Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (7 класс) на тему

7 нче сыйныфта "Җөмлә төрләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx29.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Жөмлә төрләрен кабатлау.

Максат: 1.Белем бирү:  җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: Гөлшат Зәйнашева иҗаты турында мәгълүмат бирү, шигырьләре белән таныштыру, шагырь иҗатына кызыксындыру уяту.

Җиһазлау: Проектор, ноутбук, презентация, таратма материаллар (карточкалар, тестлар).

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Барыбызга да хәерле көннәр, бары тик уңышлар гына теләп дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. Узган дәрестә без нәрсәлзр өйрәндек?

Көт. җ.: Без үткән дәрестә тулы һәм ким җөмләләр турында өйрәндек. Модель әйтелә.

                                                  Җөмләләр

                – кирәкле кисәкләрнең барысы да булу-булмауга карап:    

                           

                               тулы                                    ким

                  кирәкле кисәкләрнең                кирәкле кисәкләрнең

                  барысы да бар;                        барысы да җитми,

Өй эшләрен тикшерү:

а) ким җөмләләр клланып диалог төзеп язарга;

ә) Якташыбыз шагыйрә Г. Зәйнашеваның тормыш юлын өйрәнеп хәбәр әзерләргә.

Бәяләү.  

  1. Төп өлеш.
  1. Презентация буенча җөмлә торләрен искә төшерү

Бәяләү.  

  1. Текст өстендә эш.

1) Г. Зәйнашева өлкән иҗатташына тирән рәхмәт һәм олы хөрмәт саклап яши. 2) Кызыклы бер деталь. 3) Артитст- музыкантлар даирәсендә А.С. Ключаревны, фамилиясенә ишарә рәвешендә, “Ачкыч абый” дип йөрткәннәр. 4) Ягъни күңел ачкычы. 5) Шушы уңай белән Г. Зәйнашева “Ачкыч-Ключарев” исемле шигырь яза. 6) Гөл образы - Г. Зәйнашеваның матур табышы. 7) Гөл- чәчәкләр, аларның матурлыгы, төс-кыяфәтләре кешенең хис-кичерешләренә дә тәэсир итә. 8) Бу хис-кичерешләр даими түгел. 9) Образ ясауда Г. Зәйнашева үсемлекләр, куак агачлардан оста файдалана. (Д.Х. Нигъмәтҗановадан)

Биремнәр.

  1. Беренче җөмләне күчереп языгыз, җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз.
  2. 1-5 нче җөмләләр арасыннан бер составлы җөмләләрне табыгыз.
  3. 6-8 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләне табыгыз.
  4. 6 нчы җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз.

Музыкаль тәнәфес.

Укытучы. Г. Зәйнашеваның үзебез өйрәнгән “сәяхәтче җыры”н җырлап ял итеп алабыз.

Тест.

  1. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез.

Таныш түгел юллар буйлап

Мин озак йөрдем... (Г.З.)

а) хикәя җөмлә

ә) сорау җөмлә

б) боерык җөмлә

в) тойгылы җөмлә

2. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Сабый җилкә белән күтәрдек без

Бар михнәтен канлы сугышның... (Г.З.)

а) җыйнак җөмлә

ә) җәенке җөмлә

3. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Туган телебез көмештер,

Чыңлап тора сүзләре. (Г.З.)

а) раслау җөмлә

ә) инкяр җөмлә

4. Җөмләнең төрен билгеләгез.

И гүзәл туган ягым,

И ямьле туган ягым. (Г.З.)

а) исем җөмлә

ә) фигыль җөмлә

5. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын! (Г.З.)

а) тойгылы сорау җөмлә

ә) тойгылы хикәя җөмлә

б) тойгылы боерык җөмлә

  1. Йомгаклау.
  1. Укытучы. Дәресебезнең максаты нинди иде? Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?

Көт. җ.: Җөмлә төрләрен кабатладык. Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы турында мәгълүмат алдык, шигырь юлларын тикшердек.

  1. Өй эше: төрле җөмлә төрләрен кулланып кышкы табигать дигән темага инша язарга әзерләнеп килергә. Шигырь язарга да мөмкин.
  2. Билгеләр куела.