Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (5 класс) на тему

Деева Светлана Михайловна

БСҮ "Татар халык ашлары" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bsu_tatar_halyk_ashlary.docx34.39 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы Якты Кл төп гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Деева Светлана Михайловнаның

“Ел укытучысы” бәйгесендә күрсәткән ачык дәреснең

технологик картасы

Дата

26.11.2018

Предмет

Әдәби уку

Сыйныф

3 нче  сыйныф                                                                                                                                                                                      

Дәрес темасы

Бәйләнешле сөйләм үстерү “Татар халык ашлары”

Дәрес тибы

Диалогик-монологик сөйләм

Дәреснең максаты

Өйрәтү максаты: “Татар халык ашлары” темасы буенча белемнәрен актуальләштерү;  татар ашамлыкларының атамаларын искә төшерү, аларны характерлый белү аша диалогик –монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

 Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка  ашыру  юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау;

     Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хихисен тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

-Ашамлыклар темасына сүзләрне дөрес, матур итеп әйтә белү;

- дөрес һәм образлы итеп сөйли белү, матур итеп укый белү.

УУГ

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

       Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;  мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

        Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү

Шәхси: -индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Төп ресурслар

Татар теле һәм әдәби уку

Р.З.Хайдарова

Өстәмә ресурслар

Презентация, проектор, карточкалар,  рәсемнәр, ноутбук, экран.

Эш формалары

 Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

1.Оештыру-мотивлаштыру

1 мин

-Исәнмесез,балалар!

-Хәерле көн сезгә!

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше.

- Укучылар, мин Деева Светлана Михайловна. Сезне әдәби уку дәресендә күрүемә бик шат! Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, дәрес ахырында без эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясарбыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

-Исәнмесез!

- Сезгә дә хәерле көн!

Ш: Психологик уңай халәт тудыру.

2.Актуальләштерү

2 мин

-Укучылар, дәрескә кереп киткәнче мин сезнең белемнәрегезне тикшереп аласым килә. Моның өчен ишетеп аңлау күнегүләрен эшләрбез.

1. - Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1) Әни бик тәмле өчпочмак пешерде.

Әни бик тәмле өчпочмак һәм токмачлы аш пешерде.

2)Радик табын әзерләде.

Радик әнисе белән табын әзерләде.

2. -Прослушайте и укажите лишние слова в логическом ряду.

Бәлеш, чәк-чәк, торт, өчпочмак, кыстыбый, коймак,

пәрәмәч.

-  Ни өчен бу сүз артык дип саныйсыз? Фикерегезне әйтегез.

Укытучы белән укучы әңгәмәсе.

Укучылар ишетеп аңлау күнегүләрен эшлиләр.

К: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

3.Уку мәсьәләсен кую.

4 мин

 (Электрон почтага хат килә.)

- Укучылар, минем электрон почтага хат килде.  Әйдәгез укып карыйк әле.

-Кайсыгыз укый?

(Бер укучы хатны укый)

Исәнмесез, 3 сыйныф  укучылары!

    Минем исемем Айдар. Мин  Әлмәт шәһәренән. 3 нче сыйныфта   укыйм. Мин сезнең белән танышырга телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз! Айдар.

- Укучылар,  Айдарны кунак  итәбезме?

- Айдар  килүенә табыныбыз  әзер  түгел бит. Табынга  нәрсәләр  куярбыз  икән  соң?

 (4 мин)

-Бу ризыкларны бер сүз белән ничек дип әйтеп була?

- Бу ризыкларны кайдан алырбыз соң?

- Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Әйе, дәресебезнең темасы: Татар халык ашлары.

- Укучылыр, сез ничек уйлыйсыз, дәрестә без нәрсәләр эшләрбез, нәрсәләргә өйрәнербез?

- Әйе укучылар, бик дөрес. Без буген сезнең белән Айдар килүгә татар халык ашларыннан табын әзерләрбез.

Бер укучы хатны укый.

- Әйе.

- Бәлеш, өчпочмак, коймак, чәк-чәк...

- Татар халык ашлары

- Кибеттән, ашханәдән, үзебез пешерербез.

- Татар халык ашлары турында.

-Табын әзерләргә, кунаклар сыйларга, татар халык ашларын сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

Т-Б: укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Р: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

5  мин

  1. - Укучылар, сезнең әниләрегез бу ризыкларны әзерлиме? Сез аларга булышасызмы? Ә хәзер, әйдәгез, укучылар, үзебез пешекче булып карыйк. Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сез шул карточкадагы сүзләрне укып татар халык ризыкларын әзерләргә тиеш буласыз.

1 нче төркем - токмачлы аш ( ит, токмач, кишер, суган, тоз)

2 нче төркем - бәлеш (камыр, ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч)

3 нче төркем - чәкчәк (он, йомырка, шикәр, май, бал)

-Бик яхшы. Әйдәгез, хәзер ризыкларны табынга урнаштырыйк.

- Рәхмәт, булдырдыгыз.

 Укучылар биремнәрне парлап эшли.

(Укучылар ризыкларны тактага беркетә)

К: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.

V. Ял  минуты 

1мин

- Укучылар, бик тырышып эшләдегез, арыгансыздыр. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Безнең бүген бәйрәм көн,

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймакларны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

- Менә укучылыр, коймагыбыз да әзер.

Күнегүләрне башкаралар

Р: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

VI. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану

8 мин.

1. - Укучылар, кибеткә һәм ашханәгә барып, ризыклар сатып алыр вакыт җитте. Кем кибеткә бара, кем ашханәгә бара? Ә кем өйдә кала? (Диалогларга репликалар өстәп язу һәм такта янында парлап уку )

1. а) “Кибеттә” диалогы:

-  Исәнмесез!

-  (Исәнмесез!)

-  Сезгә нәрсә кирәк?

-  (Миңа гөбәдия кирәк).

-  Рәхим итеп, алыгыз.

-  (Рәхмәт, сау булыгыз!)

    б) “Ашханәдә” диалогы:

- (Исәнмесез, Альбина апа).

 - Исәнме, Марат.

- (Сезнең өчпочмак бармы?)

- Бар.

- Миңа бирегез әле.

- Рәхим итеп ал.

  • ..

в) “Өйдә”:

- Әнием, безгә иртәгә кунакка Айдар килә.

- Шулаймыни? Ә ул нинди ризык ярата.

- (Ул пәрәмәч ярата)

- ...

2.-Укучылар табыныбыз әзер. Ә сез кунак сыйлый беләсезме, шуны тикшереп карыйк әле.  (Ситуатив күнегүләр эшләү).

1) Пригласи Айдара к столу.

2)Узнай у Айдара:

- что он любит;

-любит ли он треугольник;

-любит ли он чак-чак;

-что готовит его мама.

3) Предложи ему эти блюда.

- Укучылар, ә сез бу ризыкларның кайсысын яратасыз? Әйдәгез әле бер-берегездән сорагыз. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез. Мин чәкчәк яратам, ә син нәрсә яратасың?

Укучылар парлашып диалогларга репликалар өстиләр һәм такта янына чыгып укыйлар.

- Айдар, табынга рәхим ит!

-Айдар, син нәрсә яратасың?

-Айдар, син өчпочмак яратасыңмы?

-Әниең нәрсә пешерә?

Айдар, чәкчәк аша.

-Мин бәлеш яратам, ә син нәрсә яратасың?

Р: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;  мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

К: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.

К: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.

VII.  Өй эше бирү

1 мин.

-Укучылар сезгә өй эше итеп мин түбәндәге эшләрне бирәм. Сезгә бу эшләрне сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә.  

1) Яраткан татар халык ашының рәсемен төшереп килергә.

2) Яраткан татар халык ашының пешерү тәртибен язып килергә.  

3) Бүген дәрестә әзерләгән ризык исемнәрен кулланып 4 җөмлә төзергә.

Укучылар өй эшен язып куялар

Р: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү. 

VIII.  Рефлексия

3 мин.

 - Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз.  Барыбыз да яхшы эшләдек дип саныйм. Никадәр ризык әзерләдек. Без Айдар килүенә әзер. Әйдәгез, хәзер үзебезне тикшереп  карыйк  әле. Cез , бүгенге дәресне ничек үзләштердегез  икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе. Бу безнең дәрестән чыгу билеты булып торыр.

-Кем бүген барысын да аңладым “5”лелек беләм дип уйлый? Рәхмәт, мин дә шулай уйлыйм.

Бу салютлар сезнең хөрмәткә.

-Кем “4”лелек беләм дип уйлый? Әйе, мин дә шул фикердә.Бу алкышлар сезнең өчен.

Ә бу кояш үзенең нурларын калган укучыларга бүләк итә.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, дәрес файдалы булдымы?

- Дәрес ничек  үтте?  Партагызда  яткан  смайликларны  сайлап    тактага  ябыштырыгыз.

- Сез иң актив, иң яхшы, иң акыллы укучылар!

Дәресебез тәмам.

Сау булыгыз!

Укучылар тактага смайликлар беркетә

Укучылар тест биремнәрен эшли, слайдтан карап тикшерә һәм үзенә билге куя.

Укучылар тактага смайликлар беркетә.

Ш: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү. Үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау.

ТБ: алган белемнәрен куллана белү.

К: үз фикереңне дәлилли белү.

Р: эшчәнлеккә бәя бирү.