Теләк
материал

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шигырь11.11 КБ

Предварительный просмотр:

            Теләк

Яфраклар саргая көзләрдә,

Моңсулык чагыла йөзләрдә.

Табигать-анабыз эндәшә:

“Кабаттан керәбез көзләргә,

Кабаттан керәбез көзләргә”.

Яфраклар уйнаклый җилләрдә,

Көзге моң әйләнә-тирәдә.

Табигать-анабыз кабатлый:

“Моң-сагыш калдырыйк көзләрдә,

Моң-сагыш калдырыйк көзләрдә”.

Пәрәвез сарыла җирләргә -

Әбиләр чуагы көзләрдә.

Табигать-анабыз пышылдый:

“Җылылык кызганмыйк сүзләрдә,

Җылылык кызганмыйк сүзләрдә”.

Яфраклар коела җилләрдә,

Кош-дуслар китә чит җирләргә.

Табигать-анада бер теләк –

Тынычлык булса иде илләрдә,

Тынычлык булса иде җирләрдә!

Наилә Рәхмәтуллина