Фәнни- эзләнү эше.
творческая работа учащихся (10 класс)

Равилова Гузял Вазировна

Туган төбәктз кулланыла торган татар мәкальләрен рус,   алман телләрендәге мәкальләр белән чагыштырып анализлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni-ezlnu_eshe.docx47.2 КБ

Предварительный просмотр:

IV Всероссийская научно-практическая конференция студентов и учащихся "ТАТАРСКАЯ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ: ПРОБЛЕМЫ И ПЕРСПЕКТИВЫ"

                           

Фәнни –эзләнү эше

“Туган төбәктә кулланыла торган татар мәкальләрен  рус , алман телләрендәге мәкальләр  белән чагыштырып анализлау”

 

Содержание:

1. Введение................................................................................................1-2 стр.

-проблема;

-цель и задачи исследования.

2.Основная часть.......................................................................................2-10 стр.

-теоретическое изучение проблемы;

-практическая работа над темой.

3.Заключение.................................................................................................11 стр.

4.Использованная литература......................................................................12 стр.

План исследовательской работы.

                    I. Кереш.

                   1.Мәкальләр –телнең  бик хикмәтле һәм серле  хәзинәсе.

                    II.Төп өлеш.

                     1.Теоретик бүлек.

2. Практик бүлек.

2.1. Татар , рус , немец телләрендәге мәкальләрне чагыштырып анализлау .

         2.2 . Мәкальләрнең төзелешенә

         2.2 Мәкальләрнең яңгырашына

 

          2.3"Мәкаль - ... һәрвакыт кыска, әмма анда бер китапка сыярлык акыл һәм хис була"  

2.4

3. Выводы по итогам работы.

     

I. Кереш.

    Тел - милләтнең көзгесе. Җәмгыятьтә урын тоткан һәр тел –үзенчә бөек. Безнең туган телебез дә бик бай һәм матур. Ул - буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас . Телсез яши алмыйбыз, ул безгә һава , су, кояш кебек кирәк, әмма   аның кыйммәте һәм кадере   югала бара. Сөйләмебез елдан -ел ярлылана ,саега , без аның көчен , матурлыгын оныта барабыз. Тел нормаларын әдәби әсәрләрнең сөйләм телендә генә түгел , ә көндәлек сөйләмебездә дә куллана белергә кирәк .Татар халкының борын-борыннан формалашып килгән рухи культурасы, фольклорга  бай хәзинәсе бар. Әгәр дә халык авыз иҗатына игътибар итсәк , анда телебез өчен бик кызыклы булган якларны  күрербез  . Нәкъ менә фольклор әсәрләрендә телебез бөтен көче һәм матурлыгы , байлыгы белән ачыла да инде .Аларны өйрәнү һәм урынлы куллана белү сөйләмебезне баета, үткенрәк , үтемлерәк итә .

  Халкыбызның тел хәзинәсе турында күп сөйләргә булыр иде ,ә мин бүген аның бер хикмәте булган  мәкальләргә тукталырга булдым . Чынлап та , алар бик хикмәтле һәм серле . Берничә сүздән генә торган бер җөмлә нинди тирән мәгънәгә ия . Алар кыска , әмма  мәгънәле .

      Мәкальләр дөнья халыкларының барысында да бар һәм ,күпчелек очракта,бер милләтнең мәкальләре икенчесенекенә  бик нык охшаган. .Бездә, Казан арты халкы сөйләмендә, мәкальләр еш кулланыла.Туган төбәгебез мәкальләрен туплый һәм өйрәнә торгач, мин аларны рус теленеке белән чагыштырып карый башладым, авылдашларымның сөйләм теленә игътибар иттем . Алар үзләренең сөйләмнәрендә  теге яки бу әйберне дәлилләгәндә , нәтиҗә ясаганда мәкальләрне бик актив кулланалар . Шуның белән аларның сөйләмнәре җанлы һәм образлы . Туган телебезнең мәкальләрен туплый һәм өйрәнә торгач, мин аларны рус теленеке белән чагыштырып карый башладым. Шуңа игътибар иттем:алар ике телдә дә шуның кадәр матур , мәгънәле. Алардагы зирәклек , мәгънә тирәнлеге , шигъри фикерләү үзлеге мине үзенә җәлеп итте. “Ә бу башка телләрдә ничек икән ?”-дигән сорау туды миндә. Мәсәлән, мин үзем 5 нче сыйныфтан бирле немец телен өйрәнәм. Әлеге эзләнү эшемдә мин менә шул өч телдәге мәкальләрне чагыштырып карарга булдым һәм шуны үземә максат итеп алдым . Төрле халыкларның мәкальләрен чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә: алар арасында бик күп уртак яклар  бар , бу аларны якынайта , бер-берсе белән яхшырак аңлашуга китерә . Мәкальләрдә халыкның гасырлар буе тупланып килгән бай тарихи тәҗрибәсе, тормыш-көнкүреше , мәдәнияте чагыла .

   Мәкальләрне белү генә түгел , аларны  урынлы куллану сөйләмебезне сәнгатьле , үзенчәлекле итә .  Аларны  бер телдән икенчесенә тәрҗемә ясаган вакытта сүзгә-сүз тәрҗемә ясап булмый, иң беренче аның мәгънәсен , андагы сүз сөрешен саклау мөһим. Шулардан чыгып , эзләнү эшемне башкарганда түбәндәге бурычларны куйдым :

   1)татар ,рус , алман халыкларының  мәдәнияте , культурасы арасында бәйләнешне табу ;  

 2) мәкальләрне дөрес тәрҗемә итү юлларын өйрәнү;

  Эзләнү эшенең максаты:

 татар ,рус ,немец мәкальләрен чагыштырып анализлау нигезендә аларның үз телләрендә куллану  тирәнлеген ачыклау , бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә тәңгәл мәгънәле парын табу.

Эш барышында түбәндәге фараз(гипотиза) алга сөрелде:һәр телнең мәкалендәге образлы мәгънә үзенчәлекле , шуңа күрә аларны сүзгә-сүз тәрҗемә итү мөмкин түгел.

Эш барышында мин түбәндәге әдәбиятны өйрәндем: М.Я.Цвиллинга «Русско - немецкий словарь пословиц и поговорок», Сафиуллина Ф.С  редакциялегендәге «Татарча-русча тезмә сүзләр сүзлеге” , Л.С.Амушкина, М.Г. .Амушкин “Крылатые слова” , Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре. 3 том”.

 

 II.1Проблеманы теоретик яктан өйрәнү

Мәкальләрне икенче төрле “картлар сүзе” дип тә йөртәләр . Алар , күп яшәгән, акыл туплаган өлкән кеше фикерләре кебек , тормышның хикмәтле якларын аңлатып бирәләр, яшәеш серләрен тирәнрәк төшенергә булышлар.         Күренекле фольклор җыючы Владимир Иванович Даль 19 нчы гасырның икенче яртысында мәкальгә түбәндәге билгеләмәне бирә. «Пословица – коротенькая притча. Это суждение, приговор, поучение». Ә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен  җыеп фәнни өйрәнү өлкәсендә күп эш башкарган язучы Нәкый Исәнбәт мәкальләр турында мондый сүзләрне әйтә : “Мәкаль ул халыкның гасырлар буе килгән рухи, әхлакый гадәтләрен аңларга ярдәм итә.Ул –язылмаган закон. Аларны беркем дә , беркайчан да үзгәртә алмый .”

   Төрле халык мәкальләре нигездә тематик яктан бик охшаш. Мәсәлән: «Үзеңнеке - үзәктә” (тат.), “Своя рубашка ближе к телу” (рус) һәм немец телендә болай яңгырый : “mein Nest ist das best“. Төзелеше ,эчтәлеге һәм тематикасы ягыннан татар , рус, немец мәкальләрендә уртак яклар күп. Тематик яктан карасак , аларда бер үк темалар яңгырый. “Кеше һәм җәмгыять» , “Ата , ана , бала”,“ Табигать”,  “Яхшылык һәм явызлык”.  Татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукай юкка гына  болай дип язмаган:                                        

                  Рус белән гомер кичердек ,сайрашып,

                  Тел , лөгать,гадәт вә әхлакъ алмашып...

2.Тема өстендә практик эш

Рус, татар , немец телләрендә киң кулланылган мәкальләрне чагыштырыйк .  Һәр телдәге мәкальләрдә дә халык акылы ,аның яшәү кагыйдәләре ,яшәү фәлсәфәсе ,тарихи хәтере чагыла . Тормышның нинди генә якларын чагылдырмый алар  , мәгънәсенә төшенгән кешегә дөрес яшәү серләрен чишә. Мәкальләр өчен хас булган гомуми билгеләр.

 -кыскалык;

-төгәллек;

 -сөйләм белән бәйлелек;

-образлы сөйләм теле;

 -киң кулланучанлык.

   Бу телләрдәге мәкальләрнең төзелешенә игътибар итсәк ,күбесенең ике өлештән торуын күрәбез . Барысы да булмаса да күп мәкальләр ике өлештән тора , өч, дүрт өлешлеләре дә очрый .

   “За двумя зайцами погонишься, ни одного не поймаешь ”, “Ике куян койрыгын  берьюлы тотам димә”, “Man soll nicht zwei Hasen auf einmal jaqen”, кебекләре ике өлештән торса ,  ”Яйца курицу не учат”, “ Йомырка тавыкны өйрәтми”,” Eier lehren die Henne nicht” – бер өлешлеләр. Яки татарча ” Йөзне дә ак иткән – уку, сүзне дә ак иткән- уку”, русчада “Век живи-век учись”, ә немец телендә болай яңгырый: “Lebe ein Menschenalter, lerne ein Menschenalter ”.

  Икедән күбрәк өлешле  мәкальләрне күзәтик. Мәсәлән, крестьяннар үзләре турында болай дигәннәр:“Тело - государево, душа- божья, спина –барская».Татарчада ул болай:”Ата-йортның матчасы, ана- йортның өрлеге, бала-стеналары”. Ә рус телендәге өч өлешле  “Кто любит попа, кто попадью,  кто попову дочку”  мәкале  немец теленә : “Über den Geschmack läßt sich nicht streiten” дип тәрҗемә ителә һәм   икенчерәк төсмер ала: ”О вкусах не спорят”.

   Русның  “Солнышко садится-батрак веселится, солнышко восходит-батрак с ума сходит” татарчасы,”Гаепсез аш эзләмә- ач калырсың, гаепсез дус эзләмә-так калырсың” кебек яңгыраса , немецчада бу мәгънәгә туры килүче мәкальне мин әле тапмадым .

 Мәкальләрнең яңгырашына игътибар итсәк аларның күбесенә ритмлылык хас. Әлбәттә , аларның ритмга корылмаганнары да еш очрый . Аларга мисаллар китерик . Мәсәлән , “Хрен редьки не слаще”, “Meerrttich ist nicht süßer als Rettich” яки “Худую траву из поля вон”, ”Unkraut muss weg vom Feld”. Ә татар телендә :”Китап-кешенең дусты”, Тел-күңелнең көзгесе”.  Мәкальләрнең  кайсы телдәгесен генә алып карасак та  аларга хикәяләү  интонациясе түгел , ә тойгылы интонация хас. («Шире грязь, навоз едет!», «Ал атыңны, сыер килә!») «Коры кашык авызны ерта», «Сухая ложка рот дерёт» или на немецком «Ein trokener Loffel kratzt den Mund». Мәкальләр үтемлерәк булсын өчен андагы сөйләм  берлек сандагы икенче затка төбәлә, әйтерсең сөйләүче яки мәкальне әйтүче үзенә киңәш сорап килүчегә акыл өйрәтә . “Җиде  кат үлчә, бер кат кис”, “Семь раз отмерь, один раз отрежь”,ә немец телендә җиде саны урынына ике саны еш кулланыла: “Besser zweimal messen als einmal vergessen ”.

    Мәкальләрнең эчтәлегенә һәм мәгънәсенә игътибар итик . Мәкальне –борынгылар сүзе ,аталар сүзе дип йөртәләр . Хуҗа Бәдигый үзенең бер җыентыгының тышында “Мәкальләр”дигәч,шуның астына ук “Борынгылар әйткән сүз”дип куйган . Халыкның үзендә дә : “Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса,тышында да түгел”,-дигән мәкаль йөри. Ягъни, мәкальне китапка язылмаган дип җиңелгә санама, читләтеп үтмә , барыбер ул китап сүзе , ул барыбер кеше күңеленә языла , күңел байлыгына әйләнә . Рус язучысы Максим Горький : "Мәкаль - ... һәрвакыт кыска, әмма анда бер китапка сыярлык акыл һәм хис була" дип язган.  Аларда тормышның төрле яклары , андагы төрле ситуацияләр бәяләнә. Әмма иң беренче чиратта аларда халыкның , җәмгыятьнең тарихы ачык чагыла . Алар кешедә туган якка тирән мәхәббәт , хезмәт сөючәнлек , әдәплелек ,тәртиплелек,сабырлык  тәрбияли . Мәкальләрдә наданлык , ялкаулык , мактанчыклык , эчкечелек тирән тәнкыйтьләнә Wer nicht arbeitet, soll auch nicht essen  - Кто не работает, тот не ест(Кем эшләми -шул ашамый). Geiz ist die Wurzel allen Übels –Жадность – всякому горю начало , Саранның күңеле тар , ә акыллылык , хезмәт сөючәнлек , тыйнаклык ,аеклык мактала .  Безнең авылда  хезмәт сөючәнлек турындагы мәкальләр ешрак кулланыла .(“Дело мастера боится”, “Das Werk fürchet den Meister ” яки ”Бердәмлектә-көч”). Алардагы туры сүзлелек  кешенең күңеленә , шәхесенә дә тияргә мөмкин , әмма , әгәр дә алар чын дөреслекне ача икән , моннан котылу мөмкин түгел. Рус бу очракта болай ди: “на пословиц ни суда, ни расправы нет”, (“Бер шырпыдан ут булмый”, “Один в поле не воин” , «Ein  Mann, kein Mann»).

   Мәкальләрнең өлешләре арасында бәйләнеш төрлечә булырга мөмкин.    Кайсылары капма - каршы мәгънәле, антитеза  рәвешендә : “Кем эшләми , шул ашамый”, “Дают- бери,бьют-беги”яки”Wenn das Ferkel geboten wird, soll der Sack bereit sein” Кайсылары кабатлаулы : Хозяин по двору пойдет- рубль найдет, назад пойдет-два найдет.Татар телендә болай: “Атаң барда дус эзлә, атың барда юл эзлә”.

Мәкальләрдәге өлешләр  бер-берсенә антонимнар да булырга мөмкин: “Ученье свет, а неученье тьма”, “Lernen ist Licht, Ungelerntheit ist Finsternis”,яки “Дуслык ашта беленми, эштә беленә”.

  "Мәкаль - ... һәрвакыт кыска, әмма анда бер китапка сыярлык акыл һәм хис була" дә аңлатма биреп китәргә кирәк. Бу яктан караганда аларда күбрәк  тиңдәш кисәкләр очрый .Мәсәлән, “ Муж да жена- одна сатана“, “Mann und Weib sind derselde Satan” яки «Сөйдергән дә, биздергән дә тел».  Мәкальләрдә торле формадагы чагыштырулар очрый. Алар я теркәгечләр ярдәмендә ,(“Что  у кого болит , тот о том и говорит”, “Rede ist des Gemütes Bote” ,яки “Таянма билеңә, ә таян илеңә”),  яки иялек килеше белән , ( “Көчең белән мактанма, акылың белән мактан”, “Скатертью дорога”  “Der Weg Ihnen wie ein Handtuch”), кайбер очракларда синтаксик паралилизмнар ярдәмендә белдерелә . (“У рака мощь в клеще, а у богача – в мешке”), (” Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баз кебек”). Шулай ук каршы кую интонациясе белән белдерелгән чагыштырулар да очрый . ( “Кеше күңеле – кара урман”, “Лес рубят - щепки летят”, немец теленә теркәгеч белән тәрҗемә ителә“Wenn man Bäume fällt,fliegen Späne umher”).   Чагыштыруларга аңлатма бирү рәвешендә төзелгән мәкальләр дә бар :”Горе, что море: не переплыть, не выпить”, “Ярлының бер яман чир: әдәплене үтермәс, үтерсә дә көлдермәс”. Встречаются в пословицах сравнения: “Күрше тавыгы күркә булып күренә”, “Хороша веревка длинная , речь короткая” , “In der Kürze liegt die Würze”.

  Кайбер мәкальләрнең сөйләм телен метафорлар , сынландырулар баета : “Дөреслек утта да янмый, суда да батмый”, сүзен – сүзгә тәрҗемә ителүче мәкальләр дә бар :”Правда в огне не горит и в воде не тонит” һәм «Die Wahrheit brennt nicht im Feuer und versinkt nicht im Wasser»һ.б.(«Хмель шумит -ум молчит», «Ярлы кеше акчасы, торна булып кычкыра», «Убил двух зайцев», «Бер юлы ике куянны атты», «Подливает масло в огонь», «Утка май сибә»).

  Рус мәкальләрендә , татарныкыннан аермалы буларак , кеше исемнәрен куллану еш очрый.Гадәттә алар рифмалашу өчен ярдәм итсә , образ  , характер тудыру өчен кулланылганнары да бар .  Емеля исеме күп сүз сөйләп йөрүче кеше белән бәйле булса («Емеля- пустомеля»), бик еш кулланыла торган  Макар, Иванушка исемнәре акылсыз , эш рәте белмәүче кешеләр турында сөйли . «Иванушка – дурачок с виду простачок, себе на уме»,«На бедного Макара все шишки валятся»  ,«Auf den armen Makar fallen alle Zapfen».

    Мәкальләрне төп өч төркемгә бүлеп карап була .

Беренче төркемгә туры мәгънәле мәкальләрне кертәбез . Андыйлар аз түгел. Мәсәлән: «Один за всех,  все за одного /  Einer für alle, alle für einen»(Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен ),все хорошо, что хорошо кончается – Ende gut – alles gut-Сделал дело – гуляй смело(Эш беткәч уйнарга ярый) .

Икенче төркемне туры мәгънәне дә , күчерелмә мәгънәне дә белдерүче мәкальләр тәшкил итә . Чынлап та , «Куй желез, пока горячо» | - Man muss das Eisen schmieden, solange es heiß ist  , “Тимерне кызуында сук”  кебек мәкальләрнең туры мәгънәсе дә, күчерелмә мәгънәсе дә кешегә акыл бирә.Тимерне кызу чагында сугып калмасаң, аннан кирәкле әйберне ясап булмас иде , яки һәр эшне вакытында башкарырга кирәк , югыйсә соңга калуың мөмкин ( Wer den Gaul mietet, muss ihn auch fűttern .Кто коня нанимает, должен его кормить ,яки «Durch Schaden wird man klug – На ошибках учатся»(Хата кешене өйрәтә).

 Өченче төркемгә  күчерелмә мәгънәне генә аңлатучы мәкальләр керә. «С волками жить — по-волчьи выть / Mit den Wölfen muss man heulen»Бүре белән яшәсәң,бүре җыры җырларсың , У страха глаза велики – Die Furcht hat Tausend Augen /Курыкканга куш, йодрыгы белән биш  , яки «Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кончил дело – гуляй смело”  һәм  “Hast du die Arbeit beendet, so darfst du unbedenklich feiern”.

    Мәкальләр сөйләм телендә кулланган кебек , матур әдәбиятта да бик актив кулланыла . Аларны күбрәк мәсәлләрдә очратабыз . Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин, үзе дә халык фольклоры белән кызыксына , әсәрләрендә дә актив куллана .  Ул «Капитанская дочка» повестендә «Береги честь смолоду»  мәкален  эпиграф  итеп  алган . Г.Тукай да үз иҗатында мәкальләргә еш мөрәҗәгать итә : “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кем эшләми, шул ашамый”.

  Ә И.А.Крылованың  кайсыбер мәсәлләрендәге юллар үзләре үк халык теленә мәкаль булып кереп киткән .  «У сильного всегда - бессильный виноват» ,яки «А ларчик просто открывался» кебек мәкальләрен кем генә белми икән . Татар халык язучысы , халык авыз иҗаты әсәрләрен җыючы Нәкый Исәнбәтнең дә мәсәлләрендә мәкальләр еш очрый. («Көлке көлә килә, артыңнан куа килә»).

Татар , рус , немец халыкларының сөйләм телләрендә бик борынгы дәверләрдә үк барлыкка килгән мәкальләр бүгенге көндә дә яшиләр , актив кулланалар һәм үзләренең мәгънә кыйммәтләрен югалтмыйлар.

Йомгаклау

   Замана һаман алга бара , катлаулы техник прогресс ,экономик үсеш чорында яшибез, әмма халык иҗатының кыйммәтле ядкәрләре булган   мәкальләр беркайчан дә үзләренең әһәмиятен югалтмый . Аларда халыкның мәдәни мирасы ,рухи байлыгы  саклана .

  Туплап өйрәнгән материаллар шуны күрсәтте: кайсы гына милләтнең мәкальләрен  алып карасаң да аларда халыкның тарихи үсеш юлында алган тормыш тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы милли традицияләре чагыла.

    Татар , рус , немец телендәге 100 дән артык мәкальне чагыштырып  өйрәнгәч ,эшкә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадык:

1) мәкальләр күп мәгънәле һәм бик үтемле . Аларның  искергәннәре ,  кулланылыштан төшеп калганнары юк . Аларны байлар да , ярлылар да , галимнәр дә , белемсез кешеләр дә бердәй кулланалар

2)  немец  телендәге мәкальләр  тәрҗемәгә шактый авыр биреләләр , аларның сүзен –сүзгә тәрҗемә итеп булмый ;

3) татар ,рус ,немец телләренең һәр  кайсында да  мәгънә ягыннан тәңгәл килүче мәкальләрне табарга мөмкин .

Югары да сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтәсе килә : мәкальләрне тәрҗемә иткәндә аларның төп мәгънәсен , образлылыкны  һәм милли колоритны сакланып калуга нык игътибар итәргә кирәк , чөнки һәр милләт, һәр халык тормышны үзенчә кабул итә , үзенчә бәяли .

Файдаланылган әдәбият.

1. “Татар халык мәкальләре .3 том.” Н. Исәнбәт.

2. «Татарча-русча тезмә сүзләр сүзлеге” под редакцией Сафиуллиной Ф.С,

Казань”Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел.

3.“Крылатые слова” под редакцией Л.С.Амушкина,М.Г. Амушкиной., Москва,”Художественная литература”,1988 год.

4. « Русско- немецкий словарь пословиц и поговорок» под редакцией М.Я.Цвиллинга. Москва, «Русский язык»,1984 год.

5. “Крылатые слова: их происхождение и значение”,Н.М.Эльянова. Ленинград: Просвещение, 1971 год.

Тезисы.

В фольклоре встречаются притчи, которым свойственна краткость, многозначность, образность, поучительность. Это пословицы. В.И.Даль так характеризует пословицы: «Пословицы – это жанр фольклора, афористически сжатое, образное, грамматически и логически законченное изречение с поучительным смыслом в ритмически организованной форме».

   Пословицы есть у всех народов мира, и нередко пословицы разных народов очень похожи.

Цель исследования:

на основе сравнительно-сопоставительного анализа пословиц немецкого, русского и татарского языков выявить богатство их употребления в данных языках и возможности перевода с одного языка на другой.

   В ходе работы была выдвинута следующая гипотеза: существуют расхождения  в образном и семантическом значении пословиц в немецком, русском и татарском языках и поэтому невозможен их дословный перевод с одного языка на другой.

    В основном тематика пословиц очень похожа. К  общим обязательным признакам пословиц можно отнести: краткость,устойчивость,связь с речью,принадлежность к искусству слова,широкая употребляемость.

     В пословицах осуждаются глупость, лень, нерадивость, хвастовство, пьянство, обжорство, восхваляются ум, трудолюбие, скромность, трезвость, и другие необходимые для счастливой жизни качества человека.

   Пословицы четко распределяют по трем группам. К первой можно отнести пословицы, не имеющие иносказательного, переносного смысла. Вторую группу образуют те пословицы , которых можно использовать и в прямом, и в переносном смысле. К третьей группе относятся пословицы, имеющие только иносказательный, переносный смысл. Пословицы, являясь частью культуры народа, всегда оставались и останутся актуальными, несмотря на развитие экономики и техники, на прогресс и т. д. В любое время пословицы будут характерной чертой данного народа, объектом внимания и исследования.        Проанализировав около 100 пословиц, я пришла к следующим выводам:

1)  пословицы многозначны и ярки. Они находятся вне времени и вне классового деления, т.е. их произносят как богатые люди, так и люди низших слоев общества;2)  пословицы немецкого  языка довольно-таки трудны для перевода на другие языки и многие не переводятся дословно;3) почти в любом языке можно подобрать эквиваленты немецким пословицам.