hөнәр сайлыйм
план-конспект занятия (9 класс) на тему

9 нчы сыйныф укучылары белән үткәргән ачык дәрес материалы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_gavrilova.docx24.05 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 9 (рус.төркеме)

Укытучы: Гаврилова Н.П.

Тема: “ һөнәр сайлау” тексты өстендә эш.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат:

  1. Һөнәр сайлау циклы буенча лексик –грамматик материалны ныгыту, яңа лексика белән танышу.
  2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Диалогик, монологик сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Киләчәктә һөнәр сайлауда укучыларга дөрес юнәлеш бирү, һөнәр сайлауга кызыксыну тәрбияләү. Әти- әниләренең хезмәтенә карата горурлык һәм ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру(исәнләшү)
  2. Аудирование, ситуатив күнегүләр эшләү.
  3. Өй эшен тикшерү
  4. Лексика өстендә эш
  5. Текст өстендә эш.
  6. Алган белемнәрне ныгыту, кабатлау.
  7. Йомгаклау.
  8. Өй эше бирү.

  1. Оештыру. Укучыларның әзерлеген тикшерү.
  • Хәерле көн, укучылар, хөрмәтле кунаклар. Дәресебезне башлыйбыз. Барыбыз да дәрескә әзерме? Дәреслек, дәфтәрләр өстәлдәме? Начнём урок с упражнений аудирования.
  • Әйе, укучылар сез 9 нчы сыйныфны тәмамлыйсз.Сезнең хәрберегезне бер сорау борчыйдыр.Кая барырга,кем булырга,кайда укырга керергә? Бүгенге дәрестә без сезнен белән шул турыда сөйләшербез.

2. Аудирование.

Слайд 1

Прослушайте и укажите сочинительные и подчинительные союзы:

Табиб, шикәр, ләкин, ялкау, әмма, һөнәрләр, әгәр.

Слайд 2

Прослушайте и скажите данные слова во множественном числе.

Табиб, укытучы,тәрҗемәче, икътисадчы, кибетче,тегүче, машина йөртүче.

Слайд3

Прослушайте и переведите слова

Һөнәр(профессия ), сәләт (талант ), шәфкать туташы (медсестра), файда ( польза), тәрбияче (воспитатель), мөмкинлек (возможность)

Слайд4

Прослушайте и составьте развёрнутые предложения.

Укытучы яза. Әти эшли. Тәрбияче карый. Табиб карый.

Слайд 5

Ситуатив күнегүләр эшләү.

спроси у друга где работает его мама

- спроси у друга кем работает его папа

- спроси у друга кем он хочет стать

- скажи, что ты хочешь стать поваром

- скажи, что твоя сестра работает учителем

2.Өй эшләрен тикшерү (үзләренә ошаган бер һөнәр турында сөйләү) Вы должны были подготовить несколько предложений о профессиях, которые вам нравятся.

Бик яхшы балалар,сез әти-әниләрегезнең һөнәр турында бик күп сөйләдегез,сенең әти-әниләрегез бик тырыш,хөрмәткә лаек кешеләр алар,Рәхмәт сезгә!!!

II.Төп өлеш.

1.Яңа сүзләр белән танышу.

Җиткерергә -довести

мөһим- важный

 белгеч- специалист

абруйлы - авторитетный 

нәтиҗә - вывод

үткен –проницательный

җор телле -остроумный

2.Сүзләрне кулланып сүзтезмәләр төзегез.

3. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

яхшы- начар

 акыллы- надан

ягымлы(ласковый)-тупас (грубый)

 игътибарлы -игътибарсыз

көн- төн

 кайнар- салкын

уңай- тискәре

 еш- сирәк

көчле- хәлсез 

зур- кечкенә

салкын- җылы 

намуслы(честный)

– намуссыз (нечестный)

файда- зыян(вред)

 тырыш- ялкау

4.Бу сүзләрнең кайберләрен кулланып нинди һөнәрләрне атап булыр иде?

Яхшы табиб, игътибарлы укытучы, көчле спортчы, намуслы милиционер, тырыш китапханәче, ягымлы шәфкать туташы

5.Укучылар, әйтегез әле тагын нинди һөнәрләр беләсез?

- Сатучы, хисапчы, оператор, сәркәтип, шофер, нефтьче, тегүче, механик, балта остасы, балыкчы, укытучы, инженер, умартачы, бакчачы, шәфкать туташы, юрист, адвокат, табиб, атлар караучы һ.б.

 Менә никадәр һөнәрләр беләбез икән без!

№1 Хәзер әйдәгез төркемнәрдә карточкалар белән эш эшләп алыйк !

(Сез ,,,,, урынына   бары тик һөнәрләр ияләрен генә язарга тиеш буласыз)

Менә никадәр һөнәрләр беләбез икән без!

Ял итеп алабыз!

1.Йортлар төзи,дөньяны бизи!(төзүче)

2.Китаплар бирә,белем үстерә!

3.Бакчада эшли,әмма бакчачы түгел!

4.Җир сөрә,иген үстерә!

5.Көймәдә йөзә,күлне ярата.

6.Сүрәтләр ясый,төсләр ярата!

7.Дусты аның бал котры,урманда җәйге йорты!

Язучыларга слайд!!!!

( Безнең язучыларыбыз да һөнәрләр турында бик күп китаплар язып чыкканнар! Менә аларның кайберләре! Аларның кайберләрен укырга сезгә дз тәкҗдим итәр идем!

№2Текс өстендә эш

СОРАУ;

-Ә син кем булырга,нинди һөнәр сайларга телисең?

БАЛАЛАРДАН  ҖАВАПЛАР  ТЫҢЛАНА!!!!

-Ни өчен?

-Чөнки ул ашата

,баета,

Күп акча эшләргә мөмкинлек бирә

ул- кешенең байлыгы,

ул минем хыялның тормышка ашуы

,ул минем киләчәгем,

Мина бик ошый

№3(ТЕСТ)вакыт калса

III. Алган белемнәрне ныгыту,

-Балалар ,без бүген нәрсә турында сөйләштек?

_нинди яңа һөнәрләр турында ишеттегез?

кабатлау.

IV.Йомгаклау. Балалар сүземне йомгаклап сезгә 1 шигырь укеып китәм

1

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк

Юллар балачакка кире кайтмас

Киләчәккә алар сезне көтәчәк!

2

Алда юллар кайсын сайларга

Төрле уйлар баштан үтәчәк

Дөрес юлны сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк1

_Без бүген дәрестә   һөнәр сайлау турында  сөйләштек.Сезнең арагызда бәлки укытучы, журналист,эретеп ябыштыручы.инженер,умартачы …………

Кебек һөнәр ияләре чыгар.Укучылар, нинди генә һөнәр сайласагыз да иң мөһиме яхшы кешеләр булыгыз.

V. Өй эше бирү.

Укучылар сезгә өй эше(укучыларның теләге буенча) :

  • Мәктәп тормышы турында газета чыгарырга уйладыгыз ди. Кемнән нинди интервью алыр идегез һәм нәрсә турында?

Сез бүген бик яхшы эшләдегез ,Сезнең алдыгызда №5 нче карточка бар,хәзер шунда фамилияләрегезне язып,3 сорауга җавапны биреп билгеләр куеп миңа тапшырыгыз!