В.Осееваның "Уллар" тексты өстендә эш.
план-конспект урока (6 класс)

6 нчы сыйныфта туган тел дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sosh_no_1_v.oseevanyn_ullar_teksty_ostend_esh_sadykova.docx36.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: В.Осееваның "Уллар" тексты өстендә эш.

                                                                   Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең

                                                        туган тел һәм әдәбият укытучысы

                                                            Садыкова Гөлсинә Минзариф кызы

Дәрес максатлары: 

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): “Уллар” текстындагы  яңа сүзләр белән танышу, тестның эчтәлегенә төшенү; хикәядәге геройларның  характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү; өйрәнелгән лексика һәм белемнәрне туган тел дәресләрендә куллануга ирешү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү. Укучыларда җөмләләр төзү, сүзләрне дөрес кулана белү күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): укучыларда әниләргә, өлкәннәргә булышу, дуслык хисе сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр,үзбәя битләре, Көз булып киенгән укучы кыз, кәрзин, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, смайликлар, “Әпипә” җыры аудиоязмасы (минус)

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле иртә!

- Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә барчабызга!

-Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәресебезне башлыйбыз, мин сезгә уңышлар телим!
II.Фонетик күнегү.

1. Авазларның әйтелеше өстендә эш.

-Укучылар, безнең телебез матурмы?

- Кабатлагыз!

-тел-тел-тел

 Безнең матур тел!

-ча-ча-ча  

Мин сөйлим русча.

-ча-ча-ча

Беләм татарча.

-тел-тел-тел

 Безнең күркәм тел!

2. Ишетеп аңлау күнегүләре.

-Тыңлагыз, калын әйтелешле сүзләргә кул чабыгыз.

- Булыша,  пешерә, җыя, себерә, юа, сөртә, сибә, ташлый.

3. Тыңлагыз, нинди сүз өстәлгәнен әйтегез.

а) Савыт-саба. - Савыт-саба юа. (Юа.) - Кыз савыт-саба юа. (Кыз.)

- Кыз нишли? (Кыз юа.)

б) Өстәл. - Өстәл җыештыра. (Җыештыра.) - Әни өстәл җыештыра. – (Әни.)

 - Әни нишли? (Әни җыештыра.)

в) Гөлләргә - Гөлләргә су сибә. – (Су сибә.) - Сеңелем гөлләргә су сибә. (Сеңелем .)

- Сеңелем нишли? (Сеңелем су сибә.)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

-Кыз нишли? (Кыз тузан сөртә. Кыз савыт-саба юа. Кыз идән себерә. )

-Малай нишли? (Малай чүп ташлый. Малай урын җыя. Малай машина юа.)

2. Өй эшен тикшерү.

(“Мин әти-әнигә булышам” дигән темага рәсем ясарга һәм  рәсем эчтәлегенә туры килгән җөмлә язарга.)

-Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез.

(Укучыларны тыңлау, рәсемнәр күргәзмәсе ясау.)

(Мин савыт-саба юам. Мин чүп ташлыйм. Мин идән себерәм. Мин тузан сөртәм. Мин өстәлне җыештырам. Мин урын-җирне җыештырам. Мин гөлләргә су сибәм. Мин машина юам.)

- Рәхмәт, укучылар, сез әти-әниләрегезгә булышасыз икән.  Матур рәсемнәр күгәзмәсе булды. Үзбәя битләренә өй эше өчен үзегезгә билге куегыз.  Үзбәя.

IV. Уку мәсьәләсен кую.

-Безнең Булат машина юа икән, көзен машинаны ешрак та юарга туры килә. (Ишек шакыйлар – укытучы үзе өстәл астыннан шакып, барып ишек ача, Сөмбелә керә.)

- Карагыз әле, үзе турында сөйләгәнне ишеткән диярсең, көз кызы Сөмбелә безгә кунакка килгән. Аның тылсымлы кәрзинендә көзге уңыш, нәрсәләр бар икәнен белү өчен, табышмакларга җавап табарга кирәк. Шул ук вакытта кроссворд та чишәрбез, укучылар, ике эшне берьюлы башкарып, Сөмбеләгә үзебезнең нинди тапкырлар икәнлегебезне күрсәтербез. (Сөмбелә табышмакларны укый, укучылар табышмакларга җавап табалар, кәрзиндәге әйберләр  чыгарыла, шул ук вакытта экранда кроссворд чишелә.)

1 нче слайд

1. Ормый да, сукмый да, үзе кешене елата. (Суган)

2. Алсу битле кыз үсте, кызарып җиргә төште. (Алма)

3. Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

4. Суган түгел - туганы, аның кебек файдалы. (Сарымсак)

5. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр).  Үзбәя.

- Укучылар, Сөмбелә безгә көзге уңышны калдырып китә. Рәхмәт, Сөмбелә, киләсе елга кил, сау бул!

-Укучылар, кроссворны карыйк әле, нинди сүз килеп чыкты? (Вертикаль буенча баганада “уллар” сүзе килеп чыга.)

2 нче слайд

- “Уллар” сүзе.

V. Яңа материал өйрәнү.

-Менә без сезнең белән дәресебезнең темасын билгеләдек. Бүген без сезнең белән Валентина Осееваның “Уллар” хикәясе белән танышырбыз.

1.Яңа сүзләр белән эш.

Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

3 нче слайд

Уллар [уллар]  – сыновья

Хатын[хатын]  – женщина

Кое [къойы]   - колодец

Җитез[җитэс]  – ловкий

Мәтәлчек ата [мәтәлчегъата]   – кувыркается

Искитәрлек берни дә[искитәрлэк бэрнидә]   – ничего особенного

Берегезнең генә [бэрэгэзнэң гэнә]  – только у одной

(Укучыларга яңа сүзләр язылган карточкалар өләшенә.)

- Укучылар, безнең бүген дәресебез кыска, яңа сүзләрне язмыйбыз, өйдә дәфтәрләрегезгә күчереп язарсыз.

(Уллар – сыновья

Хатын  – женщина

Кое- колодец

Җитез  – ловкий

Мәтәлчек ата – кувыркается

Искитәрлек берни дә – ничего особенного

Берегезнең генә  – только у одной)

2. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр эшләү.

4 нче слайд

Как скажешь о том, что:

-сыновья любят работу – уллар эш яраталар.

5 нче слайд

-женщина из колодца берёт воду – хатын коедан су ала.

6 нчы слайд

-этот мальчик ловкий – бумалайҗитез.

7 нче слайд

-ничего особенного не было – искитәрлек берни дә булмады.

8 нче слайд

-только у одной сегодня “пять” – берегезнең генә бүген “биш”ле. Үзбәя.

9 нчы слайд

3. “Тәрҗемәче” уены.

 Русча сүзләрнең татарчасын әйтү.( Укытучы яңа сүзләрнең русчасын әйтә, укучылар – татарчасын.)

- Сыновья – уллар һ.б.Үзбәя.

 (Презентация сүндерелә.)

4.“Уллар” хикәясен уку.  

 “Уллар” тексты язылган карточкалар өләшү.

(Уку темпы тиз һәм аңлаешлы итеп укый торган укучы укый.)

Уллар

     Ике хатын коедан су ала иде. Алар янына өченчесе килде. Бер карт бабай да алар янына утырды.

   Менә хатыннарның берсе икенчесенә (другой) әйтә:

- Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

- Ә минем улым сандугач кебек матур җырлый.

   Ә өченче хатын бер сүз дә әйтми.

  - Нигә син улың турында берни дә сөйләмисең? – диләр аңа.

  - Минем улым искитәрлек берни дә эшләми.

   Менә хатыннар кайтып киттеләр. Ә бабай алар артыннан атлады. Кинәт аларның каршысына өч малай йөгереп чыкты. Аларның берсе мәтәлчек ата, икенчесе кычкырып җырлый. Ә өченчесе әнисе янына йөгереп килә дә аның авыр чиләкләрен ала.

 -Әйт әле, бабай, безнең улларыбыз ничек? – дип сорыйлар хатыннар.
- Ә кайда соң алар? Мин берегезнең генә улын күрдем, - дип җавап бирә карт.

                                                                                                             В. Осеевадан

а) Хикәянең эчтәлеген бер-ике җөмлә белән русча әйтү.

б) Русча җөмләләрнең татарчасын тексттан табу.

- Найдите из текста предложения.

Две женщины из колодца воду брали. Вот одна женщина говорит другой. А мой сын как соловей красиво поёт. Мой сын сам ловкий, сам сильный. И один старик к ним присел. А третья женщина ничего не говорит. Один из них кувыркается, другой громко поёт. А третий прибежал к маме и взял её тяжёлые вёдра. - Я только у одной увидел сына, - ответил старик.

5. Физкультминут. 

-Укучылар, МИКС-ФРИЗ-ГРУП кулланып,  ял итеп алыйк. (Укучылар такта янына чыгып, түгәрәккә басалар, сорау бирелә:

-Уллар текстында ничә кеше катнаша? (7 кеше.)  (Музыка кабызыла, укучылар “Әпипә” көенә түгәрәк буенча йөриләр, музыка туктауга, сораудагы җавап санына карап (җидәүләп) берләшәләр. 

- Ничә ул бар иде? (3 ул . Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Ничә әни һәм карт бар иде? (3 әни һәм бер карт. – 4 кеше. Музыка туктауга дүртәрләп берләшәләр.)

6. Сорауларга җавап бирү.

- Бу җөмләләрне хикәядә кем әйтә?

- Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

- Минем улым  искитәрлек берни дә эшләми.

- Минем улым сандугач кебек матур җырлый. Үзбәя.

7.Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү.

   - Мой сын ловкий, сильный.

    -Мой сын ничего особенного не делает.

    -Мой сын как соловей очень красиво поет. Үзбәя.

8. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

Карточкалар буенча парларда эш.(3 рәткә 3 җөмлә төзергә.)

1 нче рәт- хатын, су, ике,  ала, иде, коедан. - (Ике хатын коедан су ала иде.)

2 нче рәт - хатыннар, менә, киттеләр,кайтып.- (Менә хатыннар кайтып киттеләр.)

3 нче рәт -ә, атлады, алар, бабай, артыннан - (Ә бабай алар артыннан атлады.) Үзбәя.

(Презентация кабызыла.)

9. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табып уку.

-  Бирелгән рәсемнәргә хикәядәге кайсы җөмләләр туры килә?

10 нчы слайд

1)Ике хатын коедан су ала иде. Алар янына өченчесе килде.

11 нче слайд

2)Бер карт бабай да алар янына утырды.

12 нче слайд

3) - Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

13 нче слайд

4) - Ә минем улым сандугач кебек матур җырлый.

14 нче слайд

5) Өченчесе әнисе янына йөгереп килә дә аның авыр чиләкләрен ала.

15 нче слайд

6)- Ә кайда соң алар? Мин берегезнең генә улын күрдем, - дип җавап бирә карт.                                                                      Үзбәя.

16 нчы слайд

-Укучылар, улларның характер сыйфатларын билгелик әле.

Терәк сүзләр экранга чыга:

Нинди? - көчле, игътибарлы, җитез, эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш, яхшы, ярдәмчел түгел, тәрбияле, тәрбиясез.

-Беренче ул нинди? ( көчле, җитез, ялкау, ярдәмчел түгел,  тәрбиясез).

- Беренче әнигә рәхәтме?

-Икенче ул нинди? (ялкау, ярдәмчел түгел). Ул ничек җырлый? (Матур җырлый.)

-Өченче ул нинди? (ярдәмчел, тәрбияле, яхшы, эшчән).

10. «Алты эшләпә» алымы.

Сорауларга җавап бирү.

17 нче слайд

Ак эшләпә – Хикәя нәрсә турында? (Хикәя өч  ул турында.)

Сары эшләпә – Хикәянең яхшы урыннары. (Өченче ул әнисенә булыша.)

Кызыл эшләпә – Хикәяне укыганда сезне нәрсә борчыды, нәрсә шатландырды? (Ике ул әнисенә булышмый, шул бик борчыды. Ә өченче ул әнисенә булыша, шул шатландырды.)

Кара эшләпә – Хикәянең начар вакытлары. (Ике ул да ялкау, әниләренә булышмыйлар.)

Яшел эшләпә – Сезнең  шундый дусларыгыз бармы? Нинди киңәшләр бирер идегез? (Бар. Әниләргә булышырга кирәк.)

Зәңгәр эшләпә – Нинди нәтиҗә чыгарып була? Автор нәрсә әйтергә тели? (Әниләргә булышырга кирәк.Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Әниләрне яратырга кирәк.)

- Сез автор белән килешәсезме? Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

18 нче слайд

11. Диалог төзү.

Укучылар арасында диалог оештырыла (парларда эшләү).

- Син әниеңә булышасыңмы?

- ... .

Ничек булышасың?

- ... .             Үзбәя.

VI. Рефлексия.

- Без бүген нинди хикәя укыдык? Сезгә кайсы ул ошады? Син кайсы малайга охшарга телисең?

 Проблемалы сорау кую.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бабай бер генә улны күрде? Кайсы улны күрде?

 (укучыларга ярдәмгә сораулар бирелә.)

-Беренче малай нишли? –(Мәтәлчек ата.)

-Ул әнисенә ярдәм итәме?

-Икенче малай нишли? (Матур җырлый). Ул әнисенә ярдәм итәме?

-Өченче малай нишли? (Әнисенең чиләкләрен ала.)

- Кайсы әнигә рәхәт? Ни өчен?

-Бала ата-ана тормышында зур роль уйный. Баланы ничек тәрбиялисең, киләчәгең шундый була. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр олы кешеләр. (Что посеешь, то пожнёшь.)

VII.Йомгаклау.

Билгеләр кую.

-Үзбәя битләрегезгә төп билгеләрегезне куегыз. (Үзбәя битләрен җыеп алу.)

-Бүген дәрестә актив катнашкан, тулы һәм матур итеп җавап биргән укучыларга “5”ле: ... ; шулай ук яхшы җавап бирүче укучыларга “4” леләр: ... .

-  Дәрес сезгә ошадымы? Кәефләрегез ничек? Смайликлар  белән үзегезнең кәефләрегезне күрсәтегез.

19 нчы слайд

VII.Өйгә  эш бирү: 1) хикәянең эчтәлеге буенча рәсем ясарга; 2) 3 сорау җөмлә төзергә; 3) хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

-Көз кызы кәрзинендә сезгә күчтәнәчләр калдырды. (Алмалар өләшү.)

-Барыгызга да бик зур рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз!

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал для стенда "О многогранниках"

В то время, когда в 5 классе изучается тема "Прямоугольный параллелепипед", на стенде   можно разместить этот материал....

Материал для стенда

При изучении темы "Объем", 5-классникам можно предложить материал об измерении объемов тел произволной формы...

Материалы на стенд

Представленные материалы расширяют кругозор школьников, так как содержат кроссворды, шарады, биологические задачи, интересные факты....

Материал для стенда к неделе математики.

Высказывания о математике, немного из истории (откуда счёты, кто такой Литр и т.п.), задачи-шутки, загадки. Материал для учеников старших классов корекционной школы....

Стенд "ПРОФЕССИЯ"

В данной публикации собран материал для стенда на тему: "Профессия". Здесь представлены такие разделы как: Анкета для учащихся, интернет-ресурсы, список самых востребованных профессий, типичные ошибки...

оформление стенда для родителей

материал для родителей...

Материал для оформления стендов по литературе

Файл содержит биографический материал для оформления стендов по писателям-юбилярам....