1 Дәфтәрләрдә хронологик таблица төзү.  

  1. Дәреслек өстендә эш. 

2.1. Укытучы Р. Вәлиеваның “Табигать баласына” шигырен укый. 

Табигать баласына

Болынның хус исен тоясың,

Куанып, чәчәкләр җыясың.

Куанма, сабыем, син бит соң

Өзгәнсең күбәләк оясын...

Чәчәкләр күп тә бит болында,
Күбәләк кайсын соң үз итәр?
Матурлык күп тә бит дөньяда,
Үз туган ояңа ни җитәр...

Күр, ничек кагына-кагына
Талпына ул синең ягыңа.
Талпына, борчылып кагына,
Күрәсең, оясын сагына...

Ашыга, йөрәге түзмидер,

Үз туган оясын эзлидер.

Кая соң? Кая сон? Кая соң?

Табалмас инде ул оясын...

Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...

Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!

2.2. Биремнәр өстендә эш.

1 бирем: Шигырьне чылбырлап укыту. 

  • Ә хәзер, балалар, әйдәгез шигырьне бер-бер артлы кычкырып укып чыгыгыз.

2 бирем: сүзлек өстендә эш.

3 бирем: Шигырьне анализлау.

  • Бик яхшы. Һәр строфада нинди сурәтләү чарасы табып була?

4 бирем: сорауларга җавап бирү.

  • Р. Вәлиева, табигать баласы дип, кемгә мөрәҗәгать итә? Сез үзегезне табигать сөюче дип саный аласызмы?
  • Автор чәчәк өзгән балага ни өчен сөенергә кушмый? Табигатьнең һәр ярасын дәвалауны сез ничек күз алдына китерәсез?
  • Табигатьне саклау турында язылган китап ничек атала? (Кызыл китап)
  • Әйе бик дөрес. Безнең илебездә бик күп кенә хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр юкка чыгып бара. Алар Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс сак булырга кирәклене белдерә. Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырла, ә Россиядә 1983 елда булдырыла. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калырга мөмкин түгел. Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.Әмма алар да бик аз санда сакланып калган.

5 бирем. Сигнал карталар белән эшләү.

  • Балалар, әйдәгез әле бергәләп “Ярый/ярамый” уены уйнап алыйк. Мин сезгә төрле ситуацияләр укып китәм, ә сез менә мин өләшеп чыккан сигнал карталарыгызны күтәреп, ярый яки ярамый дип миңа хәбәр бирәсез. Яшел төс ярый дигәнне аңлата, ә кызыл – ярамый.

1. Һәр көзне Алсу белән Гүзәл чәчәк орлыклары җыялар һәм яз җиткәч тәрәзә төбендә чәчеп үстерәләр дә, көннәр җылыткач, түтәлләргә утырталар.

2. Наил белән Фаилгә велосипед алдылар. Якындагына парк. Шунда килделәр. Ә анда тигез юл бик тар иде. Юлның ике ягына чәчәкләр утыртылган. «Нишләргә, монда йөрергә ярыймы икән», дип уйга калдылар (кызыл).

3. Алсулар әтиләре белән урманга киттеләр. Шәһәр артта калды. Асфальт юлның ике ягында агачлар тезелгән. Ачык җирдән машина белән урманга кереп китәргә мөмкин иде. Чөнки анда үләннәрне таптап бер машина кергән иде инде. Ләкин алар урман эченә кермәскә булдылар. Ерак түгел юл кырыенда машиналар туктау өчен махсус урын күрделәр һәм машинаны шунда куеп, урман эченә җәяү генә кереп киттеләр (яшел).

4. Роза белән Сара гербарий җыярга болынга бардылар. Аларга яфраклар да, чәчәкләрдә дә, үләннәр дә кирәк иде. Кызлар нәрсә җыясын үзләре белмиләр идее әле. «Юлда нәрсә очрый, шуны җыярбыз»,-дип уйладылар (кызыл).

5. Бик шаян бер куян баласы иртәләрен бик тә урманда йөрергә яраткан. Шулай көннәрдән бер көнне ул матур күбәләкләрнең уйный-уйный очып йөргәннәрен күргән һәм аларга кушылмакчы булган. Ләкин күбәләкләр моны кабул итмәгәннәр. Куян баласы килә башлауга алар куркып очып китә торган булганнар. Безнең шаянкаебызның ачуы чыккан һәм ул күбәләкләрне кызып итәм диеп, аларны тотып алган һәм пыяла бер савытка ябып куйган (кызыл).

6. Марат соң гына торды, мәктәпкә соңга калмасын өчен, тиз генә өйдән чыгып йөгерде. Асфальт юлдан ерак дип бакча аша китте. Койма кырыена гына чәчәк үсентеләре утырткан иделәр . Чыгарга башка җир юк. Ул үсентеләр өстеннән чыкты. Марат мәктәпкә килеп керүгә, звонок шалтырады: «Соңга калмадым!» дип шатланып куйды (кызыл).

7. Бүген аю баласы Юнысның әнисе туган көнен бәйрәм итә. Юныс әнисенә бүләк ясыйм диеп, урманга киткән. Ул матур бер аланчыкка килеп чыккан һәм аллы-гөлле чәчкәләр җыеп, әнисенә бүләк итәргә уйлаган (кызыл).

III. Рефлексия.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә сез нинди яңалык белдегез?  
  • Без кемнең иҗаты белән таныштык?
  • Бүгенге дәрестән соң сез нинди нәтиҗәгә килдегез?


Билгеләр кую.

Өй эше.

1. “Табигать баласына” шигырен ятлап килергә.

2. Кызыл китапка кергән 1-2 үсемлек турында мәгълүмат табып килергә.

3. “Табигать һәм мин” дигән темага иллюстрацияясапкилергә.

- Укытучы. Кадерле укучылар! Бүгенге дәресебез тәмам. Сезнең һәммәгезгә дә дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт.  Бүген без, табигатьне сакларга, аның дусты булырга кирәклекне белдек. Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. Без бит табигать балалары! Шушыны онытмасак иде!