Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока на тему

Алмашлыкларны  гомумиләштереп

                            кабатлау                                                 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon almash.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Алмашлыкларны  гомумиләштереп

                            кабатлау                                                  

 

Максат.

1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.

2.Балаларның  бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү  сәләтләрен үстерү  юнәлешендәге эшне дәвам итү.

3.Туган телебезгә булган мәхәббәтебезне шигырь, мәкаль - әйтемнәр аша белдерү.

Җиһазлау. Компьютер, мультимедия проекторы, Г.Тукай. Тормыш юлы  һәм  иҗаты. Интерактив китап.

Дәрес төре.  Белемнәрне камилләштерү, ныгыту  дәресе.

 

Эпиграф.

 И туган тел, и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!

 Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                                                                 (Г.Тукай)

Дәрес барышы.

  1. Дәреснең  темасы һәм максаты белән таныштыру.( 1-2 слайд)

  1. Дәреснең  эпиграфы. (3 слайд) Г.Тукайның  . Тормыш юлы һәм  иҗаты дискыннан тыңлау .

III.     Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. (4 слайд)

           

             1. Сорауларга телдән  җаваплар.

-Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

       -Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар?

       -Һәр төркемчә турында сөйләп китегез.

-Алмашлыклар  җөмләнең  нинди кисәкләре була ала?

2. Хәсән Туфанның  “Туган тел” шигырен күчереп алабыз.(5 слайд)

 Беренче вариантлар алмашлыкларны табып асларына сызалар.

 Икенче вариантлар алмашлыкларның  төркемчәләрен дә билгелиләр.

                          Туган тел.

       Һәр галимнең , һәр шагыйрьнең  сүзе

Җитсен иде  һәрбер күңелгә,

Илләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең  асыл   телендә.

Бу дөньяның  төсен, ямен, зәукын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем- бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең  асыл мәгънәсен

Син  аңлаттың  миңа, туган телем,

Син өйрәттең  миңа   һәммәсен.

3. Сайланма  диктант.(6 слайд)

   (Укучылар алдан өйрәнеп  килгән шигырьләрне яттан сөйлиләр.

    Сөйләнгән шигырьләрдән алмашлыкларны сайлап дәфтәрләргә  язу.

      Шигырьләр бер-бер артлы слайдта күрсәтелә дә  бара.)

Арттырмыйм да, киметмим дә  шуны бел –

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул.

Туган тел-

Баш очында кош  булып тора гел!

И минем  җандай  кадерлем,

И  җылы , тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең  ярдәм белән

Тик синең  сүзләр белән.

Уйларын  йөрәккәемнең  

Дөньяга әйтә беләм.

Шуңа да  мин беләм тел кадерен, (7слайд)

Бер телдән дә телем ким  түгел.

Көчле дә ул, бай  да, ягымлы да.

Ким күрер тик аны ким  күңел.

Әй , Туган тел, бәйләнгәнсең

Янымдагы һәрбер хискә.

Дөнья   йөзләрендәге

Мин  эшләгән һәрбер  эшкә.

И телем, синдә нәфислек  (8слайд)

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

 

Яндың  да син, туңдың да син,

Нишләтмәде  язмыш  сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең ,

Әй , мөкатдәс  Тукай  теле!

  1. Җаваплар. (9 слайд)

Шуны, ул, ул, минем, син, сине, мин, сине, шуңа, мин, бер, ул, аны,

Һәрбер, мин, һәрбер,синдә, сиңа, син, син, сине, нәрсә.

  1. Физкультминут. (10 слайд)
  2. “ Кем тизрәк?” 

      Бирелгән сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары ясап     языгыз. (11 слайд)

 

   Кем, нәрсә, ни; нинди, кайсы; кайда, кая , кайдан, кайчан; ник, ничек;     ничә, ничәнче, ничәләп.

  1. Җаваплар.(12слайд)

Кемдер, нәрсәдер, нидер, ниндидер, кайсыдыр, кайдадыр, каядыр, кайдандыр, кайчандыр, никтер, ничектер, ничәдер, ничәнчедер, ничәләптер.

Әллә кем, әллә нәрсә, әллә ни, әллә нинди, әллә кайсы, әллә кайда, әллә кая, әллә кайдан, әллә кайчан, әллә ник, әллә ничек, әллә ничә, әллә ничәнче, әллә ничәләп.

  1. Татарчага тәрҗемә итегез.(13слайд)

Кто-то, такой, его, никогда, никто, так, сколько, ничего, никакой, никак, когда-то, зачем-то.

  1. Җаваплар.(14слайд)

Кемдер, шундый, аны, беркайчанда, беркемдә, шулай, ничә, бернәрсәдә, бернинди, берничектә, кайчандыр, нәрсәгәдер.

  1. Тест биремнәрен үтәү. (15 слайд)

 

  1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

 а. мөстәкыйль;

 б. бәйләгеч;

 в. модаль.

2.Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

А. эш  яки  хәлне  яисә  билгенең  билгесен  белдерә ;

Б. предметның  билгесен  белдерә ;

В. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз  төркемнәрен  алмаштырып, аларның  мәгънәләренә  ишарә  итә.

  1. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

       

        а. җөмлә кисәге булмыйлар;

б. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

в. аергыч кына булып калалар.

4. Алмашлыкларның  ничә төркемчәсе бар?

           А. 2;

    Б. 7;

    В. 4;

    Г.  5.

5.  Зат алмашлыклары  нәрсә  белән  төрләнмиләр?

     

    А.сан;

     Б. килеш;

     В. тартым.

6. Бу алмашлыклар  кайсы төркемчәгә карый: мин, без, син, алар?

   

А.  күрсәтү алмашлыклары;

Б.  тартым  алмашлыклары;

В.  зат  алмашлыклары;

 Г.  билгеләү  алмашлыклары.

7. Сорау  алмашлыгының  алдына  әллә кисәкчәсе  куелып, ә ахырына  -дыр, -дер, тыр,-тер  кисәкчәсе  ялганып , алмашлыкның  кайсы  төркемчәсе  ясала?

А.  зат;

Б.  күрсәтү;

В. билгеләү;

Г.  билгесезлек;

Д.  тартым.

8. Тартым  алмашлыклары кайбер  алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып  ясала?

А.  -ны  ,-не;

Б.   -сы, -се;

В.  -ныкы, -неке.

9. Дөрес язылышны  билгеләгез.

 А. һәммә;

 Б.  хәммә;

 В.  һаммә.

10. Бу  алмашлыклар кайсы  төркемчәгә карый:  бу, теге, шул.

А.  билгеләү;

Б.  билгесезлек;

В.  күрсәтү.

  1.  Җаваплар.   (16 слайд)

                  1.а; 2.в; 3. б; 4.б;  5.в; 6.в; 7.г; 8. в; 9.а; 10. в.

  1. Туган тел  турында мәкальләр. (17 слайд)

  • Укучылар, туган тел  турында нинди мәкальләр беләсез?

1.  Ана теле бер булыр.

2.  Иле барның  теле  бар.

3.  Туган  тел үзем  өчен,

4.   Башка тел көнем өчен.

5.   Инсафлының  теле  саф.

6.   И  татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Мәкальләрдә  алмашлыкларны табыгыз.

  1. Йомгаклау.   (18 слайд)

1.Укучылар, алмашлыклар сөйләмебездә нинди  әһәмияткә ия ?

           2. Билгеләр куела.

  1. Өй  эше.       (19 слайд)

    “ Туган телем – иркә гөлем,

       Киңдер сиңа  күңел түрем” темасына инша  язу.

        Алмашлыкларның  астына  сызу.