Татар халык уеннары "Аулак өй"
материал (5 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

 

 

С

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

Укытучы:  Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

 Кичәне җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

 Сәхнәдә өй күренеше. Кызлар аулак өйгә җыелалар.

Марта: Кызлар, бүген бездә аулак өй! Әти-әни кунакка киттеләр.

Анжелика: Аулак өй?А что означает “Аулак өй”?

Лиза: Я знаю! Это когда родителей дома нет и мы одни дома. Можно веселиться. Одним словом, что хотим, то и делаем.

Анжелика: Понятно. А как тут веселиться, компьютера нет, телефон не ловит...

Лиза: А что кроме компьютера, телефона, интернета, нет ничего интересного?

Марта: Әйдәгез, уеннар уйныйбыз!Мин өйрәтәм!

Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

 Зал уртасына гармун уйнап бер егет керә һәм урындыкка утырып уйнавын дәвам итә, икенче бер егет кереп сызгырып җибәрә һәм үзе белән чакыра, егетләр  керә.

 Кызлар (бергә)

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда кигәнне ,

Әллә каян белгәннәр.

 Егетләр (Бергә)

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 Камилла:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 Павел:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

 Балалар татар халык бию такмагын җырлыйлар «Әпипә».

Егетләр җырлый: Бас кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 Кызлар җырлый:  Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Егетләр җырлый:   

 Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм ичмасам.

 Егетләр:

Бөреле малайларының

Билендә сары каеш.

Кызлар:

Бөреледә  без генә дип

Йөриләр, понимаешь.

 Егетләр көләләр.

Азат : Глеб, нигә көләсең?

Глеб :Көләм!

Азат: Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

Глеб: Көләм.

Азат: Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.

Глеб:Көләм.

Азат: Авызың зураер.

Глеб :Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

Азат: Глеб, көлмә.

Глеб: Елыйммыни?

Азат: Елама, җырла!

Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

Глеб: Нинди уен уйныйбыз?

 Азат:“Тәңкә салыш ”уенын уйныйбыз.Тәңкәне кем сала?

Вика: Мин салам.

Тәңкәне салалар.

Вика :Тәңкә кемдә йөгереп чык!

(Азат сикереп чыга,аны тотып калалар,җәза бирәләр).

Лиза: -Кем калды?

-Азат.(Бергә)

Лиза :Азатны нишләтәбез?

-Шигырь сөйләтәбез.(Бергә)

Азат Марта белән шигырь сөйли.Г.Тукай “Бала белән күбәләк” 

Марта:Уеннын дәвам итәбез.

 -Дуслар, әйдәгез капкалы уенын уйныйбыз.

(Ике кеше капка ясап баса.Көйгә биеп әйләнәләр.Капка көй туктагач,төшә.Капка астында калган бала җәза үти.)

Лиза:Кем калды?

Бергә: Ләйлә

Лиза:Ләйләне нишләтәбез?

Бергә: Шигырь сөйләтәбез.

Ләйлә төрек телендә “Тынычлык “шигырен  сөйли.

“Аулак өй” кичәсе шуның белән тәмамлана.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...