Бәетләр.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Васильева Ирина Ивановна 5

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5.betlrd_-_halyk_yazmyshy.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче дәрес

Тема: Бәетләр

Тип: яңа  материал  үзләштерү.      

Максат: “Сак-Сок” бәете   белән танышу.  

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет:

ТБУУГ: Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү.

КУУГ:  фикерләрне дәлилле итеп җиткерү;

РУУГ: билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү, бәяләү.

Предмет  бәетләр турында белешмә бирү, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы — борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (24—29 нчы битләр), эш дәфтәрендә 6— 7 нче битләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, слайдлар, бәетләр аудиоязмалары, бәетләр китабы, «Сак-Сок бәете» китабы.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

2.Актуальләштерү

1) Өй эшен тикшерү: эш дәфтәрендәге биремнәрне тикшерү; укучыларның туй ризыклары турында сөйләүләрен тыңлау, презентацияләр карау.

     2)Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән халык авыз иҗаты турында әңгәмә оештыра.

-Сез нинди халык авыз иҗаты әсәрләрен беләсез? Кайсылары күбрәк  исегездә калды? Ни өчен?

   3.Уку  мәсьәләсен кую.

Укытучы бүген дә дәрестә халык авыз иҗаты турында сөйләшәүне дәвам итәчәкләрен, бәетләр белән танышачакларын әйтә.

  1. II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Бәет турындагы теоретик төшенчә белән танышу.

1) Укытучы бәетләрнең җанр буларак күптәннән формалашуын тарихи чыганакларга, өстәмә әдәбиятка нигезләнеп аңлата.

2) Бер укучы дәреслектән бәет турындагы татарча теоретик белешмәне укый.

3) 2 нче укучы «бәет» төшенчәсенең русчага тәрҗемәсен укый.

 4) Укытучы, сораулар биреп, укучыларның аңлавын тикшерә. 26 нчы биттәге биремнәр эшләнелә.

2.Сүзлек белән эш.

Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

3. «Сак-Сок» бәетен уку. Укытучы сәнгатьле итеп укып күрсәтә.

1) Укытучы сораулар бирә:

-Бәет нәрсә һәм кемнәр турында? Алар нишлиләр?

- Әниләре балаларын ни өчен орыша һәм каргый?

-Әниләре каргаганнан соң, малайлар нинди кыяфәткә керәләр?

- Ике туган ни өчен кавыша алмыйлар?

 -Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк?

-Ә сезгә әти-әниләрегез нәрсәләр өйрәтәләр, нинди киңәшләр бирәләр?

-Сез аларның сүзләрен һәрвакытта да тыңлыйсызмы?

Физминут

III. Беренчел ныгыту.

1. Бәетне укучылар чылбыр буенча укыйлар.

2.Укучылар бәетнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр.

 3.Ания Туишева башкаруында бәетнең аудиоязмасын тыңлау.

4. Дәреслектән 2, 3, 4 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар. Җавапны партадашлары әйтә. Эш дәфтәрендәге биремнәр эшләнелә.

IV. Рефлексив бәяләү

1.Укучылар дәреслектәге 2 нче биремне эшлиләр. Бу бирем эшләнгәндә, бәетнең эчтәлеге тулысынча яңадан кабатланырга тиеш.

2.Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнары бәяләнеп, билгеләр куела.

3.Өй эше:

а)        бәетне сәнгатьле укырга өйрәнергә;

ә) эчтәлеген үз сүзләре белән сөйли белергә;

б)        Сак-Сокның рәсемен ясарга.

4.Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

— Без әниләребезгә карата нинди булырга тиеш? Бу бәет безне нәрсәгә өйрәтә? (Әниләребезгә мәрхәмәтле булырга, аларны хөрмәт итәргә.)

Укытучы өчен өстәмә материал

«Сак-Сок» бәете бүгенге көндә халык арасында иң күп таралган бәетләрдән санала. Ул — халыкның иң яраткан әсәре. Иске кулъязмаларда, китап читләрендә, җыр-бәет, истәлек дәфтәрләрендә, халык телендә бу бәетнең дистәләрчә варианты саклана. Әсәр күп тапкырлар басылып та чыккан.

Бәеттә Сак һәм Сок дигән кошларга әйләнгән ике бала язмышы фаҗига һәм моң белән сурәтләнгән. Әсәрнең нигезендә «Ана каргышы төзәтеп булмаслык бәхетсезлекләргә китерә» дигән фикер ята. Әкият һәм риваятьләрдә киң таралган алым бу бәеттә дә үзенчәлекле файдаланыла: Сак белән Сок «кавышабыз дигәч, хәзер таң ата».

«Сак-Сок» бәете үзенә бер билгеле көй белән әйтелә. Хәзер дә аньщ үрнәгендә, аның шигъри калыбында яңа бәетләр чыгарыла. Элеккеге кайбер бәетләрне дә аның көенә башкаралар. Мәсәлән, «Сак-Сок» көенә мөнәҗәт көйлим, дип әйтүләрне ишетергә мөмкин.

«Сак-Сок» бәете башка бәетләргә хас булмаган хыялый сюжетка корылган. Әниләре, тимер укны рөхсәтсез алган өчен ачуланып, ике баласын каргый. Ана каргышы аркасында балалары, кошларга әйләнеп, кыргый урманда очып йөриләр. Бәетнең сюжеты бик ачык түгел. Г.Тукай сүзләре белән әйтсәк, «сюжетны иснәп кенә диярлек сизәргә мөмкин».

«Сак-Сок» бәетендә жанрның иң төп элементлары, иң шомартылган өлгеләре җыелган.

Аклы күлмәгем туя кимәдем,

Газиз әнкәмне туя күрмәдем.

                                Калган киемем алып куярсың,

                                 Исеңә төшкәч, карап еларсың, —

кебек аерылышуга багышлап чыгарылган һәр бәеттә диярлек очратырга мөмкин.

Соңгы мәртәбә «Сак-Сок» бәете 1991 елда Казанда аерым китап булып чыкты.