"Хайваннар иленә сәяхәт "
презентация к уроку на тему

хайваннар турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon hayvannar_turynda_4_klass.ppt1.6 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кыргый һәм йорт хайваннары

Слайд 2

Кыргый хайваннар Бүреләр – бик оста аучылар. Гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән җәнлекне тоталар. Шуның белән урман җәнлекләре арасында авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә бүреләрне “урман санитарлары” дип атыйлар. Бүре (волк)

Слайд 3

Кыргый хайваннар Төлке (лиса) Бүреләр белән төлкеләр - якын туганнар. Куянның иң куркыныч дошманы дип төлке санала. Ләкин төлкенең төп азыгы –тычканнар. Төлкенең эзләре кечкенә этнекенә охшаган. Ләкин этләр бераз як-якка атыныбрак йөри, шуңа күрә әгәр аларның эзләрен тоташтырсаң, сынык сызык килеп чыга. Ә төлке эзләре туры сызык ясый.

Слайд 4

Кыргый хайваннар Безне ң урманнарда очрый торган иң эре ерткыч – аю. Кышын аюга азык калмый. Шуңа күрә алар кышны йоклап үткәрәләр. Көзен аюлар бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кайберәүләр, өнендә аю тәпиен суырып ята, дип уйлыйлар. Тәпиенең тиресе корый, яргалана, кычыта. Шуңа күрә аю йокы аралаш тәпиен ялап куя. Аюның балалары феврал ь дә үк туа. Аю (медвед ь)

Слайд 5

Кыргый хайваннар Куян (зая ц) Кышын куяннар кешеләргә якынрак күчәләр. Алар кышка йомшак куе йон белән капланалар. Тиен (белка) Тиенне кыш көне суык та, җил дә куркытмый. Алар кышка азык туплыйлар.

Слайд 6

Йорт хайваннары Сыер (корова) Сыер – мөгезле эре терлек. Сөт һәм ит алу максаты белән асрыйлар. Кәҗә (коза) Сөт өчен кәҗә дә асрыйлар. Кәҗә сөте бик файдалы.

Слайд 7

Йорт хайваннары Сарык (ов ца) Сарыкларны итләре өчен дә, тиреләре өчен дә, йоннары өчен дә асрыйлар. Йорт куяннары(кроликлар) Кроликларны итләре һәм мамыклары өчен асрыйлар.

Слайд 8

Йорт хайваннары Этләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәткәр (слу жебные) этләр һәм декоратив этләр. Мәче юлбарыс һәм арысланга “туган” туры килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе "Җир- су хайваннары".

Укытучылар өчен әзер дәрес планы....

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Презентация "Кыргый хайваннар"

Презентация "Кыргый хайваннар"...

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен план- конспект.Дәреснең максаты һәм бурычлары: Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру1.     Кыргый һәм йорт хайваннары турында ...