Дәрес эшкәртмәсе
учебно-методический материал (5 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән  дәрес эшкэртмәсе.Тема :Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         

Тема: Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы.

Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм бурычларны билгели белү;укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү:

-сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова )

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

          Дәрес барышы

I Оештыру өлеше.Уңай психологик хәләт тудыру.

  1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

- Исәнмесез,  балалар!Хәерле көн!

-Исәнмесез, хәерле көн!

-Хәерле көн миңа,

-Хәерле көн сиңа,

-Хәерле көн аңа,

-Хәерле көн безгә!

-Укучылар кәефләрегез ничек?Мин сезгә херле көн телим.

2.Дежур укучы белән әңгәмә

-Бүген нинди число?

-Атнаның нинди көне?

-Дәрестә кемнәр юк? Ни өчен?

-Һава торышы нинди?(Болытлы,җил исә,явымсыз һ.б.)

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Прослушайте и укажите слова с мягкими звуками.

Иртән,озак,юына,өстәл,каймак,тәмле,әзерли,чәй,һәрвакыт,тәлинкә,кашык.

2.Рәсемнәр буенча тема караган лексиканы кабатлау. Слайд №1

Скажи что ты:

- Моешь пол, вытираешь пыль, гладишь бельё, выкинул мусор, не подмел пол, готовишь кушать, не заправил постель, пылесосишь.

Нәтиҗә ясау.Үзбәя

III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую

М.Җәлил  “Сәгать.”   шигырен   уку          

Сәгать суга: “Даң, даң!..”

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә – эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шулай йокыга карап.

Сәгать йөри: “Келт-келт!..

Тиз бакчага кит, кит!..”

Марат аңа дәшә:

  • Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: “Диң, диң!..

Мин бит туктый белмим.

Мондый ары, зиң, зиң!

Миңа карап йөр син!..”

-Шигырь кем турында?

-Марат кая соңга калган?

-Марат нинди  малай?

-Марат мәктәпкә сәгать  ничәдә барырга тиеш?( Должен идти)

-Марат кебек соңга калмас өчен нишләргә кирәк?

-Иртәнге режимны белергә.

-Димәк,без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Иртәнге режим турында сөйләшербез.

-Дәрескә нинди бурыч куябыз.

-Иртәнге режим турында сөйли белү.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.

-Сезнең иртәнге режимыгыз нинди?

Өй эшен тикшерү.Диалогны сөйләү”Минем иртәнге режимым”

 -Аня,син сәгать ничәдә   торасың?

-Мин сәгать җидедә торам.Урын жыям,юынам.

-Син зарядка ясыйсыңмы?

-Әйе,мин зарядка ясыйм.

-Иртәнге ашны сәгать ничәдә ашыйсың?

-Иртәнге ашны сәгать сигезенче  яртыда ашыйм.Сәгать сигез туларга 15 минутта мәктәпкә китәм

Нәтиҗә ясау.Үзбәя

1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

Тактага  язылган сүзләрне  иртәнге режим тәртибендә урнаштырыгыз.Дәфтәрдә языгыз Индвидуаль эшлисез!

Зарядка ясыйм, иртәнге  ашны ашыйм, юынам,әнигә булышам, мәктәпкә барам,  кашыклар куям,йокыдан торам, урын җыям.

Иңгә иң утыручы иптәшегез белән алышынып тикшерегез.(Тактада дөрес җавапларны бирү.)

Нәтиҗә ясау.Үзбәя

V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1.”Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы” текстын уку.

 -Бер-берсенә “Рәсим белән Илнур” текстын тәрҗемә итәләр.

- Текстны сөйләү.

2.Физкультминут.  “Татарча бию”

Рәсим белән Илнур хикәясе буенча фикер алышу.

3.Тактада эш.Тактага Рәсим һәм Илнур эшләгән эшләрне сайлап алып , карточкаларны тактага элеп кую.

      Йокыдан торды,һәрвакыт иртә тора,озак юынды,урын-җирне җыймады, коймак белән чәй эчте,әнисенә рәхмәт әйтте,юына ,киенә,урын-җирне җыя,   әнисенә булыша,ипи кисә,тәлинкәләр,кашыклар куя,әнисе  белән чәй эчә,мәктәпкә китә.                                                                            

Илнур нишли?                                        Рәсим нишли?

 (1,2 өстәлдән укучылар )                     (3,4 өстәлдән укучылар)

  Җөмләләрне   дәфтәрләрдә язу.

-Кайсы малайның иртәнге режимы дөрес?   Ни өчен?  

4.Илнурга комплимент әйтү.Рәсимгә киңәш бирү.Төркемнәрдә эш.Җавапларны уку.

Как скажете комплемент Ильнуру.Скажите совет Расиму

Илнурны мактыйлар.                             Рәсимгә киңәш бирәләр.

 3.Хикәяне үз исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне үз исемеңнән кычкырып уку.

Нәтиҗә ясау.Үзбәя

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1.Иртәнге режимың турында язарга

2.3нче күнегү буенча сораулар язарга

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

-Режим ни өчен кирәк?

VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

 

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр) Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)