КИМ
методическая разработка (8 класс) на тему

Валиева Айсылу Нурхадовна

8 нче сыйныф татар төркемнә контроль эшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _8_klass_tatar_torkeme.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче  сыйныф татар төркеме өчен сүзлек диктантлары

№ 1. Сүзләр бәйләнеше.

Батырлыкка мәдхия; канатлы яшьлек, үлмәс җыр, халык йөрәгендә, өстәл янында утыру, җиңү өчен көрәшү, әнинең сеңлесе, китапханәдән чыгу, сандугач булып сайрау, тикшермичә ышану; укыйлар, сөйлиләр, язалар.

Бирем: сүзләр арасындагы  бәйләүче чараларны күрсәтергә  (26 сүз)

№ 2.

Җөмлә кисәге, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, ия, хәбәр, иярчен кисәк, баш кисәк, хәбәрлек, исемләшкән, буйсынмый, оештыручы үзәк, мөстәкыйль, сорау, мәгънә, ияртүче сүз, иярүче сүз, аерылмыш,тиңдәш кисәкләр,кереш сүз . (29 сүз)

№ 3.

Бераздан, урман артында, шактый, күптән, берсекөнгә, караңгыда, болыт астыннан, еракта, алдагы атнада, зәңгәрләнеп, һаман, шулхәтле,сандугачтай, әйберләтә, тиз-тиз,  соңыннан, хәзерге вакытта, ашыга-ашыга, бераз, чишмә янында. (25 сүз)

Бирем:  сүзләр белән  7 сүзтезмә төзеп язарга, бәйләүче чараларын күрсәтергә.

 №4

Агыйдел, берничә, берьюлы, остабикә, Айсылу, уңъяк, шәльяулык, башкала,

янып-көеп, һәрбер, исәп-хисап, бертуган, яланаяк, үзешчән, вак-төяк, очсыз-кырыйсыз, искиткеч, җиләк-җимеш, гөлҗимеш, алай-болай, наратбаш, оекбаш, өс-баш, иңбаш, һичбер, бүген, агалы-энеле, тимер юл, кыр казы, саубуллашу, үги ана яфрагы, яшүсмер, ишегалды, иксез-чиксез. (34 сүз)

Диктант №1  “Өегез ямьле булсын”.

         Кеше  гомеренең өчтән ике өлеше дип әйтерлек өйдә уза. Биредә  без  ашыйбыз-эчәбез, ял итәбез, туганнарыбыз, дусларыбыз  белән очрашабыз.Безнең  хыяллар  белән  тулы  елларыбыз  да  шунда  уза.

Куйган  максатларыбызга ирешә алырбызмы? Безне тәрбияләп үстерүгә күп көч куйган, безгә зур өметләр баглаган ата-аналарыбыз  бәхетлеме? Болар  барысы да гаиләдәге  мөнәсәбәтләрнең  нинди булуына бик нык  бәйләнгән.

Әмма безнең кәефебезгә, ничек укуыбыз һәм  эшләвебезгә  болар  гына түгел, өйдәге  тәртип тә тәэсир итә.

              Нинди була соң ул ямьле  өй ?

                     Аның әһәмиятле шарты – чисталык. Ишек- тәрәзәләре, идән-түшәмнәре ялтырап  торган пөхтә өйгә керүгә үк бу гаиләнең  бәхетле  булуын  аңлыйсың.

                     Шулай да  өйне  җиһазлаганда  нәрсәдән  чыгып  эш  итәргә?

                    Төп  кагыйдә  шул  - өйдәгеләрнең  һәркайсы  өчен эшләргә  дә, ял итәргә дә мөмкинлек булдыру.

(Хәбибуллина “ V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 59 бит) ( 116 сүз).

Диктант №2  “Күзләрегезне саклагыз”.

Күз  гигиенасы   - күрү органыннан  рациональ  файдаланырга  ярдәм  итүче  кагыйдәләр  җыелмасы.

Без күрү органына иң  уңайлы шартлар  тудырырга тиешбез.

Хезмәт урынын яктыртуга тукталыйк. Яктылык  - нормаль  күрү  өчен төп  шарт. Иң әйбәте – көн  яктысында эшләү  һәм күп  уку. Көн яктысы никадәр күп  булса, шулкадәр  яхшырак. Җитәр-җитмәс  яктылыкта вак детальләргә текәләп карап утыру күзне киеренкеләндерә, аның  нур сындыру сәләтен үзгәртә.

Яктылыктан  башка, күзгә тагын  һаваның  чисталыгы  да тәэсир итә. Пычрак, төтен, тузан – күзгә гаять зарарлы  нәрсәләр,  һава  чиста булмаса, күзләр  кычыта, яшь  ага, эрен килә, яктыга  карап булмый. Шуңа күрә эш биналарында, торак  бүлмәләрдә  һаваны  әледән-әле  җилләтеп  торырга кирәк.

Ял белән эшне дөрес  чиратлаштыру, саф һавада җитәрлек булу, әйбәт туклану кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта, эш сәләтен арттыра, күзләрне саклый.                   (З.Н.Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 60 бит) (115 сүз)

Бирем. Бирелгән җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алырга, ике сүзтезмәгә анализ ясарга.

            Контроль  диктант №3  “Әдәп башы –тел.”     (Мәгариф №4,2012 ел,20 бит)

               

                  Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга                  

            сөйләмә.Урынсыз  урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый      

            сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре :” Телеңне тик тота белү – сәламәтлек билгесе”, - дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз  

            аркасында авыруга сабышалар.

                   Берәү    сөйләгәндә, икенчең   тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның        

            сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп

            булыр. (87 сүз.)

            Бирем. 1. Тексттан аергычларны табып, асларына сызарга.

                          2.Бирелгән җөмләдәге сүзтезмәләрне тикшерергә

        

             Диктант  №4 “Чишмәләр”.

Авылларның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Сез аны үзеннән-үзе шулай килеп чыккан дип уйлыйсызмы? Юк, бу матур урынны борынгылар озак эзләп кенә тапканнар. Безнең ата-бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да булган салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Чишмәләрнеңхалыктормышындатотканурыныбикзур.

Уйлапкарасаң халыкныңчишмә һәм коеларнышулайзурлавыһич тәтикмәгә  түгел. Без көн саенкулланаторган

шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары бар. Бердән, аның яше. Күз алдына китерүе да кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле икән ул су!

Яшел яфраклар шаулап торган, чишмәләр чылтырап аккан урында яшәү нинди бәхет! Шуныңөстенә, сәламәтлеккә дә  файдалы.(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 82 бит) (112 сүз)

Аңлатмалы диктант №5  “Дуслык”.

Дуслыкның гүзәл хис икәнен аңлау өчен, философ булу кирәкми дә. Ышаныч, түземлелек, уртак сөенеч, күпмедер дәрәҗәдәкөнләшү  хисе — дуслыкка бар да сыя.

Дуслар серләрен яшерми. Балачактан без иң якын кешебезне дус-сердәш дип саныйбыз. Башкаларга кирәк тә булмаган нәрсәне арада олы бер сер итеп саклаган булабыз. Ул, аерым гына кинога китсә дә, үпкәлибез. Әмма болар бар да вакытлыча гына бит. Еллар үтәр, карашлар үзгәрер. Дусларыбыз артыр. Кем беләндер әдәбият-сәнгать турында гәпләшербез, кем беләндер яңа әйбер алганда киңәшербез, кемнәндер кыен чакта ярдәм сорарбыз.

Чын дуслык — гомерлек. Шөгыльләребез яңара, танышларыбыз алышына, үзебез дә үзгәрәбез. Яңа дуслар да табыла. Юк, иске дуслар онытылмый. Бары тик вакытлар үтү белән аралар ерагаерга, фикерләр туры килмәскә мөмкин. Якын дус та мәңгелек түгел — моның белән килешергә туры килә. (118 сүз.)(Матбугат битләреннән)

Бирем. Тиндәш кисәкләрне табып, асларына сызарга.

Грамматик биремле диктант № 6  “Артыш”.

      Кырым һәм Кавказда мәһабәт кипарислар үсә. Безнең артыш – шуларның туганы. Ул әллә ни зур куак түгел. Буе ике-өч метрдан узмый. Артыш кояшлы ачык урыннарны ярата. Сирәк агачлы яфраклы урманда, яшь наратлыкта очрый. Комлы урынны куаклык булып каплап алырга ярата, ташлы тауларда урман булып утыра. Артыш бик озак яши.

       Май аенда артыш яшькелт һәм саргылт чәчәкләргә бизәлә. Болар ата һәм ана чәчәкләр. Алар шул ике өйле чәчәкләр, бүтән чит куакныкын китерәсе юк.

     Артыш җиләге икенче елның көзендә генә өлгерә. Ул бик файдалы, чөнки эфир маена, төрле кислоталарга бай. Тәнне бизгәк калтыратса, нервларың какшаса,  ашаганың сеңмәсә, артыш җиләгенең файдасы тия. Хәтта корчаңгыны да бетерә ул.

      Әмма  ни өчендер аны үстермибез. Ә бит артыш – ямьле куак, җәен һәм кышын яшел куак. (114 сүз)

Г.Хәсәновтан

Бирем. Беренче, икенче җөмләләргә синтаксик анализ ясарга                                                                                                                                            

Контроль диктант №7  “Тукай маршы”.

       Көн кичкә таба авышкан. Кояшның кан төсендәге кызгылт нурлары, шәрә агачлар арасыннан үтеп, Тукай каберендәге язулы ташка төшә. Таш хәзер кабынып китәр сыман.

         Заһидулла Яруллин баш киемен  салган көе кабер алдында уйланып шактый озак торды. Аннары, акрын гына иелеп, җирдән туфрак алды, аны, кулъяулыгына төреп, куенына яшерде. Борылды да сары яфраклар түшәлгән сукмактан зират капкасына таба атлады. Капканы чыкканда, тагын бер артына борылып карады, әйтерсең дөньяда иң кадерле әйберсе анда кала иде.

Мәрхәмәтсез кара язмыш канлы балтасы белән чапты да үтерде шагыйрьне. Юк, Тукай үлмәде! Яруллин  шагыйрь истәлегенә хатирә итеп язачак музыканы күңеленнән кичерде. “Ул исән, ул үлмәде!” – дип әйтергә тиеш ул музыка. Әйе, татар шагыйренең гомере җыр булып, марш булып яңгырап торыр. Яруллин, күңелендә шаулаган   музыканы онытмас өчен, ашыгып кайтып китте. (124 сүз)

                                                                                    М. Латыйфуллин

                                         Татар теленнән тест (8 сыйныф өчен)    

1) Ләкин ишелеп яуган кар көн уртасында басылды. 2) Биек күктә, яктырып, зәңгәр тәрәзәләр ачылды,күңелле итеп кояш карады, суыкның эзе дә калмады. 3) “Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була”. 4) Картлар әйткән шушы сүзне дөресләп, түбәләрдән тамчылар тамды. 5) Өй тирәсендәге тавыклар,  аның тамчысын әрәм итмик дигәндәй, төшкәнче үк йоткалап алды. 6) Сыерлар, кояшка сыртларын куеп, изрәп торды. 7) Бала-чага, чыр-чулап, шатланышып, тамчы суларында “ак куян” тотты...

     8) Кояш көн буе сүнмәде. 9) Кич булгач кына батты – ял итәргә ятты.

     10) Кич җитү белән, Кыш бабай тагын күзен ачты. 11) Әлеге якты тамчыларга карады.  12) Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.

1-6 нчы биремнәргә җавапларны цифрлар белән языгыз.

     1.Чыгыш  килешендәге исем белән белдерелгән урын хәлле  җөмләнең номерын күрсәтегез.

     2.  Өй тирәсендәге тавыклар  сүзтезмәсендәге бәйләүче чараны күрсәтегез.

  1. 6 нчы җөмләдәге грамматик нигез(ләр)нең санын языгыз.
  2. 12 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
  3. Иясе парлы сүз белән белдерелгән җөмләнең номерын күрсәтегез.
  4. Иялек килешендәге исем кушымчасы белән ияргән исемле исем сүзтезмәсе булган җөмләнең санын языгыз.

                               

 7-15 нче сорауларга җавапларны  сүзләр бедән языгыз.

  1. 1 нче җөмләнең грамматик нигезен языгыз.
  2. Хәбәрлеге ничә булудан чыгып, 10  нчы җөмләгә билгеләмә языгыз.
  3.  12 нче җөмләдәге хәбәрнең төзелеше буенча төрен языгыз.
  4. 11 нче җөмләдә билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булуын языгыз.
  5. 1 нче җөмләдән рәвеш хәлен язып алыгыз.
  6.  Якты тамчыларга  сүзтезмәсендәге сүзләрнең   нинди бәйләнештә икәнен языгыз.
  7.  1-3  нче  җөмләләрдән вакыт хәлләрен языгыз.
  8.  8 нче җөмләдән сүзтезмәне языгыз.
  9.  Әйтү максаты ягыннан чыгып, 2 нче җөмләгә билгеләмә бирегез.

Җаваплар

№1

№2

№3

№4

№5

№6

№7

№8

4

9

1

3

7

2

Кар басылды

тирәсендәге

№9

№10

№11

№12

№13

№14

№15

Кушма

хәбәр

аергыч

ишелеп

ияртүле

Көн уртасында, март аенда

Көн буе сүнмәде

Хикәя җөмлә

Изложение №1      “Җитәкче батыр да булырга тиеш”

          VIII сыйныф укучылары кәгазь җыю буенча сыйныфлар арасында беренчелекне яулады. Шуның өчен Түбән Кама тыюлыгына сәяхәткә  бару бәхетенә ирештеләр. Аларны тыюлыкка автобус белән китерделәр.

Менә алар, бер аланлыкта палаткалар корып, учак яктылар. Аның тирәсендә күпме җыр җырланды, ничаклы гыйбрәтле хәлләр сөйләнде. Иң истәлеклесе көлдә пешкән бәрәңге ашау булды бугай.

Учак сүрелгәч, укучылар палаткаларга таралыштылар. Кинәт җиргә ниндидер авыр нәрсә барып төшкәндәгедәй гөрселдәү ишетелде.

     – Нәрсә булыр бу, кызлар? Нәрсә дөберди? – дип сорады Гөлгенә. Кайсыдыр бер дә исе китмәгән тавыш белән:

     – Урман караклары агач аударалардыр, – дип куйды.

      – Әй, малайлар! – дип кычкырды Гөлгенә. – Урманга караклар килгән! Ил байлыгын урлыйлар! Әйдәгез, куып җибәрик шул явызларны!

     Ләкин малайларның каракларны куарга теләкләре юк иде.

    – Син нәрсә, без каравылчымы, әллә милиционермы?

Шулай да Нәфис исемле малай укытучы апасы янына йөгерде. Алар аңлашып торган арада, Гөлгенә, палаткадан чыгып, туп-туры тавыш килгән якка китте.

Рәйхана апалары, Нәфис һәм тагын берничә малай Гөлгенә артыннан чаптылар.

            Караклар кемнәрнеңдер якынлашып килүләрен сизделәр  һәм куе куаклыкка кереп качтылар. Шулай ашыгып качкан караклар  бер сырма, аркан һәм пычкы онытып калдырганнар. Алар әйберләрен алырга килми калмаслар дип, малайлар, чиратлап, сакта тордылар. Ләкин килүче булмады. Хәер, бу әйберләр ярдәмендә явызларның кемлеген ачыклап була иде инде.

     Дүшәмбе көнне  дәрестән соң  сайлау булды. Менә шунда Гөлгенәне бертавыштан сыйныф старостасы итеп сайладылар. Әйбәт укучы, тыйнак кыз гына түгел, кыю да икән бит әле ул. Ә җитәкче батыр да булырга тиеш.  (Барлас Камаловтан)

Изложение №2   “Җиңәсем килде”

Беседкалар янында кешеләр өелешкән. Анда һәвәскәрләр шахмат уйныйлар. Илгиз кайберләрен танып та белә. Бер читтәрәк култыгына шахмат тактасы кыстырган таза гәүдәле абый тора. Малай, батырлыгын җыеп, аңа таба китте.

     – Абый, әйдәгез, икәү уйныйбызмы? Минем хрусталь шахматларым бар, менә бүген генә бүләк итеп бирделәр.

Таныш түгел абый аңа таба кулын сузды:

– Син бик бәләкәй түгелме соң?

– Булса ни, мин сыйныфташларымның бөтенесенә дә мат куям.

–  Мин үземнекенә күнеккәнмен, бу да ярар, – диде таныш түгел абый. Шулчак Илгиз аның күзләренә карап тетрәнеп китте. Илгиз аларда көн нурын күрмәде.

Сукыр абый ягымлы итеп елмайды. Күзендәге бөтен нуры аның йөзенә күч кән иде.

Күрмичә уйный торган бу кешегә Илгизнең җиңеләсе килмәде. Ләкин уен торган саен катлаулана бара. Абый бик төгәл уйный. Илгиз үзе генә  җиңәргә тиеш дип, иреннәрен кысты. Һәм ул, үзе дә сизмәстән, сукыр абыйның почмакта торган  ладьясын алып учына йомды. Абый бераздан нәкъ шул ладья торган төшкә үрелде. Ләкин аның кулы бушлыкта асылынып калды. Кул икенче фигурага күчте. Ладья Илгизнең учын пешерә башлады. Фигураны кире урынына куярга соң иде инде.

         Шулвакыт кырыйга  килеп баскан Зөлфия  абыйның элек күрү-күрмәве белән кызыксынды. Абый  танк эчендә янып, күзләре дә шунда януы турында сөйләде. Илгизгә бик авыр булды.

    – Абый, сез мине гафу... гафу итегез инде... Минем бик җиңәсем... җиңәсем килгән иде.

(М.Галиевтән)

Изложение №3       “Сихерле чәчәкләр”

         Рөстәм уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, кулларын, аякларын сузып киерелүе булды – җиргә егылып та төште. Бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты.  Ашыйсы килеп китте. Азлап кимерә-кимерә, актык сохариларын да ашап бетергән иде.

             Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакытта Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кай вакыт була икән? Теләсә кайчан булсын – барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм, йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.

           Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрелде.  Күктә каргалар каркылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сузылып үтте. Төнге янгын вакытында була торган ал яктылык җәелде.

            Рөстәмне курку алды. Тик аның куркуы кызыксыну белән катнаш иде. Агач яфраклары һәм үсемлекләр ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Алар шундый тиз үстеләр, чәчәкләрдән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Ул шундый комсызлык белән аларны авызына тутырды һәм чәйнәмичә йота барды. Ул чәчәкләр авызында өлгергән җиләктәй эределәр һәм югала бардылар.

 Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнә иде һәм ул, хәлдән таеп, җиргә егылды.

(Гадел Кутуйдан)

Изложение №4         “Актәпи”

 Шәмсекамәр апа, шәһәргә олы малае янына күчеп киткәндә, җир бетереп эзләгән  диләр ак тәпиле кара песиен.Әллә бакчалар артында тычкан аулап йөргән инде Актәпи, әллә, шәһәргә китәсе килмичә, юри бер җирдә качып торган  – күпме генә эзләсә дә, таба алмаган шул  Шәмсекамәр апа иркә песиен. Сызланып, сукранып булса да, песисез генә китәргә туры килгән аңа шәһәргә.

    Әнә хәзер көн саен  елап йөри Актәпие.

Гөлфияләрнең өйләре Шәмсекамәр апалар каршысында. Шуңа күрә Гөлфияләргә ныграк ишетелә песи елавы.

  – Мур кырса кырмады, иртән шуның тавышы, кич тагы, – дип сукрана еш кына Гөлфиянең әтисе, эштән кайткач.

  Әнисе  алай  ачуланмый. Тыңлап-тыңлап тора да Актәпинең елавын: “Бичаракай, – дип куя, –  бичаракай! Әбисе бик ярата иде шул аны. Иртә-кич җылы сөт белән сыйламый калмый иде. Кәҗә генә асраса да, сөтен кызганмый иде песиеннән”.

 Бирем. Актәпинең алдагы язмышын ничек күз алдына китерәсез? Шул турыда хикәяне дәвам итеп языгыз.

Йортсыз, хуҗасыз калган хайваннарга карата  үзегезнең мөнәсәбәтегезне языгыз.

(Ф.Шәфигуллиннан)

Изложение №5     “Соры мәче”

Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән  ябык кына бер соры мәче килеп керде. Ул бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый.Сугышчыларга карап, землянкадан  куып чыгармауларын үтенгәндәй, кызганыч тавыш белән мияулый иде.

        Сугышчылар бу мәчегә бик шатландылар, соры мәченең яхшы билге булуын да әйттеләр. Аңарга  түрдән узарга куштылар.

Сибгатуллин, тимер мич өстендә торган котелоктан ике кашык ботка алып, мәче алдына салды. Хуш ис бөркеп торган ботка әле бераз кайнаррак иде. Шулай да песи күзләрен солдатлардан алып, боткага текәде. Бик ачыккан, ябыккан, берничә көннән бирле ризык күрмәгән булса кирәк. Ахырда ул, куркуын җиңеп, боткага таба әкрен генә елышты. Песи, сугышчыларга әледән-әле күз төшергәләп алып, ботканы ашарга кереште. Землянка хуҗалары, өйне, гаиләне, тыныч тормышны хәтерләткән бу гөнаһсыз җанның землянкага килеп керүенә шатланып, ашасын, куркытмыйк дип, урыннарыннан да кузгалмыйча, хәтта тын да алмыйча, аңа кызыксынып, гаҗәпләнеп карап тора башладылар.

         – Әй, песи, песи, нигә куркасың син бездән? – диде Сибгатуллин аңа. – Аша, аша, курыкма. Тимибез без сиңа...

 Мәче алдына салган боткасын бик тәмләп, иреннәрен ялый-ялый ашап бетергәч, Сибгатуллинга карап, нечкә, моңлы тавыш белән тагын мияулап алды. Бу аның тагын ашарга соравы иде, җитмәгән, күрәсең.

Сибгатуллин, аның   белән сөйләшкән кебек, ягымлы гына итеп:

          – Әй, җитмәдемени соң әле, мияубикә? – диде. – Җитмәсә тагын салып бирәбез без. Әйдә, рәхим ит, тамагың туйсын... – дип аңа тагын бер кашык ботка салды.(214 сүз)

(А.Шамовтан)