Технологик карта (әдәби уку, 3нче сыйныф)
план-конспект урока

Сальманова Гузелия Рафиковна

Технологик  карта (әдәби уку, 3нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teh_karta.docx23.29 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик  карта (әдәби уку, 3нче сыйныф)

Дәрес

Темасы

Кулланыла торган  

Әсәр

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше

А. Алишның “Утлы йомырка” хикәясе

Максат һәм

Бурычлар

А. Алишның “Утлы йомырка” хикәясе белән таныштыру; сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше аша хикәянең эчтәлеген табарга өйрәтүне дәвам итү.

А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; “Утлы йомырка” хикәясен укып, фикер алышу;

Әдәби хәзинәләргә хөрмәт, алар белән кызыксыну тәрбияләү;

 тәрбияле бала булырга омтылыш тудыру өстендә эшләүне дәвам итү.

Дәрес

Тибы

Яңа белемнәр ачу.

Җиһазлау,

ЦОР

Электрон дәреслек, иллюстрация.

Дәрес

Этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту

гамәлләре

Мотивация (1—2 мин)

Уңай эмоциональ халәт тудыру. Исәнләшү.

Укытучыны, бер-берләрен сәламләү.

Әдәп-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Актуализа- ция (5—6 мин)

Өй эшен тикшерү, бәяләү.

Интернеттан  А. Алиш иҗаты турында тупланган материаллар белән танышу

Үзбәя.

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны уку, өстәмә материалларны табу һәм тиешле урында куллана белү.

 Фронтофик язучылар турында кереш сүз

Сүзлек өстендә эш.

5 нче сыйныфта фронтовик әдипләр турында, аларның әсәрләрен искә төшерү.

Үз фикерләрен телдән җиткерә белү.

Язучы портреты буенча сөйләү

Портретны карау, автор турында сөйләшү.

Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормыш юлы, иҗаты турында өйрәнү.

Яңа ма-

териалны

аңлату

(9—11

мин)

А. Алиш турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне үрнәк уку

Хикәяне анализлау өчен, ысул сайларга тәкъдим итү (Нинди тәртиптә эшләрбез?)

Хикәяне вакыйгаларга бүлергә тәкъдим итү

Охшаш вакыйгаларны берләштерү

  Биографик материал белән танышу.

  “Утлы йомырка” хикәясен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

Эш ысулын билгеләү (әсәрне вакыйгаларга бүләбез, охшаш вкыйгаларны берләштереп, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табабыз)

   

Хикәяне вакыйгаларга бүлү

1нче вакыйга йомырканың югалуы турында, аңа “Урлашу”дип исем бирәбез.

2нче вакыйга малайның гаебен тануы, борчылуы  турында. Аны “Тәүбә итү” дип атарга була.

3нче вакыйга малайның янгын чыгудан куркуы, гаиләсе каршында бик нык оялуы турында. Бу өлешне “Җәза” дип атарга мөмкин.

2нче өлештә малайның борчылуы, әбисе алдында гаебен тануы –үзенә күрә җәза. Димәк, әбисе дә, гаиләсе дә аңа җәза биргән. Шушы ике өлешне кушабыз. Хәзер сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше күренеп тора: урлашу-сәбәп, җәза-нәтиҗә.

Үзбәя.

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны уку, өстәмә материалларны табу һәм тиешле урында куллана белү.

Укылган әсәрне вакыйгаларга бүлә, аларга  исем бирә белү.

Охшаш вакыйгаларны берләштерә белү.

Материалны беренчел ныгыту (6—7 мин)

Сәбәпне хикәядән таптыру

Җәзаны эзләргә тәкъдим итү

Текст белән эшләү.

Көтелгән җавап: малай йомырканы әбисеннән сорап алырга тиеш иде.Сорамыйча алу урлау була. Димәк, малай гаепле.

1)Малай оялуыннан көне буе өенә кайтмыйча йөри.

2)Гаебен танырга мәҗбүр була.

3)Көне буе ут чыгудан куркып йөри, гомер буена җитәрлек сабак ала.

Үзбәя.

Укылган, тыңланган  буенча сораулар бирә  белү.

Үз фикерләрен җиткерә белү

Мостә- кыйлъ эш (7—8 мин)

Сораулар бирү

  1. Геройның холкын ачып бирү.(Малай ялгыш эш эшләгән: йомырканы сорамыйча алган. Ул гаебен таныган, оялган, янгын чыгудан курыккан, борчылган. Димәк, ул аңламый торган малай түгел, ялгышкан гына.)

2.Әбинең оныгына биргән киңәшен табып уку.(“Зурлардан сорамыйча, әйбергә тияргә ярамый”)

Үзбәя.

Сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү.

Кабатлау

һәм

ныгыту күнегүләре (6—8 мин)

Эш тәртибен аңлату

1)39биттәге рәсем бунча эш;

2)Хикәя ни өчен “Утлы йомырка” дип атала? соравына җавап бирү.(Әби югалган йомырка утлы иде, ди. Әби бик хәйләкәр. Ул малайны куркытыр өчен шулай ди. Йомырканы ник алдың, дип ачуланган булса, бәлки, малай ул кадәр үк борчылмас иде. Утлы йомырканың янгын чыгаруыннан ул көне буе куркып йөри. Шуның белән мондый эшләрдән тәүбә итә, гомеренә җитәрлек, онытылмаслык сабак ала.)

Үзбәя.

Үз фикерләрен җиткерә белү

Рефлексия, өй эше (2—3 мин)

Дәрескә йомгак.

Нәтиҗә ясау.

   

Без нинди әсәр белән таныштык? Ничек эшләдек? Нәрсәләр белдек?

Гомуми бәя кую

Өйэше бирү: хикәянең сюжетын кыскача (төп фикерне саклап) сөйләргә

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Яңа материалны аңлату (9—11 мин)

Йосыф Баласагунлы турында мәгълүмат бирү. Конспект язу буенча киңәшләр әйтү. Шигырьләрне актёр укуында тыңлату.

  Биографик материал белән танышу.

  «Котадгу белек» әсәренең язылуы, төзелеше турында бирелгән материалны уку.

  Текстны конспектлау.

  «Тел турында», «Белем турында» дигән өзекләрне укып, эчтәлеге буенча фикер алышу.

   Йосыф Баласагунлы язган бу юлларның кайсы мәкаль яки башка язучы фикере белән туры килүен ачыклау.

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны уку, өстәмә материалларны табу һәм тиешле урында куллана белү.

Материалны беренчел ныгыту (6—7 мин)

Өстәмә мәкальләр белән таныштыру (экран).

Тел турында мәкальләрне искә төшерү. 2. Белем турында мәкальләр уку.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Мөстәкыйль эш (7—8 мин)

Мөстәкыйль эшләүләрен күзәтү, индивидуаль ярдәм итү.

  «Тел — белем ачкычы» дигән темага хикәя төзеп язу.

  «Белемле кешене үткән, хәзерге, киләчәк заманда ничек күз алдына китерәсез?» соравы буенча фикер алышу.

Иҗади эш башкара белү.

Укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре (6—8 мин)

Укучылар кыенсынган очракта, «Әбүгалисина» әсәрен исләренә төшерү.

  «Телләр белгән — илләр гизгән» мәкален

үзең, гаиләң, танышларың мисалында аңлату.

  Белем алу турында укыган әсәрләрен искә төшерү.

Акыл

эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү.

Рефлексия, өй эше (2—3 мин)

Дәрескә йомгак.

  10 нчы биттәге сорауларга җавап (2 нче кисәк).

  Шигырьләрне сәнгатьле укырга.

  Поэмадан өзекләрдә күтәрелгән проблеманың актуальлеге турында сөйләргә.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек....

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест....

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме.

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме....

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

3нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес-проект "Базарда".

Для 3 го класса урок-проект по татарскому языку....

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...