6 нчы сыйныф өчен туган (татар)тел һәм әдәбияттан тест формасындагы йомгаклау контроль эше материалы
тест (6 класс)

Габделхакова Гөлчәчәк  Рашит кызы

6 нчы сыйныф өчен туган (татар)тел һәм  әдәбияттан тест формасындагы йомгаклау контроль эше материалы

Скачать:


Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) әдәбияттан тест формасындагы йомгаклау контроль эше материалы

   

Йомгаклау контроль эше сайлап алу өчен 3 вариант тәкъдим ителгән 15 сораудан тора.

1.Халык авыз иҗатына кергән  рәтне билгеләргә:

а)бәет,табышмаклар,халык җырлары,мәкальләр

ә) мәкальләр, хикәяләр, шигырьләр, табышмаклар.

б) бәет, халык җырлары, роман, повесть.

2.Шигырь әдәбиятның кайсы төренә карый?

а)лирика;
ә) эпос:

б)драма.

3.Сөмбелә бәйрәме ул-...

а) татар халкының йола бәйрәме;

ә) рус халкының йола бәйрәме;

 б) чуваш халкының йола бәйрәме

4.Г.Тукай Шүрәлене

а) үзе уйлап тапкан

  ә) әзер мифны гына алып язган        

б) халык мифларындагы Шүрәлегә яңа сюжет уйлап тапкан

5.Түбәндәге әсәрләрнең кайсы автобиографик?

а) «Исемдә калганнар»

ә) «Мәүлия нигә көлде»

б) «Кәҗүл читек»

6.Г.Тукайның Кырлайдагы әтисе һәм әнисенең исеме

а)Вәли абзый, Газизә апа

ә)Галиәсгар, Газизә

б)Сәгъди абзый, Зөһрә апа

7. Х.Туфан иҗат иткән шигырьләр:

а)”Каеннар сары иде”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Илдә ниләрбар икән”, “Гөлләр инде яфрак яралар”

ә)”Сабыйга”, “Таз”, “Туган авыл”

б)”Сез иң гузәл кеше икәнсез”, “Энекәш кирәк миңа!”

8. М. Җәлилнең шигырьләр җыентыгы ни өчен “Моабит дәфтәре” дип атала?

а) шул исемдәге шигырь бар

 ә) төрмә исеменнән        

 б) шәһәр исеме

9. “Мокамай” поэмасында Мокамай кем ул?

а) автор үзе

ә) авторның дусты

 б) авторның абыйсы

10 “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен кем язган?

а) Р.Әхмәтҗанов  

ә) Г.Бәширов

б) Г.Рәхим

11.М.Маһдиевның “Без-кырык беренче ел балалары” әсәрендә балалар кайда укыйлар?

а)Мәктәптә

ә)Мәдрәсәдә

б)Училищеда

12.Җыр .... һәм ... тора.
а) сүздән, көйдән
ә) көйдән генә
б) сүздән, уеннан

13. “Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргеннәрем” – бу шигырь юлларының авторы кем?
а) Г.Тукай
ә) Г.Исхакый
б) М.Гафури

14. Бәдретдин кайсы әсәр герое?
а) Ә.Еники “ Матурлык”
ә) Ә.Еники “Кем җырлады?”
б) Ә. Еники “Бала”

15. Сабан туй бәйрәме сурәтләнгән әсәр?
а) Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”
ә) Г.Бәширов “Җидегән чишмә”
б) Г.Тукай “Туган авыл”

Укучының эшен бәяләү критерийлары.

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 15

Тестлаштыру формасындагы эшләрне бәяләү.

80 - 100% башкарылган эш – “5” (12-16)

65-75 % башкарылган эш – “4” (11-12)

50-65 % башкарылган эш – “3” (8-10 )

50% тан түбән башкарылган эш – “2”(0-7)



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) телдән тест формасындагы йомгаклау контроль эше материалы

   

Йомгаклау контроль эшенең А өлеше сайлап алу өчен 4 вариант тәкъдим ителгән 9 сораудан, В өлеше тулы җавап  таләп итүче 7 биремнән тора.

А1. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,–рәк кушымчалары ялгана?

  1. гади дәрәҗәдәге
  2. кимлек дәрәҗәсендәге
  3. чагыштыру дәрәҗәсендәге
  4. артыклык дәрәҗәсендәге

А2. Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

  1. баш килештә
  2. юнәлеш килешендә
  3. иялек килешендә
  4. төшем килешендә

А3. Исем:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны һәм затны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А4. Күплек санда урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

  1. бакчада
  2. балаларга
  3. яфракларда
  4. урамда

А5. Чама санын табыгыз:

      1) бер мең җиде йөз илле

      2) бер меңләп

      3) беренче

      4) унау

А6. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

       1) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

       2) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

       3) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

       4) савыт-саба, бала-чага        

А7.Рәвешләр булган рәтне билгеләгез:

       1) ут,су, болыт

       2) бик, бүген, җәяү

       3) бирә, алсын, күрде

       4) матур, зур, усал

А8.Билгеләү алмашлыкларын табыгыз:

        1) кем, нәрсә,нинди

        2) минеке, синеке

        3) үз, һәммәсе, барысы

        4) һичкем, беркайчан

А9.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны билгеләгез:

          1) ап-ак, кып-кызыл

          2) ак, кызыл

          3) аграк, кызылрак

          4) аксыл, кызгылт

2 өлеш (В)

(1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала  зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде.  (Ә.Еники)

В1. Күрсәтү алмашлыгы булган  җөмләнең номерын  языгыз.

В2. Санны  языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең  иясен табыгыз һәм  языгыз.

В5. Чыгыш килешендәге исемне языгыз.

В6. Рәвеш булган җөмләнең номерын  языгыз.

В7.  Ялгызлык исемне  языгыз.

Укучының эшен бәяләү критерийлары.

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 16

Тестлаштыру формасындагы эшләрне бәяләү.

80 - 100% башкарылган эш – “5” (13-16)

65-75 % башкарылган эш – “4” (11-12)

50-65 % башкарылган эш – “3” (8-10 )

50% тан түбән башкарылган эш – “2”(0-7)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан

план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше

3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

7 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы.

7 нче сыйныфның рус төркеменә татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...