Мин өйдә булышчы.
план-конспект урока (5 класс)

Шайхутдинова Роза Маратовна

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

5нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Б.с.ү. Мин өйдә булышчы.

Максат:

1) Дидактик максат:  Укучыларның бирелгән лексик минимумны кулланып бәйләнешле сөйләм үстерүгә шартлар тудыру;

2) Психологик максат: Укучыларның уйлау(фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау;

3) Тәрбияви максат: Хезмәткә өйрәнү  теләгенә уңай йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек(К.С.Фәтхуллова “Татар теле”. 5 нче сыйныф) ноутбук, презентация, проектор, А4 форматы кәгазьләре, карточкалар, рәсемнәр. Тактада число, сыйныф эше, таблица.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап,  өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                Дәреснең барышы

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

               -Исәнмесез, укучылар,

                Хәерле көннәр сезгә.

                Зиһен һәм тел ачкычы

                Телимен һәммәгезгә

Билге карточкалары : дәрес ахырында үз эшеңне бәяләү: 3- ярдәм кирәк, аңлап бетермәдем; 4- сорауларым калды; 5- аңладым һәм башкаларга да аңлата алам.

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II. Мотивация

Видеоролик . “Федорино горе” мультфильмының беренче өлеше күрсәтелә.

III.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, үткән дәрестә сез яңа сүзләр өйрәнгән идегез, өй эшенә нәрсә әзерләп килдегез? – сүзлек диктантына әзерләнергә иде.(укытучы диктантны аерым кәгазьләрдә яздыра: Идән юарга,

аш пешерергә, кар көрәргә , бүлмәне җыештырырга, су сибәргә , бәрәңге әрчергә, кер үтүкләргә

 

  • бирелгән ачкыч буенча укучылар булган хаталарын үзләре төзәтәләр, билгеләр куялар. (слайд №2)  
  • Бу сүзтезмәләрне без кайда кулланырбыз, алардан ничек файдаланырбыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Дәфтәрләрне ачалар, число языла, темага чыгалар: Мин өйдә булышчы.(слайд №3)  
  • Максат: Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп кулланырга өйрәнербез. Димәк, нрсәләр эшләрбез? (слайд №4)  
  • Җөмләләр төзербез
  • Бер- беребезгә сораулар бирербез
  • Срауларга җавап бирербез
  • Диалог төзербез
  • Укучылар,  сүзләр белән эшне дәвам итәбез.(слайд №5)  
  • укучылар эшкә максатны куялар, эшне карточкаларда башкаралар, тактадагы таблицага эләләр,

Нишли?

Нишлим?

Нишлисең?

 

 

  • ачкыч буенча эшләрен тикшерәләр.(слайд №6) , билгеләр куялар, зат кушымчаларын аңлатып  нәтиҗә ясыйлар.
  • Без ни өчен әти- әниләргә булышырга тиеш?- чөнки аларның эшләре күп, алар эштән арып кайталар. – бу бер сәбәп.
  • Хәзер менә бу рәсемнәргә карагыз. Аларның нинди уртак яклары бар?

Бирем. Ике рәсем куела: 1)бала ашарга әзерли, 2)песи баласы йомгаклар белән уйный .(слайд №7)

Нәтиҗә: Бала кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә – тормышта югалып калмаячак. Песи баласы тычкан тотарга өйрәнә – тамагы тук булачак.

  • Бусы икенче сәбәп.
  • Нәтиҗә ясала. Димәк, беренчедән без әти- әниләргә булышабыз, файда китерәбез, икенчедән, эшкә өйрәнәбез. Халык мәкале: эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә (слайд №8). Чему Ваня не научился, того Иван не выучит (хотя и делаешь ддя других, зато учишься для себя. Каждый должен уметь выполнять повседневные домашние дела.

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

  • Без нәрсәләр эшли беләбез икән, әйдәгез шул турыда сөйләшәбез. Дәреслек буенча эш

1. Дәреслектәге 58 бит 5нче күнегүнең беренче өлеше телдән башкарыла, сорауларга җавап бирәләр. (экранга җавапның икенче төрлесе дә төшерелә .(слайд №9)

  • Син әниеңә / әтиеңә булышасыңмы?
  • Әйе, булышам.
  • Син нәрсәләр эшлисең? (Син нәрсә эшләргә булышасың?)
  • ..........

(дәфтәрләренә язып куялар)

2. Парларда эш: бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр.(дәфтәргә беркетелә)

3. Ике әйләнәгә 1-в эчтә сәгать уңаена,2-в тышта сәгать уңаена каршы басып музыка туктаган уңайга  бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр, җавап биргәндә ни эшләгәннәрен пантомимо ярдәмендә күрсәтәләр( физ минутка).

4. Берничә баладан сорау: Таня әнисенә ничек булыша? (укучылар иптәшләренең әти- әниләренә ничек булышулары турында ишеткәннәрен әйтә алырга тиешләр)

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

Үзлектән эш

5. Ситуацияләр. Дәфтәрдә ситуатив күнегүләр башкаралар.

 Как скажете о том, что вы помогаете маме:

  • чистить картофель
  • варить суп
  • мыть полы
  • убирать комнату

- мыть посуду

 (инфинитив формасының кушымчалары искә төшерелә. Эш ачкыч буенча тикшерелә (слайд №10)

6. Яңадан видеоролик күрсәтелә: Болай яшәргә ярыймы? Бу ситуациядән ничек чыгып була. Федорага ничек булыша алабыз. Кем нәрсә эшли? – укучылар  җөмләләр төзиләр: мин идән себерәм, мин идән юам, мин савыт- сабаларны юам, һ.б. Видеороликның ахыры күрсәтелә: менә укучылар без Федорага ярдәм иттек. Хәзер аның өе дә, савыт- сабалары да чиста һәм ул безгә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр җибәргән.(укучыларга конфетлар өләшергә мөмкин)

V. Өй эше

5. Өй эше бирелә: (слайд №11)

1) “Мин өйдә булышчы” темасына бирелгән сүзләрне кертеп  хикәя язарга (7-8 җөмлә)

2) Бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә (7-8 җөмлә) (алдан әзерләнгән рәсемнәр бирелә)

VI.Рефлексия.

  • Парларда укучылар дәрестә нәрсә аңлаганлыкларын, нәрсә өйрәнгәннәренәрен бер-берсенә әйтәләр. Соңрак укытучының сорауларына җавап бирәләр.
  • Бирелергә мөмкин булган сораулар: Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? Нәрсә аңладыгыз? (Җаваплар тыңлана, үзбәя 4-5 укучы билгеләр куела).
  • Диктант яздык
  • Сораулар бирдек һәм сорауларга җавап бирдек
  • Диалог төзедек
  • Рәсем буенча эшләдек

Булышу турында йомгак ясау.

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин өйдә булышчы"

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту. Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Укучыларда кешелеклелек, шәф...

План- конспект тема: "Мин өйдә булышчы"

Тема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6А. Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйлә...

Презентация "Мин- өйдә булышчы"(6класс)

Рус төркемнәрендә "Мин- өйдә булышчы" бүлеген кабатлау өчен материал....

Ачык дәрес "Мин- өйдә булышчы" (Кабатлау дәресе)

Тема буенча үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе.

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча  5 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресенә презентация....

Мин - өйдә булышчы.

5нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....