6 нчы сыйныфта (рус төркеме) ачык дәрес Гөлшат Зәйнашева. “Кем булырга?” шигыре.
план-конспект урока (6 класс)

Романова Галина Николаевна

 6 нчы сыйныфта (рус төркеме) ачык дәрес

Гөлшат Зәйнашева. “Кем булырга?” шигыре. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл romanova_g.n._g.zynasheva_kem_bulyrga.docx29.92 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Татарстан Республикасы Зәй  муниципаль районы

“ 6 нчы номерлы  урта гомумибелем  мәктәбе”

бюджет  гомуми белем учреждениесе

                    Гөлшат Зәйнашева

              “Кем булырга?” шигыре.

                        6 сыйныф, рус төркеме

                                   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Романова Галина Николаевна                          

                                               

 

                                                       

                                                          2018 нче ел.                                     

Предмет: татар әдәбияты

Сыйныф : 6  (рус төркеме)

Тема: Гөлшат Зәйнашева “Кем  булырга?” шигыре.

Максат: 1. Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, «Кем булырга?» шигырен өйрәнү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

2. Һөнәр сайларга әзерләү;

3. Тормышта үз урыныңны, үз һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга өйрәтү.

ТБУУГ: Укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу, төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүматлы булу;

КУУГ: Аралашу күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшли белү;

РУУГ: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

 ШУУГ: Укуга карата кызыксыну формалаштыру;

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү

Ресурслар:

Проектор, экран, Гөлшат Зәйнашеваның “Кем  булырга?” шигыре, Г.Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты турында презентация, видеоролик.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Дәресне оештыру

Исәнләшү. Кәефләрне белешү. Психологик уңай халәт булдыру.

Хәерле иртә балалар !

Исәнмесез, саумысез!

Күтәренке кәеф белән

Дәресебезне башлыйбыз!

Укучылар! Бер-берегезгә хәерле көн теләгез.

    2.Актуальләштерү.

Бүген без эшне төркемнәрдә оештырабыз. Төркемдә эшләү кагыйдәләрен онытмагыз. Сез барлык биремнәрне бергә киңәшләшеп эшлисез. Сез үзегезнең командирны сайлагыз.

Презентациядә төрле һөнәр рәсемнәре бирелгән ( 2 слайд һөнәр рәсемнәре)  Рәсемнәргә карагыз, әле, сез кемнәрне күрәсез? (укытучы, төзүче, чәчтараш, тегүче, сатучы, пешекче,табиб, очучы)  А каким одним словом можно их объединить? (Нинди бер сүз белән аларны берләштерергә була?)  Болар –һөнәрләр.

Нәрсә соң ул һөнәр? 1 бала укый (3 слайд)

3.Уку мәсьәләсен кую.

1.Хәзер ролик карап китегез. «Кем булырга?» ролик карау. (4 слайд ролик карау) Укучылар сез үскәч, кем  булырга телисез? Сезнең уйланганыгыз бармы? Роликта нәрсә турында сүз бара? Һөнәр сайлау турында.

2.Язучылар, шагыйрьләр һөнәрләр турында әсәрләр язалармы?  Әйе, бик дөрес язалар. Бүген без танышачак шагыйрә дә һөнәр сайлау турында язган. Тактага карагыз, бу кем портреты? (5 слайд Гөлшат Зәйнашева портреты)

( 6 слайд Гөлшат Зәйнашева портреты) Димәк, без  бүген дәрестә кем иҗаты белән танышырбыз? Без Гөлшат Зәйнашеваның “Кем булырга?” шигырен өйрәнәбез.

- Эшне без ничек оештырабыз? ( 7 слайдта төрле эш төрләре чыга)

 “Кем булырга?” шигырен сәнгатьле укырбыз, сорауларга җавап бирербез, төрле һөнәр ияләре турында сөйләшербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Әйдәгез, хәзер укучылар  шагыйрәнең кыскача тормыш юлы белән танышыгыз. Сезнең алдыгызда   шагыйрәнең тормыш юлы турында текст ята. Сез укып чыгыгыз һәм  сорауларга җавап бирегез. (8 слайд)

1) Шагыйрә кайчан һәм кайда туа?

2) Ул кайларда укый?

3) Ул кайда эшли?

Укучылар җавапларын әйтәләр. Рәхмәт укучылар, булдырдыгыз.

2. Ә хәзер, төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем сүзләр тәрҗемә итә. 2 төркемгә дә сүзләр әйтелә. Өстәлдә сүзлекләр ята.

1 төркем

кем булырсың? [кэм булырсың] – кем будешь?

баянчы[бåйанчы] – баянист

табиб[тåбиб], табибә[тåбибә]-врач

сатучы[сåтучы]-продавец

2 төркем

дәвалый[дәѡалый], савыктыра[сåԝықтыра]- исцеляет, лечит

иң элек[иң элэк]- сначала, сперва

Ходай[ходай]- Господь, Бог

Әйдәгез, тикшерәбез. Слайд күрсәтелә.

Сүзләрнең татар телендәгесе хор белән кабатлана.

3.Ә хәзер Г.Зәйнашеваның «Кем булырга?» шигыре белән танышыйк. (Балалар алдында шигырь тексты ята) Шигырдә сүз нәрсә турында барачак?  Малайга кемнәр киңәш бирә?

1) Шигырьне укытучы укый балалардан сорауга җавап сорый. (Шигырдә сүз нәрсә турында барачак?  Малайга кемнәр киңәш бирә?)

2) Укучылар үзләре эчтән укый, игътибар белән укыгыз: малайга нинди киңәшләр бирәләр?

3) Шигырьне  чиратлап сәнгатьле итеп укыйлар.

                                                    Беренчел ныгыту

4. Төркемнәрдә эш.

1 өстәл беренче 8 юлда   нинди һөнәрләр ишеттегез?  1 минут эчендә һөнәр исемнәрен  языгыз.  Бу битне өстәл буенча җибәрәсез. Вакыт бетте. Кем башлый? Сез ничә һөнәр яздыгыз (баянчы, артист, шофер).

2 өстәл

1 минут эчендә  шигырьнең калган өлешендә ишеткән   һөнәр исемнәрен һәм алар башкарган эшне языгыз. Бу битне өстәл буенча җибәрәсез. Вакыт бетте. Кем башлый? Сез ничә һөнәр яздыгыз (Табиб ,  сатучы)

5. Мөстәкыйль эш.  Сорауларга җавап бирү. (11 слайд)  

1.  Малайга кем нинди һөнәр алырга куша?  

Әтисе

Әнисе

Апасы

Артистлар

Әбисе

(Һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә)  

6.  Үрнәк буенча парлап сөйләшү. ( 15 слайд)  

1 бала. - Син кем булырга телисең?

-Мин очучы булырга телим.

- Ни өчен?

-Миңа бу һөнәр бик ошый.

2 бала.- Син кем булырга телисең?

-Мин чәчтараш  булырга телим.

- Ни өчен?

-Миңа бу һөнәр бик ошый.

7.Төркемнәрдә эш.

 Проект эше.Табиб, сатучы һөнәр ияләренә кергән сүзләрне аерыгыз һәм сүзләрне битләргә беркетегез. Һәр төркем үзенең проектын яклый.

III. Рефлексив бәяләү.

1. Рефлексив кабатлау.

-  Без бүген дәрестә нәрсәләргә ирештек? Сезнең карточкалар бар, шуларга җавап языгыз. Әйдәгез, укыгыз. Без Гөлшат Зәйнашеваның биографиясе белән таныштык, “Кем булырга?” шигырен сәнгатьле укыдык, төрле һөнәрләр турында сөйләштек. Балалар әбинең әйткән сүзләрен тагын бер тапкыр укыйк. Нинди генә һөнәр алсаң да тырыш, җитди  булырга һәм кешелекле булырга кирәк.

2. Укучылар бүгенге дәрестә актив булдыгыз, барыгызга да бик зур рәхмәт. Мин сезгә барыгызга да бишле куям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.(8нче сыйныфта татар төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрестә Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең "Пар ат" шигыре анализлана....

7 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес. "Әнием бәгърем"

Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфында татар теленнән ачык дәрес. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт. "Әнием бәгърем"...

Презентация 6 сыйныф, татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре

Презентация 6 сыйныф,  татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...