Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (7 класс) на тему

7 нче класста "Җөмлә кисәкләрен кабатлау" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx50.88 КБ

Предварительный просмотр:

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕН КАБАТЛАУ

Назмутдинова Зульфия Гадановна

учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Яна Булякская ООШ” 

Тукаевского муниципального района РТ 

Дәрес тибы:  белемнәрне гомумиләштерү.

Максат: 1.Белем бирү:  җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: Илһам Шакиров иҗаты турында мәгълүмат бирү, тормыш юлы һәм җырчы туган авыл белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Проектор, ноутбук, презентация, таратма материаллар (карточкалар, тестлар).

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

  • Укучылар! Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк..

Барыбызга да хәерле көннәр, бары тик уңышлар гына теләп дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы.Укучылар, үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп, модельне тутырыйк әле?

Модель тутырыла. 103 бит, 43 нче бирем. (2 слайд)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Җавап тыңлана.

Сорау билгеләре урынына түбәндәгечә язарга кирәк:  җөмлә кисәкләре  баш һәм иярчен кисәкләргә бүленә.

2.Баш кисәкләр икәү: ия һәм хәбәр.

3. Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

К.җ.: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.

2. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

К.җ.: туры һәм кыек.

4.Аныклагычның төрләре бармы?

К.җ.:юк.

5.Иң күп тармаклысы нинди җөмлә кисәге?

К.җ.:Бу хәл.Хәлнең 8 төре бар.

 Укытучы: Дөрес! Барыгызныкы да шулаймы, тикшерәбез. (Экранга тулы модель чыга 3 слайд   )

Димәк , аларның бөтенесен гомумиләштереп кабатларбыз һәм сезнең җөмлә кисәкләре турында ни дәрәҗәдә белүегезне дә тикшерербез.

Укучылар, сез чәчәкләр яратасызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Бүген сез һәрберегез үзегезнең чәчәгегезне төзерсез. Менә болар - сезнең чәчәкләрнең үзәге (күрсәтә). Сез бүгенге дәрестә үзегезнең дөрес җавапларыгыз белән аларга таҗлар өстәрсез. Әлбәттә, чәчәкнең таҗы күбрәк булган саен, чәчәк тә матуррак була. Дәрес ахырында кайсы төркемнең чәчәге күп таҗлы һәм матуррак булуын тикшерербез.

Шулай итеп, сез үзегезнең чәчәгегезне төзи дә башладыгыз (таҗлар куела).

  1. Төп өлеш

Укытучы: Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып, числоны һәм теманы языгыз.  

Укучы: (язалар).

Укытучы: Хәзер һәр төркемгә сүзләр таратам, сез шул сүз белән җөмләләр төзегез. Ләкин ул сүз һәр җөмләдә төрле җөмлә кисәге булып килсен. Кем ничә җөмлә төзи алыр икән?   Мәктәп    Укучы    Дәрес (5 слайд)

Укучы: (Дәфтәрләренә җөмләләр язалар.)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, тикшереп карыйк.

Укучы: (Төзегән җөмләләрен укыйлар.)

Укытучы: Укучылар, димәк, бер сүз белән, аны төрле җөмлә кисәкләре булырлык итеп, берничә җөмлә төзеп була икән. Һәм сез дә бик дөрес, матур җөмләләр төзегәнсез. Молодцы! Сезнең чәчәгегезнең таҗлары да арта бара (таҗлар куела). 

    Ял тукталышы

– Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк (МИКС-ФРИЗ-ГРУП.) Мин хәзер көй куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Сорауга җавап билгеле бер сан була. Җавапны сез, миңа бер сүз дә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Ә хәзер барыбыз да торабыз.

1) Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2) Җөмләнең ничә иярчен кисәге бар? (4)

3)  «Кояш» сүзендә ничә хәреф бар? (4)

 5) «Юлчы» сүзендә ничә аваз бар? (5)

  Укытучы: Укучылар, бераз ял иттегезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, дәресне дәвам итик. Укучылар, хәзер мин сезгә битләр таратам. Анда менә шундый таблица ясалган (күрсәтә 7-8 слайд)

  Җөмлә  

     кисәк-

         ләре

Ия

Хәбәр

Тәмам-лык

Аергыч

Вакыт

хәле

Урын хәле

1

2

3

4

5

6

1. Җырчының бүгенгә билгеле булган иң ерак сигезенче  бабасы Алпар була.

2. Әтисен кулга алганда, Илһамга ике яшь ярым узып барган була.

3. И. Шакиров Теләнче Тамак урта мәктәбендә  урта белем ала


4. Җырчы  1935 нче елда Яңа Бүләк авылында туган.

5. Илһам җырын яратып тыңлаучылар күп.

 6. 2015 нче елда Илһам Шакировка 80 яшь тулды.

Ә таблица астында җөмләләр язылган. Сез, шушы җөмләләргә таянып, таблицаны тутырырга тиеш буласыз. Һәр җөмләдә бер яки берничә сүз калын шрифт белән язылган. Башта сез шул сүзләрнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез. Аннары шуны таблицада күрсәтегез. Мәсәлән, беренче җөмләдә билгеләнгән сүз ия ди, сез беренче номердагы ия дигән сүз турына нокта куярга тиешсез. Шулай ук, шул ук җөмләдә тагын бер сүз билгеләнгән ди, ә анысы тәмамлык булсын. Сез тәмамлык турысына да нокта куясыз. Һәр җөмләне шулай карап чыгасыз. Ахырдан барлык нокталарны тоташтырасыз. Әгәр дә сез җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләсәгез, сезнең таблицада бер геометрик фигура килеп чыгарга тиеш. Биремне аңладыгызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, эшли башлыйк.

Укучы: (эшлиләр)

Укытучы: Укучылар, нинди геометрик фигура килеп чыкты?

Укучы: Турыпочмаклык.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Сез биремне дөрес эшләсәгез, сезнең менә шундый турыпочмаклык килеп чыгарга тиеш иде (9 слайд). Әйдәгез, эшләгән битләрегезне күтәрегез әле. Сезнең турыпочмаклыгыгыз шушындый ук килеп чыктымы икән?

Укучы: (күрсәтәләр)

Укытучы: Молодцы! Биремне дөрес һәм төгәл эшләгәнсез, турыпочмаклыгыгыз да минеке кебек үк килеп чыккан. Димәк, сез җөмлә кисәкләрен дөрес билгелисез. Чәчәгегезнең таҗы да арта бара (таҗлар куела). 

Укучылар, җөмләләрдә сүз кем турында бара, игътибар итегез әле. Кем ул Илһам Шакиров?

Укучы: Илһам Шакиров җырчы.

Укытучы: Әйе, хәзер мин сезне Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләккә сәяхәткә чакырам.( презентация карау 10-19 слайдлар, алдан әзерләнгән укучы чыгыш ясый)

 Яңа Бүләк авылы искиткеч табигать кочагында урнашкан

Бу авыл дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән. Авылга килеп керешли тыкрыктагы иң беренче йорт – Илһам Шакиров туып үскән нигез.

Искергән төп йорт урынында, Шакировларның матур яңа йорты балкып утыра.

Җырчының әтисе Гыйльметдин абзый бу авылга 1927нче елның ахырында гаиләсе белән күченеп килә. Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләтеп үтми. Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзәрлекләү башлана. “Шундыйларның берсе” – авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакиров кулга аылына һәм төрмәгә озатыла. Әтисен кулга алганда, Илһамга ике яшь ярым узып барган була. Әмма тормышта аңа әтисен гел искәртеп торалар.

Йортта ир-ат булмагач, барлык авыр эш Кыям абыйсы белән Илһамга төшә. Ә бит әле укыйсы да бар. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәпне тәмамлый.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанның музыка училищесына укырга керә. Илһам алдында җыр сәнгате үзенең ишекләрен ачып җибәрә.

Бөек җырчы хөрмәтенә аның туган авылында “Илһам” иҗат йорты салынган.

Яңа Бүләк авылының табигате җырларга салып җырларлык.

Авыл, күңелләрне сафландырып, челтерәп агучы чишмәләргә дә бай.  

2013 нче елның 15 нче сентябрендә Яңа Бүләк авылында зур вакыйга булды. Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировны зурлап, аны ихлас хөрмәтләү йөзеннән, туган авылында чишмәне төзекләндереп, аңа якташыбызның исеме бирелде.

Яңа Бүләк авылында «Илһам» чишмәсеннән кала, тагын ике чишмә бар. Аларын исә бүгенге көндә төзекләндерү, яңарту өстендә эшлиләр. Ул чишмәләргә дә исем биреп, шулай ук тантаналы төстә ачарга исәплиләр.

Укытучы:

-2016 нчы ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Җәмәгатьчелек  игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла.

Текст өстендә эш (20 слайд)

  1. Яңа Бүләк авылының табигате җырларга салып җырларлык.
  2. Авыл күңелләрне сафландырып агучы чишмәләргә дә бай.  
  3. 2013 нче елның 15 нче сентябрендә Яңа Бүләк авылында зур вакыйга булды. 4) Урман буендагы  чишмәгә “Илһам” исеме бирелде.
  1. Бөек җырчы хөрмәтенә аның туган авылында “Илһам” иҗат йорты салынган.
  2. Илһам җыры халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора.

Биремнәр.

  1. Беренче җөмләне күчереп языгыз, җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз.
  2. 1-5 нче җөмләләрнең  кайсысында туры тәмамлык бар.
  3. Тиңдәш рәвеш хәлләре булган җөмләнең номерын языгыз.

(Тикшерелә)

Укучылар, хәзер сезнең белемнәрне тагын бер кат тикшерү максатыннан, тест эшләп алабыз.(21-23 слайд) Тестта барлыгы 6 сорау, һәр сорауга 3 төрле җавап бирелгән. Сез дөрес вариантны түгәрәк эченә алыгыз.

Укучы: (эшлиләр)

Тест

1. Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәләр атала?

а) ия белән хәбәр;

ә) аергыч, хәл, тәмамлык;

б) 2 вариант та дөрес.

2. Кушма хәбәр дип нинди хәбәргә әйтәләр?

а) тезмә сүз белән белдерелгән хәбәргә;

ә) мөстәкыйль сүз төркеме белән белдерелгән хәбәргә;

б) барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек

сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалган хәбәргә.

    3. Аергыч ачыклап килгән сүз ничек дип атала?

    а) аныкланмыш;

    ә) аерылмыш;

    б) сыйфатланмыш.

4. Тәмамлык сорауларын  билгеләгез.

а) кем? нәрсә? нинди? кайсы?

ә) кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән?

нәрсә белән? кем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән?

б) кемгә? нәрсәгә? кем белән? нәрсә белән? ничәнче? кайсы?  

5. Хәлләрнең ничә төре бар?

а) 6;

ә) 7;

б) 8.

6.                                                                    

        

 схемасына туры килгән җөмләне табыгыз

а) Камиләнең улы армиядә хезмәт итә.

ә) Мина ул кеше бик ошады.

б) Ник син алай эшләдең инде?

Укытучы: Укучылар, хәзер тестларыгызны бер-берегез белән алыштырыгыз. Тактада тестның дөрес җаваплары бирелгән. (24 слайд)

Укытучы: Укучылар, тикшердегезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Кемнең ничә хатасы чыкты?

Укучы: (әйтәләр)

Укытучы: Укучылар,булдырдыгыз. Тестны да дөрес эшләгәнсез. Җөмлә кисәкләрен бик әйбәт үзләштергәнсез. Сез үзегезнең чәчәгегезне бик матур итеп төзисез (таҗлар куела). 

  1. Йомгаклау.Укучылар, безнең дәрес ахырына да якынлашып килә. Дәрес башында мин кемнең чәчәге матуррак килеп чыгар икән, дигән идем. Әйдәгез карыйк әле.
  1. Укытучы. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек? Нинди кыенлыклар очрады?

Укучы: Җөмлә кисәкләрен кабатладык. Илһам Шакировның тормыш юлы турында мәгълүмат алдык. 

Без якташ язучыларыбыз, артистларыбыз, галимнәребез белән бик горурланабыз. Аларны онытмаска тиешбез.

Укытучы:  Укучылар, шулай итеп, без җөмлә кисәкләрен тагын бер кат кабатлап чыктык. Димәк, нинди җөмлә кисәкләре була инде?

Укучы: Баш һәм иярчен кисәкләр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?

Укучы: Ия һәм хәбәр.

Укытучы: Нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

Укучы: Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Җөмлә кисәкләре безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга кирәк. Сез җөмлә кисәкләренең барысын да  бик әйбәт беләсез. Киләчәктә дә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт.  

Укытучы: 2016 нчы нинди ел дидек? Укучылар, сезгә өй эше дә шушы тема  белән бәйле булачак.  

Өй эше: (карточкалар таратыла)

-2016 нчы ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Җәмәгатьчелек  игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла.

Бирем. Сез нинди эшләр башкара алыр идегез? Шул хакта 7-8 җөмлә язып килегез.

Әдәбият:

  1. “Илһам Шакиров”-Казан: Татарстан китап нәшрияты,2010
  2. Ф.С. Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле”-Казан: “Мәгариф” нәшрияты,2006.