Мастер-класс "Бүләкләр"
материал (8 класс)
Предварительный просмотр:
Хәерле көн, хөрмәтле укучылар!
Бөтен җирдәге кебек Лаешта да кешеләр яңа гаилә коралар, балалар туа, төрле бәйрәмнәрне бәйрәм итәләр. Шулай итеп, Лаешлылар бәйрәмнәрне ничек, нәрсә белән күз алдына китерәләр?
- Елка белән
- Ял көне белән
- Бүләкләр белән
Әйе, бүләкләрдән башка нинди бәйрәм булсын ди? Бүләк – подарок.
Мөгаен, сез “әниләр көненә” бик күп бүләкләр кабул иткәнсез һәм бүләк иткәнсез.
- Дарить подарки – бүләк бирергә
- Получать подарки – бүләк алырга
Сезгә нәрсә күбрәк ошый, бүләк алырга яки бүләк бирергәме?
Җавап....
Бүләкләр турында сөйләшкәнбез икән, мондый сорау туа:
Бүләкләрне ничек дөрес һәм әдәпле итеп кабул итәргә һәм бирергә?
Яңа һәм өйрәнелгән лексика
Кешеләр нәрсәләр бүләк итәләр соң? (китап, конфет, уенчык...)
Тактага карагыз әле. Иң киң бүләк ителә торган бүләкләр: (китап, уенчык, конфет, косметика)
Бүләкләрне бүләк итү һәм алу өчен аларның ничек аталуларын белергә кирәк. Төркемнәрдә эш. Сезнең өстәлләрегездә предмет исемнәре һәм предметлар ята. Исемнәр икегә бүленгән. Сез бүләкләрнең исемнәрен дөрес итеп тоташтырырга һәм предметларга беркетеп куярга тиешсез.
Залга. Болай эшләгәндә төрле яңа сүзләр тизрәк истә кала, әгәр дә алар янында предмет үзе торса. Күрү сәләте яхшырак. Һәм яңа лексика керткәндә группаларда эшләү кулайрак.
1 кеше яклый.
Фразалар төзү
Бүләкләр бүләк итү өчен бик күп сәбәпләр бар. Ниндиләр? (Ураза бәйрәме, әниләр көне, укытучылар көне, яңа ел, туган көн, бәби чәе) 7 слайд. Бик дөрес. Әйдәгез, экранга карыйк әле.
Хәзер сез кайсы бүләк нинди бәйрәмгә кулайрак булуын әйтерсез.
Бәйрәмгә бүләкнең исемен сайлап, карточкаларга языгыз һәм 3 җөмлә төзегез. (1 минут)
- Чәчәкләр туган көнгә яхшы бүләк. (9 слайд)
Һәр төркемнән 1 кеше җөмләләрне укый.
Залга. Бу этапта сүзләрне җөмләдә дөрес куллану ныгытыла. Материал җиңелдән авырга бара.
Интервью
Татарстанда бүләк бирү традициясе әзрәк аерыла. Башка илләрдә кыйммәтле бүләкләр бирү каралган. Ул кешеләрне бик күп акча тотарга мәҗбүр итә. Татарстанда бүләкләр кыйммәт булырга тиеш түгел. Башка илләрдән алып кайтылган, кулдан эшләнгән бүләкләр бирәләр.
Бүләк сайлау нәрсәдән тора? ( .....)
Бүләк сайлаганда сезнең өчен нәрсә мөһим?
- Нинди бәйрәмгә?
- Мөмкинлегең нинди?
- Кемгә бирергә?
Мин сезгә икенче торкемнән интервью алырга тәкъдим итәм. Моның өчен 2 түгәрәк ясагыз. Эчке түгәрәк урыннарында тора, ә кышкы түгәрәк сәгать теле уңаена күчеп йөри. Бер кеше сорау бирә, икенче кеше җавап бирә.
- Минем өчен бүләк сайлау нәрсәгә бәйле? (2 мин)
Залга. Болай эшләүнең максаты: инфрмацияне кабул итү һәм информация алышу.
Үзеңнең партнерыңны алыштырып торырга ярдәм итә.
Хәзер без сезнең белән кулдан кечкенә генә бүләк ясап карарбыз. Моның өчен сезнең алдыгызда барлык кирәк–яраклар да бар.