"Матурлык" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (10 класс)

Сайфуллина Рузиля Минивазировна

Матурлык төшенчәсен ачыклау; Матурлыкны әдәби әсәрләр, музыка һәм рәсем сәнгате аша күрә белергә, аны тудырырга, сакларга өйрәтү; Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_klassta_maturlyk_drese.docx51.42 КБ

Предварительный просмотр:

         10 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Укытучы: Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы

Тема

Матурлык...

Максат

1.Матурлык төшенчәсен ачыклау;

2.Матурлыкны әдәби әсәрләр, музыка һәм рәсем сәнгате аша күрә белергә, аны тудырырга, сакларга өйрәтү;

3. Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Төп төшенчәләр

Матурлык, күңел матурлыгы, эчке һәм тышкы матурлык, натюрморт, графика

Предметара бәйләнеш

Татар теле, татар әдәбияты, рәсем сәнгате, рус әдәбияты.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Татар һәм рус  телендә аңлатмалы сүзлек, карточкалар, аудио-видео язмалар, презентация.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы – укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру, мотивация. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Оештыру моменты. Исәнләшү. Уңай -психихологик халәт тудыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укытучы:

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

-Бер-беребезгә карап, елмаешып, дәресне башлап җибәрик.

 -Укучылар, өстәлләрегездәге ак битләргә,  узегез теләгән төсне алып  һәрберегез бер чәчәк рәсемен ясап куегыз әле.

-(балалар янына барып) бик матур булган. Рәхмәт.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү;

ТБУУГ:Үз фикереңне формалаштыра белү.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗь тудыру

Укытучы өчен максат:

Матурлык турындагы белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: матурлыкның нәрсә икәнлеген аңлата алу.

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү.        

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Уку мәсьәләсен кую

-Ә хәзер дәресебезнең темасын ачыклау өчен ак конвертлардагы  буталган җөмләләрне дөрес итеп укырга кирәк,  кайсы команда дөрес итеп төзеп укып бирә.

Матурлыкны күреп була,

Матурлыкны тоеп була.

Матурлыкка мәңгелеккә

Матур һәйкәл куеп була.

     (СЛАЙД №1)Тикшерү.Укучылар җавабы.

Дөрес алгоритмны уку

-бу шигырь нәрсә турында?

Җавап. -матурлык турында.

 -Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Матурлык...

-әйе.

(СЛАЙД №2)           Модель . Матурлык...                          

2.-Укучылар, дәрескә нинди максат куябыз? (Укучылар җавабын тыңлау)

- “Матурлык” төшенчәсен ачыкларбыз, матурлык турында сөйләшәчәкбез, матурлыкны күрә белергә, аны тудырырга  һәм саклый  белергә өйрәнәчәкбез.

Юкка гына 9 нчы сентябрь -  Халыкара матурлык көне дип игълан ителмәгән...

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

матурлык  турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Матурлыкка дөрес билгеләмә бирү

I.Уку мәсьәләсен чишү.

1.-Укучылар, Ничек итеп матурлыкны танырга? Сезнеңчә  нәрсә ул матурлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез? Бу сорауга җавап бирү өчен 30 секунд вакыт бирелә. Һәрберегез фикерләрегезне язасыз. (Стё зе класс)

-Ә хәзер иң соңгы сүзегезнең астына сызасыз да, урыннарыгыздан торып, бер-берегез белән җавапларыгызны уртаклашасыз, булмаганннарын язып аласыз.

-Иң күп язучыны билгеләү, укыту.

-Матурлык - ул бәхет, исәнлек, матур киенү, кешелеклелек, яхшы гамәлләр...

-Рәхмәт.

Тикшерү. -Ә хәзер Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйк әле, безнең җавапларыбыз туры килә микән? (Татар һәм рус  теленең аңлатмалы сүзлеге белән  эш)

Җавапны бер укучы кычкырып укый.

Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә (күренеш,эш, тормыш һ.б.); матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә).

 Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат.

Рус теленең дә  аңлатмалы сүзлегеннән карыйк әле, безнең җавапларыбыз туры килә микән?

-Аня укый. Красота - 1. все красивое, прекрасное, все то, что доставляет эстетическое и нравственное наслаждение. (о красивом, прекрасном в жизни, в поведении человека);  2. Красивые, прекрасные места (в природе, в художественных произведениях).

Нәтиҗә: (СЛАЙД №3)

-Игътибар иткәнсездер, сезнең фикерләр галимнәребезнең фикерләре белән туры килә.

- Модель. Матурлык – гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган күренеш, эш, тормыш...

-Укучылар, дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны һәм теманы язып куйгач, татарча аңлатманы язып куясыз.Экраннан карап язарга мөмкин.

-Яхшы.Рәхмәт.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү

2.- Укучылар, мин сезнең игътибарыгызга  видео-сюжет тәкъдим итәм.

( Фатих Амирхан "Хаят"переделал.)

 - Хәзер караган сюжетны файдаланып,  киләсе биремне үтисез. Бирелгән җөмләләрдә төшеп калган сыйфатларны куеп язарга. Бер ручка белән парларда эшлибез. Рэлли Коуч.

1 нче укучы

2 нче укучы

Хәят – 16 яшьлек, ...       ...     чәчле, зифа буйлы, ...         керфекле,...  күзле, ...      йөзле.

(озын куе,  озын, кара, алсу-ак, зәңгәр, алсу, кыска)

 Хәят - ...       кыз, әмма бу гади чибәрлек кенә түгел, таңга калдыра торган матурлык.

(ягымлы, акыллы, ярдәмчел, чибәр )

Кызның ...  күзләре “могҗизалы якутлар”ны хәтерләтә.

( чибәр, кара, яшел, зәңгәр )

...  күлмәген кигәч, ул

 “ал фәрештә шикелле була”.

(ал, гади, кызыл, зәңгәр)

Чәче ...    чәч кенә түгел, “ефәк көлтәсе”.

(ал, гади, кызыл, зәңгәр)

 Кызның ... матурлыгы ...     матурлыгына кушыла.

(Эчке, тышкы, җылы, чибәр, сылу)

Хәят ...     ул, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый

(саф, күркәм, пөхтә)

 Кирәк икән, ...      һәм   ...           була белә.

( кыю, батыр, ягымлы)

Җавап. (Чиратлап укыйлар)

 СЛАЙД №4 Тикшерү. -Текстны дөрес алгоритм буенча, каршыдагы иптшәләрегез белән  алышынып тикшерәсез.

-Димәк, Хәят кайсы әсәрнең герое?

-Укучылар, матурлык турында язылган тагын нинди әсәрләр беләсез?

Җавап.

Нәтиҗә.

-Әдәбиятта матурлык турында язмаган, үрнәк образлар тудырмаган язучылар юк.  Шуңа да әдәбият -үзе матурлык ул.  Ләкин һәр язучының матурлыкка үз карашы, үз фикере.

Модель. һәр язучының матурлыкка үз карашы, үз фикере.

Ф. Әмирхан "Хәят", Ә. Еники "Матурлык", Һ.Такташ "Ак чәчәкләр",  Г.Тукай "Шүрәле", Г.Ибраһимов "Алмачуар", "Яз башы", М.Әмирнең “Агыйдел”,  Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Г. Кутуй "Сагыну" нәсере һ.б.

3. Укучылар мин сезгә өй эше итеп, Әмирхан Еникиның без укыган әсәрләрен искә төшереп килергә кушкан идем. Хәзер әсәрдән бер өзек тыңлап китик эле.. (Ә.ЕНИКИ МАТУРЛЫК СДЕЛАЛ) ...Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе.

- Өзек кайсы әсәрдән?

- Әйе, Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясе.

 -Укучылар, автор  матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәрә? Шәкерт матурлыкны нәрсәдә күрә ? Бәдретдиннең әнисенә булган  хөрмәте, яратуы нәрсәдә күренә? 

Автор тургай образы аша нинди матурлыкны күрсәтә? Бу сорауларга җавап бирү өчен сезгә җаваплар язылган карточкалар әзерләп килдем. Сез шуларны минем өстәлемнән килеп аласыз, укыйсыз һәм җавапларыгыз туры килгән почмакка барып басасыз. КОНЭРС.

Автор матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәрә?

Кешенең эчке матурлыгы...

Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

Табигать матурлыгы.

Шәкерт матурлыкны нәрсәдә  күрә?

Өй эчендәге «гади, табигый, җылы мөнәсәбәттә» күрә.

Ул өйдәге кимчелекләрне  бөтенләй күрми.

Ана белән бала арасында  хөрмәт.

Өйдәге  мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.

Бәдретдин бабасының сукырлыгыннан да , әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый.

Бәдретдиннең әнисенә булган  хөрмәте, яратуы нәрсәдә күренә? 

Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән оялмый.

Бәдретдиннең анасын өзелеп яратуында.

Бәдретдиннең җитди-җылы карашында, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора...

Бәдретдиннең әнисенә булган  хөрмәте, яратуы ягымлы күз карашында күренә?          Автор тургай образы аша нинди матурлыкны күрсәтә?

Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез бер кошчык.

Күпме моң, тирән сагыш чагыла тургай сайравыннан.

-Ә хәзер парлашабыз да, иң озын чәчле укучы ни өчен бу почмакны сайлавын аңлата. Икенчегез тыңлап тора һәм  киресенчә. ТАЙМД-ПЭА-ШЭА.

-Һәр төркемнән бер укучы  ни өчен шул почмакны сайлаганын сөйләп бирә.

-Яхшы. Рәхмәт,укучылар.

Нәтиҗә. Чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта гына түгел, ә йөрәктә, күңелдә,  уйларда.

СЛАЙД №5 

 -Укучылар, экранга карыйк эле, кайсы күренекле шәхеснең матурлык турындагы  фикерен  модель итеп алабыз? Уйлыйбыз, ә хәзер төркемдә киңәшләшеп алабыз.

-Кем әзер?( Бер укучы укый.)

Модель. 

 “Матурлыкны күрү өчен күңел күзеңә таян! Чын матурлык  тышкы һәм эчке халәтнең бергәлегендә.”

                                                                                                           ( Р. Фәхреддин)

“Дөньяны матурлык коткарыр!”

                                                                                                            Ф. М. Достоевский

 “Әгәр дә матурлык бөтен кешедә дә булса, ул матурлык булудан туктар иде.”                                                                        

                                                                                                             Р.Батулла

- Яхшы.Рәхмәт.                                                                                                      

7. Ял минуты. Әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Татар халык көе тыңлау.

-Укучылар, менә шул көйне тыңлаганда, сез нинди хисләр кичердегез. Мәсәлән, мине сагыну хисе чорнап алды, күз алдыма  матур балачагым килеп басты. Укучылар җавабы.

Нәтиҗә. -Музыка безгә хыялыбызда матурлыкны күрергә ярдәм итте.

-Матурлыкны тагын кайда күрәбез соң?

- Матур әдәбиятта, музыка сәнгатендә, тормышта матурлыкка мисаллар бик күп.

-Укучылар җавабы.

-Укучылар, дәресебезнең башында сез бик матур чәчәк рәсемнәре ясап күрсәттегез.

- Димәк, рәсем сәнгатендә.

- Дөрес, матурлык рәсем сәнгатендә дә бик киң чагылыш тапкан.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: рәсемдәге сурәтләргә карап танып белү эшчәнлеген үстерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: матурлык турында алган  белемнәрен практик куллана белү

- Хәзер дәресне сезнең белән сәнгать укытучыбыз Лилия Минехадыевна дәвам итәчәк.Уңышлар сезгә.

8. Натюрморт ясау.

Учитель: Ребята, посмотрите на изображения(экран), Вам знакомы эти изображения? Какой это вид деятельности человека?

Ученики: Да. Искусство.

Учитель: Верно. Ребята, мы с вами создадим композицию в графике.  Для этого послушайте, пожалуйста,  инструкцию к заданию:

1.(У меня) На столе лежат пронумерованные листочки. В течении 10 секунд с каждой команды участник под номером один необходимо будет выбрать и забрать к себе в команду  по четыре разных листочка на ваш выбор. Пожалуйста, приступите.(10 секунд) Спасибо, присаживайтесь.

2. Не переворачивая, раздайте листы партнерам в команде.

3.Спасибо, а теперь каждый из вас разверните пожалуйста листочки. Молодцы! Вы видите фрагменты одной целой графической композиции. 

4. Прослушайте дальнейшую инструкцию: За 2 минуты каждый из участников должен заполнить имеющийся у вас листочек орнаментом, линиями, узорами,  но нельзя использовать подчеркнутую маркером утолщенную линию, то есть ваш орнамент, не должен быть толще и темнее/чернее  утолщенной линии. Можете воспользоваться примерами орнаментов которые лежат у вас в центре стола. Приступаем к работе, время пошло.(2 минуты)

СПУСТЯ 2 МИНУТЫ. 

Учитель:
5.Молодцы! Прослушайте дальнейшую инструкцию: В течение 15 секунд  продемонстрируйте ваше творчество  партнеры «А» партнерам «В» и наоборот.
6. Спасибо! У вас отлично получилось! Сейчас мы постараемся соединить ваши фрагменты в одну единую картину . Обратите  внимания у каждого на обороте листочка есть цифра. Хорошо. Необходимо каждой команде по очереди прикрепить (при помощи клея) свое творчество на ватман под своим номером. На выполнение задания каждой команде дается 30 секунд.

 Первая команда, выходите к доске(30 секунд).

Вторая  команда, выходите к доске(30 секунд).

Третья команда, выходите к доске(30 секунд).

Четвертая команда, выходите к доске(30 секунд).

Учитель: Ребята,  мы уже знаем что этот вид искусства называется графика Посмотрите на картину созданную вами совместно и определите какой это жанр искусства?

Ученики: Натюрморт.
Учитель: Правильно натюрморт. Молодцы! 
Учитель: Спасибо вам, ребята, за работу! понравилась ли вам создавать такую красоту? А что именно понравилось? (ответы учеников)

Учитель: Очень важно уметь увидеть красоту !Что мы и постарались выполнить в данной картине. Спасибо за участие.

-Рәхмәт, Лилия Минхадыевна.

- Үзенең иҗатында рәсем сәнгатенең график төрен кулланган шагыйрь дә, рәссам да булган якташыбыз турында искә төшереп үтмичә мөмкин түгел.

-Укучылар, кем соң ул якташыбыз?  Уйлыйбыз.

- Гакыйль Сәгыйров.

- СЛАЙД №6,7,8,9  -Тормыш Гакыйль абыйны тешенә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсемнәр ясау  язмышына дучар иткән. Ул ясаган рәсемнәрнең композиция бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрендә, рәсемнәрендә - яшәү матурлыгы, аның эчке халәте чагыла.

СЛАЙД№10     Нәтиҗә.Укучылар укый.- Кешеләр тормыш матурлыгын күбесенчә сәнгать аша  аңлыйлар.    Модель. Сәнгать - матурлык гәүдәләнеше,  өлешләрнең гармонияле ярашуы.

-Яхшы.Рәхмәт.

- Ә хәзер бу җөмләләрне русчага тәрҗемә итеп карыйк.

Кайсы төркем җитезлек күрсәтер.

Җаваплар.

СЛАЙД №11Тикшерү. (Бер укучы укый)

Люди сознают красоту жизни преимущественно через искусство.        

 Искусство — это воплощение красоты, гармоничное сочетание частей.

9. Плейсмет Консенсус         (Вакыт калса)  

                                        Нәрсә ул матурлык? (слайд №7)

Һәр команда бер зур кәгазь (А3) өстендә фикерләрен язалар.

Укучылар җавабын тыңлау.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Өй эше.1.Әдәби әсәрдән матурлык турында өзек табып килергә.

              2. Матурлык турында мәкальләр өйрәнергә.

              3. Иҗади эш: "Матурлык" темасына рәсем ясарга.

СЛАЙД №12  Рефлексия.

- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде? 

Модель буенча сөйләү.

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Дәрестә  алган белемнәрегез бүген, я киләчәктә тормышта кирәк булачакмы? Сез аны ничек кулланырсыз?

Җаваплар.

Үзбәя.

Йомгаклау.

 - Димәк, укучылар, чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла һәм эшләген эшләрдә күренә.

-Барыгызга да бик зур рәхмәт!

 

ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: Фикерне дөрес итеп әйтә белү.

КУЛЛАНЫЛГАН  ЧЫГАНАКЛАР:

Татар халык иҗаты ”Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы.

 Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет - нәсыйхәт” , ”Җәвәмигуль –кәлим” шәрехе китаплары.

 Ф. Әмирхан "Хәят", Ә. Еники "Матурлык", Һ.Такташ "Ак чәчәкләр",  Г.Тукай "Шүрәле", Г.Ибраһимов "Алмачуар", "Яз башы", М.Әмирнең “Агыйдел”,  Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Г. Кутуй "Сагыну" нәсере әсәрләре.

Татар һәм рус  телендә аңлатмалы сүзлекләр, аудио-видео язмалар

Г.Сәгыйровның шигырьләр җыентыгы, рәсемнәре.