"Акылны эшкә җигеп..."
презентация к уроку на тему

Гарипова Зульфира Хусаиновна

"Ел укытучысы - 2017 кысаларында күрсәтелгән мастер-класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл intellekt_karty.docx22.49 КБ

Предварительный просмотр:

“Ел укытучысы-2017” кысаларында  күрсәтелгән

мастер-класс эшкәртмәсе.

     Тема:”Акылны эшкә җигеп...”                              Укытучы: Гарипова З.Х.                                                                             

         Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Мин, Гарипова Зөлфирә Хөсәеновна, Ютазы районының 3нче санлы Урыссу урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Минем мастер-классымның темасы “Акылны эшкә җигеп...“ дип атала. Коллегалар, мастер-класста актив катнашырсыз дип ышанып калам. Рәхим итеп, игътибарыгызны экранга юнәлтсәгез иде.

Слайд-Видео

        “Без информацияләр гасырында яшибез.» Бу раслауны безнең күп тапкырлар ишеткәнебез бар, шулай бит. Ә без укыткан укучылар күпме мәгълүмат кабул итәләр. Кабул ителгән мәгълүматны билгеле тәртипкә китерергә, истә калдырырга да кирәк бит. Нишләргә???  Слайд

        Без кабул иткән информация иң беренче безнең башта образ тудырырга тиеш. Әгәр шулай була икән, димәк, бу мәгълүмат ныграк һәм озаграк  истә кала. Киресенчә булса, бу “буш” информация һәм ул бик тиз онытыла. (мәктәптә укыганда ятлаган әйберләрне искә төшерегез)

        Безнең башта образларның ничек формалашуын аңлар өчен, баш миендәге информациянең саклану үзенчәлекләрен күрү дә җитә. Моның өчен безнең минең зурайтылган картинасын карыйк.   СЛАЙД

        Ми нейрон дип аталучы якынча 1 триллион күзәнәктән тора. Аларның саны гомер узган саен артмый, ә төрле сәбәпләр аркасында кими генә бара. Шулай булгач, без кабул иткән мәгълүмат кайда саклана һәм эшкәртелә соң?

        Һәр нейрон башкасы белән бик күп сандагы тармаклар белән бәйләнгән һәм ул кешенең гомере буена дәвам итә. Кешенең тормышы интеллектуаль яктан киеренкерәк булган саен, аның миендәге бу тармаклар күбрәк була.

        Мидә булган барлык информация электр тогы тизлегендә ассоцияцияләр рәвешендә нейроннарга җиткерелә. Бу тармаклар күбрәк булган саен ми яңа мәгълүматны күбрәк кабул итәргә сәләтле.

         Хөрмәтле коллегалар. Минем кулымда нәрсә? Кем нәрсә күрә?  (җаваплар) Ярый, зур рәхмәт. Әлегә без бу китапны куеп торыйк.

Кеше миенең ярымшарлары информацияне төрлечә кабул итәләр. Ә безнең, укытучыларның,  төп максаты – иң уңышлы педагогик технологияләр кулланып, укучыда бу ярымшарларның икесе дә бервакытта мәгълүматны кабул итеп алуын тәэмин итү, булдыру.  Бу эштә безгә интеллект – карталар ярдәмгә килә. СЛАЙД

Нәрсә соң ул интеллект –карта?   СЛАЙД

                 Хәзергә кадәр инглиз телендәге "Mind map"(майнд мэп) төшенчәсенең бердәм тәрҗемәсе юк. Аны “акыл картасы”, “акыллы карта”,  “аң картасы”, менталь – карталар  дип тәрҗемә итәләр. Бу технологияне уйлап табучы инглиз психологы, лектор, 100 гә якын китап авторы Тони Бьюзен. СЛАЙД 

 Интеллект карта – ул мәгълүматны график рәвештә сурәтләү технологиясе. СЛАЙД

Интеллект-карталарны куллану XX гасырның 70нче елларында ук башлана. Тони Бьюзен  бу карталарны төзүнең кагыйдәләрен һәм приципларын эшли һәм бу технологиянең таралуына үзеннән зур өлеш кертә.

Интеллект -картаны ничек төзергә?  СЛАЙД

1. Үзәк образны билгелә.

2. Дүрттән артыграк төс куллан.

3. Рәсемнәр, хәрефләр яса.

4. Картаңны мөмкин булганча кызыклы ит.

5. Хәрефләрнең  үлчәме, сызыкларның калынлыгы төрлечә ит.

6. Беренче караштан ук аңларлык итеп яса.

7. Бәйләнешне күрсәтергә кирәк булса, уклар яса.

8. Төсләрне аралаштыр.

9. Пөхтә бул.

10. Кәгазь бите һәрвакыт горизонталь булырга тиеш.

Интеллект-карта төзү игътибарлылык һәм иҗадилык таләп итә!!!

Технология авторы Тони Бьюзен ассызыклаганча, дөрес түгел карталар булмаган кебек катгый кагыйдәләр дә юк. Үз стилеңне булдырырга кирәк, барысын да үзгәртергә мөмкин, тик фикерләү генә нәтиҗәле булсын. Нәкъ шуның өчен интеллект –карталар уйлап табылган да инде.  

БҮЛӘК
___________________________________________________________________

ГАИЛӘ 
_______________________________________________________________________

МИНЕМ  КӨНЕМ

___________________________________________________________________________

ҖӘЙГЕ ЯЛ
__________________________________________________________________________

АТНА


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аталар сүзе - акылның үзе.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен....