Гади җөмлә синтаксисы
олимпиадные задания

Энже Ахматовна Зялалова

Схемалар, таблицалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele._gadi_zhomle_sintaksisy.doc274 КБ

Предварительный просмотр:

Схемалар, таблицалар

                         

         

                                       Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре

Кереш сүзләрнең мәгънәләре

                                           

                                                 Мисаллар

Шикләнү

Ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, никтер, шәт

Фикернең шиксез икәнлеге

Әлбәттә, шөбһәсез, шиксез,  һичшиксез, дөрес, бәхәссез, билгеле,чынлап та

Фикернең чыганагы

Минемчә, синеңчә, аныңча, минем уемча

Үтенү

Зинһар

Фикернең гадәтилеге

Табигый, гадәттә, билгеле булганча, мәгълүм булганча

Сөйләүченең төрле тойгылары

Бәхеткә, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, билләһи

Игътибар җәлеп итү

Кара әле,  тыңла әле, беләсең килсә, әйтсәм әйтим, гафу ит, тукта әле

Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте

Мисал өчен, ниһаять, гомумән, киресенчә, беренчедән, икенчедән, әйтик, бер яктан, икенче яктан, мәсәлән, хәер

1 нче таблица

Тезүле бәйләнеш

Бәйләүче чара

Мисаллар

 1. Тезү интонациясе:

   а)  санау интонациясе

   ә) каршы кую интонациясе

 2. Тезүче теркәгечләр:

   а) җыючы: һәм, вә, да, дә, та, тә, тагын (тагы), янә-янә, ни-ни, белән

   ә) каршы куючы: ә, әмма, ләкин, тик, бары, бары тик, мәгәр, фәкать, бәлки

 

Гармун, җыр тавышлары якында гына ишетелә башлады. (М.Галиев) 

Ул, өстәл асларына кереп, үрмәли-үрмәли, карандашын эзләгән –

 Тапмаган. (Д.Аппакова) 

Узган ел җәй җылы һәм яңгырлы килгән иде. (Р.Низамиев)

Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да. (Ф.Яруллин) 

Тагы атлый, тагы туктый. (Д.Аппакова) 

Әни, ни көләргә, ни еларга белмичә, мичкә сөялеп тора иде. 

                                                                                            (Ф.Шәфигуллин)

Сатучы апа белән җыештыручы апа бер-берсенә карап көлештеләр.

                                                                                            (Ф.Шәфигуллин)

 Без бит бер-беребезне төсмерләдек кенә, ә танымадык. (М.Галиев)

Әхнәф апасының эчтән генә көлүен сизде, әмма сер бирмәскә ты-

Рышты. (Ф.Шәфигуллин) 

Эзләгән, ләкин таба алмаган. (Р.Батулла)

Беләм, тик үзем белән берни дә кыла алмыйм. (Җ.Дәрзаман)

                  1 нче таблицаның дәвамы

Бәйләүче чара

Мисаллар

б) бүлүче: я (йә), яки, яисә, я булмаса, бер-бер, әле-әле, әллә-әллә

Мәмәт бинең сораулары кемгәдер төбәлгән сөаль түгел, бәлки, сүз      куәтен арттыру өчен, үзенә атап эндәшү иде. (Ф.Латыйфи)

Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде.

                                                                                                      (Х.Сарьян)

Зуррак балалар йә кырга эшкә, йә күрше урманга походка юнәләләр.  

                                                                                                 (Р.Хафизова) 

Инженер, агроном яки бакчачы булу хыялы да башыма кергәне юк.  

                                                                                                  (Г.Сабитов) 

Һәркемнең дусты яисә иптәш малае бар. (Ф.Шәфигуллин)

Арпа башагы төсле кызгылт-сары кашларын көндәгегә караганда ешрак хәрәкәтләндерде, я булмаса йөзен учакка якын китереп, кирәксә-кирәкмәсә дә, кисәү башларын рәтләштергәләде.

                                                                                            (Ф.Шәфигуллин)

Ул бер баткан, бер калыккан. (Ф.Яруллин) 

Ә туп әле уңга, әле сулга оча. (В.Нуриев) 

Әллә җырлый, әллә әрнеп елый иде ул. (Г.Сабитов) 

2 нче таблица

Сүзтезмә

             Төрләре

                                           

                                                 Мисаллар

  Фигыль сүзтезмә

укыган саен белү, теләсә эшләү, тапкач югалту, күрү белән әйтү

  Исем сүзтезмә

халкыбыз моңы, ике китап, барыр юл, эшләпә кадәрле гөмбә

  Сыйфат сүзтезмә

кешегә ягымлы, алма сыман кызыл, кырыеннан китек, төлкедәй хәйләкәр

  Алмашлык сүзтезмә

иптәшләремнән монысы, күлмәкнең тегесе, кызлардан ул

 

  Сан сүзтезмә

укучылардан бишәү, аларның икесе, ахырдан беренче, синең белән ун

  Рәвеш сүзтезмә

бүген иртән, синнән тизрәк,  шактый ерак, артык күп, чамасыз югары

  Хәбәрлек сүз сүзтезмә

укытучыга мөмкин, Алсуда бар, балаларга кирәк, кешегә ярамый

3 нче таблица

Ия

        Баш килештә килеп, җөмләдәге башка сүзләргә буйсынмаган баш кисәк ия дип атала.

Төзелеше

Үзлекләре

Мисаллар

     Гади,

     Тезмә

1) баш килештә килә

   2) башка сүзгә буй-

   сынмый

   3) янында бәйлек-

   ләр, бәйлек сүзләр

   булмый

 4) барлык сүз төр-      кемнәре белән дә белдерелә ала

   Сөйләшкәннәре ишетелеп тора. (Җ.Тәрҗеманов)

   Икесе дә, егылмас өчен, чытырдап, көймә кырыена ябышкан.

                                                                                            (Н.Гыйматдинова)

  Мин, ачкан китабымны ябып, печән өстенә утырам. (Г.Сабитов) 

  Кергән бере, мең рәхмәтләр укый-укый, көянтә-көянтә су алып чыгып

   китә. (Р.Гыйззәтуллин)

   Алдан күрүчәнлек җитмәгән. (Р.Гыйззәтуллинн)

   Ак бабай да еш керә. (Г.Гыйльманов)

   Тирә-юньдә җан иясе күренми. (С.Сөләйманова)    

   Колак яфрагыма орына язып, ялгыз бал корты гына безелдәп үтте.  

                                                                                                 (Ф.Шәфигуллин)

 

                                                                                                     

4 нче таблица

Хәбәр

        Җөмләнең баш килештәге сүзе турында хәбәр итә яки үзе генә дә хәбәрлекне белдерә ала торган баш кисәк хәбәр дип атала.

Төзелеше

Бәйләүче чара

Мисаллар

      Гади,

      кушма

         

 1. Хәбәр итү

   интонациясе

 

  2.  Сүз тәртибе

                           

  3.  Кушымчалар:

–  хәбәрлек ку-

     шымчасы;

–  зат-сан;

–  килеш;

– сүз ясагыч;

   – -ныкы/-неке

 

  4. Бәйлекләр һәм

    бәйлек сүзләр

 

   Әйткән сүз – аткан ук. (Мәкаль)

   Егет матур. (М.Х.)

 

   Картаймыйсың, әнкәй, минем өчен

  Син һаман да яп-яшь сылусың. (Р.К.)

  Син гел каядыр китеп югаласың. (М.Г.)

   Хәбир тигез җирдә сөртенеп егыла язды. (Ф.Ш.)

   Күбесенең өй түбәләре саламнан. (Р.С.) 

   Икенчесе озын буйлы. (Р.Г-н)

   Почмактан өченче, дүртенче тәрәзәләр Бибисаныкы. (С.С.) 

   Ә Лачын тавы түбәсендәге ташлар өстәл кебек. (Ф.Ш.)

   Борыны төймә кадәр генә. (Ф.Ш.)

   

Аергыч

Бәйләүче  чара

Мисаллар

   1.  Янәшә тору

   2.  Иялек килеше кушымчасы:

               - ның/-нең

3. Сыйфат  фигыль формалары:

      -ган/-гән,  -учы/-үче,

      - а торган/-ә торган һ.б.

                     

   4.  Сүз ясагыч кушымчалар:

       -ча/-чә,  -дай/-дәй,

       - лы/-ле,  -сыз/-сез,

       - лык/-лек, -дагы/-дәге

    5.  Бәйлекләр, бәйлек сүзләр:

    кебек, шикелле, сыман,

    кадәрле, хәтле, чаклы,

    төсле, турындагы  һ.б.

Төннең кара буявы урманга җәелгән иде. (Н.Г.) 

  Сәвилә баланың йөзенә иелде. (Н.Г.)

  Челтерәп аккан көмеш елга җир астына китеп югала. (С.С.) 

  Коридорда ул елап утыручы бер кызны шәйләп алды. (С.С.)

  Суга сикерә торган басма өстендә камыш сабагыдай кыз басып тора.(С.C.)

   

  Җемелди көз кояшында

  Уттай яфрак һаман да. (Ш.М.)

  Салам эшләпәле карт аның артыннан нәрсәдер кычкырып калды. (Ф.Ш.)

 Урамдагы хәрәкәтне тыныч кына күзәтеп басып торуын белде. (Р.Г-н)

Тагын чөгендер, кишер, шалкан кебек яшелчә азыгы калды әле. (Г.Г-в)  

Аю юеш тәпие белән Хәлим маңгаендагы борчак кадәрле миңгә тиеп-тиеп

  карый иде. (Г.Г-в) 

  Иргали яңадан ындыр табагы чаклы өстәл артында утыра. (М.Х.)

Тәмамлык

Төре

Бәйләүче  чара

Мисаллар

   Туры,

      кыек

 1. Килеш кушымча-

    лары

 

 

   

  2.  Инфинитив

     формасы:

     -ырга/-ергә

   3.  Бәйлекләр,

    бәйлек сүзләр: 

    белән, турында,

    хакында,  өчен,

    башка, тара-

    фыннан һ.б.          

  Аты урман авызында, гамьсез генә пошкыра-пошкыра, үлән чемченә  иде.

  (М.Г.)

  Кызның югалуын искәрмәде Зиннәт. (Н.Г.)

  Гамис кош оясына тап булган икән. (М.Г.) 

  Аларны язмыш очраштырды. (Н.Г)

  Пар каен ышыгында агачтан юнып ясалган эскәмия тора. (Р.Г-н)

Әтисе аны берничә ел элек ерак Себердә яшәүче туганнарында калды-

  рып кайткан иде. (М.Г.)

  Хан мәчет төзергә кушкан. (Ф.Л.)

  Керфекләрең тулган кар белән. (И.Ю.)

  Армиягә китәчәгем турында өйгә хат салдым. (Х.С.) 

  Кичәгә бару-бармау хакында Баязит кызыйга шалтыратырга тиеш. (С.С.)

  Әтисенең ярдәменнән башка, Камил бу җирләрнең серен ача алмас иде.

  (Ф.Б.)

Вакыт хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

1. Килеш кушымчалары

 

 

 

   2.  Хәл фигыль формалары:

    -гач/-гәч;  -ганчы/-гәнче

 

  3.  Сыйфат   фигыль  формасы:

     -ган/-гән + -да/-дә  урын-вакыт

    килеше  кушымчасы

   4.  Исем фигыль формасы:

      -у/-ү + -га/-гә юнәлеш килеше

       кушымчасы

   5.  Бәйлекләр, бәйлек сүзләр:

      чакта, вакытта, арада, соң,

    алдыннан, белән һ.б.

Узган ел малай әтисе белән комбайнда эшләгән иде. (Ф.Ш.)

Гөлсем таңнан кырга барып,

  Ай-урагын уйната. (М.Хөс.) 

  Йомшак кына җемелдиләр

  Йолдызлар җәйге кичтә. (Л.А.)

 

  Борынгы урамның борылмасына җиткәч, артына әйләнеп карады. (С.С.)

  Һади машинаны авылларына җиткәнче үк туктатты. (М.Х.)

  Күзләреңне ачканда, син инде боз өстендәге тирән карга чумган була-

  сың. (Г.Б.)

  Мендәр өстендә утырган эре бөртекле чал чәчле карчыкны күрүгә үк та-

  ныды. (М.Г.)

   

  Мине күрү белән торып басты. (Х.С.)

  Урманнарга барган чакта

   Адаштым юлларымны. (Җ.)

Урын хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

1. Килеш  кушымчалары:

         -га/-гә, -ка/-кә;

         -дан/-дән, -тан/-тән;

         -да/-дә, -та/-тә

 

  2.  Бәйлекләр,  бәйлек сүзләр:

     эчендә,  өстендә,  арасыннан,

      янында, буена,  буйлап, таба,

      аша һ.б.

   

  Кердем карурманнарга

  Бер кычкырып җырларга. (Г.З.) 

  Өй артындагы бакчадан

  Өзеп алдым бер йөзем. (Җ.) 

  Тирә-якта кошлар сайрый. (Р.Б.)

      

   

  Алар, бер-берсен узыша-узыша, ишегалдына таба йөгерделәр. (Р.Г-н)

  Ком сахрасы буйлап автобус бара да бара. (С.С.) 

  Авыл артында җимеш бакчалары урнашкан. (С.С.) 

  Туристлар тын гына хәрабәләр арасында йөриләр. (С.С.) 

  Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. (Г.С.) 

  Авыл янында гына карурман шаулый. (Р.Б.) 

Рәвеш хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

 

  1.  Янәшә тору

 2. Охшату-чагыштыру кушым-

 часы:  -ча/-чә;  -дай/-дәй

   3.  Хәл фигыль формасы:

            -ып /-еп, -п;

            - а/-ә, -ый/-и

   4.  Бәйлекләр һәм  бәйлек

    сүзләр: кебек (күк),  хәлдә,

    шикелле, сыман, итеп, ки-

    леш һ.б.

 

  Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. (М.М.) 

  Зарима сабыйларча чыркылдап көлә башлады. (М.Г.)

  Су өсте көмеш көзгедәй балкып тора. (Г.С.) 

  Атлар, чаптырып, югары очка менеп китәләр. (М.Г.)

  Кычкырып көлешә-көлешә кар атышкан игезәкләргә карый-карый атлады.

  (М.Г.)

  Әнә болытлар яшь киленнәр мендәре күк кабара. (Н.Г.)

  Ике бите ут сыман кызышты. (Н.Г.)

  Нарат кәүсәсенә сөялгән хәлдә, башын иеп, боегып тора бирде ул. (Ф.Ш.) 

  Осталар таштан, биек итеп, нигез салдылар. (М.Х.)

  Мин, күзләремне ачкан килеш, караңгы түшәмгә карап ятам. (Х.С.)                                                                                                               

Күләм хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

1. Янәшә тору                                

2. Чыгыш килеше кушымчасы:

          -дан/-дән, -тан/-тән

    3.  Охшату-чагыштыру

        кушымчасы: -дай/-дәй

    4.  Хәл фигыль формасы:

       -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче

    5.  Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр:

       кадәр, хәтле, чаклы, саен,

       кабат, тапкыр, дәрәҗәдә,

       мәртәбә, чамасы һ.б.

  Кыскасы, без барыбыз да ялны искитмәле матур, күңелле итеп үткәрдек.

  (Х.С.) 

  Су буенда кыяк үлән

  Билдән күмә торгандыр. (К.Б.)

  Сөлге, җәймә ише әйберләре дә сөттәй ак. (С.С.)

  Бер әйләнеп, бер тулганып,

  Туйганчы карыйм әле. (Җ.) 

           

  Әниеңнәр сине кичкә хәтле көттеләр-көттеләр дә тарантаска утырып ки-

  теп бардылар. (М.Г.)

  Нурислам Мәскәүдән атна саен хат язып торды. (Р.В-в)

  Монысы да таныш, үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә якын. (Җ.Д.)

  Әтәч өченче кабат кычкырды. (Р.С.) 

  Мин тамгалы бүрене тагын бер тапкыр күрдем. (Ф.Ш.)

Сәбәп хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

    1.  Килеш кушымчалары:

       -га/-гә, -ка/-кә;

       -дан/-дән, -тан/-тән

     2.  Хәл фигыль  формалары:

        -гач/-гәч, -кач/-кәч;

        - ып/-еп, -п

     3.  Исем фигыль формасы:

        -у/-ү + -дан/-дән

        чыгыш килеше  кушымчасы

 

     4.  Сыйфат  фигыль формасы:

       - ган/-гән + -га/-гә   юнәлеш

        килеше яки –нан/-нән чыгыш

        килеше кушымчасы

      5.  Бәйлекләр,  бәйлек сүзләр:

         күрә, өчен, аркасында, сә-

          бәпле

  Тавышка тирмәдән абыйсы йөгереп чыкты. (М.Г.) 

  Кинәт ачылып-ябылган ишек тавышыннан Исмәгыйль сискәнеп куйды.

  (Р.Г-н)

  Аптырагач, иптәш кызларына яздым. (Х.С.)

  Моратбакый, җиңел сулап,  гел киеренке утырудан талган буыннарын

  язып җибәрде. (М.Г.)

  Әллә кече яшьтән апасы тирәсендә кайнашканга, кыз кыю  булып үсте.

  (С.С.)

   

  Егетнең яшьлеге, җитезлеге, уңганлыгы аркасында кышны кышларлык

  утын, азык-төлек, тун-кием әзерләнде. (Г.Г-в)                

  Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер

  кеше кыяфәтендә йөридер кебек иде. (Р.Т.)

Максат хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

  1.  Юнәлеш килеше   кушымчасы:

                - га/-гә, -ка/-кә

  2.  Инфинитив  формасы:

         -ырга/-ергә, -арга/-әргә,

         - рга/-ргә

   3.  Бәйлек һәм   бәйлек сүзләр:

     өчен, дип,   максатыннан,

     ниятеннән 

   

  Ак каеннар арасына

  Килгән идем җиләккә. (М.Р.)

  Әби булышырга кызын чакырды. (Ә.) 

  Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга

  Кошлар күк җырларга килдем мин. (З.Х-м)

  Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем. (Х.С.)

  Малай уйнавыннан туктаган һәм кайтырга дип кузгалган. (Р.Б.)

Шарт хәле

Бәйләүче  чара

Мисаллар

1.  Шарт фигыль

 формасы:  -са/-сә

2.  Ияртүче теркәгеч:

  әгәр + -са/-сә шарт

  фигыль формасы

  1. Сорау кушымча-

 сы:    -мы/-ме

  4. Бәйлек, бәйлек сүз:

          икән, исә

 

  Абыйсының шигырен ишетсә, Заһит, мөгаен, йомшарыр иде. (С.С.)

  Әгәр соңга калсам җитешә алмаячакмын. (М.Г.)

  Адымнарыңны акрынайттыңмы, тормыш тәмен белеп, җай гына чөкердәшеп бару-

  чы ак яулыклы, чәчәкле читек кигән әбиләр, матур картая белгән бабайлар төркеме

  белән тигезләшәсең. (М.Г.)

  

   

  Туа икән инсан, вакытның бер кисәге булып яши башлый. (Р.С.) 

  Ал яраннар кебек алсулана

  Бәгырькәем, мине күрде исә. (Р.В.)

Кире хәл

Бәйләүче  чара

Мисаллар

 

   1.  Шарт фигыль формасы:

      -сә /-сә + да, дә  кисәкчәсе

 2.  Хәл фигыль формасы:

   -ып/-еп, -п яки –гач/-гәч +

    та, тә  кисәкчәсе

 

 

   3.  Боерык фигыль формасы:

                -сын/-сен

    4.  Бәйлек сүз: карамастан

     

   Арысалар да, арыганлыкларын сиздермәскә тырышты малайлар. (Ф.Ш.) 

 

  Төш икәнен белеп тә, уянасы килмичә, дәвамын күрергә теләгән кеше ха-

   ләтендә иде ул. (М.Г.)

  Үзеңә әллә ни сиздермәгәч тә, бик күпләр тиреләреннән чыгардай булып

   күпсенә, ярсый торганнардыр әле. (М.Х.)

   Ләкин никадәр генә яратмасын, кадерләмәсен, карт морза аларны, ул

   хисләрне угланга сиздерүне кирәк тапмады. (Ф.Л.)

   Яшь булуына карамастан, ул эшләрнең үзәгендә әлеге дә баягы Миңсы-

   лу бөтерелер иде. (М.Х.)

Аныклагыч

Төрләре

Бәйләүче  чара

Мисаллар

   

    Ялгыз,

    җәенке

         

 

 1.  Аныклау

  интонациясе

  2.  Аныклаучы

   теркәгечләр:

   ягъни, бигрәк

   тә, дөресрәге,

   аеруча, баш-

   лыча, икенче-

   төрле әйт-

   кәндә, аерым

   алганда һ.б.

   

  Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)

  Тимер капка артында Сәвиләнең күңеле әллә нишләде: читлектән котыл-

  ган кош төсле, күкләргә ыргылды. (Н.Г.)

  

  Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият

  белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. (Ә.Е.)

 

  Урманда, утарда ул башкалар белән сөйләшми, дөресрәге теләсә дә сөйлә-

 шә алмый. (Г.Г-в)

  Аннары Максимов быел, бигрәк тә бу соңгы чиректә, шактый үзгәрде: на-

  чар укый башлады. (Х.С.) 

                                                Ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе

                 

                               Кагыйдә

                                               

                                                  Мисаллар

  Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән бирелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

 Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булса, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә дә ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Искәрмә: 

1) җөмләдә, ияне көчәйтеп, аннан соң ул кисәкчәсе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.

 2) ия, күрсәтү алмашлыгы белән белдере- леп, хәбәрдән соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

 

 3) хәбәр составында ярдәмче фигыль яки бәйлек булса, сызык куелмый.

Исәбем – тизрәк үземнең савытны тутыру да сиңа булышу. (Җ.Д.)

Кабан – ерткыч хайван. (Г.Г-в)

Кайчандыр бу – шаулы шәһәрнең бер катлы йортлардан торган киң култыгы булган. (М.Г.)

Бәхет ул – һаман яшь калып,

максатка ирешә алу. (Р.Ф.)

Һәркемгә дә хас бер гадәт ич бу. (Ә.Е.) 

Наил яңа гына ава-түнә йөри башлаган нәни бала иде. (Ә.Е.)

                                               

                                          Аныклагычлар янында тыныш билгеләре        

                              Кагыйдә

                                   

                                                       Мисаллар

 

 Аныклаучы теркәгечләр ярдәмендә ияргән аныклагычлар янына өтер куела.

Аныкланмыш алмашлык белән белдерелсә, аннан соң өтер куела.

 

Урын һәм вакыт хәлләре булып килгән аныкланмышлардан соң өтер куела.

   

 

Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, сызык куела.

 Хәбәр булып килгән аныкланмыштан соң ике нокта куела.

Аныкланмышның мәгънәсенә искәрмә булып килгән аныклагычлар җәя эченә алына.

Гаиләне карау, бигрәк тә сеңелкәшне укыту минем өстә. (Х.С.)

Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)

Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул иң югарыгы ноктага, кыек очына ук менеп басты. (Р.М-в)

   Кемнәрнедер кара кайгыга батырган ул хәбәрләр Хәбибнең әти-

 сенә – Вәли   картка кагылмады. (Р.Г-н)

Күл өсте белән җир өсте бердәй: дегет кебек. (Х.С.)

Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар. (Ә.Е.)

                                                                                                                                                              дәвамы                                                                                                                                                                                                                  

                 

                               Кагыйдә

                                               

                                                  Мисаллар

 

Искәрмә:

  1. Аныклагычлар тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен, ике яктан сызыклар куела.

  1. аныклагыч хәбәр белән янәшә килмәсә, тыныш билгесе ике якта да куела.

 3)  ярашмаган аныклагычлар аерымланмый.

 

 Аннары алар – әнисе дә, Фәрит тә – теге кызарып пешкән алмаларга карадылар. (Ф.Х.)

Без, бала-чага, Айсылу белән кызыксынмадык. (Н.Г.)

Без бәлагә тарган кунакларны өйдә гаилә җылысы көтә иде. (М.Г.)

 

                                                 Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

                               

                          Кагыйдә

                               

                                                      Мисаллар

 Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

 Каршы куючы яки кабатланып килгән җыючы һәм бүлүче теркәгечләр белән  бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.  

 Кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.  

 Теркәгечсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын өтерләр булса, тиңдәш кисәкләр арасына нокталы өтер куелырга мөмкин.      

Уйналмаган уен, сөйләнмәгән сүз, җырланмаган җыр калмады. (Җ.Д.)

Өй эченә күз салмакчы булды, тик бер нәрсә дә күрә алмады. (М.Х.)

Илсөяр әледән-әле әнисе янына килде, аңа анарын да, өреген дә, виноградын да авыз иттерде. (Ф.С.) 

Әллә гарьләнүдән, әллә башка сәбәптән ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай ул. (Р.Г-н)

Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. (Ә.)

Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына  янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. (Х.С.) 

                                             

                                     Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

                     

                             Кагыйдә

                                   

                                                         Мисаллар

 Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела.

 

 Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела.

Бу сагышлы елмаюга һәммәсе: әйтелмичә калган кадерле сүзләр дә, үтелгән гомер дә, аның ачы газаплары да, шатлык-куанычлары да сыйган иде. (Ф.С.)

Умарта кортлары, төклетуралар, шөпшәләр – һәммәсе мәш килеп очарга, безелдәргә, бал җыярга тотынды. (Г.Б.)

                                         Аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе

       

                     

                              Кагыйдә

                                   

                                                      Мисаллар

 

 Ияртүче сүздән ераклашкан һәм ярымхәбәрлеккә ия булган хәлләр җөмләдә өтерләр белән аерымлана.

Җөмлә башында килгән аерымланган хәлләрдән соң өтер куела.

 

Аерымланган хәлләр җөмлә уртасында килсә, ике яктан өтерләр куела.

 

Киләчәктә матур тигез тормыш кору өчен, Нәфисә үзенең күңелендә яткан авыр таштан арынырга тиеш иде. (Г.Г-в)

Колга очында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде.

 (Р.М-в)

                                                   Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

       

                     

                             Кагыйдә

                                   

                                                         Мисаллар

 Җөмлә башында килгән эндәш сүздән соң өтер куела.

 Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан өтер белән аерыла.

 Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.

Тойгы белән әйтелгән эндәш сүз җөмлә алдына чыгарыла һәм аннан соң өндәү билгесе куела.

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин. (Ә.Ер.)

 

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә. (Н.К.)

Исләргә төшеп, хисләргә күчеп

Сагындырасыз, әй, сабакташлар. (Н.М.)

И, табигать! Нинди могҗизалар ясарга сәләтле син! (Р.Г-н)

                                               Кереш сүзләр янында тыныш билгесе

       

                     

                              Кагыйдә

                                   

                                                         Мисаллар

 Җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела.

 Җөмлә уртасында килгән кереш сүз ике яктан өтер белән аерыла.

 Җөмлә ахырында килгән кереш сүз алдыннан өтер куела.

 

Әлбәттә, ул мине танымады. (М.Г.)

 Гөлчирәгә, мәсәлән, андый төшнең бөтенләй дә кергәне юк. (М.М.)

Карт җайсыз егылган да очлы ташка эләккән, күрәсең. (Ф.Л.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест-тренажер "Гади җөмләгә анализ"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә 8 нче сыйныфта "Гади җөмләгә анализ"  темасы буенча тест-тренажер...

Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча

Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...

Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....

"Гади җөмлә синтаксисы" темасына ТЕСТ

8 сыйныф (татар төркеме) өчен тест...

"Гади җөмлә синтаксисы" презентация

"Гади җөмлә синтаксисы" темасына 8 сыйныф укучылары өчен еллык күргәзмә материал....

Гади җөмлә синтаксисы(презентация)

Гади җөмлә синтаксисы(презентация)...

Гади җөмлә синтаксисы. Тестлар.

8 нче сыйныф укучылары өчен синтаксис буенча тест биремнәре....