Дәрес эшкәртмәсе. "Иҗади эш төрләре аша сөйләм телен үстерү"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф. Рус төркеме. "Иҗади эш төрләре аша сөйләм телен үстерү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhadi_esh_torlre_asha_soylm_telen_usteru.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре  автономияле муниципаль белем бирү учреждениесе - 2 нче лицее

Тема: Иҗади эш төрләре аша сөйләм телен үстерү

7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресе

                                                                        Гайсина Миләүшә Нәсим кызы,

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

                                 3 апрель. 2010 ел

Тема: Иҗади эш төрләре аша сөйләм телен үстерү.

Максат. Ишетеп аңлау күнекмәләре булдыру; монологик, диалогик сөйләм аша яңа сүзләр үзләштерү; ситуацияләргә бәйле коммуникатив күнегүләр белән эшне дәвам итү; үзләштерелгән лексиканы кулланып тасвирлау күнегүләре өстендә эш; төп аралашу темасы -“һөнәрләр” турында сөйләшү; хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. 

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Тактадагы мәкальне игътибар белән укыгыз әле: “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

“Агач җимеше белән, кеше эше белән матур” (Дерево красиво плодами, а человек делами, работой)

- Димәк, без бүген һөнәрләр темасына сөйләшербез. Сездә тиздән мәктәпне тәмамларсыз, киләчәктә кем булырга дигән сорауга җавап эзләрсез. Шуны истә тотып мин сезгә киңәшләр яздым әйдәгез аларны тәрҗемә итик.

II. Төп өлеш.

1. (киңәшләрне парлап тәрҗемә итү)

  1. Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы.
  2. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.
  3.  Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.
  4. Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.
  5. Ата-аналар тормышны яхшырак беләләр, аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.
  6. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.
  7. Минем булачак һөнәрем югары түләүле һәм җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш.

 – Менә киңәшләрне тыңладык. Хәзер инде һәркем шушы киңәшләрне истә тотып, үзенең кем булырга теләвен, ни өчен шушы һөнәрне сайлавын әйтеп 3-4 җөмлә төзеп дәфтәренә язып куйсын.  

(- укучылар “сайлаган” һөнәрләрне ачыклау)

- Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

- Бу һөнәр иясе булу өчен нинди булырга кирәк?

(тактага һөнәр исемнәрен язып сорау)

- Тәрбияче нинди булырга тиеш?

- Хат ташучы булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк? ...

2. - Ә хәзер әйдәгез искә төшерелгән һөнәрләрне тематик яктан урнаштырып карыйк. Дөрес язу өчен исемнәрен тәрҗемә итик. Мәсәлән: сатучы 1, ...

      1. Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр: сатучы, икътисадчы.

      2. Транспортка бәйле һөнәрләр: шофер, трамвай йөртүче, тракторчы, троллейбус йөртүче, машинист.

      3. Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр: агроном, зоотехник, игенче, сыер савучы.

      4. Мәгърифәткә бәйле һөнәрләр: укытучы, тәрбияче, фәнни хезмәткәр.

      5. Сәнгатькә бәйле һөнәрләр: биюче, рәссам, архитектор, скульптор (сынчы).

 - Сатучы, шофер, икътисадчы, трамвай йөртүче, агроном, тракторчы, укытучы, биюче, тәрбияче, зоотехник, фәнни хезмәткәр, рәссам, архитектор, троллейбус йөртүче, игенче, скульптор (сынчы), сыер савучы, машинист.

3. Ял минуты. 

4. Бирелгән рәсемнәр буенча эшлибез.

- Телдән җөмләләр төзеп әйтү. (калган укучылар сораулар биреп тулыландырырга була)

5. Сүзләрне туры китереп язу.

- Тактада бирелгән һөнәр исемнәрен бер баганага күчереп языгыз. Ә икенче баганага мин тараткан карточкалардан бу һөнәр ияләренең нәрсә эшләүләрен язып алыгыз, җөмләләрне тулыландырып тәрҗемә итеп әйтегез.

Төзүче      нишли?        рәсем ясый

Тегүче        әйберләр сата

Табиб        йортлар төзи

Сатучы        киемнәр тегә

Нефтьче        кешеләрне дәвалый

Язучы        кырда эшли

Рәссам        нефть чыгара

Игенче        романнар яза

6. Телдән эш.

1) Дөрес җавапны табыгыз.

Азатның әтисе кем?

Кырда мул уңыш өлгергән. Азатның әтисе иртәдән кичкә кадәр эштә. Игеннәрне вакытында җыеп алырга кирәк.

а) тәрбияче;    б) тегүче;    в) игенче

Алсуның әнисе кем?

Кием уңайлы һәм матур булырга тиеш. Алсуның әнисе моны яхшы белә. Кешеләр аның хезмәтен югары бәялиләр.

а) тәрбияче;    б) тегүче;    в) игенче

2) Аңлатманы бер сүз белән белдерегез.

1. әсәрне сәхнәгә куючы -

а) солист;  б) дирижер;  в) режиссер

2. Югары медицина белеме алган кеше

а) диктор; б) табиб; в) укытучы

3. оркестр белән җитәкчелек итүче -  

а) солист;  б) дирижер;  в) режиссер

4. театр өчен сәхнә әсәрләре язучы кеше –

а) диктор; б) табиб; в) драматург

3) Бу сүзләр нинди һөнәр кешеләренә карый?

Үлчи, кисә, тегә.

а) төзүче;    б) тегүче;    в) укытучы

тыңлый, аңлата, сөйли –

а) төзүче;    б) тегүче;    в) укытучы

III. Дәресне йомгаклау.

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

2. Өй эше бирү. “Минем әтием яки әнием һөнәре” темасына кечкенә текст язып килергә. (5-6 җөмлә) 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...